Логотип «Мәйдан» журналы

Күршеләр

Уң як күршесе Бәриянең кемнедер ярсып-ярсып тиргәгәнен ишеткәч, Гөлзифа әбинең күңеленә шик килде: эчәр чәен читкәрәк этәреп, өстенә бишмәтен элде, юньсез бозавын барларга абзарга чыгып китте.

– Ах, мур кыргыры, тагын чыгып тайган бит! Кайчан җәйләр җитәр дә, кайчан көтүгә куып, җан тынычлыгы насыйп булыр икән, Ходаем!
Ул арада бакча як капкадан җан-фәрманга атылып качкын бозау килеп керде. Артыннан куа килмәүләрен сизгәч, адымнарын акрынайтып йорт якка килде, «Бүтән качмам инде», – дип гаебен таныган сыман, Гөлзифа әбинең бишмәт чабуын иснәде. Гөлзифа әби качкын бозавын әрләргә дип авызын ачкан иде, бозавының арт ботында шактый тирән яра күреп, берара аптырап калды.
– И-и-и, хайваным... Карале, Бәрия, шулхәтле кансыз кыланалармыни, – дип бозауны муеныннан сыйпады. Ярасын бәйләргә чүпрәк эзләп өенә кереп китте. Бозау абзар ишеге янына килде, җайсыз гына эчкә сикерде.
Гөлзифа әби бозауның ярасын әйбәтләп бәйләде. Тик бичара бозауга нинди дә җиңеллек килмәде булса кирәк, ул ал аякларын бөкләп, яралы аягын суза төшеп, салам түшәлгән урынга ятты.
Гөлзифа әбинең Бәриягә кереп әрләшергә исәбе бик булса да, барып, җил капканы гына ябып килде, өенә кереп, чәен яңартты.
Кемдер керә булса кирәк, капка ачып ябылганы ишетелде. Гөлзифа әби почмак як тәрәзәдән күз салды. Бәширә икән.
– Исәннәрмесез...
– Әйдә, Бәширә, уз әле, авызда һич тәм тоймыйча гына чәй эчәргә утырган идем, эчик әле...
Ул, учактан соскычка берникадәр утлы күмер салып, самавырын яңартты. Бәширә өстәлгә ярты литрлы банка белән сөт утыртты, урындыгын өстәл читенә тарта төшеп, утырды.
– И-и-и, рәхмәт яусын инде, Бәширә, үзеңнекеләр дә күп бит... Әле кичә Саимә сөт керткән иде, шуның белән чәй эчеп тора идем, – дип, Гөлзифа әби күршесенә чәй ясарга кереште. – Миңа соң инде, карчык кешегә, күпме генә сөт кирәк дип, сыер түгел, кәҗәсен дә тотасым килми. Элек, өй тулы кеше булганда, сые да өстәлне тутырырлык буладырые, сыерны әйтәм әле. Сөтле сыердан гомер буе бәхет булды инде, анысы, Аллага шөкер! Тик менә ялгыз карчыкка җиңел түгел шул хайван асраулары... Эч әле, менә бу кәнфитләре белән, бавырсагын чәеңә сал. Бүген Бәрия бозавымны имгәтте бит әле, – дип, карчык яулык чите белән күзләрен сөртте. Бәширә гаҗәпләнүдән бот чабып куйды.
– Имгәтте дисеңме? Итлеккә алган бозавыңнымы?!
– Соң, шуны инде... Бичаракаем, бик йөдәтте дә инде тегеләрне, шәт илле тапкыр гына куып керткәннәрдер... Бәрияләрне әйтәм. Печәннәрен шәрә бакчага өйгәннәр дә бит, бу сизгән, кайда нәрсә барын. Мал бер ияләшсә, бик яман бит ул. Үзем дә җәй буе шуларның казларыннан туйганнарым... Кош-кортка дип бер казан бәрәңге пешереп, ишегалдына чыгарып куюым була, Бәрия казлары капка астыннанмы, җәһәннәмнәнме тишек табып, көтүләре белән кереп, күз ачып йомганчы бәрәңгене юк итәләр иде инде менә! Куа-куа тәмам йөдәгән идем билләһи! Өсләренә утын пүләне белән җибәрәсе килә дә бит, кешенеке дисең, җәфаланып үстергән дисең. Кул бармады шул. – Карчык шикәрен тешләп, чәен чөмереп куйды.
– Соң, Гөлзифа астай, өенә кереп, тиргәмәдеңме? Тавык түгел бит, каз да түгел, бозау чаклы бозауны имгәткәч! Нишләткән соң?
– Соң, куа-куа аптырагач, кул астында булгандыр инде – сәнәк белән арт ботына суккан, каны саркып тора. Хайваным... Белмим инде, аягына басармы... Эч әле, Бәширә, бир чәшкеңне, чәй ясыйм.
– Әй, затсыз икән бу Бәрия! Мин булсаммы, билләһи, болай гына калдырмас идем.
– Әллә ни эшләсәң дә, эш узган инде, Бәширә. Бәлкем әле терелеп аягына да басар, белеп булмый.
Берәүләр Бәрияне әрләде, берәүләр «Бәрия Гөлзифа әбинең бозавын күргәнем дә юк, дип әйтә икән», –дип сөйләде. Бичара бозау көннән көн суырылды, бераздан урыныннан тормас булды. Гөлзифа әби, соң дәрәҗәдә борчылып, ни кылырга белми йөргән көннәрдә район үзәгендә яшәүче улы Рифгать кайтты. Гөлзифа әби, өстәл хәстәрләгән арада, бозау белән булган хәлне улына сөйләде. Рифгать, ачуы тәмам кабарып, әлеге хәлне ачыкларга күршесенә керергә жыенгач, Гөлзифа әби курка калды.
– Туктале, улым, сабыр бул, ни кылмакчы буласың Бәрияләргә кереп? Аксак Садыйрның кыш чыккан бозавын җитәкләп чыкмакчы буласыңмы? Менә атаң дөнья куеп, берүзем калгач, караңгы, шомлы төннәрдә әниеңне кем саклады? Бәрия балалары. Үзеңнең туеңа килгән кунаклар, Бәрияләрдә дә кунак булып, сыйланып чыкмадылармыни? Кыш буе яккан мунчасыннан калдырмады. Бичара, җәй буе мең бәла белән печәнен ташыды, киптерде, өйде, ачуы килсә дә килер шул. Менә мин синнән ничә кат җил капканы рәтләбрәк утырт дидем, җөйдән бирле бит! Һаман вакыт юк, имеш...
Рифгать әнисен башын игән килеш тыңлады, аннан йортка чыгып китте. Карчык, «җүләр, оршынып йөрмәсен тагын» дигәндәй, почмак як тәрәзәгә капланып, улын күзәтте. Рифгать туры абзарга юнәлде. Бераздан өйгә керде.
– Әни, бозавың күп дигәндә ике көн торыр.
– Соң, алай булгач, суярга кирәк аны, улым.
Рифгать әнисенә бер казан су җылытырга кушып, бауга дип күрше Хәсән абзыйларга кереп китте.
Күршеләр генә чын дөреслекне – Гөлзифа әбинең Бәриягә ни дип әйткәнен, Бәриянең Гөлзифа әбигә ни дип җавап биргәнен белә алмыйча калдылар. Шунысы хак – Гөлзифа әби элеккечә, Бәрияләргә керсә, аның бер-ике чәшке чәен эчми чыгалмый, Бәрия дә күршесен әлегә кадәр сөтле чәйдән өзгәне юк.

 

Фирдәвес ГАЛИЕВА

Комментарийлар