Логотип «Мәйдан» журналы

Күршеләр

Ихаталары янәшә.

Хатыйп картның ише­галдында ни барын Латыйп карт күреп тора. Нишлисең, гомер буе шулай көндәш­ләр булдылар. Юк, юк! Хатын-кыз мәсьәләсендә түгел, тормыш-көнкүреш мәсь­әләсендә. Бер көнне Хатыйп карт утын алып кайтса, икенче көнне иртүк Латыйп карт урманга торып йөгерә. Латыйп карт печән чабарга китсә, Хатыйп карт та аның артыннан калмый, чалгысын күтәреп чыгып китә. Инде дә килеп, көндәлек мәшәкатьләрдән арынып, капка төпләрендәге утыргычка чыгып утырсалар да бәхәсләшәләр. Ачыктан-ачык түгел, астыртын гына. Читтән караганда, бу чәч агарткан картлар тыныч кына дөнья хәлләрен, күргән-белгәннәрен сөйләшеп утыралар дип уйларга мөмкин. Әмма бу тыштан гына шулай. Ә асылда...
- Үзбәкстандагы малайдан хат килде әле, - ди Хатыйп карт, күршесенә кырын гына карап, - йөзем җимеше бик тә уңган икән быел. Сыгылыплар утыра, ди, инде менә. Әти, кил, күреп китәрсең, дип язган әле уртанчы малай...
- һи, ул малайлар дигәннән, минем Түбән Камадагы малай атна саен чакырып тора да бит. Барып кына булмый.
- Икенче малай да чакыра минем, - дип дәвам итә Хатыйп карт. - Прәме Якутиянең үзендә якутлар эзли торганын әйтәм. Үпкәләп язган. Мине генә чит итәсең, әти, дигән.
- һи, әйтмә инде, күрше, - ди Латыйп карт, малайлар турындагы сүзне тизрәк шуның белән төгәлләргә теләп. - Канат чыгардылар да төрлесе төрле якка очып беттеләр.
Латыйп картның әңгәмәне тизрәк төгәлләргә теләвенең үзенә күрә сәбәбе бар. Чөнки аның беренче баласы белән төпчекләре Рәхимҗан гына малайлар, калган җидесе - кызлар. Ә инде Хатыйп картка килсәк, киресенчә, аның бишесе дә малайлар. Уллары белән үзенең өстенлеген сиздертәсе килгәндәй, алар ту­рында сүз чыкса, аның тавышы да әллә каян, бөердән чыга.
- Чит дип инде, күрше, сезнең ике адымдагы Чаллыгыз белән өч адымдагы Түбән Камагыз ул читмени? Менә минекеләр читтә дисәң дә ярый, ичмаса. Ко­яш чыгышыннан алып, кояш баешына кадәр сибелгәннәр. Кайсы гына зур төзе­лешне алма, минем малайларның тире тамган. Зурысы Төмәндә нефть чыгара. Икенчесе Саян тауларында якутлар эзли. Уртанчысы - Урта Азиядә, дүртенчесе салкын Себердә ГЭСлар сала. Галәмәт зур төзелеш, дип яза. Бишенчесе...
- Һи, язу нәрсә ул? Барып күрергә кирәк аларны, күрше, - ди Латыйп карт. - Бер дә барганың ишетелми. Улларың янына барып кайт та Түбән Кама белән Чаллыны карап кайт. Белерсең зур төзелешнең кайдалыгын...
Хәзер инде Латыйп картның тавышы көр чыга. Ара якын булгач, ул, юк-юк та, Чаллы белән Түбән Каманы урап, улларының хәлен белеп кайта. Атна саен булмаса да, үзләре дә кайткалыйлар. Ә Хатыйп карт, билгеле инде, Саян тауларына кадәр ай саен ничек барсын. Уллары да 3-4 елга бер кайтып китәләр дә шуның белән вәссәлам.
Бүген дә сүз шул турыда. Тик бу юлы, капка төбендә булса да, утыргычта тү­гел. Декабрьнең буранлы бер иртәсендә, кар көрәгәндә Латыйп картның капка төбен чистартканын күреп, Хатыйп карт та көрәген күтәреп чыккан.
- Ә нигә бармаска, барырмын да. Сыер гына бозауласын менә...
Латыйп карт, көрәгендәге карны алып ыргыта да көлгән сыманрак итеп әйтеп куя:
- Әй, куйсана күрше. Ямьле җәй көнне юлга чыкмаганны чатнама суыкта йөрмәссең инде.
Күршесенең бу сүзләренә җавап таба алмагач, Хатыйп карт ачудан капка тө­бендәге карны җәһәтрәк ыргытырга керешә. Эләктеңме, йомран, дип, эченнән генә куана Латыйп карт. Авызың ябылдымы? Харап, синдә генә малайлар. Өеңнән чыгарга куркып ятасың.
Алар беркавым шулай сүзсез генә кар көриләр. Иңсәсенә почта сумкасы аскан Гөлгенәне күргәч, ярышып эшләгән картлар бердәм туктыйлар. Көрәкләренә таянып көтеп торалар. Хат-хәбәр булмасмы диләр инде үзләренчә.
Гөлгенә дә, картларның уен сизгәндәй, аларга таба борыла түгелме? Әһә, борылды!
- Менә, бабай, сезгә телеграмма!
- Менә сиңа әкәмәт! Уйламаганда, көтмәгәндә!
Телеграмма Сыктывкардан, Хатыйп картның кече улыннан килгән булып чыкты. Анда нибары ике генә сүз: «30 ында көтәбез» дигәннәр иде.
«Һе, әйбәт булыр әле, - дип уйлады Хатыйп карт эченнән генә. - Болай әллә чыгып китеп була, әллә юк. Латыйп карт дөрес әйтә. Җәй җитсә, тукта, көз килсен, үрдәк-казларны суйгач, дигән буласың. Кыш өстеннән катып-калшаеп тагын йөрисе килми. Болай булгач, парлап китәбез. Гөлчәһрә белән. Күзе шар булсын әле Латыйпның». Хатыйп карт көрәген карга кадады да тизрәк карчыгы янына кереп китте.
- Яңа елга төпчек малай кунакка чакырган. Әллә бер җилләнеп кайтабызмы, анасы, - диде ул, дүрткә бөкләнгән кәгазь кисәген кулында селкеп.
Әмма Гөлчәһрә карчык юл йөрергә бер дә яратмый иде. Декабрь суыгында тагын да суыграк Сыктывкарга баруны уена да китермәде.
- Юк инде, әтисе, билем дә сызлап тора, мин бара алмам. Әгәр бик теләсәң, үзең генә барып кайт, - диде.
Ике уйлый торган кеше түгел иде Хатыйп карт. Шул көнне үк күчтәнәчен төйнәде дә сәфәр чыкты... Бәхеткә каршы, Минзәләдә көн аяз, самолетлар кая кирәк, шунда очалар; бер сәгать дигәндә, картыбыз Казанга, көне белән Сык­тывкарга ук барып керде. Улының фатирын да эзләп тапты. Әмма дә ләкин ишек ачучы булмады аңа.
- Бүген иртән Казанга очтылар, - диделәр күршеләре. «30 ында көтегез» ди­гән телеграмманың авылга килеп җиткәнче «30 ында көтәбез»гә әйләнгәне көн кебек ачык иде. Хатыйп картның почта кешеләренә җен ачулары чыкты.
- Утыралар шунда, ләчтит сатып, хәреф ялгыштырып... Күршеләренең диванында төн үткәрде дә иртүк торып самолетка чапты.
Казанга кадәр кайтуы авыр булмады аңа. Гөнаһ шомлыгына каршы, Казаннан Минзәләгә очучы рейсларга билетлар сатылып беткән булып чыкты. Шулай да Хатыйп карт югалып калмады - Чаллыга очарга булды. Чаллы белән Минзәлә арасында автобуслар йөреп тора, ничек тә кайтып җитәрмен дип уйлады ул. Кассадан барып билет алды. Бераздан билетларны да терки башладылар. Карлы­гач канатыдай кыйгач кашлы кыз аның кулына сары пластмассадан эшләнгән талон тоттырды да:
- Бабай, еракка китеп йөрмә, ярты сәгатьтән сезнең самолет очачак, - диде. Бер аркылы килсә килә бит ул. Менә очабыз, менә очабыз дип кенә торганда:
- Буран чыкты, Чаллыга очасы самолетлар ике сәгатькә тоткарлана, - диде­ләр репродуктордан.
- Менә сиңа самолет! Тиз дә, уңай да, вакытны да янга калдыра, имеш. Янга калдырганын кем белсен, мәгәр автобустан калдыра бу мине, дип үрсәләнде Хатыйп карт. Нишләргә белмәде: бер торды, бер утырды. Аптырагач, тун кесәсен­нән сары талонны чыгарып әйләндерергә кереште. Аның бер ягында Сөембикә манарасы сурәте төшерелгән, ә икенче ягындагы язу пассажирларга «Бәхетле юл» теләп тора иде. Талондагы язу ак юл теләп торса да, ул көнне картның юлы уңмады. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, әйтелгән ике сәгатькә әйтелмәгән ике сәгать өстәлде - алар очасы самолет һаман тоткарланды. Ә инде буран ба­сылып, Хатыйп карт Чаллыга кайтып төшкәндә, вакыт соң, Минзәләгә китәсе автобуслар күптән китеп беткән, башыңны ташка орсаң да, иртәгәгә кадәр сабыр итми чараң юк иде. Өенә кайтып керә алмавына борчылса да, Хатыйп карт өчен Чаллы җиде ят арасы түгел иде инде. Ни дисәң дә, монда аның күптәнге дусты, үзәк урамнарның берсендә үз йорты белән торучы кордашы Тәхәви бар. Эзлисе, сорыйсы юк - барасы да керәсе. Туры шунда юнәлде. Дөрес, җиде-сигез ел инде аларда булганы юк югын. Әмма соңгы сугышта йөреп кайткан кешегә Чаллы кебек бәләкәй шәһәрдә таныш йортны табу әллә ни кыен булмаячак иде. Шулай уйланып бара торгач, автобус аны кирәкле тукталышта төшереп калдырды. Ха­тыйп карт автобустан төште һәм., күзләрен челт-челт йомып, аптырап калды. Йа Хода! Кая монда таныш йортлар?! Кая Тәхәви кордашның өе? Әллә ялгыш килдемме югыйсә. Авылдашының йорты шушында булырга тиеш иде ләбаса. Ә монда нәрсә! Түбәләре күккә тигән ташпулатлар тезелеп киткән. Берәү, икәү, өчәү... Хатыйп карт шикләнә калды, һе, мондый уникешәр катлы йортлар каян килсен ди ул Чаллыга? Бер уңга карады, бер сулга. Ничаклы гына каранса да, таныш йортлар, таныш урамнар түгел иде болар. Юк, Чаллы түгел бу, түгел, дип фикер йөртте карт. Ул урамнарының яктылыгын кара! Әллә соң адашып башка шәһәргә китереп ташлаганнармы? Аэропорты да Чаллыныкына охшамаган иде. Төенчеген култык астына кыстырган килеш кая барырга белми бер урында тап­танып торган картны бер төркем егетләр уратып алдылар.
- Кая барасың, бабай?
- Кемне эзлисең?
Болай татарча да эндәшкәч, Хатыйп картның күзләрендә өмет чаткылары кабынды.
- Улларым, әйтегез әле, Чаллымы соң бу? Чаллы булса, берәрегез тире җыю­чы Тәхәвине белмиме, кайда икән ул хәзер?
Егетләр шаркылдап көлделәр.
- Тәхәви кордашыңны быел таба алмассың шул, бабай.
- Кунар җирең бармы соң?
- Тәхәви кордашның өе иркен иде дә бит...
Ул арада аны авылдашы Рәхимҗан танып алды.
- Бәй, безнең Хатыйпҗан бабай түгелме соң бу? Карт тавыш килгән якка борылды:
- Бәрәкалла! Рәхимҗан улым, син түгелме соң бу?
- Әйдә, бабай, безнең белән. Кунак булып китәрсең.
Үзләре дә бик күбәүләр икән. Әйдә, ишек төпләрендә булса да йоклап чы­гармын, дип, барган картны, биек ташпулатларның берсенә җиткәч, беренче каттагы бер тар гына бүлмәгә керттеләр дә, «ә» дигәнче, әллә кая, күк түбәсенә алып менеп киттеләр.
Яшьләр бар җирдә уен-көлкесез буламыни? Керүенә кай ара дала улы Сарсынбай кызларны авызына каратып та өлгергән.
- Кызлар, сез беләсез микән Рәхимҗан Яңа елны икенче тапкыр каршы ала бит, - еллык йөкләмәсен тугыз айда үтәп, беренче октябрьдә каршылаган иде. Хәзер менә безнең белән!..
- Булыр аннан, булыр, - диделәр кызлар. - Ничә карама, рәсеме Почет так­тасында. Гел шулай эшләсә, киләсе елга өч план үтәп, өч тапкыр да каршы алыр әле ул.
Шулай итеп, картыбыз Яңа елны бөтенләй уйламаган җирдә - Яңа Чаллыда каршы алды. Яңа елның таңы атты. Дөньяны алтынсу төскә манып, Хатыйп карт өчен «яңа» кояш чыкты. Кара син аларны! Завод кына түгел, шәһәрен дә яңабаштан коралар икән ләбаса. Автобуста кайтканда да, күз күреме җиргә сузылган төзелешне күзәтеп хәйран калды ул.
Латыйп карт дөрес әйткән. Чаллыдан да зур төзелеш юк икән хәзер. Ә Түбән Кама?! Күрмәгәч, каян беләсең, бәлкем, анысы Чаллыдан да зуррактыр? Ул әрмән, азәрбайҗан егетләрен күр иңде. Әллә кайлардан, Каф тау артларыннан ки­леп җиткәннәр. Элек, вербовка да вербовка, дип теңкәне корыталар иде. Баксаң, читтән үзләре монда киләләр икән бит хәзер. Төрле илләрдән, төрле җирләрдән җыелган яшьләр дөнья куптарып янып йөргәндә, ничек инде тыныч кына читтә калырга кирәк. Кара син аларны! Рәхимҗан, дип кенә торалар. Минекеләр генә булдыра дип йөри идем, Латыйпныкылар да төшеп калганнардан түгел икән, булдыралар. Кайткач та чәйгә чакырыйм әле үзен. Бер иркенләп сөйләшеп утырырбыз, ичмаса. Үземнекеләргә дә телеграмма сугам. Күкәен читкә салган тавык кебек әллә кайда йөрмәсеннәр...
 

Фәтхулла АБДУЛЛИН

Фото: Николай Туганов 


«Мәйдан» архивыннан (№12, 2012 ел)

 

Комментарийлар