Логотип «Мәйдан» журналы

Күрәгә ашагыз!

Күрәгәнең йөрәк өчен файдалы икәнен күпләребез белә. Ул организмга тагын ничек тәэсир итә соң? Аны күпме күләмдә кулланырга ярый? Түбән­дәге киңәшләргә игътибар итегез.Күз өченСоставындагы каротин (А...


Күрәгәнең йөрәк өчен файдалы икәнен күпләребез белә. Ул организмга тагын ничек тәэсир итә соң? Аны күпме күләмдә кулланырга ярый? Түбән­дәге киңәшләргә игътибар итегез.




Күз өчен



Составындагы каротин (А провитамины) күз күремен яхшырта. Тик провитамин яхшы үзләш­терелсен өчен күрәгәне йогырт яисә каймак белән ашарга кирәк. Калкансыман биздә тайпылышлар булганда да күрәгәдәге каротин үзләштерел­ми.




Ябыктыра



Ашыйсы килгәндә ризыкка ябырылганчы авызга күрәгә кабып, аны суырып йөрсәң һәм аннары озак итеп чәйнәсәң, ул ашыйсы килү теләген баса. Организмга калория дә бик аз күләмдә керә.




Канны яхшырта



Күрәгә кандагы тимер күлә­мен арттыра, димәк, гемоглобинны яхшырта. Шуңа да анемия вакытында, йөклелек чорында күрәгә ашарга киңәш итәләр.



Белеп торыгыз: тигез күләм­дә алынган күрәгә, әстерхан чикләвеге, йөзем (барысын да иттарткычтан чыгарырга кирәк) һәм балдан ясалган катнашма кандагы тимер күлә­мен генә арттырып калмый, организмны витаминнар, минералларга да баета, кандагы начар холестеринны да чыгара.




Ашкайнату өчен



Кипкән абрикос эчне йомшартырга сәләтле һәм шуның бәра­бәренә эчәк­лекне чистарта, аның дулкынсыман кыскаруын яхшырта.



Бәвелне кудыра торган препаратлар эчкән кеше­ләргә дә күрәгә ашарга кирәк. Ул организмны калийга баета.




Йөрәк өчен



Күрәгә йөрәккә шифалы, чөнки калий, магний, тимер кебек элементларга бай. Алар исә йөрәк-кан тамырлары системасы эшчән­леген, кан басымын көйли. Инфаркт кичергән кеше­ләргә исә күрәгәне караҗимеш белән бергә ашау хәерле.




Игътибар!



Күрәгә ничек кенә файдалы булса да, аны чамадан артык кулланырга ярамый. Күп ашаганда эчәк эшчәнлеге бозылырга, эчкә газ җыелырга мөмкин. Организмга артык шикәр керү дә зыянлы. Аны көнгә 3-5 данә ашау да җитә.




Фото: https://pixabay.com


Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2019-05-31/k-r-g-ashagyz-653154

Комментарийлар