Логотип «Мәйдан» журналы

Кура җиләге кайнатмасы куе булсын, дисәгез...

Җиләк-җимеш мул чагында кышкылыкка витаминлы сый әзерлик.Кайнатма әзерли торган савыт һәрвакыт чиста торырга тиеш, аны башка максатта кулланырга ярамый. Кайнатманы җиз яисә бакыр таста кайнату яхшырак...

Җиләк-җимеш мул чагында кышкылыкка витаминлы сый әзерлик.066fdbb1e0a64a7cf4d1e0ca1036943a
Кайнатма әзерли торган савыт һәрвакыт чиста торырга тиеш, аны башка максатта кулланырга ярамый. Кайнатманы җиз яисә бакыр таста кайнату яхшырак.
Крыжовниктан һәм сливадан кайнатма әзерләгәндә бу җимешләрне алдан тишкәләп чыгарга кирәк — ул чагында алар сиропны ныграк сеңдерә.
Кайнатмада җимешләр формасын сакласын, дисәгез, аларны 3 сәгать кайнар сиропка салып тотыгыз.
Кара миләш кайнатмасы артык төче булмасын өчен аңа бераз алма яки кызыл карлыган суты кушып кайнатыгыз.
Әгәр кайнатма кайнатканда озак куермый икән, аз гына лимон суты кушып җибәрегез.
Кура җиләге кайнатмасы куе булсын, дисәгез, шикәр комын икегә бүлеп салыгыз. Яртысын — кайната башлаганда, калган өлешен — кайнатып, газны сүндергәч. Шикәре эресен өчен кайнатманы яхшылап бутагыз, тик кайнатмагыз.
 
Фото: prostyye-sovety.ru

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Kura-il-ge-kaynatmasi-kue-bulsin-dis-gez-364360/ сайтыннан алынды

Комментарийлар