Күмәкләшеп нигез салган йортның
Һәр бизәге безгә якты таныш.
Балачаклар шаулап шунда үткән,
Почмакларга качып калган сагыш.

6f4ccf171ac303d1f26eb51a84c79209

Кендек каным тамган нигезгә аяк баскан, туган йортның ишеген ачып кергән саен, почмакларга качып калган сагыш күзләре белән очрашам да балачак иленә кабат кайткандай булам. Ерак калган балачакның яңгыравык тавышы чакыруына ияреп, яланнарга ашыгам. Сусыл үләннәр арасыннан балачак эзләрен күпме генә эзләсәм дә, таба алмыйм. Әллә инде күңел күзем сукырайган, әллә инде олыгаю чалымы күз алдын томан белән каплый – белмәссең.
Үткәннәрне искә алып, әрем исен иснәп, тургай моңын тыңлап яланнарны иңләсәм дә, балачак минем белән качышлы уйнавын дәвам итә. Янына дәшеп чакыра да кабаттан томан арасына кереп югала. Хәтер белән узыша-узыша, ерак балачагым белән качышлы уйнап арыгач, өйгә ашыгам.
Кайтуларны безнең көтә әнкәй,
Кочак җәеп һәрчак каршы ала.
Күңелләрдә шатлык күбәләге
Куанычтан канатларын кага.
Ефәктәй чәчләрен ак яулыгы астына яшерә-яшерә, дөньядагы иң назлы, иң йомшак куллары белән иңнәребездән сыйпый-сыйпый, әнкәй безне чәй өстәле янында каршы ала. Түгәрәк өстәл өстендә иң тансык, иң тәмле сый безне көтеп тора. Мичтән яңа гына чыккан ипекәйнең хуш исенә исереп, татлы наздан эреп, әнкәйнең ягымлы тавышын тыңлый-тыңлый чәй эчү бәхетен озаккарак сузасы килә.
Әнкәебезнең исәнлегенә куанып, туган йортның аның белән бергә генә безне җылы назга төреп кочуын аңлап, кабат кайтыр өчен юлга кузгалганда, күңел кылларын тибрәтеп, шигъри энҗеләр коела:

Шаян күзле балачагым гүя
Мөлдерәпләр карый күзләремә.
Бу дөньяның бөтен назы сыйган
Әнкәемнең олы йөрәгенә.


Комментарий язарга