Логотип «Мәйдан» журналы

«Күңелемдәге моңнан якты җырлар туа...»

Йөрәгемә сыйган минем Җир дә,Кояш-Ай да, барлык матурлык.Яшәү – ул җыр, яшәү ул моң гына,Тойсын шуны җирдә һәр барлык...(Гөлнара Җәлилова) – Яратам... Я-ра-там... Яратам... – дип җыр сузучы Илзидә Гос...

Йөрәгемә сыйган минем Җир дә,


Кояш-Ай да, барлык матурлык.


Яшәү – ул җыр, яшәү ул моң гына,


Тойсын шуны җирдә һәр барлык...


(Гөлнара Җәлилова)


 – Яратам... Я-ра-там... Яратам... – дип җыр сузучы Илзидә Госманованың нур чәчеп торучы йөзеннән, очкынланып янучы күзләреннән аның шушы дөньяны яратуын, тормышка гашыйклыгын күрергә мөмкин. Нәзакәтле, сабыр холыклы булу өстенә моңлы җырлавы белән дә татар эстрадасында үз тамашачысын тапкан әлеге гүзәл ханымны «Күз карашың», «Аккош сагышы», «Ничек булсам, шулай ярат!» җырлары аша ишетеп беләбез.


 Әнә бит, «Биек тауның башларында», «Туган авылым Сакмар буйларында» дип моңлана җырчы. Моңланмаслык та түгел шул, Балык Бистәсе районы Югары Ырга авылының калын урманнарыннан, саф сулы чишмәләреннән, халык күңеленнән алынган моң өстенә, гаиләдәге җырга мәхәббәт тә кызның алдагы тормышында зур роль уйный.


 – Мин үземне хәтерләгәндә, әнием татар халык җырларын сузып-сузып җырлый, әтием бик матур итеп курайда уйный иде. Ә абый-апаларым барлык бәйрәмнәрдә дә сәхнә түрендә иделәр. Бер кичтә клубтагы бәйрәмгә әнием мине дә ияртеп алып чыкты. Миңа бу вакытта 4 яшь. Мин өйдә алар күрмәгәндә генә, качып, «И туган тел»не өйрәндем. Клубта җыелыш бетте, бик күп кешеләр җырлады, мин дә әнинең итәгеннән тартам, минем дә җырлыйсым килә дим. Әни түзмәде, басты да: «Авылдашлар, минем кызымны да тыңлап китегез әле», – диде. Мин йөгереп кенә сәхнәгә мендем дә, җырлап бетергәч, тиз генә йөгереп тә төштем. Шул чагындагы  халык алкышлавы бүгенге көнгә кадәр мине рухландырып тора, – дип искә ала Илзидә.


 Ләкин Рәхимулла абый белән Гөлҗәүһәр апа балаларының бер дә артист булуларын теләмиләр шул. Әлбәттә, биш баланың берсе дә ата-ана фикерен аяк астына салып таптамый, артист булырга теләкләре зурдан булса да, һәркайсы  Үзе бер сукмактан китә. Илзидә дә укытучы һөнәрен сайлап,  Казан каласына юл тота. Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлап, мәктәптә рус телле балаларга татар телен укыта башлый. Күңелнең иң түренә, яшерен бер почмагына кереп урнашкан моң, җырга карата булган мәхәббәт һәрдаим үзен сиздереп тора. Укучыларга дәрес материалларын аңлатуны җыр белән башласа, татарча җырлар өйрәтү белән тәмамлый Илзидә Госманова.


Күкрәгемдә типкән чишмә


Ашкындыра мине алга.


Акмый тора алмый чишмә,


Еракларга-еракларга.


 Әйе, кайда гына, кем генә булып эшләсәм дә, җырлыйсым килә иде. Нишлим икән дип өзгәләнгән чакларымда һәрвакыт җырга мөрәҗәгать итәм. Әлфия Авзалова, Фәридә Кудашеваларны тыңлап сагышларымны таратсам, заманча җырлар җырлап күңелемне ачам. Җырлау теләгем дә халыкка җыр-моңның нинди олуг көчкә ия икәнлеген төшендерергә теләүдер, – ди Илзидә.


Беләм – тагын зәңгәр күзләреңә


Кара шәүлә булып моң тулыр.


Ул моңнардан якты җырлар туар,


Миннән бүләк сиңа, шул булыр, –


дип, Илзидә Рәхимулла кызы бу жырында мәхәббәтен җырга гына түгел, ә бәлки яраткан кешесенә багышлавыдыр?


 – Мәхәббәтсез яшәп булмый ул дөньяда. Мәхәббәт булмаса, җырлар да тумый, җырлау теләге дә булмас иде. Унтугыз яшемдә, бер мәктәптә укып, дҮрт ел очрашып йөргән егетемә кияүгә чыктым. Гаилә булгач, үземне шул гаиләмә генә багышладым. Җырлау теләгем бик көчле булса да, кайчандыр зур сәхнәләргә чыгып җырлармын дип уйламадым. Авырлы чакта да җырладым, балаларыбыз тугач, бишек җырларын көйләдем. Улым белән кызымны җырчы итеп күрәсем килде, бар вакытымны аларга багышларга тырыштым.


 Тормыш шулай үз көенә әкрен генә алга бара. Ләкин, ләкин җанны ярып тибүче моң, җыр һаман алга әйди. Моңны бикләп яткырып булмый, аларның Илзидә күңеленнән чыгып, иреккә, бар дөньяга тараласы килә.


 – «Юлдаш» редакциясендә эшләгәндә төрле бәйрәмнәрдә җырлап, тамада ролендә үземне сынап карарга булдым. Җырлыйсы килү теләге шулкадәр көчле, бәлки шунда бераз булса да хыялыма ирешермен дип уйладым. Мин уйлаганның нәкъ киресе килеп чыкты дисәм дә дөрес булыр. Заказларым күбәйде, җырлау теләге тагы да зурайды. Эшем белән җыр сәнгатен бәйләп бару авырлашты. Уйладым да, балалар үз юлларын сайладылар, тормыш иптәшем каршы түгел дип, мин хыялыма таба адым ясадым.


 Хәзер эстрадабызда меңнән артык җырчы бар, шулар арасында югалып калырмын, үз юлымны табалмам дип курыкмыйча, шушы юлны сайлаган ханымга ничек сокланмыйсың!


 – Ниндидер премияләр яулыйм яки танысыннар иде дип, зур сәхнәгә чыгу түгел минем теләгем. Җырларым кемнәрнедер уйланырга мәҗбүр итсә, кемнәрнеңдер сагышларын тараттырса, кемнәрдер минем җырлавымны тыңлап шатланса, миңа шул җитә. Ә мин аларның күз карашларыннан, шат елмаюларыннан үземә көч, илҺам  алам.


 Көләч йөзле, энергиясе ташып торучы бу ханымның күзләрендә бераз гына уйчанлык чагылып китә.


 – Сез бүген зур сәхнәләрдә чыгыш ясыйсыз. Ә әти-әни хәер-фатихасыннан башка алга атлавыгызны ничек аңларга соң?! Сездән башка туганнарыгыз берсе дә җырчы булып китмәгән?


 – Авыл ямьле әле, урам ямьле,


Өебез җылы әни булганда.


Синең изге догаң белән генә


Эшләрем бит бара уңайга, – дип җырлаганымны ишеткәч, әни бераз йомшарып: «Барыбер җырларга  булдыңмы?» – дип, ризалыгын биргәндәй булды. Ә әтием,  гастрольләрдә йөргәнемне күрмичә, безнең арадан мәңгелеккә китеп барды.


 Тормыш ул – пианино. Кара клавишлары – кайгы, хәсрәт, аклары – сөенеч, шатлык. Чын тормыш җырын ишетү өчен барысына да басарга кирәк, дигән сүзләр укыганым бар минем. Кеше язмышы да ак һәм кара полосалардан тора. Иркәләнеп, назланып кына үскән кызга язмыш алда ниләр әзерләгән соң?


– Яшьлек төсе – яшел була,


Алсу гөле мәхәббәт.


Ак күңелле булсаң гына


Яшәүләр була рәхәт, – дигән җырым бар минем. Авырлыкларсыз гына тормыш бармый инде ул, аларны җиңеп, алга атласаң гына, яшәүнең мәгънәсенә төшенәсең. Бар нәрсә дә җиңел генә бирелсә, аның кадере дә шулкадәр генә булып, шулай җиңел генә юкка да чыга ул. Әлбәттә, төрле чаклар була тормышта. Ләкин иң авыр чакта ярдәм итәргә ныклы гаиләм, туганнарым, дусларым бар.


 Беркайчан зарлануны белмәс Илзидә Госманова Үз коллективы белән бик кҮп районнарда, авылларда чыгыш ясап, яраткан тамашачысын табарга өлгерде. Үзенең «Ничек булсам, шулай ярат» исемендәге тәүге аудио альбомын чыгарып, Шәмсия Җиһангирова белән Илгиз Закиров иҗат иткән «Күз карашың» җырына клип төшереп, хитлар парадында югары урыннарны яулап торуы да бик зур эшчәнлек турында сөйли.


 – Минем иҗат эшчәнлегемдә «Аксу» студиясе дә бик зур роль уйный. Зур концертларымны оештырганда, алар ярдәменә таянам. Рөстәм Сәрвәров җитәкләгән әлеге студия һәрчак ярдәмгә әзер.


 – Сезнең үз коллективыгыз бар, гастрольләргә йөрисез, димәк, сезне тулы мәгънәсендә Җырчы – Артист дияргә була.


 – Минем өчен Җырчы ул – бүген җырлады да иртәгә онытылырга тиеш түгел. Тарихта ниндидер эз калдыра аласың икән, җырлавыңны халык ярата икән, шулчакны Җырчы дип аталырга хаклысың. Безнең яктан чыккан Равил Шәрәфиев, Хәлим Җәләлов, Рауза Хәйретдиноваларны мин менә чын Артист дип атыйм.


 Кечкенә генә булса да, бер гаилә булып яшәүче коллективым бар. Концертны алып баручы Нәргиз Камалов, еланнар белән биюче Разит МинҺаҗев, җырчы Миндияр Шәймәрдановлар – киңәшчеләрем дә, тәнкыйтьчеләрем дә.


 Һәр уңган хуҗабикә кебек җырлый-җырлый ашарга пешереп, гаиләсен сөендерергә, спорт белән шөгыльләнергә, дуслар-туганнар белән табигать кочагында ял итәргә дә вакыт таба җырчыбыз.


 Сез иң беренче үз концертыгызны февраль аенда Чаллы шәһәрендә куярга булгансыз. Ни өчен нәкъ менә бу каланы сайладыгыз?


 – Чаллы шәһәрен сайлавым юкка гына түгел. Минем бик күп җырларымның көй авторы Флүрә Талипова. Иң беренче мәртәбә Чаллыда мин аның концертларында чыгыш ясадым.


 Тагын бер кызыклы, әмма минем өчен бик тә мөһим роль уйнаган вакыйга Чаллы белән бәйле. Ул чакны минем үз төркемем юк, кемнәрне җыярга, ничек итеп оештырырга белмим, куркып-аптырап йөргән көннәрнең берсендә Чаллы шәһәренә барасым булды. Юлда торганда, бер машина туктады, Чаллыга кадәр утырып киттем. Сөйләшеп бара торгач, шофер абыйга мин үземнең хыялым турында да ычкындырдым. Шунда ул: «Бу тормышта берни дә, беркайчан да соң булмый. Без булдыра алмас эшләр булмас», – дип, миңа ныклап аңлатты. Мин кайту белән ныклап эшкә тотындым. Менә шушы сүзләрнең хуҗасына мин бик рәхмәтлемен.


 Илзидә ханым әле болар белән генә туктап калырга җыенмый, алда бик күп хыял-максатлар.


 – «Айдарым» җырына клип төшерергә телим. Аудиодиск чыгарып, тыңлаучыларымны сөендерәсем килә, – дип, киләчәктәге уй-хыяллары белән дә уртаклашты җырчыбыз.


 Хыялларны чынга ашырырлык ихтыяр көче; көнчел күзләрне, усал карашларны җиңеп чыгарлык сабырлык – безнең татар хатын-кызларына гына хас сыйфаттыр ул. Шушы сыйфатларның барысын да үзендә булдырган, гадилеге, моңлы тавышы белән халык күңелен яуларга өлгергән Илзидә Госмановага уңышлар гына телисе кала.

Комментарийлар