Логотип «Мәйдан» журналы

Күңелем төенчеге

Гомер көзләремә кердем бугай,Үзгәрепләр китте күңел дә.Әллә күпме хатирәләр сыйганЗур төенчек бар бит күңелдә...Яшеренеп кенә, посып кынаТөенчекнең читен актарам...Иң-иң өстә сагыну дигән хис барКагыл...

Гомер көзләремә кердем бугай,
Үзгәрепләр китте күңел дә.
Әллә күпме хатирәләр сыйган
Зур төенчек бар бит күңелдә...
Яшеренеп кенә, посып кына
Төенчекнең читен актарам...
Иң-иң өстә сагыну дигән хис бар
Кагылам шул аңа мин һаман.
Җирсү дигән татлы бер кичереш
Төенчеккә кереп сыенган.
Тимим, тимим диеп уйлыйм да бит...
Тагын алыйм диеп җыенам.
Яшьлектәге сөю дигән гөл дә
Төенчекнең иң-иң төбендә.
Хыял белән сулар сибеп алам
Сулып барган сөю гөленә.
Төенчегем бик кечкенә түгел....
Төйнәлгән шул анда барысы да.
Бөтенесен куеныма кысып
Барам киләчәгем каршына.
Руцилә Садриева.

Апас.

Комментарийлар