Әбиләр чуагы

Бик рәхәт вакыт син,

Әбиләр чуагы….

Пәрәвез җепләре

Тирбәлә югары.

Инештә яфраклар

Чайкала тын гына.

Әйләнә-тирәдә

Гел тоташ моң гына.

Тирәкләр моңаеп

Сукмакка текәлгән.

Яфраклы келәмнәр

Юлларда күптәннән.

Һавадан кошларның

Авазын ишетәм.

Кинәнеп күзәтәм

Аларны кич-иртән.

Бу мәле көзләрнең

Шулкадәр ягымлы…

Гөлҗимеш, миләшкә

Көзге бал ягылды.

Табигать сылуга көз моңы сарылды…

 

Күңелем төенчеге

Гомер көзләренә кердем бугай,

Үзгәрепләр бетте күңел дә.

Әллә күпме хатирәләр тулы

Зур төенчек яши күңелдә.

 

Яшеренеп кенә, посып кына

Төенчекнең читен актарам.

Иң-иң өстә сагыну дигән хис бар,

Кагылам бит шуңа мин һаман.

 

Җирсү дигән татлы бер кичереш

Төенчеккә кереп сыенган.

Тимим диеп тырышкандай булам,

Аннан алыйм диеп җыенам.

 

Яшьлектәге сөю дигән гөл дә

Яшеренгән хәтер төбенә.

Хыял белән сулар сибеп алам

Сулып барган яшьлек гөленә.

 

Төенчегем бик кечкенә түгел,

Сыенган бит анда барсы да.

Бөтенесен куеныма җыеп,

Барам киләчәгем каршына.

 

 

Шигырь килә!

Күрәсезме, киң мәйданга

Шигырь килә!

Шигырь тыңлап, җилләр исә,

Кояш көлә.

Зәп-зәңгәр күк, нур балкытып,

Шигырь тыңлый.

Әйләнәдә илаһият,

Рәхәт шундый…

Киң колачын җәйгән шигырь

Бар урамга.

Күңел тулы матур сүзләр

Ул булганда.

Юл бирегез сез аңарга,

Узсын түргә!

Галиҗәнап шигъриятнең

Урыны түрдә.

Адымыннан очкын сибеп,

Шигырь килә.

Аны тыңлап, гөлләр үсә, кояш көлә…

Киң мәйданга илаһи көч ‒ шигырь килә!

 

 

Туган телем

Туган телем, газиз туган җирем ‒

Алар ике туган шикелле.

Үз телемнең бөтен борылмасы

Күңелемә якын, сөйкемле.

Үз җиремдә яшим, үз телемдә

«Дөньям матур!» диеп эндәшәм.

Һәр көн туса, хәл-әхвәлләр сорап,

Мин талларым белән сөйләшәм.

Һәр төбәкнең була үз сөйләме,

Ә ул сөйләм матур җыр сыман.

Ул сөйләмдә кошлар сайрап тора,

Ул сөйләмгә җылы нур сыйган.

Ул сөйләмдә чишмә чылтыравы,

Йомшак кына назлы җил исә.

Кыңгыраулар чыңлый, тыңлап торам,

Чыңы чыңлый икән төрлечә…

Туган телем – әткәм-әнкәм теле,

Әби-бабам теле, безнең тел.

Ул бит безнең җиребездә үскән

Мәңге яшәр, сулмый торган гөл!

 

 

Үзем генә язмыйм…

Шигырьләрне үзем генә язмыйм,

Яза уем, яза хыялым.

Мин хыялым белән җитәкләшеп,

Биегенә менәм кыяның.

 

Шигырьләрне үзем генә язмыйм,

Янәшәмдә була матурлык.

Матурлыкның канатлары көчле,

Бар җиһанны гизеп кайтырлык.

 

Шигырьләрне мин ялгызым язмыйм,

Күңелем яза, яза бәгырем.

Күңелем белән шигырь юлларында

Мең кат тудым, мең кат терелдем.

 

Янәшәмдә хисләр, кичерешләр,

Алар бөтенесе минеке.

Ә мин менә, галиҗәнап шигырь,

Табигатем белән синеке!

 

 

                  Сагыну

Әй дускаем минем, сердәшем син,

Дугаланып торган урагым.

Синең белән бергә җитәкләшеп,

Күпме басуларны урадым.

Мин яшь идем. Шундый яшь идем мин!

Күңелем тулы иде ут-чаткы.

Таң пәрдәсен ачып, кырга чаптык,

Хәтерлисең булыр ул чакны….

«Комсомолка Нәфисә»не җырлап,

Гөр китерә идек кырларны.

Ул басулар хәтерлиләр булыр

Без җырлаган дәртле җырларны.

Ял иттереп сине, кай арада

Кич утырдык капка төбендә.

Зиләйлүкләр, ай ли Мәрфугалар –

Изге ядкарь күңел түрендә.

Кайвакытта артык кысып тотып

Рәнҗетмәдем микән, урагым?

Арыш учмаларын тота-тота,

Күпме чакрымнарны урадым.

Без яшь идек, шундый яшь идек шул!..

Озын иде басу арасы…

Хәзер менә камыл учмаларын

Килә сыйпап-сыйпап аласы.

Мин – комсомол, маяк итеп алдым

Илем өчен олы хезмәтне.

Ватанымны, җирне яратырга

Мине басуларым өйрәтте.

 

 

Мин язларга янә гашыйк булдым

Мин язларга янә гашыйк булдым,

Уй-хисләрем чыкты чамадан.

Күкне иңләп киек кошлар кайта,

Авазларын тыңлыйм һавадан.

Кар суының агышын да тыңлыйм,

Челтер-челтер бер көй көйли күк.

Күрче инде, елга итәгендә

Давыл чәчәкләре бигрәк күп.

Җете сары күлмәкләрен киеп,

Тезелгәннәр инеш читенә.

Сине кочыйм әле, дигән булып,

Миңа таба дулкын җилпенә.

Мин язларга тагын гашыйк булдым,

Томырылып күкне күзәтәм.

Кыш буена туңып торган бәгырь

Ачылды да китте кинәттән.

Ничек итеп сокланмаска мөмкин,

Сизгер күңелем хистән мөлдери.

Җил сарылган таулар итәгенә,

Су җемелди, ап-ак кар эри…

 

          

И син күңел…

Далалардай киңдер үзең,

Тирән дә диңгез сыман.

Шатлыгы да, сагышы да

Шул бер күңелгә сыйган.

Мин түгелме бар уемны

Сиңа туплаган, җыйган.

Бер мизгелдә тулышам да,

Ташыймын елга сыман.

Үзең нечкә, бер мизгелдә

Тартыласың син кылдай.

И син, күңел, беләсеңме

Син бик тирән күл бугай…

Руцилә САДРИЕВА
Фото: https://pixabay.com/

 

 

«Мәйдан» №9, 2019 ел


Комментарий язарга