Логотип «Мәйдан» журналы

«Күңелем – давыл биштәре...»

***Өзелгәнем,җирдә эзләгәнем −язлар сыйдырырлык бөреләр,кояш сыенырлык күңелләр....җирдә сөрү, көзгә сөрү бара,җем-җем уҗым − язга ялгама.уҗым кырын күреп, урап кайтсам,өзелеп килгән өмет ялгана...Һәр...

***


Өзелгәнем,
җирдә эзләгәнем −
язлар сыйдырырлык бөреләр,
кояш сыенырлык күңелләр.
...җирдә сөрү, көзгә сөрү бара,
җем-җем уҗым − язга ялгама.
уҗым кырын күреп, урап кайтсам,
өзелеп килгән өмет ялгана...
Һәр тамчыда
чагылмыйдыр
умыpзая елмаюлы яз-бикә...
һәр тамчыда
күзләмә кояшны...
Шыбыр-шыбыр коя тамчы-яңгыр −
Тып-тып иткәннәре − кояшлы...
Язлар бит ул күктән-күккә ята,
офыкларны этеп як-якка,
тамчы сыйдырмый дип,
килми каламыни язлар,

сыенырлык бөре бар чакта.


 
 

***


Күңелем − давыл биштәре,
Чишмәгез, кагылмагыз.
Йөрәгем − давыл арбасы,
Ялгышып тагылмагыз!
Җан-давылдан бу өермә, −
Таш күңелләр өнәрлек,
Җиде күккә, бишек итеп,
Җирнең үзен эләрлек…
 
 

* * *


Өзгәләнмә,
Өзгәләнмә,
Өзгәләнмә үзәгем,
Дөньяң бөтен, кайгың − төтен,
Өзгәләнмә, түз әле.
Тормыш изә изелгәнне,
Тәккәберне − сындыра,
Чарлый-үткерли, ныгыта,
Меңнәрдән сайлап кына.
Өзгәләнмә
изеләм дип,
Бу әле сыйпау гына,
Өзгәләнмә сыгылганда, −
Бу әле сынау гына.
Өзгәләнмә чарланганда,
Сабыр диген, түз әле,
Тәмуг утында ярала
Асылташның гүзәле.
 
 

* * *


Йөрәк әрнүеннән улый-улый,


мендәр белән күкрәк арасында


күпме төннәр сыттым


мин — юләр....


Юләрлегем — сагынып сөләрлегем...


Җәрәхәтсез


тумый,


тумый мәрҗән,


җәрәхәтсез тумый Сөюләр…


Үкенмәм


Кил яныма


язгы җилләр булып.


Соңгы карлар булып ятсам да −


үкенмәм.


Кил яныма


ләйсән яңгыp булып.


Соңгы бозлаp булып аксам да −


үкенмәм.


Кил яныма


җәйге челлә булып.


Мин күл булып,


кипсәм дә


үкенмәм.


Кил яныма


ком буpаны булып.


Чишмә булып типсәм дә −


үкенмәм.


Шул мизгелме


беp гомеpме, дисәң,


шул беp мизгел булыp гозеpем.


Үкенечле беp өн булыp иде,


үткән булса синсез гомеpем.


Бу җыру − җыру түгелдер…


Бу җыру − җыру түгелдер,
Бу җыру − бер уйлану.
Авырдыр ул тере җанга
Шәфәкъ күреп уяну…
Кызыл Чишмә авылында
Чишмәләр челтер-челтер,
Туган туфрак − йомшак юрган,
Шул юрганга ни җитәр?
Мәчет тавы текә иде,
Инде ул да басылган,
Кайтыр юллар борма-борма,
Язмыш ялгар кайсына?
Кызыл Чишмә шуңа кызыл −
Чишмәләр кызыл түшле.
Чәй суыннан авыз итсәм −
Сызлаулар кимер төсле.
Туган җирең ризык түгел,
Сайлап ала алмыйсың,
Хәтта шул гади ачышны
Гомерең буе аңлыйсы.
Мең ишетеп, мең укыган,
Сүзләргә сүз тоташа…
Ә хакыйкать кереп килә
Җир теккән күзләр аша.
Гәүдәң җиргә ник иелгән?
Хәтер капчыгы иңдә,
Авылдашлар гүргә түгел,
Минем хәтергә иңгән…
Бу җыру − җыру түгелдер,
Бу җыру − бер уйлану.
Авырдыр ул тере җанга,
Шәфәкъ күреп уяну…
 
 

Бу заман язгы елга күк


Бу заман язгы елга күк,
Юк әле тынар чагы,
Боз өстендә яңа гына
Янды өмет учагы.
Мәңгелек кебек иде боз,
Бозда яктык учаклар,
Учаклар сүнде капланып,
Өмет җан биргән чаклар...
Кемдәдер өмет кабынды,
Болганчык судан балык.
Чирү-чирү адәми зат,
Бу халыкмы?
Бу – халык…
 
 

Болгар җиле


Исә җилләр − хәтер җиле,
Исә җилләр Болгардан,
Болгар җиле югалмаган −
Хәрәбәгә чолганган.
Кара пулатка уралып
Җилләр ник улый икән,
Аянычмы истәлекләр,
Киләчәк тырный микән?
Ак елан булып ысылдый,
Болгар сакчысы җилләр,
Хатирәләр ут-өермә,
Җаның өтәр, димиләр.
Жәлләмиләр варисларын
Шәһре, шанлы Болгарның,
Таш җаннарга җил ни, зар ни
Куыра җанлыларын.
...Болгар җиле гасырлардан
Гасырларга күчешли,
Бер-бер хәбәр отыр микән
Безнең чордан үтешли?
 
 

Имин генә булсын татар-йорт!


Фани дөнья дулаган ат бүген,
Дилбегәңне, дустым, ныклап тот!
Ир-егетләр юлны салыр әле,
Имин генә булсын татар-йорт!
Дөнья түгел, без үзебез − атлар,
Камчылардан юеш каеш-сырт,
Без түзәбез, без тартабыз йөкне,
Имин генә булсын татар-йорт!
Кемдер әйтә: «Беттек!», кемдер елый,
Илен җуйган күпмеләп манкорт.
Ир-егетләр атын-исемен җуймас −
Имин генә булсын татар-йорт,
Имин генә булсын татар-йорт…
 
 

* * *


Әйттең, әни: «Балам, бәгърем, сүзем тыңла».
Миңа килеп ишетелде: йөгер, уйна...
Сүзең булды: «Балам, җаным, син бар, шөкер»,
Ә колакка килеп керде: яшә, өлгер...
Үтте еллар... Әни әйткән
Сүзләр җитте колагыма,
Шул сүзләрне мин кабатлыйм
Күккә баккан оланыма...
 
 

Улыма


Үкенсәң үкен! Әрнесәң әрне!


Ачынсаң – ачын! Еласаң – ела!


Күз яшьләрең түгелсә дә,


Бәгырьләрең өзелсә дә –


мескен булма!


Җиңелүдән җиңү туа,


бер таралган бер җыела,


таралсаң да, сибелсәң дә,


талансаң да, җиңелсәң дә –


мескен булма!


 
 

Әй, дәрья, дәрья...*


Дәрьяларда ай-кояш бар, ай-кояш,
Дөньяларда ниләр бар, дип, кил, сораш.
Дөньяларда таптым сагыш, таптым моң,
Әти, җаным, киңәшергә инде соң...
Минем яну-көюләрне ни басар?
Безнең алда күрешүләр ни гасыр?
Чишмә-судыр, дигән идем, бу дөнья,
Юк, түгелдер, көмеш агым бу – дәрья.
Дәрья чиге коеп куйган кыядыр,
Нечкә күңел җан-рухларны тоядыр.
Ачы яшем түгелмидер һич юкка,
Тамчы-тамчы дәрья җыела җан-рухтан.
Юк өсте дә, юк асты – тирән икән,
Бер керәм дә чыгамын, димә икән.
Сыкрансам да кайчак, әй, дәрья, диеп,
Язмыш баса: бу − үзең, дөньяң, диеп.

М. Шәмсетдинова көе


СӨЛӘЙМАН


Фото: https://pixabay.com/

 
 

foto_solejman1Сөләйман (Җәүдәт Шәүкәт улы Сөләйманов) − шагыйрь һәм галим, техник фәннәр докторы, җәмәгать эшлеклесе. 1955 елның 15 мартында Чуашстан Республикасының Батыр районы Кызыл Чишмә авылында туа. 1972 елда күрше Алманчы авылы урта мәктәбен һәм 1977 елда Казан дәүләт университетының механика-математика факультетын тәмамлый. Язучылар берлеге әгъзасы (2000). Яшьләрнең «Сәләт» иҗтимагый хәрәкәте оештыручысы һәм җитәкчесе. Татарстанның фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты, Муса Җәлил, Гаяз Исхакый, Һади Атласи, Фәтхи Бурнаш исемендәге премияләр иясе. Бу айда 65 яшьлек гомер бәйрәмен каршылаучы каләмдәшебезне ихлас тәбриклибез. Иминлек, иҗат дәрте, бәрәкәтле озын гомер телибез.


«Мәйдан» №3, 2020 ел.

Комментарийлар