Логотип «Мәйдан» журналы

«Күңел галәмендә һич тынгы юк...»

* * *Беркөн килеп, бөркет булыйм, дисәм,Таулар икән бездә, аһ, сөзәк...Кыя-ташлар эзләп китиммени,Талган канатымны өстерәп?!Җиттем дә ди барып, таптым да диКүккә ашкан хыял кыясын.Күз алдына китерү дә...

* * *
Беркөн килеп, бөркет булыйм, дисәм,
Таулар икән бездә, аһ, сөзәк...
Кыя-ташлар эзләп китиммени,
Талган канатымны өстерәп?!
Җиттем дә ди барып, таптым да ди
Күккә ашкан хыял кыясын.
Күз алдына китерү дә газап
Мескен булып басып торасым.
Болын-кырга, тып-тын аккан суга
Тумыштан ла йөрәк күнеккән.
Кыя таулар эзләп китиммени?!
Кош икәнем беләм, шул җиткән...
* * *
Чыршылардан карлар коеп үтәм,
Шук тиендәй, имеш, кыланам.
Урман яңгыратып бер көләргә
Читенсенәм, никтер, оялам…
Кемнән булсын, үз-үземнән инде,
Сыңар җан юк тирә-ягымда!
Аһ, бу тыю... Аһ, бу тыелулар...
Ачкычларсыз йозак аңымда.
Йөрәк бикле күкрәк читлегендә,
Керфек очларында дым-пәрдә.
Йә пышылдау, йә ысылдау(?) чыга,
Дөнья  яңгыратыр чор-мәлдә.
Чыршы туннарыннан ука коеп,
Юана ла күңел... Юансын!
Меңнәр гомере – бер шаркылдап көлү,
Минем тыннан өзелеп моң калсын...
* * *
Башта кояш идең,
Аннан болыт.
Очып киттең аннан
Кош булып...
Аһ, тузганак,
Һәр яз искәртәсең...
Яшим димә икән
Онытылып…
Кояш чаклар,
Алтын чаклар үтте.
Гомер күге
Өрфиядәй болыт.
Аклары бар,
Кара-сорысы бар…
Яшен-давылына
Чыдыйсы бар,
Яшим, димә инде
Онытылып...
Аһ, тузганак...
Һәр яз искәртәсең:
Бәргәләнмә,
Җаның талдырып...
Очыплар ла,
Очып китәсе бар,
Яшәү яшеллеген
Калдырып...
* * *
Күңел галәмендә һич тынгы юк –
Кабына да сүнә йолдыз-уйлар.
Теләк теләп өлгерәлми йөрәк,
Кабына да сүнә... елгыр еллар.
Ә яшь чакта, һай, өлгерә идек!
Әллә күпме алдан күрә идек,
Сөю көтә анда, бәхет, диеп,
Йолдыз тамган якка йөгерә идек...
Күңел галәмендә һич җылы юк,
Шул ук кояш ласа… Без – тирәли.
Йөрәктәдер хикмәт, йөрәктәдер,
Җылы алып җанга өлгерәлми...
* * *
Бураннарда адашасы иде (?!)
Кыр-урманда түгел, урамнарда...
Исән-имин табыласы иде
Барлыгыңны барлап торганнарга.
Югаласы иде… вакытлыча,
Уйларыннан түгел, күз уңыннан.
Бәхет булып табыласы иде,
Югалмаган килеш... иң соңыннан...
Мең-мең тапкыр кичерәсе иде
Югалулар, табылулар хисен.
Рәхмәт әйтеп өлгерәсе иде
Аңа... аңа... эзләгәне өчен...
* * *
Кар шыгырдый...
Җанга рәхәт аваз...
Кайтаваз
Балачак кышыннан –
«Кистекле», чаналы,
Ятимлек хисеннән
Күңеле яралы...
Юк, булмас, дисеңме,
Мамык шәл читеннән
Шук карый күзләре?!
Шук карый күзләре…
Тик әнә пәлтәсе
Төс салган, таушалган,
Ямаулы тезләре...
Кар шыгырдый...
Җанга тансык аваз...
Кайтаваз
Кышыннан яшьлекнең –
Кар кызы шикелле
Алсу йөз, пар толым,
Кыскасы, бәхетле!
Тик... сагыш күзендә,
Ник сагыш күзендә?!
Дертләгән керфектән
Яшь-бөртек өзелә...
Кар шыгырдый...
Җанга якын аваз...
Кайтаваз
Кышлардан...
Тукталам, тын калам.
Кар... һаман шыгырдый.
Колакта?! Йөрәктә?!
Буталам...
Авторның башка шигырьләрен журналның декабрь (№12, 2018) санында укый аласыз.
 
 
Фото: Михаил Демиденко

Комментарийлар