Логотип «Мәйдан» журналы

Күңел бушанулары (ахыры)

Гөлләрем-гөлкәйләрем           Гөлләр яратуым әниемнән күчкәндер, мөгаен. Без кечкенә вакытта тәрәз төбе тулы гөлләр үстерә иде әниебез. Гөлләр генә түгел, бакчада алма агачлары, чия, карлыганнар, тәр...

Гөлләрем-гөлкәйләрем


           Гөлләр яратуым әниемнән күчкәндер, мөгаен. Без кечкенә вакытта тәрәз төбе тулы гөлләр үстерә иде әниебез. Гөлләр генә түгел, бакчада алма агачлары, чия, карлыганнар, тәрәз каршында баланнар елмаеп утыра. Әнинең кыяр-помидорлары май азагында ук өлгереп җитәр иде. Ул аларны ярты кыштан чәчеп, бакчада кар эреп беткәнче иртә яздан, җирне казып эшләнгән парнигына утыртыр иде. Бәрәңге бакчасында карбызлар да үстерә иде әни. Көз җиткәч, аларны барыбыз бергәләп җыярга чыгар идек. Әниемнең менә шул мавыгулары миңа да күчкән, күрәсең. Минем фатирым да зур бер бакчаны хәтерләтә. Анда төрле чәчкә-гөлләрдән тыш, җимеш агачлары да үсә. Чит илләргә сәфәрләрем вакытында да мин ашаган җимешләремнең төшләрен алып кайтып, өемдә үстереп карарга тырышам. Мисал өчен шуларның кайберләрен сезнең белән дә бүлешим әле. Төркиядә иҗат сәфәре белән булганда, мине һәрвакыт Кипрда үсә торган мөгез агачы (рожковое дерево) җимеше белән сыйлыйлар иде. Алар аны киптереп ашый. Минем аны күчтәнәч итеп тә алып кайтканым булды. Коңгырт төстәге җимеш ярымайга охшашрак. Авырлыгы 0,19 грамм. Җирле халык аны бик күп авырулардан дәва, ди. Мин аның орлыгын үзем дә утырттым, өйдә шул агач үсә. Бер елны кивиның да орлыгын алып, әйбәтләп юып, суыткычта берничә көн тоттым да өйдә шыттырдым. Ул бик биек булып, 3-4 метрдан да артыкка үрмәли. Ел саен очларын кисеп торам. Авокадо җимешенең орлыгын алып та берничә савытта үстерәм. Ул да бик биек булып үсә, ботакларын кисеп торырга туры килә. Ул яктыны яратучы агач, шулай да кояшның туры төшкән нурларыннан курка. Өйдә шулай ук анар (гранат) агачы да үсә, җимешен дә бирә, ләкин алар ваграк була, тәме шулай ук тәмле. Ә чәчәкләренең матурлыгы ягыннан барысыннан да уздыра. Алсу-кызыл чәчәкләренә карап сокланмый мөмкин түгел. Ә инде инжир агачы аерым бер үзенчәлекле. Ул чәчәк атмый гына җимеш бирә, җимеше кибетләрдә сатыла торганнардан берни белән дә аерылмый, шундый ук зурлыкта. Пешеп җиткәч, мәмрәгән түгәрәк җимешләрен җыеп, киптерергә куясың, бик тәмле. Аларны да өй шартларында яңартып торырга кирәк, шулай булмаганда, җимеш бирми башлый. Ә яфраклары исә көнозын хуш ис тарата. Аны исе өчен генә дә үстерергә була. Кышкылыкка  яфракларын коеп, ял итә. Озак еллар шулай ук лимон да үстердем, бик тәмле җимешләр бирде. Быел бик иртә яздан йөземем дә уянды. Матур яфраклары, яңа ботаклары белән сөендерде үземне. Бәлки, анысын балаларга бакчага утыртырга биреп җибәрермен. Җәй көннәрендә аларның барысы да ике як балконда мине сөендереп үсеп утыралар. Кышка, әлбәттә, бүлмәгә алып керәм. Берничә ел өйдә банан да үстереп карадым әле. Аңа аерым тәрбия  кирәк.
Балконда шулай ук кыяр-помидор, хәтта карбыз да үстергәнем бар. Карбызның чүбе күп, шуңа күрә соңгы елларда аны утыртмый башладым. Болардан тыш та өй тулы гөлләр үсә. Алар миңа ниндидер җылылык биреп, чәчәкләре белән сөендереп торалар. Иртән уянгач та иң элек гөлләрем, агач-куакларым белән сөйләшеп, суга сусамаганнармы, ничек төн чыкканнар икән, дип хәлләрен белешәм. Мин алар белән һәрвакыт сөйләшәм, минем телне «аңлыйлар» кебек алар.
Бер елны Төркиядә кып-кызыл каштан агачы күреп хәйран калган идем. Гадәттә, каштаннар ак чәчәкле була. Нәни генә ботагын суга салып алып та кайткан идем. Нигәдер, тамыр җибәрә алмады. Шул хакта гаилә дустыбыз, тәрҗемәче  Фатих Кутлуга да әйттем.
– Никадәр сөйләшеп красам да, каштаным тамырланмый бит, – дим.
– Бәлки татарча аңламыйдыр ул. Әллә берәр төрек җырын яңгыратып карыйсыңмы? – ди Фатих бәй.
Минем кодрәтем җитмәгән, үсеп китә алмаган агачым бары тик кызыл каштан гына булды кебек. Мине сөендереп, күңелемә җылылык биреп үскән чәчкә-гөлләремә, агач-куакларыма мең- мең рәхмәтле мин.
     

  Язмыш кушуы


        Дөньяда кешеләр аңлап бетерә алмастай хәлләр бар. Соңгы вакытларда төрле җирләрдә шаккаттыргыч сәләтләре ачылган кешеләр барлыгын ишетеп беләбез. Алар, берни сорамыйча да, тормыш хәлләрен, сәламәтлекләрен, алдагы көннәрдә ниләр буласын әйтеп бирергә сәләтлеләр. Элегрәк тә алар булган, алай гына да түгел, андыйлар хәтта хөкүмәт җитәкчеләренең уң кулы булып хезмәт иткәннәр. Дөньякүләм танылган Вольф Мессинг, Граф Сергей Вронский һәм сукыр Ванганы гына алыйк. Безгә элегрәк болар турында сөйләүче булмады диярлек. Совет заманында болар тыела иде. Вафатларыннан соң гына, аларның ил башлыкларына хезмәт иткәне билгеле булды. Алар, чыннан да, кул хәрәкәтләре, тоемлау, үтә күрү сәләтләре ярдәмендә ил башлыкларына һәм, кирәк икән, гади кешеләргә дә ярдәм итүчеләр. Мондыйлар гади кешеләр арасында да булган һәм хәзер дә янәшәбездә йөриләр. Шунысы кызык, кешеләргә андый сәләтләр кайдан килгән? Моны берәү дә төгәл итеп кенә әйтә алмас. Ни генә булмасын, кеше Галәмнән килгән энергияне тәне аша уздыра һәм аны Җиргә беркетүче ролен башкара. Әлбәттә, әлеге энергия югары рухияткә ия кеше аша узса, аның сыйфаты да югары була һәм бу планетабызның алга китешенә ярдәм итә, аның эволюциясен тизләтә. Кеше дигәнең, менә шундый хикмәтле зат инде ул.
Безнең баш мие кешегә күренми торган тылсымлы нурлар аша күңелдәге уйларны еракларга тарату сәләтенә дә ия. Баш миебез ерактагы уйларны кабул итү һәм аны таратучы ролен башкара. Уйлаганда, баш миендә әйтеп аңлатып булмый торган энергия барлыкка килә һәм ул аны ерактагы берәүгә үзе аңларлык сигналлар аша җиткерергә дә сәләтле. Бу могҗизаны аңлатып булмый, бары тик тоемлап кына буладыр.
Алдан әйтеп үткәнчә, безнең әнидә дә аның ягыннан берничә кыз туганында да бу сәләтләр бар иде. Шулай ук үтә күрү сәләте дә. Әнидән миңа да күчкәндер, дип уйлыйм. Шул уңайдан кыска гына итеп берничә вакыйганы хикәяләп үтәсем килә.
Үземнең көпә-көндез күккә сәяхәт иткән чакларым да, ниндидер могҗизалы хәлләр белән дә очрашкалаганым шактый булды. Заманында алар турында матбугат битләрендә дә басылып чыкты, бу язмамда ул хакта сөйләп тормыйм.
Шундый сәләтемне, бервакыт Биектаудагы бакчабыздан кайтырга электричка көткәндә, бер хирург-табиб күзәтеп торган. Ул, минем янга килеп, Мәскәүдә шундый кешеләрне укыта торган үзәк бар, сез медицина өчен кирәкле шәхес булырга тиеш, шунда барып укып кайтыгыз әле, дип әйткән иде. Ул вакытта мин бу сүзләргә игътибар да бирмәдем, хәтта ул кешенең исемен дә сорамаганмын. Берәр атна үттеме икән, теге табибның әйткән сүзләре тынгы бирми башлады. Мин, ул әйткәнчә, Мәскәүдәге әлеге үзәк белән телефон аша элемтәгә кердем, үзем турында берникадәр мәгълүмат җиткердем. Алар исә, миңа өч көн эчендә килеп җитәргә куштылар. Мин юлга кузгалдым. Ләкин кая барып урнашу, уку дәверендә кайда яшәячәгем бик борчыды. Мәскәүгә килеп төшү белән, Россия Язучылар берлеге әгъзасы, инде шактый аралашып торган, үзе дә бездә берничә тапкыр кунакта булган язучы Җәмиль Мостафинга шалтыраттым. Ул мине Берлекнең Переделкино иҗат йортына урнаштырды. Шулай итеп, мин Халыкара иҗат үзәгендә укый башладым. Миннән тыш, курсларда СССРның башка шәһәрләреннән дә укырга килүчеләр бар иде. Барыбызны да махсус аппаратлар аша тикшереп кабул иттеләр. Тиешле таләпләргә туры килмәгәннәр дә булды, андыйлар кире кайтып киттеләр. Танылган күрәзәче Джунадан берничә дәрес алу бәхете дә тиде әле үзебезгә. Уку дәверендә без практика да уздык, авыруларны дәваладык. Шулай итеп, мин Мәскәүдән «Энергетик юл белән диагноз куючы һәм дәвалаучы» дигән таныклык алып кайттым. Шуннан соң шактый еллар, үземнең төп журналист эшемнән тыш дәвалау белән дә шөгыльләндем. Мәскәүдә укыган вакытта ук минем сеанслар үткәргәндә куллардан үткән биотокларны тоеп кына түгел, хәтта күреп тә була иде. Минем кебек тагын шундый биотокларга бай Украинаның Днепропетровск каласыннан Валентина Григорьевна дигән ханым бар иде. Әниемнән күчкән үтә күрү сәләте дә миңа шактый ярдәм итте.Үтә күрү бик рәхәт әйбер түгел, ул рентген кебек. Аның өчен үзеңне берникадәр әзерләргә дә кирәк. Шулай да, кайбер дәвалау сеансларым вакытында мин ул ысулны да кулландым.
Сезне ялыктырмас өчен, үземнең дәвалаулар  вакытында бик тә хәтергә сеңеп калган берничә очрак турында гына язып үтәм. Мәскәүдә укып кайткач, мин башта балалар белән генә эшләргә тырыштым. Алар самими, саф, эчкерсезләр. Шулай, күрше хатыны Лида танышының кызын дәвалап карау үтенече белән мөрәҗәгать итте. Мин каршы килмәдем, ләкин бер шарт белән: моның өчен үз фатирында дәваларга рөхсәт итсә генә. Мин бервакытта да өемдә андый сеанслар үткәрмәдем. Ханым риза булды. 13 яшьләр чамасындагы Наилә исемле кыз иде ул. Әнисе китерде.
– Йоклаганда гел елап уяна, телевизор тавышы да аңа  начар тәэсир итә, нервлары бик начар, – ди әнисе.
Мин аңа башта бер сеанс уздырдым да, яшәгән урынын карап кайтырга кирәк булыр, дип  уйладым. Әнисе каршы килмәде. Торган җирләре кечкенә генә бүлмә. Наиләнең йоклый торган урыны бөтенләй кысан гына бер почмакта булып чыкты.
– Моннан чыгарырга кирәк булыр баланы, – дим әнисенә. Ул дәшми генә баш какты.
Почмак болай да баланың энергиясен суыра. Баланы почмакка бастырырга да ярамый, ә аның бөтен яшәеше шушы почмак. Әнисе моңа ризалашты. Шулай итеп аңа үзем белгән киңәшләремне биреп, өйгә кайтып киттем. Наилә белән һәр көнне сихәтләндерү сеансларын дәвам иттем. Алты сеанстан соң бала әнисенә кайтып: « Дания апа аркамнан күлмәк аша авыруымны тартып чыгарды», – дип сөйләгән. Бу инде, бала авыруының чыкканын үзе сизгән, дигән сүз. Наилә белән ун тапкыр сеанслар уздырганнан соң, ул үзенә хәзер бик рәхәт булуын, бик тәмләп йоклавын, дуслары белән уйнавын сөйләде. Шактый еллар мин аның сәламәтлеге белән кызыксынып тордым. Без башка фатирга күченгәч кенә, аралар ерагайды.
Тагын бер кызыклы очракны искә алып үтик әле. Бервакыт миңа республикабызның ерак районнарының берсен җитәкләгән кешенең хатыны янына барырга туры килде. Ул җитәкче мине үзе килеп алды. Шулай юлга кузгалдык. Мин һәрвакыт машинаның арткы утыргычында барырга яратам. Юл озын, мин дә үз уйларыма чумган, ул да тын гына руль артында бара. Бер заман машина шып туктады. Әлеге җитәкче, әни-и! дип кычкырып җибәрде. Тәрәзәдән тышка карыйм, беркем юк. Аның күзләрендә яшь иде.
– Ни булды? – дим.
– Әни басып тора, – ди бу. Мин аз гына үз дөньяма бикләнеп, бу кешенең үткән тормышын күз алдымнан уздырам... Һәм әнисенең инде берничә ел элек үк үлгәнлеге чалынып  узды.
– Әниегез мәрхүм бит инде сезнең, – дип тынычландырырга тырышам, гәрчә аның белән нәкъ менә бу сәфәргә чыкканда гына таныш булсам да. Алга таба аның рульдә баруы минем өчен куркыныч булып китте.
– Машинагызда берәр утыргыч сыман әйбер юкмы? – дип сорыйм. Машина артын ачып бер бүкән сыман әйбер чыгарды.
– Утырыгыз, – дим аңа.
Ул ачык һавада шул утыргычка утырды.
– Тынычланырга кирәк, бар булган уйларыгызны күңелегездән чыгарып ташлагыз, берни турында да уйламыйча  тыныч кына утырыгыз әле, – дим.
Ул шулай тынычланып китте. Мин, белгәннәремне эчтән генә кабатлый-кабатлый, кулларым белән контактсыз хәрәкәтләр ясарга керештем. Күпмедер шулай үз сеансымны башкардым икән, бер заман минем артта бер кара шәүлә, алда биш-алты яшьләр чамасы ир бала пәйда булды. Сизәм: кара шәүлә – әлеге кешенең әнисе өрәге, ә теге бала – икенче хатыннан туган баласы. Шулай күпмедер вакыттан соң теге кара шәүлә дә, бала сурәте дә югалды. Озак тормадым, мин дә сеансымны тәмамлап, әлеге кешегә акрын гына урыныннан кузгалырга, янәшә-тирәгә күз салып, беркем дә булмавына тәмам инанырга кирәклеген искәрттем. Ул торып басты, башын угалап алды, рәхәт булып китте, рәхмәт, диде.
– Сез барысы өчен дә үзегез гаепле бит, – дидем аңа. Шуннан соң ул сөйләп китте.
– Әни белән хатыным тынышып яшәмәделәр. Мин бар нәрсәне дә булдырырга, мохтаҗлык күрсәтмәскә тырыштым.
– Үз балаларыгыз үсеп, буйга җиткәч, нигә кирәк булды сезгә чит хатыннан бала үстерү? Аннан да улыгыз үсеп килә бит.
– Каян белдегез?
– Сез әниегезне күргән кебек, мин дә улыгызны күрдем.
Ул кабат елап җибәрде.
– Хәзер инде эш узган, тынычланырга кирәк, хатыныгыздан гафу үтенергә…
Ул дәшмәде. Ике арада сөйләшү күпме шулай баргандыр, хәзер инде онытыла да төшкән, аннан без кабат юлга кузгалдык. Шактый баргач, ул зур гына ике катлы йорт янына туктады да, без килеп җиттек, диде. Бу алар яшәгән йорт икән. Әкрен генә капканы ачып, машинасын эчкә кертте дә, без биек баскычлар буйлап икенче катка күтәрелдек. Хатыны өйдә иде.
– Нихәл, карчык, менә сиңа доктор алып кайттым әле.
– Әйдә, исәнләшик инде, – дип мин ханымга кул суздым, үзем белән таныштырдым. Аннан соң чәй табыны янында хәл-әхвәл белештек. Әлеге хатын теләр-теләмәс кенә сөйләшә кебек тоелды. Йокы алдыннан мин аңа бер дәвалау сеансы үткәрергә тиеш. Шуны башларга кирәклеген искәрттем. Ул, мин әйткәннәрне үтәп, урындыкка килеп утырды. Мин, белгәннәремне укый-укый, кул хәрәкәтләре белән эшемне башлап та җибәрдем. Башта тынычлана алмыйча шактый утырды әле ул. Аннан соң тәмам тынычланып, минем куллар җылысына оеп китте. Сеанс тәмамланганда, бик каты укшый башлады. Бу аның әллә ничә еллар буе күңеленә җыеп килгән төерләренең берникадәр бушануы иде. Кайбер авырулар шулай да чыга.
– Гафу итегез, рәхәт булып китте, – диде ул.
Мин берничә көн шулай иртә-кич аның белән дәвалау сеанслары үткәрдем. Иртәгә китәм, дигән көнне, ханым миннән тагын бер генә көнгә калуымны үтенде.
– Миңа эшкә барырга кирәк бит, – дим.
Ул вакытта кесә телефоннары юк. Ханымның ире эштән кайткач та аңа хатынының гозерен җиткердем. Ул бик шатланды. Миңа эшкә шалтыратырга кирәк булыр, дигәч, ул тиз генә телефон китереп бирде, һәм мин эшкә бер көнгә соңлап киләм дип хәбәр иттем. Икенче көнне дә ханыма дәвалау сеансы уздырам. Ул кабат сеанс тәмамланганда укшып, бик каты газапланды. Аннан соң, Аллага шөкер, чыгып бетте бит, рәхмәт, дип, кулларымнан тотып алды.
– Рәхмәт инде сезгә, минем күпме еллар җыелган авыруымны чыгарып бетердегез бит, мин яңадан тудым бугай, мондый җиңеллекне беркайчан да күз алдыма китерә алмас идем, кулларыгыздан куана күрегез, зинһар, – дип, күз яшьләрен сөртте.
Ханымның авырулары шулай итеп укшып бушану белән чыкты дип уйларга кирәк. Иртәгесен мине хуҗа кеше кире Казаныма илтеп куйды. Ул елларда дәрәҗәле урында эшләүче зур җитәкчеләрнең шактыена минем ярдәмем тиде кебек. Кылган хезмәтләрем өчен дә рәхмәттән башка бернәрсә алмадым. Монысы өчен бүген дә бик шатмын. Мин шулай итеп 25 елдан артыграк бу шөгылемне дә башкардым. Ул турыда сөйләп тә йөрмәдем, кирәк кеше мине үзе тапты. Кешенең кем булуы, кайда эшләве мине беркайчан да кызыксындырмады, алар мине тапкан, мин  булдыра алганча ярдәм иткәнмен икән, минем өчен аларның савыгуы гына мөһим иде. Бүген дә алар минем күңелнең нык бикләнгән сандыгында саклана.
Мондый кызык та, гыйбрәтле дә хәлләр белән еш очрашырга туры килде миңа. Минем үземнән башка гына, ләкин минем белән бәйле бер вакыйганы искә төшермәсәм, бу язмам тулы булмас кебек. Мин башлангыч мәктәпне Олы Тиләҗедә тәмамлагач, ике ел ярым Баландыш мәктәбендә укыдым. Аннан соң укуны Иске Җөри урта мәктәбендә дәвам иттем. «Татарстан яшьләре» газетасының 2007 елның 1 ноябрь санында Баландышта бергә укыган бер сыйныфташымның мондый хаты басылып чыккан. Аны минем Иске Җөридә яшәүче укытучым Рәшит Бәдри улы:
– Бу бит безнең Даниябез турында, – дип, минем туганнан туган апама биргән.
Аны сезгә бернинди кыскартуларсыз тәкъдим итәм.
 

Төшемдә терелдем.


      Кырык яшем тулган көннәрдә, мин кинәт кенә бик нык авырый башладым. Табиблар нинди чир икәнлеген төгәл генә белә алмадылар. Озакламый урын өстенә егылдым, ябыктым, аякларым йөрмәс булды. Ирем кая гына барып карамады да, кемнәргә генә күрсәтеп карамады. Кемдер аңа яшәгән урыныгызны алыштырыгыз, дигән. Шуннан соң ул мине авыру килеш Казахстанга алып чыгып китте. Кустанай өлкәсендә Пушкино дигән авылда ун елдан артык яшәдек.
      Бервакыт бер күрәзәче: «Урыска чыккансың, җаныңда ике дин кушыла алмый, авыруың шуннан», диде. Бу сүзләрне иремә әйткәч, ул безнең дингә күчте, исемен Мөхәммәткә алыштырды, татарчага өйрәнде. Мине бик кызганды. Күңеле яхшы иде аның. Ләкин мин барыбер тернәкләнеп китә алмадым.
          Узган ел минем өчен кеше ышанмаслык бер могҗиза булды. Баландышта (Теләче районы) бергә укыган классташым төшемә керде. Ул миңа: «Нәзирә, тор, шушындый вакытта ничек йоклап ятасың?» ди. «Мин бит тора алмыйм, аякларым йөрми», дим. «Син шаяртма, Нәзирә, мин синең янга йоклап ятканыңны күрергә килмәдем, әйдә, әйдә», – дип, иңнәремнән җиңелчә генә күтәрде дә, мине әйләндерә-әйләндерә биергә кереште. Биегән саен баш очында йолдыз кабынгандай яктылык бөркелә. «Әлеге йолдызлар сине уятыр өчен яна!» – ди классташым, мине әйләндерә-әйләндерә.
         Бу төш күпме шулай дәвам итәр иде икән, ирем үз бүлмәсеннән чыгып: «Нәзирә, нәрсә булды сиңа!» – дип мине күтәреп алмаса. Мин ишек төбенә кадәр килеп җиткәнмен. Төштә генә түгел, өндә дә биегәнмен, ахрысы. Унике елдан артык урын өстендә кузгалмый ятканнан соң бит бу!
          Шул көннән бирле мин сау- сәламәт кеше. Төшемә кереп, мине биеткән классташым Дания исемле иде. Тиләҗе авылыннан. Бик матур киенә иде. Мин ул чагында аның кигән күлмәкләренә бик кызыга идем. «Миңа күлмәкләрне әнием тегә», – дигән сүзләре истә калган. Бик шәп йөгерә иде, ярышларда да гел катнаша иде. Кызганыч, хәзер бергә укыган классташлар онытыла бара. Бәлки бу хатны укысалар, мине кем дә булса хәтерләр.Әгәр дә классташым Дания мине ишетсә, мин аңа шушы хат аша мең-мең рәхмәт әйтәм. Бу төш кеше сөйләп ышанмаслык могҗиза булды минем өчен. Мин хәзер үз аякларымда рәхәтләнеп йөри алам, бу – бик зур бәхет.
           Узган ел без кабаттан Свердловск шәһәренә күченеп кайттык, улыбыз янына. Авыру кешеләргә теләгем шул, Ходайдан сорагыз, өметегезне өзмәгез.
                Нәзирә Суренова.
                Свердловск шәһәре.
         Бу хат безнең барыбызны да уйландырырга тиештер. Кеше җир йөзендә нинди вазыйфа башкарырга кирәклеген һәрчак исендә тотарга тиеш. Телибезме, теләмибезме, контактерлар аша алынган мәгълүматларда Тәрбиячеләребез кешене рухи үсеш юлына басарга чакыра, чөнки бары шул таләпләр үтәлгән очракта гына Күк, Җир-Анабыз һәм без – адәм балалары арасында энергия алмашу дигән әйбер тиешенчә барачак. Ә моның өчен без рухи һәм әхлак ягыннан бик югары баскычта торырга тиешбез. Бүгенгә әле күпләребез моңа әзер түгел, кебек. Һәркем рухи чистарынуны үзеннән башларга тиеш.
Бу авыр теманы бераз җиңеләйтеп җибәрик әле. Шулай ук минем үземә дә дәвалау серләрен белгән кешеләр белән  очрашулар насыйп булды. Алар белән радиотапшырулар да эшләдем әле. Шул хатирәләрнең кайберләрен бергәләп яңартыйк.
Мин аның белән 2003 елның сентябрь аенда очрашып, әңгәмә корган идем. Тапшыру «Татарстан» радиосында 2003 елның 23 сентябрендә эфирда яңгырады. Тыңлаучылар арасында зур кызыксыну уяткан иде ул. Хәтта аңа үз йортларын, фатирларын тәкьдим итүчеләр дә булды.Ләкин аларга ул чакта Россия гражданлыгы алу насыйп булмады һәм алар кире үз илләренә китәргә мәҗбүр булдылар. Монысы кереш сүз иде. Хәзер сезгә Нурсолтанның әнисе һәм үзе белән булган «Чын күңелдән сөйләшүгә чакырабыз» дигән тапшыруның тулысы белән кәгазь битенә күчерелгән вариантын тәкьдим итәм.
Дөньяда нинди генә гаҗәеп хәлләр булмый икән, кемдер башкаларны үзенең физик көче белән шаккаттыра, кемдер нинди дә булса сәнгать төре белән дан казана. Бүгенге кунагыбыз исә, берьюлы берничә төрле сәләткә ия булуы белән кызыклы. Бишенче яше белән генә барган әлеге сабый ни өчендер белгечләрне үзенә җәлеп итәргә өлгермәгән. Моңа бәлки тормыш мәшәкатьләре, бер урыннан икенче урынга күченеп йөрүләре дә сәбәп булгандыр. Героебызның әнисе Нурзадә ханым сөйләвенчә, аларның ерак бабалары Татарстаннан икән. Биредә ерак туганнары яши. Безнең очрашу да туганнарында булды.
Союз җимерелгәч,башка республикаларда яшәүче милләттәшләребезгә шактый авырга төшә. Бүгенге героебыз да Татарстанга кайтып, нәсел-ыруларыбыз янында төпләнеп кала алмабызмы, дип өметләнеп караган. Ләкин Кыргызстанда туган татар кешесенә Россия граждан паспорты алу насыйп булмаган. Нурзадә ханым тагын бер четерекле вакыйга сөйләде. Моннан бик күп еллар элек, ул аны үзе дә төгәл генә әйтә алмады, бабаларының бабалары Татарстаннан киткәч, тауларда яшәргә карар кыла. Нурзадә ханым аны бабаларының сугышлардан качып йөрүе белән аңлата. Аннан туган балалар да тауларны үз итә. Шулай итеп, татар гаиләсенең бу буыны Кыргыз тауларында яшәп кала. Нурзадә ханым әйтүенчә, аларның ир туганнарының берсе дә сугышларда катнашмаган. Бабасының бабасы – Нурсолтан 120 яшькә җитеп үлә. Гәүдәсе тау куышында җирләнә. Нурзадә ханым үзен Татарстаннан күчеп киткән татарларның бишенче буыны дип саный. Хәзер алар таулардан аскарак төшеп, бабалары яшәгән тау итәгендә авылда гомер итәләр.
– Мал-туар, хуҗалыгыбыз бар, шулар ярдәмендә тормышның очын-очка ялгап яшибез инде, – ди ул. Улы туган көнне, ире үлеп китә. Ире дә татар милләтеннән булган. – Улым өчен борчылам, аның киләчәге, язмышы өчен. Чөнки сабыйлыгы башкаларныкыңа охшамаган.
Хәзер Нурсолтанның үзе белән сөйләшәбез:
     – Минем исемем Нурсолтан, дүрт тулып китте.
     – Бигрәк матур исем.
      – Исемем үземә дә ошый. Бабамның бабасы исеме ул.
      – Димәк, син бабаң Нурсолтанның хәтерен саклыйсың.
      – Шулай инде.
      – Син мәктәпкә дә йөрмисең, музыка мәктәбендә дә укымыйсың, ә үзең музыкага гашыйк икәнсең, фортепианода да уйный беләсең икән әле.
        (Көлә)
       – Туган апамның улы музыка мәктәбендә укый. Мин дә уйнап карарга булдым. Ошап китте.
       – Уенчыклар белән уйнарга яратасыңмы соң?
       – Бик яратам. Әтиемнән калган уенчык машинам да бар. Ул миңа бик кадерле. Кайчакларда ямансулап утыруын күрәм.Чөнки ул ватык.
       – Нурсолтан, ә менә музыка аша аның характерын күрсәтеп буламы икән, ничек уйлыйсың? Ватык машина үзен ничек хис итә икән?
         – Машина үзен ватучыларга үпкәли.
         – Син миңа боек машина, шат машина характерларын фортепианода уйнап күрсәтә аласыңмы?
          – Уйнап карыйм. Беренчесе шат машина булыр. (Уйный). Монысы боек машина (Уйный).
         – Машиналардан башка синең тагын нинди уенчыкларың бар соң?
         – Экскаваторым бар.
         – Бу да машиналарның бер төре инде. Ә менә экскаваторны син ничегрәк ишетәсең соң, ниндиерәк характерда икән ул?
          – Менә болай. (Уйный).
          – Нигә шулай калын тавышлы икән ул экскаватор?
          – Чөнки аңа җир казуы авыр. Шуңа күрә калын тавыш чыгара ул.
          – Димәк, аңа күп һәм авыр эш биргәннәр, шулаймы?
          – Авыр булса да, тырыша ул.
          – Нурсолтан, минем төсле рәсемле китабым бар. Һәр битендә аерым төсләр. Менә кара әле, беренче битендә нинди төс күрәсең?
           – Яшел.
            – Син укый да беләсеңме?
            – Беләм!..
            – Укып кара әле, ниндиерәк сүзләр язылган икән бу биттә?
            Укый: Яшел төс – җәй төсе,
                        Ямь-яшел келәм төсе.
           – Ә син музыкада менә шушы китапның яшел төсен уйнап күрсәтә аласыңмы? Синең музыка аша җәй төсен күрәсе килә, ишетәсе килә...
           – Уйнап күрсәтим, алайса. (Уйный).
           – Менә нинди матур җәй төсен уйнадың, рәхмәт сиңа... Тагын нинди төсләр бар әле бу китапта?
           – Зәңгәр. Диңгез төсе.
          – Диңгезне син ничегрәк күрәсең, тоясың икән, ничек ишетәсең? Диңгезне дә уйнап күрсәтә алмыйсыңмы миңа?
          – Була ул, хәзер уйнап күрсәтәм. (Уйный).
          – Рәхмәт. Мин сиңа бер шигырь укыйм әле, син аны музыкада ничек тасвирлар идең, менә тыңла әле:
 
            Көне-төне тик-так,
            Тик-так,
            Дип йөгерә безнең сәгать.
            Чөнки сиңа иртән-иртүк
             Бакчага барырга кирәк.
             Шуңа күрә вакытында
             Йокыдан тор, Нурсолтан,
             Дип кисәтә сәгатебез,
              Тик-так,тик-так...
  Менә шушы сәгатьне син миңа музыкада биреп кара әле.
       (Уйный).
   – Әйт әле,Нурсолтан, синең иң яраткан ел фасылың кайчан?
    – Туган көнем булганда. Августта.
    – Җәй көне икән. Җәен кояшлы көннәр генә түгел, яңгырлы көннәр дә еш була. Син яңгыр яуганны яратасыңмы соң?
      – Юк, яратмыйм. Шулай да яшеннән курыкмыйм.
       – Син яңгырлы ,болытлы көнне ничегрәк тасвирлар идең?
        – Уйнап күрсәтимме соң? (Уйный).
        – Бик матур яңгырлы көн булып чыкты бу, шаян яңгырлы. Ә син үзеңнең кайсы уенчыгыңа музыка багышлар идең?
         – Минем яраткан этем бар. Мин аңа мондый көй уйныйм. Тузик вальсы. (Уйный).
         – Рәхмәт. Син миңа бик күп төсләрне, хәрәкәтләрне, табигать күренешләрен музыка аша тасвирлап күрсәттең, димәк, бар нәрсәне дә музыка аша биреп була, әйеме?
Искәртеп үтим, Нурсолтан фортепиано дигән уен коралы белән ерак туганнарына кунакка кайткач, шушы бер ай эчендә генә таныша, Аңа кадәр бернинди уен коралын да күрмәгән, уйнамаган.
Нурсолтан белән сөйләшүебезне дәвам итәбез.
          – Синең тагын бер үзенчәлекле ягың бар, дип ишеттем әле мин. Син үтә күрәсең икән. Анысы ничек була инде, аңлатып бир әле?
          – Мин күрә алам, аңлата алмыйм.
          – Алайса, күзеңне йом да, аркаң белән миңа борылып бас. Минем кулымда нәрсә икәнен әйтә аласыңмы? (Ул күрмәгәндә, бер кулыма китап, икенчесенә микрофон тоттым.)
          – Бер кулыңда китап, икенчесендә – микрофон.
          – Хәзер ни эшлим?
          – Китапның 4нче битен ачтың .(Чыннан да, дөрес әйтеп бирде).
          – Дөрес. Хәзер күзеңне ач та миңа борылып бас инде. Син тагын нәрсәләр күрергә сәләтле? (Ул миңа эчке органнарымның кайсы кайда икәнен бармагы белән төртеп күрсәтте).
         – Минем әле бөердәге ташны да ватканым бар. Врач апалар, молодец, диделәр.
          – Үтә күрү рәхәтме соң?
          – Куркыныч. Син бит үзең дә үтә күрәсең, кешегә генә сиздермисең.
          – Мин күргәнне каян белдең?
           – Үзем күреп беләм.
           – Рәхмәт. Нурсолтан, син мәктәпкә ник йөрмисең соң? Менә хәзер укулар башланды.
     – Алмыйлар. Миңа 5 яшь тә юк бит әле.
     – Булса соң... Укый беләсең, саный беләсең...
     – Мин зур саннарны да куша-ала беләм.
         – Яттанмыни, күңелдәнме?..
         – Әйе!..
         – Алайса, сынап карыйм әле үзеңне. Хәзер сиңа бер мәсьәлә әйтәм, җавабын тиз генә таба алырсыңмы, тыңла, яме. Бер малай кибеткә 82 сум акча алып бара да, 30 сумга җиләк-җимеш, 3 сумга ипи ,6 сумга сагыз сатып ала. Бу малайның күпме акчасы кала?
         – Бик җиңел мәсьәлә бит бу, апа. Моны ничек белмисең, ди, 43 сум кала инде.
         – Бик тиз санап чыгардың син. Мондый мәсьәләне 5нче сыйныфларда гына чишәләр бит, булдырдың, рәхмәт. Син зур үскәч, кем булыр идең?
         – Йә очучы, йә таулар хуҗасы.
         – Ни өчен шундый һөнәрләр сайлар идең икән?
         – Чөнки мин болай да очам. Ә тауларда минем бабам яшәгән. Таулар белән сөйләшергә яратам мин. Алар да мине үз итә.
         – Таулар телен дә аңлыйсыңмыни?
         – Аңлашабыз. Таулар мине гел үзләренә чакыра кебек.
         – Ә син кире Кыргызстанга  кайтып китәсең икән, нигә монда гына калмадыгыз, монда ошамадымыни?
         – Ошады. Монда безнең өебез юк бит. Әнине дә эшкә алмыйлар.
         – Нурсолтан, татарчаны бик әйбәт беләсең. Әниең белән татарча гына сөйләшәсеңдер инде.
         – Мин татар малае бит. Кыргызча да, русча да беләм. Үзбәкчә дә беләм әле.
         – Син зур галим булырсың, мөгаен, күңелем шулай сизә. Татарстанга кайткач ,тагын очрашырбыз әле. Син мине онытмассың бит инде.
         – Онытмыйм инде. Миңа да сезнең белән рәхәт булды, туганым кебек.
         – Нурсолтан, мин сиңа уңышлар телим, хәзер саубуллашам, бәхетле бул.
Менә шундый гаҗәп малай булып чыкты Нурсолтан.Үтә күрү сәләте 3 яшьләр чамасында сизелә башлады, ди әнисе. Бик нык авырган идем, бөеремдә таш диделәр, өянәк башланды. Улым минем яныма утырды да, куллары белән сыйпый-сыйпый мине тынычландыра, әни, хәзер бетә, хәзер, ди. Кулы кагылган саен, хәлем җиңеләя баруын тоям. Шуннан соң табибларга барып күрендем. Бөерең чип-чиста, ни белән дәваландың, диделәр. Үзем белән ияреп барган улымны, дәвалаучым, дип, барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирдем. Алар да улым Нурсолтанның үтә күрү сәләтен һәм тагын әллә нинди көчләргә ия булуын расладылар, ди.
Укый-яза, катлаулы мәсьәләләрне чишә, күрә,тоя белгән нәни дустыбыз Нурсолтанны, яше җитмәгән дип, мәктәпкә дә алмаганнар. Ә ул исә, туганда ук мәктәпнең беренче баскычын тәмамлаган диярсең. Озатканда аңа балалар өчен чыккан төсле рәсемле китаплар, балалар җырлары язылган аудиокассеталар бүләк иттем. Китапларны укырмын, җырларны өйрәнермен, дип вәгъдә бирде ул. Берничә елдан соң туганнары Нурсолтанны белем алырга дип Иранга алып киткәннәрен ишеттем. Игелекле гомер телим аңа.
***
Эш сәфәрем вакытында тагын шундый бер талант иясе белән очрашып, хәл-әхвәл белешеп утырган идек. Ул Төмән өлкәсенең Олы Акъяр авылында яшәүче Галмия апа. 2010 елның ноябрь ахырында Төмәнгә командировкага баргач ишетеп белдем мин аны. Аның белән әзерләнгән тапшыру Татарстан радиосында 2010 елның 7 декабрендә эфирга чыкты. Бу тапшыру да миндә саклана әле. Галмия апага ул вакытта 100 яшь иде. Карап торышка аңа бу яшьне биреп тә булмый, 65 яшьләр тирәсендәге апа кебек кенә күренә ул. Бу тирәдә яшәүчеләр барысы да соңгы кырык елда аның  йөз кыяфәте бер дә үзгәрмәвен, гел шул яшьтә кебек калганын да хәйран калып сөйләделәр. Мин аның бүрәнәдән салынган зур өендә әңгәмә корып утырам. Кешеләрне үтә күрү, фикерләрен уку сәләте дә бар икән үзендә. Себердә яшәүчеләр аны татар Вангасы дип йөртәләр. Галмия апаның тагын бер үзенчәлекле ягы шунда ки, ул кияүгә чыкмаган, ләкин 15 ятимне тәрбияләп үстергән. 30 оныгым бар, дип горурлана.
– Без Башкортостаннан сөрелгән кешеләр, кайларда гына яшәмәдек, ниләр генә күрмәдек, – дип сөйләп китте. – Кайгыны да күп күрдем, изгелекләрем дә күп булды, шуңа картаймыймдыр да, 11 яшемдә мине яшен суга. Тәнем кап-кара көйгән булган. Шунда янган җиргә күмгәннәр. 11 көннән соң мине җирдән казып алалар. Тәнем ап-ак, чиста тән белән терелеп чыкканмын. Шуннан соң ачылган миндә дәвалау серләре. Бу йортта үзем генә торам, күршедә гаиләсе белән улым яши. Бу авылда ике кызым да үз гаиләләре белән яши.
– 100 яшькә җиткән кешенең истә калган хатирәләре дә бардыр әле, – дим аңа.
– Башкортостаннан киткәндә, миңа сигез яшь иде. Мин гел «Чаптырган» чишмәсеннән су эчәсем килә, дип уйный идем. Җырларга да ярата идем. Шигырьләр дә язгалыйм, – диде дә, берничәсен сөйләп тә бирде.
Төннәр уза бер- бер артлы,
Авыр көннәр артта калдылар.
Ә йөрәктә тирән сагыш эзе –
Яраларны тирән салдылар.
***
Кыр казлары оча югарыда,
Калды аның берсе каерылып.
Канатлары шиңеп, түбән төште,
Ул да калды мәңге аерылып…
– Үтә күреп дәвалыйм. Югалган кешеләрне, үлгәнме, тереме икәнен, кайдан эзләргә кирәклеген әйтәм. Үлгәннәрнең аягы җирдән аерылып, югарырак күтәрелеп тора, тереләрнеке җирдә басып тора... Кешеләр күбрәк изгелек эшләсеннәр иде. Бар нәрсә дә изгелек белән кайта, – ди Галмия апа. –                       Мин гомерем буе идәндә йоклыйм. Пәйгамбәрләр идәндә йокларга куша миңа, – дип тә өстәп куйды ул.
Бу сөйләшүгә ун ел вакыт узып киткән икән инде. Истәлекләрне барлаганда, Галмия апаның бүгенге көндә исәнме-түгелме икәнлеген белешим, дип Төмәнгә, күптәнге танышым Бибинур Сабировага шалтыратам.          – Биш минуттан үзем шалтыратам сиңа, – дип, Бибинур апа телефонны куйды.
Нәкъ биш минуттан телефон чыңлады, Бибинур апа шалтырата. Моннан ун ел элек мин әңгәмә корып утырган 100 яшьлек Галмия апа бүген дә сау-сәламәт икән! Бераз хәтере генә чуала башлаган. Бу хәбәргә бик шатландым! Галмия апага 110 яшь! Бу искиткеч күңелле хәбәр булды. Ходай аңа киләчәктә дә саулык-сәламәтлек бирә күрсен, дигән теләктә калам.
 

Еллар һәм юллар


            Еллар дәвамында шактый юллар үтәргә дә насыйп булды. Юл йөргәндә, әлбәттә, аралашулар, очрашкан кешеләр белән хәл-әхвәлләр белешеп, кайчакларда күз яшьләре аралаш сагышланган чаклар да була иде. Татар милләте дөньяның кайсы гына кыйтгасында яшәми икән дә, еллар агышына кушылып үз тамырларын барламый икән... Шөкер, нинди генә борылышлар, каршылыкларга очраса да, татар кешесе үз милләтенә гомере буе тугры кала алган. Минем үземә дә андый милләтпәрвәр кешеләр белән аралашып, әңгәмәләр корырга туры килде. Шундый бер очшару моннан ун еллар элек Төркиядә эш сәфәре вакытында булды. Истанбулдагы  татар җәмгыятендә Якуб Акчура белән эчкерсез әңгәмә корып утырабыз. Ул үзен Истанбул татары дип сөйли. Әти- әнисе Төркиянең Искешәһәр каласыннан. Бабасының бабалары Татарстаннан киткән булган. Бабасы ул вакытта бик кечкенә була әле. Шул вакытта кинәт кенә бабасының әтисе үлеп китә. Аннан соң бабасының әнисе башка кешегә кияүгә чыга. Бабасы ятим булып үсә. Еллар узгач, ул Күрик дигән авылда төзүче булып эшли башлый. Якуб Акчураның әтисе Гөлтан Ураллы белән туганнар да икән әле. Төркиядә татар авыллары шактый иде, хәзер кимеде инде, дип дәвам итә Якуб абый. Аның әти-әнисе Усмания авылыннан. Алар бу авылга 1893 елда күченеп киләләр. Бүген бу авылда татарлар яшәми, ди Якуб Акчура. Андагы татарларның таралуына Кәбир Камбир дигән кеше сәбәпче икән. Кәбир Камбирнең ата- бабасы Ульян якларыннан күченеп киткән булган. Ул бик гыйлемле кеше булып, Истанбулда завод төзеткән. Шунда эшләргә кешеләр кирәк булгач, Усмания авылына барып татарларны үзенә эшкә чакыра. Минем әти- әнием дә шунда Истанбулга күченә, ди Якуб абый. Мин Истанбулда туганмын. 1955 елда татар җәмгыяте төзеп, телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклап яшибез. Татарлар бар җирдә дә тырыш һәм гыйлемле. Бездә алтын-көмеш белән эш итүче татарлар да күп, – ди ул. Балаларыбызга да үз телебезне бишектән үк өйрәтеп үстерәбез, үз татар җәмгыятебезне саклыйбыз. Әби- бабаларыбызның туган җирен дә еш искә алабыз, Татарстан җирендә аларның кендек каны тамган, алар туган җирләрен сагынып гомер иткән, дип тәмамлады әңгәмәсен Якуб Акчура.
Шундый бер очрашуыбыз Американың Сан-Франциско шәһәрендә яшәүче Оркыя һәм Даян Сафа белән булган иде. Алар тумышлары белән икесе дә Япониядән.Оркыя апаның әби-бабалары Татарстаннан. Бер әбисе Алабуга, икенче әбисе Бөгелмә ягыннан. Бабаларының берсе Уфа губернасыннан, икенче бабасы Минзәлә ягыннан. Даян абыйның әтисе Пермь губернасыннан, әнисе исә Минзәлә төбәгеннән була.
Оркыя апа Япониянең – Коби, ә Даян абый Япониянең Токио шәһәрендә туып-үскән. Оркыя апа башлангыч белемне татар мәктәбендә ала. Даян абый исә, Токио шәһәрендәге татар мәктәбендә 8 сыйныфка кадәр укый. Даян абый әйтүенчә,татарчаны начаррак үзләштерүчеләрне анда 6 сыйныфка кадәр генә укытканнар. Яхшы укучылар исә 8 сыйныфны тәмамлап чыккан.
Оркыя апа лаеклы ялга чыкканчы, 41 ел дәвамында Япония авиакомпаниясендә эшләгән. Даян абый исә, Австралия ширкәтендә экспорт-импорт эшләре белән шөгыльләнгән.
Бүген алар икесе дә Сан-Франциско шәһәрендә уллары һәм кызлары белән бергә яшиләр. Алар да югары белемле, бизнес өлкәсендә эшлиләр икән.
– Сан-Францискода татар мәхәлләбез бар. Без анда милли һәм дини бәйрәмнәребезне үткәрәбез, – диләр алар.
Рамазан аенда тәравих намазлары да шунда укыла икән. Мәхәлләгә 250ләп милләттәшебез теркәлгән. Балалар өчен якшәмбе мәктәпләрендә телебезне, җыр-моңнарыбызны балаларга өйрәтәбез, үз милли гореф-гадәтләребезгә кайтару өстендә дә тырышып эшлибез, диләр алар. Кечкенә генә җыр төркеме дә эшләп килә икән. Милләттәшләребез өчен концертлар да куялар. Мәрхүм милләттәшләребезне җирли торган мөселман зиратыбыз да бар, дип куанып сөйләделәр алар. Кыскасы, тулы милли тормыш белән яши Америкада милләттәшләребез. Шулай гына була күрсен!
2009 елда Алманиядә яшәүче дөньякүләм танылган астрофизик галим Рәшит Сүняев белән дә очрашып, әңгәмә корып утырырга насыйп булган иде. Рәшит Сүняев – дөньякүләм танылган астрофизик. Россия Фәннәр академиясе академигы, Академиянең космик тикшеренүләр институтында бүлек мөдире, АКШ Милли фәннәр академиясе әгьзасы, Халыкара астронавтика академиясе әгьзасы, физика-математика фәннәре докторы. Милләттәшебезнең мондый дәрәҗәләрен тагын да дәвам итәргә булыр иде.
Рәшит Сүняев тумышы белән Ташкент шәһәреннән. Нәсел тамырлары элеккеге Пенза губернасы, хәзерге Мордовиянең Кадошкино районындагы Латыш һәм Иса авылларына барып тоташа. Әтисе Али Абдрахман улы Сүняев Латыш авылында ишле һәм хәлле гаиләдә туа. Әнисе Сәйдә Исхак кызы Кильдеева Латыш авылына күрше булган Иса авылыннан, әмма булачак ире белән Ташкентта гына очраша.
Рәшит Сүняев Ташкентта мәктәпне алтын медальгә тәмамлый. 1966 елда Мәскәү физика-технология институтын да кызыл диплом белән тәмамлый ул. Аннан соң академик Яков Зельдович җитәкчелегендә аспирантурада укый. Рәшит Сүняев йолдызларны һәм галәмне өйрәнүдәге уңышлары өчен АКШ физика институты һәм астрономия җәмгыяте тарафыннан 2003 елның иң күренекле астрофизигы булып таныла һәм Dannie Heineman фонды бүләгенә лаек була.
Рәшит Сүняевның фәнни хезмәтләре йолдызларны һәм бөтен галәмне өйрәнү белән бәйле. Ул теоретик кына түгел, практик галим дә. Узган гасырның 70нче еллар уртасында аны космик экспериментлар белән шөгыльләнергә җибәрәләр. Рәшит Сүняев күп космик иярченнәрдәге лабораторияларның җитәкчесе була. Мәсәлән, аның җитәкчелегендә «Мир» орбиталь станциясендә озак еллар эшләгән «Квант» модуле һәм рентген нурлары белән эшләүче «Гранат» телескобы фәнгә күп мөһим ачышлар китергән.
Рәшит Сүняев хатыны – табибә Гүзәл Әпсәләмова белән дүрт бала тәрбияләп  үстерәләр. Олы уллары Шамил –Американың Гарвард университетында молекуляр биология прфессоры. Икенче уллары – Усман Мәскәүдә яши, ул компьютерлар белгече, Мәскәү физика-инженерлык университетын тәмамлый. Кече уллары – Али – Алманиянең Кельн техник университеты профессоры. Кызлары Зөлфия Мюнхенда укый.
2017 елда Россия президенты Владимир Путин фән һәм технология, әдәбият, сәнгать өлкәсендә аеруча уңыш казанган күренекле эшлеклеләргә Дәүләт премияләре тапшырды. Алар арасында милләттәшебез мәшһүр астрофизик Рәшид Али улы Сүнәевның да булуы аеруча куанычлы.
2009 елда без аның белән татарча әңгәмә корып утырдык.
– Беркайчан да татарча укырга туры килмәде миңа, шулай да әти-әнием телен мин онытсам, алар мине гафу итмәсләр иде, – диде ул үзенең әңгәмәсендә. Дөньякүләм танылган галим үтә тыйнак һәм шул ук вакытта бик тә игътибарлы, кунакчыл тоелды миңа. Мондый зур шәхесләр белән очрашып сөйләшү үзе зур бәхет.
Кытайда яшәүче милләттәшебез Илья Рафыйк улы Габитов белән дә кызыклы очрашу булган иде. Ул үзе Кытайда туып-үскән. Әтисе һәм бабалары 1890 елларда Казаннан күченгәннәр. Шәрәфетдин бабасы рус илчелегендә консул булып эшләгән. Илья абыйның хатыны үзбәк милләтеннән.
– Өйдә гел татар телендә  сөйләшеп, үз ана телебезне хөрмәт итеп яшәдек, хәзер дә шулай, – ди Илья Габитов. – Кытайда татар мәктәпләре шактый иде, Гаспринский җәдит хәрәкәте вакытларында иң алдынгы мәктәпләрдән саналган Колҗадагы татар мәктәбе 1960 елга кадәр эшләп килде. Анда Абдулла Буби һәм аның хатыны татар мәктәбе үсешенә нык көч куйган. Аннан соң милләттәшләребез башка җирләргә күченеп китү сәбәпле, балалар саны кимеде һәм мәктәпкә ихтыяҗ бетте. Шул сәбәпле генә татар мәктәбе ябылды. Андагы хакимият, кирәк санасагыз, ачыгыз мәктәбегезне, үз телегездә укытыгыз, дип тора. 1942 елдан  илленче еллар ахырына кадәр физика, химия, математика дәреслекләрен кирил хәрефләрендә язылганнан укыдык. Әлифбаны гарәп имьлясында да укыдык. Без санаулы балалар өчен генә мәктәп тотмадык инде, ләкин өйдә ана телен белү, аны онытмау өчен әти- әни нык тырыша. Соңгы вакытларда үзбәк мәктәпләре дә шул хәлдә. Ә уйгыр мәктәпләрендә укучылар күп, алар гөрләп эшләп тора. Мәктәпләрдә белем бирү бушка, ә югары уку йортларында уку түләүле.
Яшьләр армия хезмәтенә ашкынып тора. Анда югары уку йортын тәмамлаучылар гына алына, аларны да сайлап кына алалар. Ата-аналар да, армия күрмәгән кеше, чын ир түгел, дип тәрбияли ир балаларын. Татар милләтенең үз милләте белән гаилә коруын телибез. Ләкин соңгы вакытларда андый пар табулар кыенлашты. Шулай да үз динебездән булган үзбәк, уйгыр, казакъ милләте белән гаилә кору да хуплана. Мин үзем Уйгур автономия районы Казакъ  өлкәсендә яшим. Бездә муллык, сарык итенең килосы бер долларга төште, – ди. – Соңгы вакытларда мәдәният бераз аксаграк, яшьләр чит ил йогынтысына бирелде. Начар гадәтләрне әйтсәк, наркотик белән сату иткән кешеләрне бездә аталар, авыручыларны дәвалыйлар. Сәүдә алга бара, бигрәк тә игенче, умартачылык белән шөгыльләнүчеләр рәхәт яши. Берара, югары уку йортын тәмамлаучылар эш таба алмый интекте, аннан соң бу карашның тискәре ягын күреп, хакимият бу фикерен үзгәртте. Хәзер югары уку йортын тәмамлаучыларга хөрмәт белән карыйлар.
– Сез Кытайда яшәвегез белән канәгатьме, үзегезне бәхетле итеп хис итәсезме? – дип сорыйм Илья абыйдан.
– Тырышсаң, син табарсың. Җирсүдән башкасын, – дип җавап бирде әңгәмәдәшем.
Мондый очрашулар вакытында үзеңне туган җиреңдә яшәвең белән бик бәхетле хис итәсең. Никадәр мул тормышта яшәсәң дә, әби-бабаларыңның кендек каны тамган, аларның эзләре, рухлары калган туган-туфрактан да кадерлерәк берни юктыр, мөгаен, читтә яшәүче милләттәшләребез белән очрашулар вакытында мин шуңа инандым. Мондый очрашулар башка илләрдә яшәүче милләттәшләребез белән дә бик күп булды, барысын да бу хатирәләрдә яңарту озакка китәр иде. Мин аларның һәммәсенә дә бик рәхмәтлемен.
 

Укучыма сүзем   


         Адәм баласының гомере санаулы. Ә бәхет дигән серле дә, татлы да хиснең гомере – бер мизгел!.. Ул синең җаныңа кагылган кебек була да, шундук юкка да чыга. Кеше дигән бөек затны шулай ымсындырып яшәтә бәхет төшенчәсе. Шулай да мин дөньяның иң бәхетлеседер! Һәрхәлдә, үземне бәхетлеләр рәтендә хис итәм. Күңелем тынгы тапмаса, мин алсу таңнарга сәфәр кылам. Бу дөньяда яшәү җиңел түгел, тормыш үзе үк ормыш белән аваздаш. Хыянәттән Ходай сакласын!.. Ләкин без тормыштан матуррак, сафрак... Күк белән җир арасындагы элпәдәй  пәрдәне чеметеп кенә күтәрәсең дә, күңелеңне күкләргә, чиксез галәмгә очырасың. Уең белән икәүдән-икәү калып, җылы эзләп сыенасың. Шулчак җанга ефәк болытлар кагылып үтә, туган якның шаян җилләре керфекләреңнән үбеп ала. Һай, бу мизгел!.. Бу халәт – бәхетеңнең синең алдыңда баш июе түгелмени?!. Һәрхәлдә, син аны шуңа юрыйсың. Әнә, күктәге меңләгән йолдызлар да сине танып елмаялар, авыр чагыңда тартып торгызалар да...
Гомер шундый нәрсә инде ул, тормыш белән килешмәгән чаклар да булгалый. Аның сәбәпләре дә җитәрлек. Хисләр адашуы, акланмаган өметләр, җирсү газабы... Шул чакларда дәшми калуыңны алтын бәһасенә санап, күз йомасың. Хисләрнең җилкәнен тартып, акылыңны богаулап куясың. Хәтта олы хистән мәхрүм калганнарны кызганып, хыялны канат итеп, күкләргә очасың. Бу да адәм баласының бәхете ләбаса!..
Бәхет дигән нәрсә бик татлы да, үтә ачы да инде ул. Аның шулай икәнлеген үзең татып карау кирәк!.. Дөньяны, кешләрне ярата белү зур бәхет. Бөек тылсымга ия булган мәхәббәт дигән хисне тату чиксез бәхет!.. Дәвамчыларың – бала, оныкларың булу олы бәхет!.. Күңелеңә сукмак салыр кешең булу да бәхет... Әйтерсең лә бу тормыш тоташ бәхеттән генә тора. Шуңа сөенми мөмкинме соң ?!.
Әнә, күксел болытны аралап, күктән ай күзәтә, хисләргә чумып атлаган эзләргә берәм-берәм йолдызлар коела... Шушы саф та, серле-сихри дә булган төндә безләргә бәхет теләп чишмәләр моңлана.Үзең дә сизмәстән, хисләр бишеген айга ук элеп куясың да, зәңгәрсу томанны җәймә итеп иңнәреңә саласың. Бу бәхет түгелмени?!. Кайчакларда серләреңне җилләргә сибәсең дә, ерактан көмеш тавышлар чыңын ишетәсең. Аһ, ул чыңнар!.. Алар сиңа иң якын кешеңнең иңнәреңә кагылып нидер пышылдавын хәтерләтә дә, татлы хыялың сине кабат яшьлегеңә алып кайта. Бу мизгелдә ирексездән, галәм буйлап бөтерелгән җил-бураннар дулкынында таган атынгандай буласың. Һәм... әлеге татлы хисләрдән айнып, капыл гына җиргә төшәсең дә, тын сукмактан атлап китәсең. Ә эзләрең, җылы эзләп, үләннәргә сыена... Ямансулама, дускай, дигәндәй, инеш ярындагы талга кунып, бары синең өчен генә былбыллар җыр сайлый. Иң матурын... Бары синең өчен генә!..
Сиңа да, хөрмәтле укучым, истәлекләремне сабыр гына укыганың өчен рәхмәтемне ирештерәм. Безнең тормыш мизгелләре болар белән генә бетми әле, ләкин сине талдырасым килми. Кайчан да булса безләрне искә төшерергә теләсәң, чәчкә-гөлгә күз салырсың. Чәчкә таҗларында энҗедәй минем бәхет яшьләрем җемелдәр. Мин шул чәчкә-гөлләр арасыннан сиңа елмаермын, яме?!.
 

Дания ГАЙНЕТДИНОВА


Фото: https://pixabay.com/

 
«Мәйдан» №9, 2020 ел.

Комментарийлар