Логотип «Мәйдан» журналы

Күмер дару гына түгел...

Активлаштырылган күмернең сихәт бирүе беребезгә дә сер түгел. Әмма бу дару азык-төлектән агуланганда гына түгел, башка очракларда да ярдәмгә килергә мөмкин.Җиләк-җимеш өлгергән чорда чамасын белмичәрә...

Активлаштырылган күмернең сихәт бирүе беребезгә дә сер түгел. Әмма бу дару азык-төлектән агуланганда гына түгел, башка очракларда да ярдәмгә килергә мөмкин.1566368143_4tyea8gfcf5zgdu7psycjwcjdophjwvp9ohu1wd2
Җиләк-җимеш өлгергән чорда чамасын белмичәрәк ашап җибәрү аркасында кайвакыт ашкайнату органнары “чыгымчылап” алгалый. Мондый очракларда активлаштырылган күмер сихәт бирә.
Берәр ризыкның озаграк ятуы сәбәпле, суыткыч исләнә башласа да кулланырга мөмкин аны. Киштәләр һәм савытларны юып, корытып сөртегез. Берничә сәдәф күмерне төеп, киңрәк савытка салыгыз да 8-10 сәгать чамасы суыткычта тотыгыз. Ят иснең эзе дә калмаячак. Сүз уңаеннан, активлаштырылган күмерне һавага хуш ис биреп торучы “химия” сыйфатында да кулланырга була. Берничә сәдәф даруга үзегезгә ошаган эфир мае сеңдерегез дә аларны өйнең кайсы урынына кирәк – шунда куеп чыгыгыз.
Черки-фәлән тешләүдән тән тиресе кычытып, кызарса, 3-4 сәдәф күмерне төеп, куе боламык хәленә килгәнче, су салып болгатыгыз. Дарулы боламыкны кычыткан-ялкынсынган урынга кимендә 10 минутка куеп торыгыз (өстенә марля каплап), аннан соң юып төшерегез, дип яза “Саулык. Татар халык медицинасы”.
 
Фото: https://ok.ru/

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/K-mer-daru-gina-t-gel-356213/

Комментарийлар