Логотип «Мәйдан» журналы

Кулларның хәлсезлеге - бик хәвефле билге

Сәламәтлегеңә һәрдаим игътибарлы булу кирәк.

Моның өчен организмның халәте хакында сөйләүче билгеләрне белү зарур. Мисал өчен, кулларның хәлсезлеге - бик хәвефле билгеләрнең берсе.
Кулларның хәлсезлеге якынаючы инсульт турында чаң суга. Инсульт баш миен зарарлый. Британия галимнәре тиздән аның организмны эштән чыгарасы турында хәбәр салучы билгеләр турында бәян иткән.
Иң беренче чиратта кул-аякларның хәрәкәтчәнлеге түбәнәя. Бу баш миен кан белән тукландыручы артерияләрнең тыгылуы аркасында килеп чыга. Шушы вакытта кешенең куллары бик хәлсезләнә. Арытаба адәм баласы бөтен гәүдәсендә чиксез арыганлык халәте тоя, ул янәшәдәгеләрнең сөйләмен аңламый башлый. Үзе дә аңлаешлы итеп сөйләшә алмый.
Әлеге билгеләрнең берсе генә күзәтелсә дә, тиз арада табиб чакырту мөһим. Инсульт никадәр иртәрәк диагностикалана, дәвалану шулкадәр яхшырак нәтиҗә бирәчәк, ди табиблар.
Ишемик инсультның берничә сәбәбе бар. Аларның иң киң таралганы - атеросклероз. Бу артерия стенкаларына май катламнары сырышуы нәтиҗәсендә барлыкка килә. Инсульт хәвефен, шулай ук, стенокардия һәм йөрәк өянәге бермә-бер арттыра. Аны кисәтүнең юлы бер: физик актив булу, дөрес туклану һәм, әлбәттә, эчү, тарту кебек яман гадәтләрне оныту.

 

Фото: vk.com

 

 

https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/Kullarni-h-lsezlege-bik-h-vefle-bilge-671402/

 

Комментарийлар