Логотип «Мәйдан» журналы

Кукурузның ниләрдән файдалы икәнен беләсезме?

Соңгы тикшеренүләр күрсәткәнчә, кукурузда организм өчен мөһим булган бөтен төр витаминнар да, микроэлементлар да бар.Аның составында В, РР, К һәм Е витаминнары, тимер, цинк, калий, аз күләмдә натрий б...

Соңгы тикшеренүләр күрсәткәнчә, кукурузда организм өчен мөһим булган бөтен төр витаминнар да, микроэлементлар да бар.4037f02e623ee1a4e4f09352a8232be3
Аның составында В, РР, К һәм Е витаминнары, тимер, цинк, калий, аз күләмдә натрий бар. Кукуруз составындагы фосфор баш мие эшчәнлеген яхшырта, теш һәм сөякләрне ныгыта, нерв системасы эшчәнлеген көйли. Ә иң мөһиме — кукуруз составында тиз үзләштерелүче һәм нервларны тынычландыручы алтын бар.
Кукуруз клетчаткага да бай. Клетчатка, эчәклекне чистартып кына калмыйча, организмдагы яман шеш китереп чыгаручы калдыкларны тышка чыгара. Кукурузга алтынсу төс бирүче каротиноид шулай ук яман шешкә каршы көрәшә. Ул кандагы холестеринны да киметә, атеросклерозны да кисәтә.
Дөрес тукланган карт кешенең күзе яхшы күрә, дип белдерә диетологлар. Сары пигментлы яшелчә һәм җиләк-җимешләр күзләрнең күрүен сакларга ярдәм итә. Сары кукуруз чәкәннәре, кишер, кабак һәм әфлисун кебек үк, күз өчен бик файдалы. Тик дәвалану өчен яшь, сөтле чәкәннәрне сайларга кирәк. Артык картаеп киткән кукурузны организм бик авыр эшкәртә.
Кукуруз маенда гомерне озайтучы Е витамины күп. Кремнарга юкка гына кукуруз мае кушмыйлар. Ул тиренең сыгылмалылыгын, саклану үзлеген арттыра. Чәкәнне чорнап алган "чәчләрне" халык медицинасында бәвел һәм үт куучы, кан агуны туктатучы буларак кулланалар. Аларны кукуруз өлгереп җиткәнче җыеп, ачык һавада киптерәләр.
 
Фото: pixabay.com

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Kukuruzni-nil-rd-n-faydali-ik-nen-bel-sezme-384948/

Комментарийлар