Логотип «Мәйдан» журналы

Күктә язылган язмыш

Авыл артыннан акрын гына алсуланып кояш күтәрелде.

Май кояшы үзенең алтын нурларын тирә-юньгә: басу-кырларга, уянып килүче авыл өстенә мулдан сипте.
Иртәнге һава бераз салкынча. Күк йөзе чиста, зәп-зәңгәр. Арбада утырган малай, башын күтәрә төшеп, күккә, югарыга карый. Зәңгәр күктән тургайлар сайравы ишетелә, үзләре кечкенә генә нокта булып күренәләр. Күзләре яшьләнгәнче карый Гата, бик биектә, бик кечкенә шул алар. Әй матур да сайрыйлар инде! Кичә яуган ләйсән яңгырдан соң урман-кырлар яшелләнеп, тагын да яшәреп киткән. Ат әкрен генә юртып бара. Күңелдә туган моңлы көй җыр сорый.
Сайрый тургай, сайрый тургай,
Баласын җуйган бугай...
 
Абыйсы дилбегәне кагып атка эндәшә:
– На, малкай!
Малай үз уйларына чумды. Бүген, чәчүгә барырга дип, бик иртә уяттылар аны. Ул тиз генә торып күзләрен югандай итте, өстәл янына килде. Җиңгәсе сөтле чәй янына кара икмәк куйган иде, ашарга башка ризык булмагач, тиз генә ялт иттерде дә куйды ул аны. Абыйсы кырга бәрәңге, икешәр йомырка, салкын әйрән алды. Кичкә кадәр басуда эшлисе: җир сөрәсе, аннары ашлык чәчәсе бар. Гатаның кече абыйсы бик ягымлы, әйбәт кеше. Төпчек бала булып дөньяга килгән энесен жәлли. Әткәләре 1921 елгы ачлыкта үлгәннән соң туды малай, әтисен бөтенләй күрмәде. Фатыйх абыйсы ул вакытта әле үзе дә үсмер бала, шулай да аңлый иде, әнкәләренә алты баланы туйдыру, үстерү, ай-һай, җиңел түгел! Тырышты Рәхимә апа, көнне төнгә ялгап эшләде. Олы балалары кул арасына керә башлаган иде инде. Авырлыкны күп күргәнгәдер, бик нык авырып китте ул. Гатага җиде яшь тулганда, балаларын ятим калдырып, якты дөньядан китеп тә барды... Үлгәндә хәлсез тавышы белән Фатыйх абыйсына пышылдады: “Улым, кечкенә энеңне ташлама, яме, синдә ышаныч...” Ташламый аны абыйсы. Мәктәпкә йөреп дүрт сыйныфны тәмамлады малай. Аннары көтү көтте, бөтен эштә дә абыйсының ярдәмчесе булды. Ә авылда эшнең башы булса да, ахыры юк. Иртә яздан кара көзгәчә баш күтәрермен димә...
Алар авылында бик укымышлы  бер җәдит мулла бар иде, малайны, ничектер, якын итте ул, очраса сүз ката, хәлен сорый, аны үзләренә чакыра, шыпырт кына ”Әлхәм” догасын да өйрәтте.
– Син, улым, Габдулла Тукай турында беләсеңме? Ул да синең кебек гел ятим үскән, үзе бик матур шигырьләр, әкиятләр язган! Мә әле, укып чык, диде ул, малайга латин графикасында басылган юка гына китап биреп, – аннары әйтерсең, ошадымы! Тагын кил, яме!
Төрле әкиятләр уйлап чыгарырга, җырлар җырларга үзе дә ярата Гата. Вакыт табып шигырьләрне дә укыды.
Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул...
 
Укыгач, үз авылы тагын да ямьлерәк, ә чишмә суы тәмлерәк тоела малайга! Ә шүрәлеләр, җен-пәриләр белән тулы урман бездә түгел микән, дип уйлап куйганы да булды.
– Гыйлем алырга тырыш, балам, син бик зирәк, ә гыйлем – мәңгелек хәзинә ул! Сиксән еллар элек күрше авылда Гали Чокрый дигән мулла яшәгән. Үзе дүрт тапкыр хаҗга да барган, күп әйберләр язып калдырган. Менә шуның улы карап тоткан Изгеләр чишмәсенә, Күрдем авылына барырбыз әле! Барганда барысын да сүләрмен.
Шулай дип әйткән иде мулла бабай. Каядыр китеп югалды да, кире авылга әйләнеп кайтмады ул. Зур абыйлары үз гаиләләре белән яши, хәзер Фатыйх абыйсы да өйләнде. Ә апасы еракка кияүгә китте, хәбәре юк. Инде тормыш көйләнеп китте сыман. Кәҗүннәй урманыннан агач кисеп, искесе янәшәсенә яңа йорт җиткереп чыктылар, сыерлары бар.
Шулай уйланып бара торгач, үзләренең җир кишәрлегенә килеп җиткәнен сизми дә калды ул.
Артта тагын бер ат күренде.
– Туфрак инде җитешкән, башларга була, – диде абыйсы, учка алып кыскач таралыбрак торган туфракны күрсәтеп!
Тирән кул чокырын әйләнеп уздылар да, атларны туарып, арбаларны агачлар ышыгына куйдылар.
– Бисмилла әйтеп башлаек!
Агач сабанны тактылар, кишәрлек башына басып, догалар укып, дымлы җирне сөрә башладылар. Гата атны йөгәненнән тотып алдан әйдәп бара, абыйсы, тирәнрәк сөрдерер өчен сабанга ныклап басып, арттан атлый. Сөргән җиргә каргалар көтүе ябырылды. Үзләре чем-кара, ярыша-ярыша төрән артыннан калган кара тасма буйлап баралар, җирдән азык эзлиләр.
Зәп-зәңгәр биек күк йөзендә акрын гына җилкәнле көймәләр сыман ак болытлар агыла. Кайсы якларга китеп барышлары микән аларның? Юрмияз, Ирәкте якларына китәләр... Их, шул болытларга утырып, өстән бар дөньяны карап йөрергә! Зурдыр, матурдыр ул дөнья! Бүтән җирләрдә кешеләр ничек яши микән?
Җир сөрергә трактор киләчәк, дисәләр дә, чокырлы якка кертергә курыктылармы, ат белән сөрергә куштылар. Менә биш-алты ел инде, бу якларда да колхоз дигән күмәк хуҗалыклар төзелеп, җир кишәрлекләрен берләштерделәр, бар эшне бергәләп эшлиләр. Бар әйбер дә күмәк. Ничек булыр микән инде күмәкләшү дип, башта борчылды халык. Кемдәдер ат-сыер, кемдәдер өй тулы ач бала-чага гына иде бит! Хәллерәк кешеләрнең икмәк-оннарын, орлыкларын төяп алып, үзләрен каядыр сөргенгә, төрмәләргә озата башладылар. Атларны колхозга җыеп алдылар. Бар да үзе өчен эшләгән кебек эшләми шул... Ялкаулар берләшеп ярлылар комитеты төзеде. Тормыш авырлык белән дәвам итте.
Бик нык арып, кичке караңгылык төшә башлагач кына, өйләренә кайттылар Гаталар. Төнлә әле ат сакларга да барасы бар. Җиңгәләре мунча ягып торган. Ачлыктан эче авыртса да, малай мунчада коенып чыкты. Кар базына йозак эленгән. Ә анда каймак, катык! Эх, рәхәтләнеп туйганчы бер катык ашарга... Әнкәсе  исән булса, сыйлар иде дә соң!
Малайлар белән ат сакларга баргач, төрле кызык хәлләр, куркыныч әкиятләрне чиратлашып сөйлиләр алар. Үзләре уйлап чыгаралар. Бүген әрәмә буе аеруча серле: тулган ай яктысында агачлар, ничектер, томанга төренгән сихри сыннар булып күренә. Кайдадыр, әрәмә эчендәге сазлыкта бакалар кычкыра. Тышауланган атлар пошкыра-пошкыра яшь, сусыл үлән ашый. Күк йөзендә йолдызлар җемелдәшә. Малайлар учак тирәсенә түгәрәкләп утырганнар, тын да алмый Төлке Фәтхине тыңлыйлар:
– ...Шулай итеп, тәлинкә күзле зу-уур албасты килеп тә чыккан, тегене кабып та йоткан! – дип тәмамлады ул әкиятен. Малайлар куркып тын калды, кәҗә Гарифы Гата янынарак елыша төште.
Гата бер кырыйдарак, сүзгә кушылмый, әкиятне дә тыңламый. Төн уртасында, эче борып авыртуга түзалмыйча, ишегалларына кайтты, аяклары үзләреннән-үзе бакча ягына алып киттеләр аны. Кар базы ишегенә эленгән йозак бикле түгел бит! Ул куркып кына ишекне ачты, базга төште. Менә чүлмәкләр, анда сөт, катык... Малай чүлмәкне күтәреп сыек каймакны бераз эчеп карарга булды, тик авызына каймак тиюгә, чүлмәкне кире куя алмады. Ә аның тәмлелеген аңлатып бетерә торган түгел иде! Малай бераздан һушына килгәндәй, туктап калды. Нишләде ул... Җиңгәсе белән абыйсы күзенә ничек күренер хәзер? Ничек җавап бирер? Баздан чыкты, нишләргә белми аптырап калды...
Иртән таң ата башлауга бер фикергә килгән иде инде ул! Шыпырт кына кереп, юл капчыгына кием- салымнарын, күлмәк-ыштанын, яңа чабатасын салды, үзенә дигән ике салкын бәрәңгене, арыш ипие кыерчыгын алып тыкты да, эчтән генә догасын кабатлап, өйдән чыгып китте. Ачлыктан, ялангачлыктан кемгә сыенырга соң, кая барырга? Бәләкәйдән үк башы эштән чыкмаса да, рәхәтләнеп ипи дә ашама инде...
Авылдан авылга йөреп, атна-ун көн эчендә кемгә утын яра, кемгә печән чаба торгач, Гата бераз ризык һәм акча юнәтте, кырык чакрым үтеп, шәһәргә килеп җитте.
Менә җәй уртасы да җитеп килә, хуш исле зифа юкәләр шау чәчәктә, көннәр җылы, ямьле. Тик шәһәр башкачарак икән, монда авылдагы кебек кошлар сайравы да, бөҗәкләр безелдәве дә ишетелми! Малай, ике-өч катлы таш йортларга карап, урам буйлап ары китте. Әнә вокзал күренә, каты итеп паровоз кычкыртуга ул сискәнеп китте. Кеше җыелган җиргә барып басты, капчыгын салып, шундагы бер егеттән:
– Монда нәрсә бирәләр? – дип сорагач, тегесе:
– Атаң башы! – диде дорфа гына. Гата китә башлагач, ул:
– Эшкә язалар, вербовщиклар килгән, яңа шәһәр төзергә кешеләрне чакыралар, – дип аңлата башлады.
– Кайда икән соң ул шәһәр?
– Җир читендә! Камсамульский на Амуре дип атала, ди!
– Миңа эш бик кирәк тә соң, ундүртем генә тулды шул әле!
– Ә син уналтыдамын дип әйт, гәүдәң озын күренә, бергә китәрбез! Миңа да уналты, ә исемем Вәсил минем, Васька дип йөртәләр.
– Гата!
– Гришка булырсың! Әйдә, бас минем янга!
Көтмәгәндә шулай үзгәрде дә куйды аның тормышы. Кичтән Вәсилләргә кайтып чоланда йокладылар, кечкенә йортта алар унбер бала икән. Юлга бераз ризык-иске бәрәңге юнәттеләр.
Икенче көнне билгеләнгән сәгатьтә, исемлек буенча тикшереп, аларны поездга утырта башладылар. Вокзалда халык – озатучылар күп күренә. Берәү гармун тарта, кемдер елый, кайсылары җырлый. Вокзал! Ул үз гомерендә күпме аерылышу, үбешүләр, күз яшьләре күрде микән... Тик Гатаны беркем озатмый, аның беркемгә дә кирәге юк иде. Малай кызыксынып паровозны, вагоннарны күздән кичерде. Үз фамилиясен ишеткәч, ул сөенечтән биеп җибәрде. Чабаталы малайның бишмәтен салып биюенә карап кемнәрдер кул чапты, сызгырды, кайберәүләр көлде. Вагонга керү белән өске шүрлеккә менеп кунакладылар алар. Поезд, шуышкан еландай, әкрен генә кузгалып китүгә, малайларны куркытып, каты итеп паровоз кычкыртып җибәрде. Озатучылар кул болгый, саубуллаша, якыннарының исән-сау эшләп кайтуларын тели иде.
– Менә, китү шушы инде, озак барачакбыз, – диде Вәсил, тәрәзәгә карап кул болгагач.
Поезд тәгәрмәчләре бер көйгә текелди дә текелди. «Коры паек» дип бераз икмәк бирделәр, кайнар су титанда, күпме телисең, шуның кадәр алырга ярый.
Кызык! Вагондагылар яңа шәһәр турында гәп корды:
– Шәһәр карурманда, тайга уртасында булачак, ди.
– Кытай чигенә якын икән, ди.
– Әй, ул гынамы, бездә әле иртә, ә анда инде кич, кояш бата, ди!
– Менә хикмә-әт!
Шул тикле ерак микәнни, ниндирәк икән соң ул шәһәр?
– Бөек юлбашчыбыз Сталин чакыруы буенча яңа төзелешкә барабыз, иптәшләр! Сез – комсомоллар, илебезнең ышанычлы яшьләре, сынатмассыз дип уйлыйм, – диде вербовщик. Ә хәзер кем нәрсә эшли белә, нинди һөнәргә өйрәнергә тели, шул турыда сөйләшик. Җир казучылар кирәк булачак, урман кисүчеләр,  балта осталары, ә ташчылар бармы арагазда? Урынга барып җиткәч, теләсәгез, яңа һөнәргә өйрәнерсез!
Бу вагондагы халыкның күбесе җир сөргән, икмәк үстергән гади җир кешеләре, тик авыз тутырып ипи ашамаган, матур тормыш күрмәгән ярлы крестияннар иде.
– Балта-пычкы тоткан бар инде, җирен дә казырбыз анысы, яшәр куыш, ашарга икмәк, хезмәт хакы булсын!
– Булыр! Сезнең өчен озын-озын бараклар төзелгән, ди, инде анда!
Станцияләрдә аларга яңадан-яңа кешеләр өстәлә торды. Юл озын, барысы белән танышып, дуслашып, туганнарча якынаеп беттеләр. Монда өлкән абзыйлар да, яшьләр дә күп иде. Гата русча аңлаштыра, бераз сөйләшә башлады. Аңламаганын Вәсил төшендерде. Малай авылын, абыйсын, туганнарын күз алдына китерде. Ярый әле китәр алдыннан,  кыска гына хат язып, исәнлеген, еракка китәчәген белдерде.
– Мең тугыз йөз утыз бишенче елның август башында “төзүчеләр бригадасы” Хабаровск дигән шәһәргә килеп төште. Аларны шунда ук елга вокзалына алып килделәр дә, «Коминтерн” пароходына төяп, Амур елгасы буйлап төньякка таба алып киттеләр. Киң, зур елга буйлап пароходлар, йөк төягән баржалар уза. Амурдан хәтта Тын океанга да барып җитәргә мөмкин икән! Күз күрмәгән, колак ишетмәгән җирләрне кызыксынып күзәтте Гата белән Вәсил. Яннарында урыс, татар, бурят, башкорт егетләре, тагын әллә кемнәр, гаиләле, балалы кешеләр – һәркем үз телендә сөйләшә, шаулашалар!
Еракта күкселләнеп таулар күренә, аларны монда сопкалар дип атыйлар. Урманнарда инде агачларга сары, кызгылт төсләр иңә башлаган. Күрәсең, көз тиз җитә монда!
Көндез һава эссе иде, кичкә таба бераз салкынайтты. Бу тирәдә сазлыклы җирләр күп, диләр, шуңадыр һавага черки, вак чебен таралды. Безелдәп муенга, биткә ябышалар, алардан качып котылыр хәл юк, тән кычыта. Урынга барып җитеп, тизрәк юынасы, вәгъдә ителгән баракларга урнашасы килә.
Пароход иртән Пермское дигән авыл янына килеп туктады. Килүчеләрне ике ир каршы алды. Тирә-юньдә баткаклык, юл юк, йортлар аз күренә, бараклар төзелеп бетмәгән икән, икенче ярда үталмаслык куе урман, күз күреме җиталмаслык булып җәелгән яшел тайга... Халык яр буенда ук шаулаша башлады:
– Ә шәһәр кайда?
– Где обещанное жильё?
– Безне монда һич кенә дә көтеп тормаганнар бит!
– Ничек шалашта яшәмәк кирәк?
– Обманули нас!
Юлда авырып, йончып килгән берничә кеше басып тора алмаслык хәлдә иде инде. Теге ирләрнең берсе кулын күтәреп тавышны туктатты, халык белән исәнләшеп сөйли дә башлады:
– Село Пермское три года назад переименован в Комсомольск на Амуре и получил статус города! –диде ул, тирә-яктагы берничә йортка күрсәтеп. – Промышленное освоение этого края – всенародное дело! Тут мы построим не только город юности, но и мощные заводы. Советский народ, партия большевиков и товарищ Сталин верят нам и надеются, что мы вместе осуществим планы партии! Знаем, трудности вас не пугают. Вас ждут великие дела! С прибытием вас, ура, товарищи! Вас устроят в деревнях Мылки и Дземги. Там же получите спецовки и сапоги. Коммунисты, оставайтесь!
Гаталар бригадасын якындагы Дземги дигән авылга алып килделәр. Мондагы җирле халык нанаецлар икән. Телләре аңлашылмаса да, үзләре юаш, игелекле күренә, ярдәм итәргә тырышалар. Кайберәүләрне, жәлләп, шунда ук үз торакларына алып киттеләр.
Яңа җирдә яңа тормыш шулай башланды: ачлы-туклы халык землянкалар казыды, шалашлар ясады, брезент палаткалар корды, торыр куыш әтмәлләде.
Сазлыклар белән уратып алынган тайгада йөзәр еллык мәгърур наратлар, кедр агачлары ябалдашлары белән күк йөзен терәп торалар сыман. Яшькелт хәтфә келәмдәй үлән арасыннан табып, нарат җиләге ашадылар егетләр, тик бригадирлар аларга озак юанырга ирек бирәләрме соң? Кул пычкылары белән юан-юан агачларны, бүрәнәләрне кисү башланды, тайга эче шау-шуга күмелде.
– Ерак түгел Хабаровскийга тимер юл салучы ГУЛАГ тоткыннары урман кисә, анда барып чыга күрмәгез! – дип кисәтте бригадир.
Бер бригада, ауган агачларны кисеп бруслар ясар өчен, лесозаводка ташыды, икенчеләре бруслар ясады, чөнки йортлар һәм баракларны кышкы салкыннарга кадәр төзеп куярга кирәк иде.
– Ерак Көнчыгышның табигате кырыс, бик үзенчәлекле, быел  октябрь ахырында ук чатнап торган салкыннары белән кыш килде.
– Кая килеп эләктек, малай, ә? – Вәсил белән Пашка исемле егет, ризасызлык белдереп, балта-көрәкләрен җиргә ташладылар.
– Сез нәрсә! Бу бит сабатаж!
– Күп сөйләшеп торсагыз, «вредительләр” дип, үзегезне әнә тегендә алып китәргә дә күп сорамаслар!
– Барыбыз да эләктек инде, беркая китә алмыйбыз. Кайда икән соң ул рәхәт тормыш?
– Әнә Мәскәүдә әле җир астын казып юл салалар, ди. Поездлар шуннан йөриячәк икән!
– Кит инде, булмастайны сөйләмә!
– Булганны сөйлим, энекәш шунда бит минем, метро төзелешендә.
– Эш сәгатен бездә дә озынайтырлар инде!
Бөтен илдән җыелып килгән “төзүчеләр» дә, армия хезмәтендәгеләр дә, тоткыннар да түзә алмаслык авыр шартларда егермешәр сәгать эшли башлады.
– Аерым утраулар булып төзелгән авылларны берләштерү өчен, юллар-агач тротуарлар салырга, сазлыкларны киптерер өчен каналлар казып куярга кирәк! Сезгә ярдәмгә тагын бер меңләп комсомол яшьләре килеп җитәргә тиеш! Партия бездән эшнең нәтиҗәсен көтә! Совет властеның унсигез еллыгын хезмәттәге уңышлар белән каршылыйк, иптәшләр!
Җыелышларда купшы сүзләр, ә тайгада пычкы, балта тавышлары тынып тормады. Бик зур авырлыклар белән булса да, йортлар, кибет, телеграф, почта, хастаханә төзелде. Төзелешкә яңадан-яңа кешеләр килә торды, шәһәр халкы күзгә күренеп артты. Хезмәт энтузиазмы югары  булса да, салкында авырып яки туңып үлүчеләр дә күп иде.
Монда килгәч, ике елда үзгәрде, үсте, ныгыды Гата. Кечкенәдән тормыш авырлыкларын күреп үскәнгәме, юкка аптырамады, барына риза булды, ни кушсалар да, җиренә җиткереп үтәде. Шуңа күрәдер, якташлары,  өлкәннәр аны якын иттеләр. Монда электән авыллары белән күчеп килгән крестияннар да төзүче булып исәпләнә иде. Шулар арасында Пермь татарлары да бар икән, егетне үзләренә чакырды берсе. Хәсән абзый мунча яккан, хатыны Халисә апа балык ашы, кыстыбый пешергән.
– Әйдә әле, якташ дисәк тә була икән бит, уз, утыр өстәл янына!
Сыйладылар, кунак иттеләр алар Гатаны. Андый тәмле ризыкларны күргәне дә юк иде аның! Карлыган яфрагы салган чәй дә эчеп алгач, туган ягына – Пермь өлкәсенә, егерме-утыз чакрымда гына булган авылына кайтканнан да рәхәтрәк булды аңа! Бу йорттан ниндидер җылылык, яктылык бөркелеп тора сыман. Ишегалды җыештырылган, бакчада мунча, бәрәңге үстерәләр, әтәч-тавык тоталар икән. Татарлар эшчән, тырыш, булдыклы халык шул, кайда яшәсә дә тормышы гөл кебек матур!
“Үз йортым булса, минеке дә шушындый булырга тиеш» – дип уйлады Гата. Хәсән абзый дөнья хәлләреннән дә хәбәрдар булып чыкты.
– Япун империалислары Кытай җиренә – Маньчжуриягә басып кергәннәр бит! Сугыш чыкмаса ярый ла! Безнең чикләрне дә ныгытырлар инде.
– Безгә якынмыни ул Кытай чиге? – диде Гата.
– Хабаровскийга якын, Амурның теге ягы инде, ә Кытайдагы Харбинда безнең туганнар яши.
Менә ничек икән...
Инде китәм дип торганда, капкадан чибәр генә кыз килеп керде.
– Хөмәйрә, безнең уртанчы кыз!
Хөмәйрә дә төзелештә буяучы булып эшли икән, яшьләре бер чама. Бераз сөйләшеп, аралашып утыргач, Гата барагына кайтты. Вәсил белән ятаклары янәшә иде, анысы да:
– Кайда йөрдең, егет? – дип текәлде дустына. Гата сөйләп биргәч, канәгать елмаеп:
– Тагын барсаң, мине дә калдырма! Ә иртәгә Амур буена төшәрбез! –диде.
Телгә оста, хәйләкәрлеге дә бар Вәсилнең, эш дип артык бетеренми. Яңа килгәннәрдән Жиган кушаматлы һәм ерак Днепр буеннан килгән Микола Жук исемле егет белән дуслашты ул.
Бүген ял көне иде. Җыенып Амур буена киттеләр. Монда инде егетләр  җыелган, өч кыз учак тирәсендә уха пешерә.
Кара бөдрә чәчле Жиган уттай янып торган күзләрен уйнатып:
– Давай, Васька, раздавай! – дип Вәсил алдына шәрә хатын-кызлар төшерелгән бер кап кәрт ташлады. Андый нәрсә күрмәгән Гата кызыксынуын яшерә алмагач, Микола:
– Нехай Хришка тоже играэ! – диде.
– Салага ещё, пускай учится!
– Як вин салага? Гарный хлопец!
Кәрт уйнап туйгач, гитарасын алды Жиган, кылларын чирткәләде дә җырлап җибәрде. Аңа башкалар да кушылды.
По диким степям Забайкалья,
Где золото роют в песках...
 
Шундый моңлы, матур тавышка әсәренеп, Гата тын калды.
...Бродяга Байкал переехал,
Навстречу родимая мать...
 
Күңеле ничектер нечкәреп китте Гатаның, күзләре дымланды аның бу минутта. Авылы, җәйрәп яткан кырлар-болыннары күз алдына килде. Әнкәсенең йөзе томан артындагы кебек булып кына шәйләнде. Җырларга ярата егет, тагын бер кат тыңлауга шундук җырны эләктереп алды.
– Ще як спиваэ, Хришка!..
Егеткә яңа танышлар бик ошады, икенче ялда да, алдагысында да ул тагын Вәсилгә иярде.
– Давайте, ребята, выпьем за свободу!
Тегеләр эчте, Гата да авыз итеп карады, бик күңелле утырдылар, «блатной” җырлар җырладылар, кәрт суктылар. Соңгы баруында, инде уйнарга остарып җиттем дигәндә генә, ул үзенең ризык талоннарын Жиганга кәрттә оттырды!
Яшәү чыганагы булган ризыксыз авыр эштә ничек эшләргә, ничек яшәргә соң? Өметләнеп Вәсилгә, аннары Жиганның күзләренә караса да тегесе:
– Давай, не фуфлыжничай! – дип, аның талоннарын кесәсенә шудырды да куйды, ә Вәсил бөтенләй читкә, киң елгага таба карады.
Менә шуннан башланды да инде егет өчен иң караңгы көннәр! Авыр эштән соң ач килеш озак йөреп буламы соң? Хәл юк, кулдан балта-пычкы төшеп китә. Күңеле болгана, борып ашказаны авырта. Бу халәтне сизгән Хәсән абзый сораштыра башлады:
– Ни булды сиңа, энем?  Авырыйсыңмы  әллә? Ботак та чаба  алмый башладың бит син!
Юк, дип кенә котылмакчы иде егет, тик Хәсән абзыйсы барыбер сөйләтте. Үзләренә алып кайтты, каршысына утыртып бик нык ачуланды аны.
– Яшь агач тиз бөгелә шул! Син шунда ятып ачтан үлсәң дә белүче булмас! Нәрсәгә иярәсең шул бандитларга? Җүнле кеше белән аралаш, кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырларсың! Атаң-анаң булмагач та, үз-үзеңне шулай әрәм итәргәмени?
Шунда бүтән кәрт тотмаска ант итеп сүз бирде Гата һәм сүзендә торды, ай буе ачлы-туклы йөреп гомерлек сабак алды!
Озакламый Хөмәйрәләр белән кинога баргач, Сабира исемле кыз белән танышты егет. Барда ягыннан килгән бу кыз мөлаем, үзе чая, сүзгә дә, җырга да маһир икән, Гатаны “Ударник” клубына, хор белән җырлау түгәрәгенә чакырды. Түгәрәктә татар яшьләре дә байтак булып чыкты. Монда халык җырларын, төрле маршлар, русча романслар өйрәнделәр. Тик татар җырлары гына бөтенләй ишетелмәде. Шулай да бер кичне Гата түзмәде, күкрәген тутырып сулыш алды да татар халык җыры Рәйханны сузып җибәрде:
 
Аклы ситсы күлмәгеңнең
Якаларын кем уйган?
Их... Рәйхан,
Исемең матур, кемнәр куйган,
Сине лә күреп кем туйган!..
 
Аңа Сабира да кушылды. Бөтенесе – музыкантлар да, җырчылар да – тын калып татар җырын тыңлый! Чал дулкынлы Амур өстенә татар моңы тарала! Дөньяга сибелгән татар халкының ачы язмышын бәян итмәсә дәмзәкләрне өзеп елыйсыны китерә иде бу җыр! Милли җанлы гади бер егетнең үз телен, илаһи моңын, гореф-гадәтен сакларга омтылуы чагыла иде аның җырында! Барысы да кул чаба башлады.
– Ещё, ещё спой, Гриша!
– Вот, татарчонок, дай-ёт, артист настоящий!
Тавышы көчле, сулышы киң иде егетнең. Ул татар халык җыры “Карурман”ны сузып җибәрде, җыр ерак тайгаларга кадәр таралды. Бу моңда кайчандыр борынгы бабаларыбызга хас булган олпатлык та, аерылышу сагышы да, туган җирне сагыну хисләре дә ишетелә иде сыман. Татарча аңлаганнарның күзләрендә яшь ялтырады. Хорга йөрүчеләр арасындагы өлкәннәр дә, чибәр кызлар да бу зәңгәр күзле озынча егеткә сокланып карап торды, бар да аны мактады, котлады. Сашка исемле егет белән бергә кайтырга чыктылар алар.
– Син кайсы якныкы?
– Башкортстаннан, Яңавыл стансасыннан. Ә үзең?
– Мин Саратовтан, Сарытаудан, чын исемем Сәхип минем.
– Бәй, анда да татарлар бармыни?
– Һе, татар булмаган җир юк ул! Элекке татар җирләре бит ул Сарытау. Минем мәрхүм әнием дә татар кызы, мин аны бик ярата идем, әле дә сагынам. Синең әниең бармы? Җиде яшьтән ятим дисеңме? Син кайсы бригададан әле? Безгә яңа барактан бүлмә бирәчәкләр, әйдә бергә керәбез!
– Ярар, бик шәп булыр!
Бер айдан яңа баракка күчтеләр алар. Сашка бик акыллы егет булып чыкты.
– Эчмим, тартмыйм, хәтта кызлар белән дә йөрмим, – диде ул көлеп. Гата да кызлардан ояла, якын да килми аларга, теге кәрттәге рәсемнәр исенә төшсә дә кыенсына, кызарып чыга ул.
Вакыт сизелми дә үтте. Шәһәр күзгә күренеп үсте, матурланды. Озын булып төп урам – Комсомоллар проспекты – шәйләнә башлады. Ул бер яктан шәһәрне, икенче баштан Дземга бистәсен бергә тоташтырды. Амур буенда, шәһәрнең яңа районнары булып, «Пожарный’’ һәм “Аварийный” бистәләре калыкты. Вакытлыча төзелгән электростанцияләр эшчеләрнең гомуми торагындагы бүлмәләрне яктыртты, күңелләрне җылытты.
Егетләр кичләрен төрле хәлләр хакында, бер-берсенә үзләренең тормышлары турында сөйлиләр.
– Әнием үлгәннән соң, әти, туган авылына кайтып, ике баласы белән элекке сөяркәсен алып килде. Үги ананың явызлыгына түзалмыйча, без сеңлем белән өйдән чыгып киттек!
Үз балалары чыгып китсә дә, пошмаган ата кеше. Танышларында яшәп, реальное училищены тәмамлау белән, бу малай Себергә китәргә уйлаган, ә язмыш аны монда, Ерак Көнчыгышка китергән. Әнисе өйрәткән булган, ярыйсы гына татарча да сукалый үзе.
– Сеңлем Сонечка хәзер кая барырга да белми, әнинең туган ягына Татарстанга китәргә уйлый. Как она поедет одна... Ума не приложу!
Һәркемдә нинди дә булса кайгы-хәсрәт, ә хәзер сеңлесе Сания өчен борчыла иде ул. Хат яза да түземсезләнеп җавап көтә.
– Мин почтаны карап, чыгып гәзит алып кайтаем әле!
– Газеталар укырга һәвәсләндең әле син, Гата!
– Дөнья хәлләрен беләсе килә бит.
– Әйе, илдә яңадыклар күп. Мәскәүдән Ерак Көнчыгышка егерме алты сәгать туктаусыз очкан самолет турында укыдык ич кичә, нинди шәп! Тагын нинди яңалыклар бар микән?
– Иртәгә мәктәпкә барасыңмы?
– Әйе. Кичке мәктәпне тәмамлап булса, бик әйбәт булыр иде. Тик эш авыр, арыта.
– Алдагы шимбәдә концерт!
– Беләм дә соң, малай, иртәгә репетициядә булалмам инде...
– Кара әле, «Амурсталь” заводын төзергә килгән яңа партия эшчеләре арасында минем якташлар да бар икән, күреп, иртәгә берсен кунакка дәштем әле. Бергә укыдык.
– Яхшы булган. Туганыңны күргәндәй булгансыңдыр. Халык саны артып тора. Яшәргә йортлар, бүлмәләр һаман җитми диләр! Кая урнаштырып бетерерләр...
Мастер кушуы буенча Гата төнге сменага эшкә чыкты. Төнлә эшләве авыр, укып, берәр яхшырак һөнәр алырга кирәк.
Бүген ялга туктагач, ташчылар буяучы хатын-кызлар янына җыелды. Алар арасында зәңгәр күзле, саргылт чәчле бер чибәр кыз да бар икән. Шушы Элиза исемле кыз егетне үзенә җәлеп итте дә инде. Исеме нинди матур! Башта аны ерактан күзәтте  Гата. Көннәр үтеп аралаша, сөйләшә торгач, гашыйк булды егет.
– Нинди матур, акыллы кызлар бар икән сезнең бригадада, Галимә апа.
– Бездә андыйлар күп, энем, – диде мастер, Элизадан күзләрен алалмаган егеткә елмаеп карап.
Гата җае чыкса сөйләшергә, кызга ярдәм итәргә тырышты. Эштән кайтканда озатып куйды. Кыздан җавап булмаса да, эчтән янды-көйде, кичләрен тәрәзәсенә карап, аны бер күрергә тилмерде. Элиза әти-әнисе белән ике бүлмәле фатирда яши иде. Дусларча сөйләшеп йөрде алар. Белеме чикле булгач, сөюен аңлатып хат язарга батырчылык итмәде егет! Җавапсыз сөю утында янып яшәве бик авыр да, рәхәт тә иде. Ятса, сары көнбагыш чәчәгедәй гүзәл кызның нәфис буй-сынын күз алдына китереп йоклый алмый ятты, моңарчы билгеле булмаган хисләр өермәсендә бөтерелде ул.
– Элиза, я тебя приглашаю на концерт, придёшь?
Кыз, тыйнак кына елмаеп, бара алмаячагын әйтте.
Хезмәт дәрте, сөю хисләре яшьлек кайнарлыгы белән уралып, тормыш дәвам итте. Егетләрне хәрби комиссариатка чакыртып, тикшереп торалар иде. Киләсе язга хәрби хезмәткә чакырылачагын, тик моннан түгел, үзенең туган районыннан алыначагын әйттеләр Гатага. Димәк, җыенып туган авылга, абыйларына кайтачак икән әле ул! Хатлары буенча исән-сау гына яшәүләрен белә. Кайткач, абыйсының кечкенә улын  – нәни энесен дә күрер!
Бөтен дөньяны аклыкка күмеп тагын кыш килде, яңа 1939 нчы ел башланды. Бүген ял, иртән соң уянды ул, бүлмәдәше кайтып кереп яңа хәбәр җиткерүгә, урыныннан сикереп торды Гата.
– Синең якташың Васька кеше үтергән! – диде Сәхип, – кичә кич урамда бер егетне талаганнар, акчасын алып, пычак белән чәнечкәннәр, ди. Бүген Миколаны, Васьканы кулга алганнар, ә Жиган юкка чыккан!
Коточкыч хәл! Гата Вәсилнең гаиләсен, әнисен күз алдына китерде... Яхшы күңелле, әйбәт кенә егет иде бит, нишләгән ул, кемнәргә ияргән?.. Нинди аяныч язмыш! Тик һәр кеше үз язмышын үзе сайлый, бәхете дә, тынычлыгы да үз кулында!
Якташының киләчәге турындагы уйлар аңа һич тынгы бирмәде.
Март ае җитте, кояш җиргә турырак карый башлады. Беркөнне егет Халисә апага чәй, кызларга кечкенә бүләкләр алды да Хәсән абзыйларга китте.
– Әйдүк, түрдән уз, мактап кына йөрисең икән!
– Менә, сезнең белән саубуллашырга килдем, армиягә киткәнче, туган ягыма кайтырга исәп!
– Шулаймыни? Туган якларга дисең инде алайса... Бик мәслихәт! Исән йөре – бездән теләк шул сиңа. Хезмәтең беткәч нишләрсең, тагын монда килергә уйлыйсыңмы соң?
– Алдагысын Алла белгән, дигәндәй, килермен дип уйлыйм. Укырга, һөнәр алырга да кирәк! Мин тормыш мәктәбен генә бетердем бит әле. Армиядән кайткач инде анысы. Әле ничек булыр, хәзер хәлләр хөрти бит, Хәсән абзый, Гитлер Ауропада, японнар Кытайда сугыша бит!
– Исән-сау гына йөр инде, балакаем! – Халисә апа аның иңбашыннан кагып алды – Үз балабыздай якын күрдек сине, безне дә онытма! Сугыш кына чыкмасын инде! Илләр тыныч торсын!
– Еллар бик болганчык, теләсә кемгә ышанып сереңне уртаклашма! Юлда бик сак бул! Син яшь әле. Сезнең язмышка туры килгән авырлык-газаплар, рәнҗетелү, кимсетелүләр күп булса да, һәрвакыт Кеше булып кал, энем!
– Сезгә зур рәхмәт, Хәсән абзый! Сез булмасагыз, мин хәзер ничек, кайда булыр ием, белмәем!
Бүләкләр алынды, ерак юлга җыена башлады ул. Их, гүзәл Элизаны калдырып китәргә туры киләчәк бит! Тагын күрешеп булыр микән?
Эшеннән премия биреп җылы гына озаттылар. Үзенең йөрәк җылысын биреп, кул көче белән төзегән шәһәр белән, дуслары белән, Элиза белән саубуллашты егет.
– Хуш, кадерлем, син Җирдәге иң-иң матур кыз! Берничә елдан, бәлки, күрешербез әле!
Чемоданын тотып, вокзалга юнәлде Гата.
 
Туган Башкортстанына, Яңавылга кайтып җитеп, поезддан төшкәч тә урам буйлап Вәсилләр йортына таба китте ул. Әнисе йорт алдында йөри иде, кереп аңа эндәште:
– Исәнмесез, апа! Мин Вәсил яныннан кайттым, хәтерегездәдер, без бергә киткән иек! Менә ул сезгә күчтәнәчләр җибәрде!
Озын кара плащ кигән ыспай егет сәләмә киемле, чабаталы малайга һич тә охшамаган иде.
– Шулаймыни, нишләп үзе кайтмай? Хат та язмай башлады хәзер.
– Анда эш бик тыгыз, апа. Яңа шәһәр төзибез бит, вакыт юк. Язар әле, борчылмагыз!
Дөресен әйтергә кыймады егет. Ашыгып хәрби комиссариатка китте.
Авылына кайтып, туганнары белән күрешү шатлыгы бераз басылгач, әти-әнисенен каберенә барды ул, аннары урман-кырларны карап кайтты.
Апрель кояшы кыздыра, кырлар кардан ачылып бара, челтерәп ерганаклар ага. Илгә кайтып оя сайлаучы сыерчыклар өздереп сайрый! Күңелдә ниндидер язгы җилкенү сизелә! Әй, сизмәгәнмен, сагындыргансың ла, туган як! Тик әле монда бар да элеккечә: радио да, электр лампалары да юк!
Авылдагы туганнары да, авылдашлары да егетнең үзгәреп, акыллыланып, ничектер олыгаеп кайтуына шатланды, йөргән җирләре, эшләгән эше турында кат-кат сөйләттеләр. Сверлаудан апасы белән җизнәсе дә кайтып төште. Кочаклашып күрештеләр, апасы елап ук җибәрде.
– Исән-сау икәнсең бит, ничек үсеп, матурланып кайткансың, апаем! Наборга каралырга кайттың инде алайса...
Керосин лампасы яктысында төнгә кадәр сөйләшеп сүзләр бетмәде. Ул аларга Вәсил турында да, латыш кызы Элиза турында да, иптәшләре турында да сөйләде.
Хәрби хезмәткә чакырып көтелгән повестка килде.
Ни гаҗәп, армия сафларына алынгач та, Гатаны берничә егет белән Ерак Көнчыгышка билгеләделәр. Кайткан юл белән кирегә, аннан да арырак – Сахалин утравына таба алып киттеләр аларны. Юлда күренгән мәгърур таулар, көмеш елгалар, горур тайга, түгәрәк күлләр, яңа шәһәрләр артта кала барды, меңләгән чакрымнар үтелде! Алда Япон диңгезе, анда эреле-ваклы Курил утраулары, ә арырак инде – Тын океан, Япониянең Хоккайдо утравы икән!..
Хезмәт итә башлаганда аның урыс телен белүе дә, җырга осталыгы да бик ярап куйды. Бер кәлимә сүз әйтә белмәгән якташлары алдында да, башка солдатлар каршында да дәрәҗәсе югары иде егетнең. Җитмәсә, ротада Гатаны башлап җырлаучы – запевало итеп билгеләделәр. Хезмәт итүнең авырлыгы башта әллә ни сизелмәде. Ату коралларын да тиз үзләштерде егет. Тик җиде ел буе шушында булырмын дип юри генә дә уйламаган иде ул. Хезмәт срогы бетеп өлгермәде, мең тугыз йөз кырык бернең июнендә немец фашистлары башлаган канлы сугыш аны тагын озынайтты да куйды. Көньяк Сахалинны Германиянең союзнигы булган японнардан сакладылар алар.
Еракта, Көнбатышта дәһшәтле сугыш бара, частьтагыларның күбесе Көнбатыш фронтка күчерүне үтенеп гариза бирде. Ләкин сиксән беренче укчы полкны таркатмадылар. Сахалинда да, Курил утрауларында да хәлләр бик кискен. Кытай җирләре, Тын океанның күп кенә утраулары японнар кулында иде. Квантун армиясе көч белән дә, әзерлеге белән дә күпкә югары булып чыкты. Ул вакытта ук Япон генералы җинаятьче, самурай Ямаситаның оккупацияләнгән  Кытайдагы коточкыч вәхшилеге турында легендалар йөри иде шул. Кешелексезлеге белән даны чыккан мәкерле, хәйләкәр дошман кулына эләгеп, күпме кеше газапка дучар булды, тәҗрибә куяннары сыман тоткынлыкта тормышы белән хушлашты. (Соңрак, сугыш беткәч, Ямаситаны Малайзия, Сингапур, Филлипин җирләрендә йөз миллиардлап байлык талаган түрә буларак кулга алып, хәрби җинаятьче буларак, 1946 елда үлемгә хөкем итәләр һәм асып үтерәләр.)
Әле шунысы да билгеле булды: япон гаскәрләренең алгы сафларында үлемгә хөкем ителгәннәр-комикадзеләр дә сугыша икән. Бер вакыйга бик көчле тәэсир итте егеткә. Алар взводы сакта торганда, сопкалар артыннан бер төркем япон солдатлары йөгереп килеп чыкты. Кечкенә буйлы, кысык күзле, аяклары да кечкенә, үзләре инде бик якын! Тагын чикне бозалар, ата башлаячаклар, дип уйлап та өлгермәде Гата, иң алдагы самурай, кәкре пычагын чыгарып, акыра-акыра үзенең корсагын ярып та җибәрде. Күзләре шашкан кешенеке кебек, кан катыш эчәкләре аска таба ага, үзе сөрлегә-сөрлегә һаман йөгерә. Котлары алынган кызылармеецлар “харакири”ның ни икәнен шунда белделәр! Сугыш авырлыклары коточкыч булса да, искиткеч ныклык күрсәтеп, дошманның мәкерле планнарына каршы тордылар алар.
– Җил-давыллы көннәр, томанлы төннәр, салкын дымлы һавага өйрәндек, тик дошманга каршы башлап ут ачмаска дигән приказ аерым газаплар өсти!
– Әйе, провокациягә юл куймагыз, тик һәрчак уяу булыгыз! Туган илебезнең көнчыгышына дошман аяк басмасын!
Сугыш елларында авыл хәбәрләрен, зур абыйларының сугыш кырларында ятып калуын, кече абыйсының яраланып, сугышка яраксыз дип дәваланырга бөтенләйгә авылына кайтарылуын соң гына белде Гата.
Көн артыннан көн, ел артыннан ел үтте, кырык дүртнең җәендә СССРның союздашы Америка – Англия флоты дошман басып алган утрауларны азат итә башлады. Кискенлек бераз кимегәндәй булды. Ә берничә айдан, җиңү язы җиткәч, көнбатыштан күпләп корал, ягулык, танклар килде, Ерак Көнчыгышка дүрт йөз меңләп сугышчы күчерелде. Маньчжуриядә өч фронт бергә кушылып, көчле Квантун армиясен тар-мар итте. Бу җиңүдә Гатаның, аның иптәшләренең, тагын алар кебек миллионлаган сугышчыларның өлеше зур иде.
Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен бирелгән медальләрен чыңлатып, бары тик мең тугыз йөз кырык алтынчы елда гына сагындырып төшләргә кергән туган авылына кайтты Гата! Күрешеп, хәл белеп бераз ял итәрмен дә, тагын Амур буйларына китәрмен, дип уйлаган иде ул. Тик Фатыйх абыйсы аны калырга күндерде.
– Туган бик кадерле була ул, апаем, читтә берүзең яшәргә уйлайсың ла ул... Болай да икәү генә калдык бит инде. Кал син, китмә җир читенә! Яшең җиткән, өйләнеп җибәрерсең. Бергә-бергә яшәүгә ни җитә?
Күп ирләр яу кырында ятып калган, яшьләр, эшче куллар монда да бик кирәк иде. Аларның яшьлегендәге татлы уй-хыялларын, яңа бөреләнеп, чәчәк атарга да өлгермәгән мәхәббәтен дә, укып белем алу, һөнәр үзләштерү теләген дә дәһшәтле сугыш уты көйдерде шул! Ә хәзер исән калганнарның һәммәсен дә зур эшләр көтә. Сугыш вакытында тәмам искергән, җимерелгән хуҗалыкны төзекләндерәсе, яңа йортлар, мәктәпләр төзисе, колхозны аякка бастырасы бар! Үзе өчен генә түгел, сугыш кырларында ятып калганнар өчен дә эшлисе, матурлыйсы, төзәтәсе бар иде дөньяны!
Язмышларны күктә языла, диләр, бәлки шулайдыр да. Яшүсмер чагыннан үзе төзешкән Амур буендагы Комсомоллар шәһәрен, сугышта батырларча һәлак булган дусты Сашка-Сәхипне, төрмәдә үлгән Вәсилне, көнбагыш чәчәгедәй гүзәл Элизаны, Хәсән абзый гаиләсен, иптәшләрен еш искә ала егет. Әйе, яшьлегенең матур хатирәсе булып, күңеле түрендә уелып калды ул еллар.
 

Ралия КӘРИМОВА

 

Фото: https://pixabay.com


 

 

 

 

Комментарийлар