Логотип «Мәйдан» журналы

Кукмара яшьләренең хыялы тормышка аша

Кукмара районы яшьләре экстремаль спорт төрләре яратканга күрә, аларның хыялын чынга ашырырга булганнар.Парк һәм скверларны төзекләндерү уңаеннан, Кукмарадагы “Ленинның 100 еллыгы” исемендәге парк та...


Кукмара районы яшьләре экстремаль спорт төрләре яратканга күрә, аларның хыялын чынга ашырырга булганнар.



image10
Парк һәм скверларны төзекләндерү уңаеннан, Кукмарадагы “Ленинның 100 еллыгы” исемендәге парк та читтә калмый. Скейт-паркны да шул уңайдан ясарга карар кылганнар. Моны районда халык белән очрашу вакытында искәрттеләр. Шулай ук шахмат турнирлары уздырыр өчен махсус өстәлләр дә ясалачак, аларны каплаулы итәчәкләр.
Су саклау зоналары елы уңаеннан, Югары, Урта, Түбән Норманы җәяүле күперләре тоташтырачак. Баскычлардан суга төшеп булачак. Ә елганы йөзә торган фонтаннар бизәячәк.

 
http://intertat.ru/tt/

Комментарийлар