Логотип «Мәйдан» журналы

"Күкләр – җанның зәңгәр күлләредер..."

Үз татарымКыш – ул табигатьнең кешеләргәШулай яшәгез, дип күрсәтүе.Ак булыгыз, пакь һәм саф булыгыз,Керләнмәгез диеп кисәтүе.Яшәп була, була каралмыйча,Рәнҗетмичә кешеләрне, җирне.Икеләтә кыен булса б...

Үз татарым
Кыш – ул табигатьнең кешеләргә
Шулай яшәгез, дип күрсәтүе.
Ак булыгыз, пакь һәм саф булыгыз,
Керләнмәгез диеп кисәтүе.
Яшәп була, була каралмыйча,
Рәнҗетмичә кешеләрне, җирне.
Икеләтә кыен булса булсын,
Тик сакларбыз илне, үзебезне!
Урламыйча, хәләл хезмәт белән,
Яшәү хәләл ризык, намус белән,
Хак динебез, гореф-гадәт белән
Яшәү ерак гасырлардан килгән.
Кыш – ул кешеләргә табигатьнең
Шулай яшәгез, дип кисәтүе.
Кыен булыр, бер пычракка батсаң,
Намус учакларын дөрләтүе.
Милләт хаста, милләт үлә, дисәм,
Яшен суккан кебек сискәнерсез.
Ә бит бу – хакыйкать, ләхет ала
Туган телебезгә күпләребез.
Бала белән сөйләшәбез: «Да, да!»
Онык белән күптән: «Да, да, да...»
Яшәвебез – туган телебезне
Шалкан кебек сату базарда.
Кая горур татар? Кая иман?
Без – тупсада аяк чүпрәге?!.
Ни аяныч: йөрәк урынына
Нәрсә йөртә татар күкрәге?!.
Хуҗа булып керде җанга ятлар,
Ят гадәтләр табын түрендә.
Ятлар хуҗа туган җиреңә,
Оныкларга, туган телеңә.
Табигатьнең кышы зыян салмый,
Үз татарым хәтәр шул безгә.
Иман алыштырган милләтләрнең
Киләчәге тәмуг түрендә.
 
 

Атыну


Авылдашым, тумыштан сукыр, виртуоз гармунчы Зөфәр Закиров истәлегенә
Ул атынып уйный иде көйне,
Алга-артка таба атынып,
Гармун уйнаганда йөрәгендә
Вулкан торган икән атылып.
Актарылган җанда халкыбызның
«Тәфтиләү»е, «Гөлҗамал»лары,
Болгар, Биләр, Кирмән гарасаты,
Казан фаҗигасе аннары...
Ул атынган, сытылмаска теләп
Халкы күргән кайгы-хәсрәттән.
Атынмаган бит ул рәхәттән,
Сәхнә биргән очсыз ләззәттән.
Ике сукыр күзе – гармунында,
Ике гарип аяк – гармунда,
Ул – Галәмдә иң сәламәт кеше,
Кулларында гармун барында!
Ул Амурда яшәп кайткан иде,
Киткәч гаиләсе ялланып.
Татар халкы шулай таркатылды,
Төче вәгъдәләргә алданып.
Ул атынып уйный иде көйне,
Амур дулкынында булгандыр.
Татар бугазының, Тын океанның
Мәгърур ухылдавын тойгандыр.
Тойгандыр ул Байкал күкрәүләрен,
Байкал тирәнлеген тойгандыр.
Чыңгыз ханнар белән яуда чапкан,
Атынгандыр Зөфәр шуңадыр!
Күлтәгиннең гармун күрегедәй
Язуларын салып көйләргә,
Байкал серен чишкән Ангарадай
Теләгәндер безгә сөйләргә.
Себер киңлекләрен атынмыйча,
Ашкынмыйча үтеп кара син.
Чакрым саен татар зиратлары,
Зират кылмый кая барасың?!
Менә шуңа сыкрый нәни тальян,
Менә шуңа яшьни баяны,
Тарихыбыз сыйган гармуннарга,
Сыйган язмышларның язганы.
Ул атынып халкым фаҗигасен
Йөрәгеннән какмак булгандыр.
Бәгырьләрне телгән кайгыларны
Җаннан селкеп атмак булгандыр.
Гомер буе атынды ул шулай,
Димәк, селкеп ата алмаган.
Халык фаҗигасе вулкан сыман
Аның күкрәгендә кайнаган.
Зөфәр абый, без генәме икәү
Бәгырендә Ватан саклаган?!
Атынсак та, хәтта атылсак та,
Халкын, татарлыгын сатмаган!
Гомер буе яндык, үкенмибез –
Каләм, гармун белән яшьнәдек!
Байкал, Себер, Идел илендә дә
Татар мохитендә яшәдек!
Шуңа безгә йөрәк кебек якын
«Иске карурман» һәм «Туган тел»!
Сиңа җәннәт сорап, без намазда,
Берсе мин һәм берсе – Туган ил...


Күл


Күл. Камышлар. Юаш, якты комлык.
Суга әверелгән таң җиле.
Ә наратлар таңны таганында
Тирбәтүче куе керфеге.
Яза нарат очы зәңгәрлеккә
Мәхәббәтнең изге сүрәсен,
Оча бу күл... ныклабрак баксаң,
Ул очышны син дә күрәсең.
Күкләр – җанның зәңгәр күлләредер,
Мәңге мәхәббәткә талпынган.
Изге бөеклеккә ашкынганга
Җирдән очкан, күккә атылган.
Төпсез илаһилык, төсле балкыш
Күтәрелә төптән, түбәннән.
Таң кояшы ап-ак байталларын
Гүя балык итеп җибәргән.
Бу күл – хатын-кызның тетрәнүдән
Ачылган да киткән изүе.
Изүеннән ташыган да чыккан
Мөлдерәгән ап-ак таң җиле.
3486199


Кәгазь


Өстәлемдә – язылмаган кәгазь...
Куелмаган хәтта өтер анда.
Кереп кит син бар вөҗүдең берлән,
Кулларыңа каләмеңне ал да.
Сабый күңеле кебек ак һәм чиста,
Намус кебек балкып тора аклык.
Ак кәгазьнең гүзәл садәлеге –
Гасырларны тетрәтерлек хаклык.
Кемнәр генә сискәнмәгән күреп,
Бу аклыкның чын бәясен белеп.
Яза башлаганчы уйлаганнар,
Тәүбә итеп дога кылалганнар.
Кемдер язган аңа «атарга», дип,
Кемдер язган «мәчет ватарга», дип,
Кемдер язган «яратам», дип, янып,
Мең кат дөрләп, мең кат хыялланып.
Бер бит чиста кәгазь бирүчегә
Бар гомерен бирер иде Җәлил.
Чулпанына ул хат язар иде –
Менә кәгазь бәясенә дәлил.
Йөзеп барып җитәр иде хаты
Күз яшенең чиксез дәрьясында.
Урын юк шул кәгазь сафлыгына
Төрмәләрнең кара карьясында.
Өстәлемдә – язылмаган кәгазь.
Анда бар дөньяның аклыгы бар.
Җирдә җиде миллиард кеше яши,
Һәр кешенең анда хаклыгы бар...
Рафаил ГАЗИЗОВның башка шигырьләрен журналыбызның апрель (№4, 2017) саныннан укый аласыз.
 

Комментарийлар