Логотип «Мәйдан» журналы

Күгәрчен сәламе

Миңлебәнат үлем түшәгендә соңгы көннәрен ята иде.

Ишек ачылып китте дә Салихы кайтып керде. Салих солдат киеменнән, һаман да яшь иде. Тузанлы күн итекләрен дә салмыйча, түргә – Миңлебәнат яткан сәке янына узды.
Нишләргә дә белмәде Миңлебәнат. Торып каршына барыр иде – җеп өзәрлек тә хәле юк. Авыз ачып сүз әйтер иде – теле әйләнми. Салих та никтер һаман дәшми. Күзләре генә, сагыну-сагыш тулы күзләре генә нидер сөйли… «Юк, Салихым түгелдер бу. Салихымның яу кырында ятып калганына чирек гасыр үтте бит инде. Улым, Суфиян, син түгелме соң?! Нишләп әтиеңнең киемнәрен кидең? Туктале, Суфиянның уң яңагында миң юк бит, әтисендә генә бар иде. Аһ, Салихым, чыннан да, син инде бу. Тик нигә эндәшмисең, сөйләшмисең, кулыма булса да кагылмыйсың?..»
Салих сыңар сүз дә дәшмәде. Моңсу күзләре белән елмайды да, ничек кергән булса, шулай тавыш-тынсыз атлап (ишек янындагы шыгырдавык сайгакка басса да) чыгып китте. Ачык калган ишектән гүр караңгысы карап тора башлады…
«Төш идеме бу, өн идеме? Кайсы булса да, мәгънәсе бер – миңа китәргә хәбәр бу!» – дип уйлады Миңлебәнат.
Сугышка китәсе көнне Салих, саубуллашып: «Барыбер кайтам мин, Миңлебәнат! –дигән иде. Суфиянын түшәмгә чөеп, идәнгә куйгач, тәрәз төбенә кунган күгәрченгә күзе төшеп: – Сәламнәрем әнә шул күгәрчен булып гел килеп торыр!» – дигән иде.
Шул көннән бирле тәрәз төбенә берәр күгәрчен килеп кунса, Миңлебәнат тыныч кына тора алмый: «Салихымнан сәлам алып килдеңмени, күгәрченкәем?!» – дип алдан хәстәрләп куйган ярманы тәрәз алдына сибә. Инде чирек гасыр әнә шулай…
Менә хәзер дә тәрәз төбенә күгәрчен килеп кунды.
Миңлебәнатның хәлсез иреннәре елмайгандай итте. «Көт, көт, күгәрченкәй, – диде ул зәгыйфь тавышы белән. – Көт инде мине... Хәзер менә торып карыйм».
 
***
Салихы юк. Хат-хәбәре дә юк. Билгесезлек кешене нык борчый. Менә аксак бригадир… Ул фронттан яраланып кайткан. Күкрәге тулы орден-медаль… Авылда ир заты булмагач, аны бригадир итеп куялар. Бала-чагалар, солдаткалар өстеннән җитәкче. Таягына таяна-таяна орден-медальләрен чыңлатып, халыкны таңнан эшкә куа…
Аның күңел түрендә беркемгә дә сиздермәгән уй: ул үзе белән сугышка китеп хәбәрсез югалган Салихның хатынын ярата. Ындыр табагында ул Миңлебәнатка сүз дә куша:
– Миңлебанат, кил әле, син минеке булсаң, ач-ялангач итмәм! Улың да кимсенмәс…
Тик Миңлебәнат аның сүзләрен тыңлап бетерми:
– Юри сөйлисеңме моны, чынлапмы?!
– Чып-чын! – ди ул шатланып...
– Чын икән, яныма киләсе булма. Югыйсә, үзеңә үпкәлә! Үкенерсең – соң булыр, шуны белеп тор! – дип, кинәт кенә китеп бара.
Миңлебәнат йөрәгендә ут уйный. Салихы юктан файдаланмакчы була, каһәр төшкере… Салихы кайтса, күрсәтер әле күрмәгәнеңне!..
Берничә тапкыр шулай кире каккач, аксак, аңа үч итеп, гел начарлык эшләргә тырыша. Салих – илгә хыянәт иткән, дип ялган сүз чыгара. Кешеләр: «Салих хыянәтче!» – дип, бу сүзне эләктереп алалар, аеруча балалар…
Салих – хыянәтче…
Бу сүз Миңлебәнатны тәмам аяктан екты. Ул аның колак төбендә гел яңгырап торды, йөрәген әрнетте. Авыздан чыккан яман сүз канатлана-канатлана оча, аны тотып булмый…
Бу сүз аеруча бала-чага арасында бик тә таралды. Суфиянга тынычлык бетте, кая барса да:
– Әтиең – хыянәтче, әтиең – хыянәтче, хыянәтче! – дип үртиләр. Мәктәптә, урамда булсын, «хыянәтче», «предатель» дигән сүзләр авыздан төшмәде.
«Суфиянга мәктәпкә барырга, урамга чыгарга юл калмады. Әтисе «хыянәтче» дип, нахакка гаепләп, нинди зур гөнаһ ала кешеләр. Гаепләргә нигезе юк бит…» – дип, читлектәге кош кебек, Миңлебәнат талпына.
Беркөнне улын «дошман малае» дип, ташлар белән бәреп-бәреп кыйнаганнар, йөзендә, тәнендә карарлык җире калмаган. Ул әнисенең күкрәгенә сыенып:
– Әни, әти хыянәтче түгел бит! – дип сулкылдый башлады.
Ана, улын күкрәгенә кысып:
– Борчылмыйк, улым, алар сукыр тычкан кебек көн яктысын күрмиләр. Ходай күзәтеп тора, дөреслек калкып чыгачак. Һичшиксез, чыгачак! – диде. – Онытма, улым, әтиең – батыр! Табарсың син аны, эзләп табарсың!..
– Табармын, әнием! Табармын!
Әнисе үзе дә эченнән яна. Ире хыянәтче булгандыр, диеп түгел. Ул Салихына ышана, улы өчен кайгыра. Ул ничек яшәр? Һәр адымда кимсетү… Үзенә кәләш табармы? Кайсыбер кеше үзеннән дә читләшә бит. Каршысына килсәләр, урамның икенче ягына чыгып юлын дәвам итә. Элекке дус-ишләре дә керми, әллә куркалар… Кирәк чакта ярдәм кулы сузучы да юк. Шунда иренең соңгы хатындагы юллар исенә төште.
«Иртәгә – һөҗүмгә! Дошман өстебезгә ядрә яудыра, җиде башлы аждаһа кебек ут сиптерә. Башларын әкияттәге кебек кисәрбез. Анысы – безнең изге эш, ә син, җаным, җан кисәгем, улымны сакла!..»
Бу соңгы хат.
Аждаһаның башлары киселде… Кан коелган җирләрдә, инде күптән күңел яктылыгы булып, ак, ал, кызыл, зәңгәр, сары кыр чәчәкләре үсә. Кабер өсләрендә чәчәкләр нур сибә, кабер ташлары да олыгая. Яралар сызласалар да төзәләләр. Үлгәннәр онытылмый, хәбәрсез югалганнар табылыр…
Бәлки Салихы турында да хәбәр булгандыр. Юл фаҗигасенә эләгеп кенә югалгандыр… Ул хәбәрләрне улым табар?!
 
***
Еллар үтә торды, сулар акты…
Миңлебәнат ана белән Суфиянның яшәүләре иң киеренке ноктага җиткәндә, инде авылдан чыгып китәргә ниятләгәндә, кимсетүләргә түзә алмый, бернинди көч калмаган чорда хәбәр: Аксак бригадир асылынып үлгән!!! Асылынып… Бу хәбәр яшен тизлегедәй авыл өстенә тарала.
Ни өчен асылынган?!
Кешеләр сәбәбен белергә тырышып йөргәндә, шул билгеле була: югарыдан кулга алырга килгәннәр, ә ул асылынып өлгергән. Ул – дезертир булган! Дезертир... Без капчыкта ятмый, кырык елдан соң да тишеп чыга, ди бит халык.
Бу хәбәрдән авыл халкы тетрәнә: дезертир – ничәмә еллар аларны җәберсетеп, җитәкчелек итеп яткан…
Күзләре ирексездән Миңлебәнат ана йорты ягына бага… Аксактан чыккан сүзгә ышанып яшәделәр бит… Әнә кем булган икән хыянәтче...
Кулга алырга килүчеләрдән шул ачыклана: Аксак сугыштан үзен-үзе гарипләп кайткан, аягына мылтыгыннан аткан; күрүче кешеләр, үләр алдыннан, җаны тыныч булып гүргә иңәр өчен, Аксак турында тиешле органнарга әйтеп, язып калдырган…
Аксакның күкрәгендә чылтырап торган орден-медальләр Салихныкы икән! Миңлебәнатка дигән почтаны, хат-хәбәрне үзе алып барган… Хәрби архивта да ул орден-медальләр турында мәгълүматлар бар, ди.
Салих – герой! Мәскәү астында каты, ярсулы сугышлар барганда, нык яраланып, сугыш кырында батырларча һәлак булган. Кабере – туганнар каберендә.
 
***
Аксакны авыл зиратына – гүргә иңдерүне – гөнаһ, ди мулла. Анда күмдерми. Үз-үзенә кул салу – бик зур гөнаһ, авыл халкына чит-ят нәрсә; өстәвенә – дезертир, җитмәсә – алдакчы… Шуңа да аны зираттан читкә күмәләр. Сукмаклар аны гел читләтеп үтсен өчен…
Аксакның үзенә кул салуын ишеткәч, Салихы турында җылы хәбәр килгәч, Миңлебәнатның дөньясы үзгәреп киткәндәй була. И Хода, безнең йортыбызда да Кояш балкыды ич! Безнең өйгә кояш нурлары төшә! Авылдашларының күзләре ачылуын күрергә насыйп булды. Балам да ничә еллар кимсетелеп яшәде, бүген исә, егет булгач, юллары яктырыр, Ходай канат бирер.
– Тизрәк кайт, улым! Кайт тизрәк, – дип, күңеленнән өзгәләнеп Суфиянына дәште ул. Ишек тупсасына бакты: менә улы ишекне ачып керер…
Шул чак аның күзләреннән яшь бөртекләре тамды. Бүген күгәрчен тәрәзә төбенә юкка гына килеп кунмагандыр…
Миңлебәнат апа, үткәннәрне искә төшереп, бүгенгесенә бәйләп уйланып алды бераз. Сәкегә терәп куелган урындык аркасына тотынып, торып утырмакчы булды. Башын мендәрдән аеруга түшәм чайкала башлады. Болай булгач әйбәт әле. Кичә баш борганда да күз алларында йолдызлар биешә иде. Бүген куллар да тыңлый түгелме соң, Алла рәхмәте. Көт, көт, күгәрченкәй, болай булгач, торып та утырам, аякларыма да басам!
Ничек итсә итте, торды бит Миңлебәнат! Әнә, урындык аркасына таянып, аякларында басып тора. Ике ай буе урынында кымшана да алмый яткан Миңлебәнатмы соң бу?!
Менә хәзер урындыкны күчергәләп, өстәл янына барыр, коштабакка салынган ярманы эзләп табар.
Шул чагында ишек ачылды һәм Суфиян күренде. Керешли үк:
– Әни, беркая да китмибез! Борчылма! – дип ярып салды.
Әнисенең күзе улы белән кайткан кызга төште... Юкка түгелдер… Суфиян:
– Инәй, нишләвең бу?! Сөбханалла! Берүк, егыла күрмә! – дип, әнисен култыклап алырга да, атлап китүен көтәргә дә белмичә, туктап калды. Бу көн турында күпме хыялланды бит ул. Инде өмете дә сүрелә башлаган иде…
– Мин дә аякка бастым әле, улым. Шатлык бит! Зур шатлык… Улым, дөнья нинди матур! – Миңлебәнатның суырылып калган йөзендә күзләре шатлыктан дымланган иде. – Күпме ятарга була инде? Менә, Алла рәхмәте, хәзер йөреп тә карыйм. Күгәрченгә ярма сибәм. Әтиеңнең күгәрчене килгән бит! Әтиең турында хәбәр алып килгән. Ишеттеңме әле, улым?!
– Ишеттем, әни, ишеттем. Үзем дә сиңа шул хәбәрне җиткерергә ашыга идем. Бөтен халык шул хакта сөйли. Кибеттә дә шул сүз, урамда да… Салих – герой! Салих, Салих…
– Ярманы, инәй, үзем сибәрмен. Менә тагын сиңа бер яңалык, әни! Күптәннән сиңа әйтәсебез килә иде. Хәлең яхшырганы көттек...
– И балалар… Күгәрченнең күптән килгәне юк иде. Бүген килде. Менә янына тагын бер күгәрчен килеп кунды. Гөлдерәп. Менә нигә килгән икән ул әтиеңнең күгәрчене. Киленне карарга килгән икән бит!.. Йә, исәнме, Саимә кызым! Бәхетләрең, бәрәкәтләрең белән уз өйгә. Карале, Суфиян улым, тез буыннарым йомшап китте, шушы урындыкка утырт әле. Ипләбрәк карыйм әле киленне. Йә, Хода, бу көннәрне дә күрсәткәнең өчен мең рәхмәт! Ике бәхет бергә килми диләр, була икән. Була. Сирәк булса да, улым. Ике бәхет бергә килде, улым.
– Инәй, – Суфиянның колак очларына кадәр кызарды, – безгә фатихаңны бирсәң иде!
– Миннән фатиха, балакайларым! Тигез яшәгез. Балаларыгызның рәхәтен күрегез! – Миңлебәнатның күзләренә шатлык яше тулды.
Яшьләргә җан керде. Күзләрен күтәреп бер-берсенә карадылар, бәхетле елмайдылар.
– Мунча яккан идем, инәй,  –диде Суфиян, җиңел сулап. – Әле Саимә белән карадык – пары таман гына. Саимә сине мунча кертеп чыгарам, ди.
– Әйе, әйе, – диде Саимә, башын иеп. Ул бераз нидер әйтеп бетермәгән, иң кирәкле сүзне әйтергә кыймаган сыман шикелле торды да, бар батырлыгын җыеп, – әйе, инәй, – дип өстәде һәм җиңел сулап куйды.
– Пары таман гына дисеңме, килен? – Миңлебәнатның килене дәшкәнне тагын да ишетәсе килде бугай. Гомерендә бер генә кыз баланың да «инәй» дип дәшкәне булмады бит аңа…
– Май кебек, инәй!
– Рәхмәт, балакаем! Болай булгач, мунчага гына түгел, синең белән җир читенә дә барам, Саимә кызым!
Мунчага әнисен күтәреп илтте Суфиян. Саимә Миңлебәнатны әйбәтләп юындырды, ләүкәгә утыртып, мәтрүшкәле каен себеркесе белән чапты, чәчләрен әче катык белән юып тарады, яңа киемнәр кидерде.
Күтәреп алып кайтып, чәйләр эчерткәч, сәкегә чиста урын-җир җәеп яткырдылар. «Яңадан тугандай булдым, балакайлар», – дип, ана рәхмәтләр әйтеп, белгән догаларын укыды. Аннары «Арыдым әле, әтиегезне уйлап ятыйм бераз. Бик сагынган идем, менә үзен күргәндәй булдым…» дип, ул изрәп йокыга талды.
Иртән Миңлебәнат уянмады…
…Суфиян белән Саимә тигез гомер кичерде. Инде үзләре дә әби-бабай: шушы көннәрдә сигезенче оныклары туарга тиеш. Шул хәбәрне көтеп, телефон яныннан китмиләр дә әнә.
– Суфиян, кара әле, – диде Саимә, тәрәзәгә ымлап.
Тәрәзә төбендә пар күгәрчен утыра иде.
– Күгәрченнәр килгәч, булды, әнисе, – диде Суфиян, куанычыннан учларын уып. – Кечкенәбез туган, дигән сүз! Безнең балалар туган саен сөенче алырга килә ич әтәй-инәйнең пар күгәрчене…
Күп тә үтмәде, телефон шалтырап шатлыклы хәбәр китерде...
 

Нәкыйп КАШТАН

 

Фото: https://pixabay.com/ 


 

 

 

 

Комментарийлар