Логотип «Мәйдан» журналы

Күбәләк

Аллы-гөлле чәчәкләргә охшаш –Саф җиһан бүләге – күбәләк!Күрче, өйгә ияреп кайткан битҖиләкләрем белән бергәләп. Күбәләккәй болын киңлегендәҖиләклекне айкап арганмы?Әллә инде төшенергә тели:Бу тор...

Аллы-гөлле чәчәкләргә охшаш –
Саф җиһан бүләге – күбәләк!
Күрче, өйгә ияреп кайткан бит
Җиләкләрем белән бергәләп.
 
Күбәләккәй болын киңлегендә
Җиләклекне айкап арганмы?
Әллә инде төшенергә тели:
Бу тормышлар чынмы, ялганмы?
 
Йокысыннан уятырга кыймыйм,
(Йоклый, канатларын кушырып)
Гаҗәпләнеп, карап, тынып калдым,
Татлы йокысына кушылып.
 
Белә-тоя, аңлый, алган төсле
Һич тә рәнҗетеп лә, тимәсем!
– И, гүзәлем, ничек озайтыйм соң
Гомереңне? – килә диясем.
 
Көрән тылсымчыны саклык белән,
Хозурланып, алдым учыма.
Дөнья мәшәкате бер мизгелгә
Кунды кебек канат очына.
 
Канатларын җилпеп, очып китте,
Тирбәндереп уйлар агышын.
Нәни дустым алып китте гүя
Бер көнлек дөньяның сагышын.
 

Рушания Гыйләҗева


Фото: https://www.freepik.com/photos/flower


Рушания Азат кызы Гыйләҗева 1956 елның 15 августында Татарстан Республикасының Әлмәт районы Яңа Кәшер авылында туа. Туган авылында алты классны укый, аннан гаиләсе Түбән Кама шәһәренә күченә. Ижауның механик институтында белем ала. «Яшьлеккә хат», «Алматау кошы», «Чигү чигəм əле», «Хәрефләр өйрәнәбез» (балалар өчен), «Мәңгелек моң» исемле шигырьлəр, повесть, хикәялəр, мәсәлләр тупланган китаплар авторы. Чаллы шәһәре Язучылар берлеге каршында оешкан «Ләйсән» әдәби берләшмәсе әгъзасы. Чаллыда яши. Каләмдәшебезне бу айда гомер бәйрәме белән котлыйбыз, иминлек, бәрәкәтле озын гомер телибез.










«Мәйдан» №8, 2021 ел.












 
 

Комментарийлар