Логотип «Мәйдан» журналы

Көзләрдә ачылган бер гөлмен!..

Журналның киләсе санында шагыйрә Гөләндәм Галиеваның шигырьләре басылып чыгачак. Шул уңайдан шагыйрә берничә шигырьләрен укучыларыбызга да тәкъдим итә.  Көзге гөл Түтәлдә – чәчәкләр,Көзләрдә...

Журналның киләсе санында шагыйрә Гөләндәм Галиеваның шигырьләре басылып чыгачак. Шул уңайдан шагыйрә берничә шигырьләрен укучыларыбызга да тәкъдим итә.
 
 
Көзге гөл
 
Түтәлдә – чәчәкләр,
Көзләрдә
Соңарып таҗлары ачылган.
Сап-сары бөреләр,
Әйтерсең,
Сүрелгән өметкә ут салган!..
Көндезен
Җилләре сагалый,
Төннәрен чеметә кыраулар...
Бәс сарган
Таңнарда җылытып,
Елмаеп, нур сибеп торалар.
Түтәлдә –
Соңарган  чәчәкләр
Яналар ямь биреп көзләргә.
Көзләрдә ачылган
Бер гөлмен –
Күшеккән дөньяны бизәргә,
Кырауга ничек тә түзәргә!
 
 
***
Тынлык...
Бигрәкләр дә садә
Җәйге төннең
Тып-тын сәгате!
Дымлы җиргә
Яланаяк басам:
Тамырларга күчә
Ләззәте!
Эштә арып-талган
Ана сыман
Йоклый җир-су –
Тыныч сулышы!
Гөл таҗына
Чык тамчысы куна:
Бер тибрәнеп куя
Таң кошы.
Әкияттәге
Гүзәл бакча сыман
Бөтен дөнья,
Хәят тын калган.
Тымызык җил,
Чишмә җырын отып,
Иңкелләргә
Илтеп тапшырган!
Тынлык!..
Нинди садә мизгел!
Иң саф хисләр
Били йөрәкне!
Рәхәт тойгы!
Бәхет өчен юкса,
Бәхет өчен
Бик күп кирәкме?!
 

Комментарийлар