Данис Хәйруллин шигырьләре
ОЧРАШУ
Саумы, туташ, ничә еллар тоташ
Юлларыбыз еллар чатында.
Очраштык та елмайгандай иттек,
Юлга ятып елар чагында.
Син – ут идең, мин – су булганмындыр, –
Утны суга ничек ялгыйсың.
Бездән башка гына үтте гомер,
Безнең башка салып ялгышын.
Саумы, туташ, керфек асларында
Яшьлек кыйпылчыгы, күзләр – шул!
Кыйпылчыкка  калган көзгеләр без,
Көзгеләрдә инде көзләр шул.
БУЙДАК
Әсир иттең керфекләрең ача-ача,
Эзләп киттем эзләреңә баса-баса.
Табалмадым… Очрашканда еллар аша,
Карап уздым читтән генә кача-кача.
Югалтмадым, югалдың син юктан гына.
Сиңа сиксән… Миңа әле туксан гына…
Хафаланма, элеккечә сүзсез генә
Алыштырам тупасланган тупсаң гына.
Безнең хәлне яшь-җилкенчәк аңламаслар,
Аңласа да, безнең кебек алданмаслар.
Мәхәббәт ул тузансыз да туза икән,
Ялгызлыкка башын салса исәр башлар.
МИЗГЕЛ
Бу синең тән, ә минеке башка –
Без икебез ике дөньялыктан!
Арабызда көзге яфрак туе –
Син ялыккан, әллә мин ялыккан.
Синең җаның синдә.
Ә минеке…
Ә минекен яшен урап алды…
Мин күкләргә ашып барган чакта,
Син Ходайдан нидер сорап калдың…
УЛ
Бар да димим, юк диеп тә әйтмим,
Тел ачарлык Аның без кеме, –
Күл, дисә – күл, чүл, дисә – чүл булыр
Дөньясының комы – бөртеге.
Хисен биргән, исен, төсен биргән,
Көчен биргән кирәк кадәрле,
Фәрештәләр гел иңдереп тора
Безгә фарыз булган хәбәрне.
Һичбер аң да аңлап бетералмас
Ул яраткан яшәү төрләрен.
Сөбханалла, дигән саен гына
Сәҗдә кылучыга серләрен
Ача барыр:
– Ачкычы да синдә,
Баскычы да, – дияр, – күтәрел!
Өндә менеп, төштә төшәсеңме,
Судамы син, утта пешәсеңме –
Һәр тарафта сине көтәр УЛ!
ЯҢГЫРГА СЫГЫНУ
Яшеннән күз явы йоккан,
Күкрәүләрдән тавыштыр,
Күкләргә тоташкан җаннар
Шуңа бераз авыштыр…
Яңгырлар булып явардай
Яшьләрен кая куйсын,
Тыймагыз илаһи затны,
Еласын, елап туйсын.
Давыллап, дуамалланып
Коя да коя гына.
…Чатнады күк, эләккәндер
Дөл-дөлнең тоягына…
БЕЗ КАЙДАН?
Без кайдан соң? Әллә шушы җирдән
Суырылып үсеп чыкканмы?
Гомер буе чәбәләнә бәндә –
Җанмы, тәнме асрый бу Аңны?
Көн тудымы, көзге каршысында –
Күз, колаклы, йонлач…, сөйкемле.
Бер карасаң, илаһи зат кебек,
Бер карасаң, маймыл шикелле…
Күбәләкне учта терелтә ул,
Яулар булып җаннар кыя ул,
Сабыйларны сукбайлыкка сөрә,
Аналарга һәйкәл куя ул.
Без кайдан соң? Күкләр түреннәнме,
Сөрелгәнме берәр табыннан?
Күкерт кебек кабынучы зат без,
Чыгарсалар шырпы кабыннан…
КАРАШ
Ук шикелле җан үтәли үтә,
Ут шикелле янып көйдерә:
Үзе куа, үзе тартып ала,
Үзе яный, үзе сөйдерә.
Тукта, туташ! Укка тотма тоташ,
Җәяләрен җанның киереп.
Беләсеңдер, күкләр тишелгәли,
Ир турайса башы иелеп.
КҮПЕР 
Анда күпер, монда күпер, ярлар түгел –
Илләр, телләр, диннәр, чиннар арасында.
Күперләргә ут тергезеп йөри кемдер
Мин-минлеге күпертелгән  арбасында.
Без күп түгел – күпер чыккан кырык бишләр,
Анда – берәү, монда – берәү безнең ишләр.
Ул күперләр һаман яна… Төтеннәре
Тынны кыса. Илем нишләр? Идел  нишләр?
Без күп түгел, җиңүчеләр җиң сызганып
Кайткан чакта – бишекләрдә үрә баскан.
Туганда ук солдат булып тудык илгә.
Хәзер генә эчен-тышын түрә баскан.
Мең тугыз йөз кырык биш, дип санаганда,
Чагыштырып караганда без күп түгел.
Илдәш илләр эчендә дә яшьтәшләр  бар,
Алар да – без!
Тик барыбер без үк түгел!
СЫЗЛАНУ
Акыл кире чыга башлыймы соң
Инде тәмам кереп җиткәндә –
Гомер буе нидер көттек күктән,
Очрашырбыз, бәлки, киткәндә…
Көтек булды күңел, китек булды,
Төкселәнеп төннәр илендә –
Язмыш диеп күпме ялган җыйдык,
Күтәралмас инде үлем дә…
Сүнде өмет, сүсәренде хыял,
Акылыннан язды акыллы.
Без югалттык, алар табып алып
Үз иттеләр юләр акылны…
ГАДӘТ
Сөбханалла! Сиңа кырык, миңа кырык.
Торгынлыкны кем яратсын, торып-торып,
Кикрикләрне кабартабыз тамак кырып.
Битлегеңне бер җыясың, бер сүтәсең –
Минсез син… дип, синсез мин… дип, кимсетәсең,
Сине минсез, мине синсез кем көтә соң?
Кил дә димим, кит тә димим – үзең кара!
Шулкадәрле якынайды безнең ара:
Көненә бер телләшмәсәк – йөзең кара.
* * *
Бик болгавыр заманалар.
Болгаталар!
Сүзгә төреп, бер-берсенә боз аталар.
Тәмам тынычланды гавам, дисең генә –
Ут ургучы аждаһаны кузгаталар.
* * *
Яшәп калыйк, дип, ашыга яше-карты.
Яшәешнең бар тик, имеш, ике шарты –
Күбенгәнче байлык җыю булса берсе,
Икенчесе – шыр ялангач ишек арты…
* * *
Сүнде кояш шәм шикелле, бер сәбәпсез.
Калды кеше җирсез, күксез һәм … сәгатьсез!
Укыды да белгәннәрен катлы-катлы,
И сөенде, котылу бар, үлем атлы…
ДӨНЬЯ
Мәңгелек ул – акыл иңли алмас
Чиксезлекнең пары.
Безнең белем галәм гыйлеменең
Кәррәседер бары.
Санап китсәң, күкнең йолдызлары
Кеше саен берәү.
Нинди байлык! Ник соң әле җирдә
Күрше саен терәү?
Йолдыз чутына да чыгалмадык
Гомер буе санап.
Рәхмәт инде безгә, яшибез бит
Шул дөньяны санлап…
* * *
Икең ике кыйбла булсаң – төн килер ул,
Хәят суы бөркесәң дә, аталмас таң.
Тән ярату – тәм ярату, үзгәрмәк бер
Мәңгелектер берексә тик җаннарга җан.
* * *
Моңсу идем. Келдер-келдер көлеп  куйдың,
Көлүеңне киптерергә элеп куйдым…
Кичер мине, дөньялыктан  туймадым мин,
Дөньябызга хуҗа булмак туйдан туйдым!
* * *
Байрак итеп элеп куйсалар да,
Мансалар да сары алтынга –
Өй түреңдә тере шәүлә булса,
Син барыбер ишек катында.
БЕР КАРАСАҢ…
Кешеләр күп, төрле-төрле,
Күп нокталы һәм өтерле…
Бер карасаң – гап-гадиләр,
Бер карасаң – серле-серле.
Бер карасаң – бергәләшеп
Шау-гөр килә бөтен халык.
Бер карасаң – берәм-берәм
Офтаналар ялгыз калып.
Бер-беребезнең тойгыларын
Тойган кебек тоелабыз.
Күзләр әйтеп биргәндә дә
Сүздә ләм-мим, тыелабыз.
Туа, яши, мин барыбер
Бер китәм, дип, уйлый-уйлый.
Гомер буе адәми зат
Үзе белән үзе уйный.
ҮГЕТ
Эңгер-меңгер төшә – көн сүсәрә.
Пәри күзен ача – төн туа.
Шәһәр урамнары шәрран яра.
Ул да шунда.
Өйдән кем куа?
Кара төндә кармак салучылар –
Кыска итәк, озын кунычлар…
Таң атачак.
Ул кайтачак әле.
Төн качагы бул да тынычлан!
Кач бу төннән!
Үз-үзеңә биклән!
Парсыз мендәр кочып йокла бер!
Төшләренә эттәй ырлап түгел,
Песибикә булып мырлап кер!
Саташыр ул сатлык ачысыннан,
И яшерер пәри кочканын.
…Алам дисә, тартып ала песи
Пәри авызыннан тычканын…

Комментарий язарга