Логотип «Мәйдан» журналы

Көзге

Кечкенә кызчык көзгедән үзен күреп нәни кулларын чәбәкли.

Көзге дә аның бу хәрәкәтен кабатлый. Кызыкай нәкъ үзенә охшаган, кулларын чәбәкләгән кызны тотып карарга талпына. Бармаклары көзгегә тиеп-тиеп алгач, әлеге кызны тотып булмаганын аңлагач, ул көзгедә үзенең чагылышы икәнен төшенә.
Үсә-үсә ул көзгегә карап матурлана, ефәктәй чәчләрен тарый, бантиклы башын әле бер якка, әле икенче якка авыштырып үзен-үзе үчекли. Әнисе күрмәгәндә генә, аның иннеген алып, иреннәрен буйый. Күзләренә сөрмә тарта. Көзге аерылмас дустына әйләнә.
Хатын-кыз көзгедәге чагылышы белән гомер буе сөйләшә, киңәшә. Үз-үзенә карап хозурлана, тагын да матуррак буласы килә, бизәнә, төзәтенә. Озын толымнарын таратып, зифа буен күзәтә.
Олыгайган саен, көзгегә сирәгрәк күз ташлый, үз-үзе белән калырга курка башлый. Танышлары күреп: «И, бер дә үзгәрмәгәнсең, шулай ук яшь, чибәр килешсең», – дигәч, күңелендә сөенү хисе туса да, көзге алдашмый: һәр җыерчык, чигәдәге һәр агарган чәч бөртеге анда ачык чагыла.
Ялгызлыктан моңайган чакларда көзгегә килеп карагач, моң тулы күзләрне кызгана. Күздәге яшьне эчкә йотса да, йөрәктәгесе инде тамып өлгергән. Көзгедән тилмереп, мөлдерәп ялгызлык карый.
Әкрен генә, сиздерми генә якынлашучы картлыкны күреп, күңеле шомлана. Гомерлек дусты белән ул кеше юкта гына сөйләшә. Их, яшәрергә иде бер ун елга булса да! Серләшер иде ул туйганчы үзенең көзгедәге чагылышы белән. Борасы иде гомер агышын яшьлеккә таба.
Чү, нәрсә бу?! Зәңгәр җирлеккә ак бөрчекләр төшкән ефәк күлмәк кигән сылу сынлы кыз, еракта калган яшьлеге, күзләреннән очкыннар сибеп, аңа елмая. Карасана, нинди гүзәллек, нинди могҗиза! Кире кайткан яшьлеге аңа кул суза. Йомшак җылы куллары белән кочып алган яшьлегенең татлы сулышы яңакларын кытыклый. Китмәгән икән яшьлек аны калдырып. Аның гомеренең дәвамы буыннардан буыннарга ялгансын өчен оныгына күчкән ләбаса.
 

Әлфия СИТДЫЙКОВА

Фото: https://ru.freepik.com

 

Комментарийлар