Логотип «Мәйдан» журналы

Көзге моңсу уй

Тезелешеп китте кыр казлары,Тезелешеп китте торналар...Тезелеп –тезелеп калдыҖәйге көннәр,Сары яфрак очты бормалап...Көзнең әле алтын чагы, ләкинТөннәр салкын, төннәр кыраулы.Киткәннәрнең кайтыр юллар...

Тезелешеп китте кыр казлары,
Тезелешеп китте торналар...
Тезелеп –тезелеп калды
Җәйге көннәр,
Сары яфрак очты бормалап...
Көзнең әле алтын чагы, ләкин
Төннәр салкын, төннәр кыраулы.
Киткәннәрнең кайтыр юллары бар,
Булсалар да юллар ураулы...
Урау юллар, барыбер, бер вакытны
Килеп чыга киткән урынга...
Әмма җирдә инде бер киткәчтен
Кайтып булмый торган урын бар...
Тезелешеп китте кыр казлары,
Тезелешеп китте торналар...
Алар кайтыр...
Мәңге сагындырыр
Инде мәңге кайтмый торганнар...

Мөхәммәт ШӘЙХИ


Бу шигырь танылган шагыйрә, мөгәллимә Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин рухларына дога булып ирешсен иде. Авыр туфраклары җиңел, урыннары җәннәттә булсын. Якыннарының, туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Комментарийлар