Логотип «Мәйдан» журналы

Көзге кәбестәне тиз генә тозлау рецепты

Кәбестә, баллы борыч һәм кишерне тиз генә маринадлап, өч сәгатьтән соң ашап була торган итеп әзерләп була.1 кило кәбестә, 1 баллы борыч, уртача зурлыктагы 1 кишерне саламлап турыйбыз. Яшелчәләр янына...

Кәбестә, баллы борыч һәм кишерне тиз генә маринадлап, өч сәгатьтән соң ашап була торган итеп әзерләп була.
20201020_1831361
1 кило кәбестә, 1 баллы борыч, уртача зурлыктагы 1 кишерне саламлап турыйбыз. Яшелчәләр янына 3 телем сарымсакны ваклап турап салабыз.
Кечкенә кәстрүлдә маринад әзерлибез. Моның өчен 100 мл су, 100 мл көнбагыш мае кайнатабыз, шуңа 1 аш кашыгы тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, 5 данә хуш исле борыч, 5 данә кара борыч, 3 данә канәфер, 2 лавр яфрагы салабыз.

Шушы сыеклык кайнап чыккач, 9 процентлы аш серкәсен 50 мл кушабыз, акрын утта бераз кайнатып алабыз.
Әзер маринадны туралган яшелчәләр өстенә салып, яхшылап болгатабыз да 2 литрлы банкага тыгызлап тутырабыз.
Банканы суыткычка куябыз. 4 сәгатьтән тозлы кәбестә әзер!

 
Фото: «Интертат»

https://intertat.tatar/news/cooking/21-10-2020/k-zge-k-best-ne-tiz-gen-tozlau-retsepty-5780083

Комментарийлар