Логотип «Мәйдан» журналы

Көзге җилләр

Шигырьләр.

Тәрәзәгә карап баскан кызның

 

Сагыш тулы коңгырт күзләре.

 

 

Бакчадагы көзге сарылыктан

 

 

Уйларына җавап эзләде.

 

 

Бу көннәрнең сары сагыш булып

 

 

Күңелендә тойды калырын.

 

 

...Эх, син Нияз! Сөю чәчәгенең

 

 

Ник йолыктың икән тамырын.


 

 

 

 

 

Өзеп киттең бәгырь хисләремне,

 

 

Йөрәгемнән саркып кан тама.

 

 

Килә алмадым озату кичәсенә,

 

 

Авыру иде анам, карт анам.

 

 

 

 

 

Килә алмадым, ә син шул бер кичтә

 

 

Яшьлегеңә хуҗа тапкансың:

 

 

Исеме чыккан азгын бер хатынга

 

 

Мәхәббәтне илтеп саткансың.

 

 

 

 

 

Менә хатың, иң беренче хатың.

 

 

«Сөям Алсу» диеп язасың.

 

 

Нигә бу хат? Башка язма, Нияз!

 

 

Әрнетмәче йөрәк ярасын.

 

 

 

 

 

Башка язма. Хат та көтмә ары,

 

 

Сүзләрем юк җавап хатыңа.

 

 

Аһ, шул бер кич чыгарды да куйды

 

 

Язмышымны юллар чатына.

 

 

 

 

 

Көзге җилләр, соңгы хәбәр итеп,

 

 

Рәнҗүемне аңа илтегез.

 

 

Кайчан гына әле яз иде дә,

 

 

Классташлар идек икебез...

 

 

 

 

 

* * *

 

 

Мәктәп. 10 нчы «А» класс.

 

 

Соңгы дәрес.

 

 

Әллә ничек бүген барсы да.

 

 

Көндәгечә кебек бер карасаң –

 

 

Укытучы апа каршыда.

 

 

Көндәгечә кебек,

 

 

Ләкин һәр күңелдә

 

 

Яңа хисләр, яңа тойгылар.

 

 

Һәркем сизә –

 

 

Балачакның гүзәл бакчасында

 

 

Гөлләр инде чәчәк койдылар.

 

 

Соңгы звонок менә шалтырар да

 

 

Язмышларның җәяр канатын.

 

 

– Йә, очыгыз! – дияр. – Сез бу көнгә

 

 

Килдегез бит, дуслар, җан атып.

 

 

Соңгы дәрес. Әллә ничек бүген,

 

 

Шатлыклы да кебек, моңсу да.

 

 

Нидер әйтә әнә партадашы,

 

 

Күзләренә карап Алсуга.

 

 

– Алсу!

 

 

– Тыңлыйм, Нияз.

 

 

– Әйдә кичен, – һәм сак кына ала кулларын, –

 

 

Зәңгәр Ыкның сөзәк ярларыннан

 

 

Озата барыйк мәктәп елларын.

 

 

 

 

 

* * *

 

 

Шундый матур язын Ык буйлары,

 

 

Шундый серле болын кичләре.

 

 

Таңга кадәр ике яшь йөрәкнең

 

 

Сүтелмәскә үрелә хисләре.

 

 

– Алсу! Көтәрсеңме икән кайтуымны,

 

 

Килер көзгә мин дә китәрмен.

 

 

– Армиягә түгел, җир читенә

 

 

Китсәң дә син, бәгырем, көтәрмен.

 

 

Ничә тапкыр шулай зәңгәр төннәр

 

 

Иркәләде ике гашыйкны.

 

 

Әйтегезче, чая таң җилләре,

 

 

Кавышулар ә соң насыйпмы?

 

 

...Нинди моңлы көзен Ык буйлары,

 

 

Ялгыз сагыш йөри кичләрен,

 

 

Нигә хисләр кинәт сүтелделәр,

 

 

Нишләдең син, Нияз, нишләдең?

 

 

Кайчан гына әле яз иде дә,

 

 

Классташлар идек икебез...

 

 

Үткәннәрнең татлы хатирәсе,

 

 

Китегез сез миннән, китегез.

 

 

Китегез сез – айлы җәй кичләре,

 

 

Мәхәббәткә шаһит урманнар.

 

 

Күңелемдә бары караңгы төн.

 

 

Күңелемдә бары – кылганнар.

 

 

Кем киңәшче? Әйтче, язмышымны

 

 

Ничек итеп атлап узыйм соң?

 

 

Аның исемен

 

 

Хәтеремнән сызып ташлар идем,

 

 

Йөрәгемнән ничек сызыйм соң?

 

 

Узганнардан ничек онытылыйм,

 

 

Берәр киңәш, дуслар, бирегез?

 

 

Радио: «КамАЗ – бөек төзелеш,

 

 

Якташларым эшкә килегез!»

 

 

Әйе, әйе, бары эштә генә,

 

 

Читтә генә таныш төбәктән

 

 

Онытылыр бәлки Ык буйлары,

 

 

Төшләремә кереп йөдәткән.

 

 

Әни!

 

 

Җибәр мине, әни!

 

 

Мин КамАЗга китәм бу язда.

 

 

Әгәр бире кайтса,

 

 

Син әйтерсең әле... Ниязга.

 

 

 

 

 

КамАЗ, КамАЗ!

 

 

Олы юлың хәтерләтә синең

 

 

Сабантуйның такыр сукмагын.

 

 

Тик масштаб тиңсез. Тын кысыла.

 

 

Бер минутка калдым тукталып.

 

 

Җитәрме соң ныклык, ихтыярым,

 

 

Юлдашмы соң сабыр гадәтем

 

 

Бу тизлеккә.

 

 

Әнә яңа Чаллы.

 

 

Язмышымның суга сәгате.

 

 

Саумы, шәһәр, саумы, ил өмәсе.

 

 

Менә мин бер гади кыз бала

 

 

Икеләнеп баскан бер минуттан

 

 

Нык адымнар белән кузгалам.

 

 

Аккош сыны кебек гүзәл йортлар

 

 

Әкияттәгедәй, чын әгәр.

 

 

Каршыларга гүя үзе чыккан,

 

 

Канатларын җәеп ак шәһәр.

 

 

Кыюрак, Алсу, хуш киләсең!

 

 

Бар да монда синең токымнан.

 

 

Ал байрагы бөек төзелешнең

 

 

Дуслык җебе белән тукылган.

 

 

Кем булырга?

 

 

– Кранчылар безгә кирәк, сеңлем,

 

 

Ташчылар да кирәк, бик кирәк.

 

 

Курслар да шуңа кыскартылган,

 

 

Бар да кирәк чөнки тизрәк.

 

 

Кранчымы? Ярый, яхшы, иптәш.

 

 

Ике көннән уку башлана.

 

 

Тик, кара аны, кайберәүләр кебек

 

 

Ярты юлдан гына ташлама.

 

 

Тагын класс. Тагын дәрес бара.

 

 

Укытучы тагын каршыда.

 

 

Бу дөньяда кабатлана мәллә

 

 

Үткәннәрнең шулай барсы да.

 

 

Партадашы чибәр, акыллы да.

 

 

Ләкин Нияз түгел, түгел шул.

 

 

Онытырга иде, онытырга.

 

 

Оныта алмый күңел, күңел шул.

 

 

Хатлар, хатлар.

 

 

Күпме килде алар.

 

 

Күпме сеңде алар күңелгә.

 

 

Сөю, сагыш, әрнү, гарьлек белән

 

 

Әче яшьләр күпме түгелгән.

 

 

«...Иң беренче тапкыр

 

 

(Һәм соңгысы булыр)

 

 

Бәхетемә шәраб кул салды.

 

 

Аңла, Алсу!

 

 

Ул көнне мин Нияз түгел идем,

 

 

Югалдым мин ул чак, югалдым.

 

 

Син язмадың, аның саен миндә

 

 

(Әйтсәм әйтим инде, бәгырем.)

 

 

Сиңа булган тирән мәхәббәтнең

 

 

Арта гына барды кадере.

 

 

Бу соңгы хат.

 

 

Хуш, яшьлегем җыры!

 

 

Бәхетемнең моңлы чәчәге!

 

 

Мин кайда да сине сөюемнән

 

 

Көрәшкә көч алып яшәрмен.

 

 

Мин флотта калам, олы сулар

 

 

Юар диеп сагыш ярасын.

 

 

Юар диеп яшьлегемә тамган

 

 

Хаксызлыкның керен, карасын.

 

 

Син Ниязны, бәлки, онытырсың,

 

 

Тик онытма

 

 

Сөюемнең тәүге сафлыгын.

 

 

Хуш, назлы гөл –

 

 

Кайгыларым минем, шатлыгым».

 

 

 

 

 

* * *

 

 

КамАЗ – яңа аваз, яңа төзелеш,

 

 

Магниткасы яңа буынның.

 

 

Кем уйлаган күккә ашар диеп

 

 

Сөзәк ярын Кама буеның.

 

 

Әнә алар!

 

 

Һәр йорт чорга һәйкәл.

 

 

Һәрбер урам чишкән изүен.

 

 

Җиң сызганып яшьләр шәһәр сала,

 

 

Темплар монда хәтәр тиз бүген.

 

 

Суырылып керде шул тизлеккә,

 

 

Шул ташкынга Алсу-кранчы.

 

 

Шундый биек гигант машинасы,

 

 

Болытларга тиңдәш торасың.

 

 

«Вира!»

 

 

Ыргак күтәрелеп китә

 

 

Салмак кына авыр йөк белән.

 

 

Кран көче, Алсу осталыгы

 

 

Беркетелгән корыч җеп белән.

 

 

Көчәнми дә кран, офтанмый да,

 

 

Тыңлый кызның йомшак кулларын.

 

 

Тик аңламый, ничек аңласын соң

 

 

Хуҗасының йөрәк моңнарын.

 

 

...Язмаса да хатлар көтә иде.

 

 

Соңгы хат та күптән алынган.

 

 

Бүген никтер кызның сагышлары

 

 

Яңгыр болытыдай салынган.

 

 

Җир кайгысы җирдә калсын диеп,

 

 

Менә иде көн дә ашыгып.

 

 

Каламы соң? Менә, көтмәгәндә

 

 

Хатирәләр китте ачылып.

 

 

Керфекләргә чыклар булып ятты

 

 

Соңгы хатта килгән сүзләре.

 

 

Кайтмады шул. Кичермәде Алсу...

 

 

Үтте инде кайтыр көзләре.

 

 

Кичерә алмады.

 

 

Онытыр кебек иде.

 

 

Хисләреннән качты, уйнады.

 

 

Йөрәгенә йөгән була алмады

 

 

Самат белән булган туйлары.

 

 

Ашыгылган. Нигә кирәк булган

 

 

Үз-үзеңне алдау, бу ялгыш.

 

 

Тормыш әллә шулай корылганмы,

 

 

Шулай уза мәллә һәр язмыш.

 

 

Уйлар, уйлар... Әгәр җыеп таксаң,

 

 

Күтәрә алмас иде кран да:

 

 

Хатирәләр булып калган яшьлек

 

 

Һәм җырлыйсы моңлы җыр анда.

 

 

Зарланмый да кран, офтанмый да,

 

 

Тыңлый кызның йомшак кулларын.

 

 

Тик аңламый, ничек аңласын соң

 

 

Хуҗасының йөрәк моңнарын.

 

 

«Вира!»

 

 

Ыргак бөркет тырнагыдай –

 

 

Эләктергән гүя табышын –

 

 

Күтәрелә. Тукта! Чү! Нәрсә бу?

 

 

Нинди тавыш, кемнең тавышы?

 

 

Тәртәләре сынган ат шикелле,

 

 

Кран кинәт куйды тартылып.

 

 

Аһ, нәрсә бу? Күтәрелгән йөге

 

 

Кабинага төшкән аркылы.

 

 

Ыргак сынды, Алсу агарынган,

 

 

Буыннарның киткән егәре.

 

 

Шофер ничек?

 

 

Эх, бер каршы иссә

 

 

Исә икән кайгы җилләре.

 

 

Ашыгыч ярдәм... Шофер носилкада.

 

 

Яшь бер егет, ахры, тереме?

 

 

Врач китте. Алсу төште җиргә,

 

 

Кара кайгысына төренеп.

 

 

 

 

 

* * *

 

 

Палата тын.

 

 

Сөттәй ак өстәлдә

 

 

Болын чәчәкләре бәйләме.

 

 

Кем китергән? Әллә... Юк, юк. Түгел.

 

 

Сеңлеседер әле, Ләләдер.

 

 

Сизгән кебек егет тойгыларын,

 

 

Күршеләре дәшә:

 

 

– Алсудан.

 

 

– Кранчы кыз.

 

 

–  Әгәр белсәң иде

 

 

Ничек яшь койганын, әй туган.

 

 

– Йөзең күргәч, таштай катып калды.

 

 

– Нияз! – диде сулган иреннәр.

 

 

Хәлең, иптәш, ай-һай начар иде.

 

 

Үлем, бәлки, шуңа чигенгән:

 

 

Аның каны йөрәк тибешеңдә,

 

 

Кайнар яше маңгай чәчеңдә.

 

 

Терелерең белгәч күрсәң иде:

 

 

Балкый алмас алай яшен дә.

 

 

Димәк, белгән, димәк, килгән бире,

 

 

Чәчәкләр дә аннан – Алсудан.

 

 

Күз алларын кинәт томан басты,

 

 

Шашып типте йөрәк ярсудан.

 

 

Ул терелер, ул атна да ятмас,

 

 

Алсу гына юлын өзмәсен.

 

 

Ак керфекле нәни ромашкалар

 

 

Әрсезләнеп эчте күз яшен.

 

 

Ул барын да сөйләр...

 

 

Яр Чаллыга кайткан көннәр иде,

 

 

Өзгәләнеп, сызып, сагынып.

 

 

Туйлар үткән... Өмет канатлары

 

 

Каерылып төште салынып.

 

 

Бар да бетте. Тормыш – тоташ бушлык:

 

 

Төсләр дә юк, нурлар, моңнар да.

 

 

Яшьлегенә кире кайту өчен

 

 

Соңарган ла Нияз, соңарган.

 

 

Ул барын да сөйләр, зур суларның

 

 

Юа алмавын олы хисләрне.

 

 

Кирәк булса, җиде диңгезне дә

 

 

Кичеп чыгар тиңсез көч барын.

 

 

Һәм ул көчнең чыганагы – сөю,

 

 

Алсу атлы бер гөл икәнен.

 

 

Алсу-гөлнең корымаслык булып

 

 

Йөрәккәен чорнап үскәнен.

 

 

Ул терелер, тик кичерсен генә,

 

 

Алсу гына юлын өзмәсен.

 

 

Сары күзле нәни ромашкалар

 

 

Елый-елый эчә күз яшен.

 

 

Икенче кат  гөлләр чәчәк атар,

 

 

Кабат чыгар бәхет кояшы.

 

 

Сагышларны эретеп кире кайтыр

 

 

Ык буенда туган җыр язы.

 

 

Ык сулары – гомер агышыдай:

 

 

Борма-борма үтәр юллары.

 

 

Ике гашыйк каршы алыр таңда,

 

 

Төзүчеләр булып, Кама-ярдан

 

 

Шул суларга аккан елларын.

 

 

1980 ел.

 

Комментарийлар