Логотип «Мәйдан» журналы

Көз сәлам хатлары юллый

Көз сәлам хатлары юллый,Келәм итеп түшәп.Хатында тик шушы сүзләр:"Бәхет телим, ул булмаса,Булмый бернишләп!"Алтынга да алыштыргысыз,Аның теләге!Яфрак яңгыры булып ява,Юмарт бүләге.Аяк асларына сибәрАл...

Көз сәлам хатлары юллый,
Келәм итеп түшәп.
Хатында тик шушы сүзләр:
"Бәхет телим, ул булмаса,
Булмый бернишләп!"
Алтынга да алыштыргысыз,
Аның теләге!
Яфрак яңгыры булып ява,
Юмарт бүләге.
Аяк асларына сибәр
Ал, кызыл яфраклар.
Яфрак түгел, көз бүләге –
Ялкынлы "хатлар"!
Шыбыр-шыбыр, кыштыр кыштыр.
"Укырбыз" теләп.
Бәхет теләп язылган хатлар,
Килә бит сирәк!..

Факия Шәрәф


Фото: https://ru.freepik.com/photos/frame


 
 

Комментарийлар