Улыма

Минем нәни фәрештәм син –
Күзләр генә тимәсен.
Канатларың җилпи-җилпи,
Тәпи атлап киләсең.

Үчти-үчти үчтеки шул,
Булмый һич тә туктатып.
Туп шикелле түп-түгәрәк,
Сикерәсең тып та тып.

Җәннәт гөле – хуш исләрең,
Җанга дәва булырлык.
Килешләрең бигрәк матур –
Карап кына торырлык.

Шаян песи баласыдай
Иркәләнә беләсең.
Учка кунган кошчык сыман
Чырык-чырык көләсең.

Син сабыйны күз яшеннән
Ничек саклап каласы?
Җандай газиз, кадерле шул
Һәркемгә үз баласы.

Чәк-чәк

Күрегез, белегез:
Күчтәнәч бу чәк-чәк.
Иртәгә ул иртүк
Сәфәргә китәчәк.

Ничекме – бик гади:
Бара ул еракка.
Абыем җыена
Парижга кунакка.

Бу – Казан чәк-чәге,
Ширбәтле һәм баллы.
Дөньяга танылып,
Мактаулы дан алды.

Бәйрәмдә-туйларда
Ул һәрчак табында.
Урыны – түгәрәк
Ипекәй янында.

Гәрәбә шикелле
Тип-тигез, вак кына,
Тәме – тел очында,
Капсаң да чак кына…

Ә бүген ул бигрәк
Купшы һәм зиннәтле.
Тартмасы ни тора:
Алтынсу бизәкле.

Казаннан күчтәнәч
Һәм илче бу чәк-чәк.
Ул дуслык сәламен
Чит илгә илтәчәк.

Туган-үскән җирләрдә

Җылы яңгыр юып үткән
Җәяүле басу юлын.
Ерактан ук кочак җәеп
Каршылый безне болын.

Өзмик, әйдә, чәчәкләрне,
Үссеннәр матур булып.
Уйнасыннар күбәләкләр,
Шул чәчәкләргә кунып.

Тирбәләләр талгын җилдә,
Ямь биреп Туган җиргә.
Бүләк итәм ал гөлләрне
Болыны белән бергә.

Дөнья якты кояш белән,
Болын яме – гөлләрдә.
Күкләр аяз, күңелдә – яз
Туган-үскән җирләрдә.

Бал корты
Минем авылга кайтканны
Бал корты да ярата.
– Күптән инде күрешкән юк,
Бер үбим, – дип шаярта.

Баш очында безли-безли:
– Чәчәкләрне өзмә, – ди,
– Мин алардан бик тырышып
Бал җыярмын көзгә, – ди.

Өзмәс идем, бакчабызга
Керә алмый тилмерәм.
Көн дә бер хәл: якын килсәм,
Ул куа, мин йөгерәм.

Өч төрле көз
Көзне көз генә димә син:
Аның көннәре төрле.
Башка фасыллар да күркәм, –
Тик көз үзенчә серле…

Алтын көз

Урманга көз-рәссам килгән,
Һәр яфракның үз төсе.
Пәрәвез ятьмәләрендә
Тирбәлә гөмбә исе.

Өрәңгедә күпме йолдыз, –
Санадым хәйран калып.
Күлдә йөзә тал яфрагы,
Әйтерсең алтын балык.

Мин аяк атлаган саен,
Кыштырдый чуар келәм.
Кыштырдамый – сөйләшә ул
Яфраклар теле белән.

Яңгырлы көз

Җил-музыкант сызгырына,
Агач башларын иеп.
Соңгы яфраклар коела,
Көзге вальска биеп.

Болытлар авырайганнар,
Диңгез суларын эчеп.
Килгәннәр, ахры, озакка,
Безнең якларга күчеп.

Тора-бара бакчаларда
Кошлар тавышы тына.
Очып йөри төркем-төркем
Әрсез чыпчыклар гына.

Көз ахыры

Көн дә иртүк уянуга,
Тәрәзәгә күз салам.
Беренче кар яуган булса,
Үзем сөенче алам!

Җилләр куыш-куыш уйный
Туңган яфраклар белән.
Төнге кырауга бирешкән –
Саргайган инде үлән.

Тагын бер көз моңсу гына,
Безне калдырып китә…
Кыш килгәнне мин дә көтәм,
Яңа чаңгым да көтә.

Бакчада

Әнием эшкә киткәндә,
Мин дә бакчага барам.
Елап тормыйм – дәү инде мин,
Аңа кул болгап калам.

Тәрбияче апаларым
Мине бик яраталар:
Тәмле ашлар ашаталар,
Җыр җырлап йоклаталар.

Уйный-уйный сизмәдем дә,
Ни арада көн үткән!
Әнә, мине алырга дип,
Әнием килеп җиткән.

Хуҗа булган

Әти китә Казанга,
Өч-дүрт көнгә барам, ди.
Мин югында хуҗа булып
Син калырсың, балам, ди.

Мин – әтинең дәү улы,
Торып булмас сынатып.
Егетләрчә, «биш»не биреп,
Калдым аны озатып.

Кайтып кердем урамнан,
Әти кебек нык басып:
– Кем бар өйдә? Хуҗа кайтты,
Китерегез чәй ясап.

Әни пешергән бәлеш

Башына яулыгын бәйләп,
Алъяпкычын яба да.
Кулы-кулга йокмый: әни
Бәлеш ясый табада.

Бармакларын биеткәләп,
Чит-читен бөреп куя.
Шулпа салырга уртага
Каплаулы тишек уя.

Бәлеш пешү хөрмәтенә
Табагач та кузгала.
Кызу мичтән эләктереп,
Кайнар бәлешне ала.

Хуш исләрен бөрки-бөрки,
Мичтән чыгып килеше:
Бигрәк уңган, йөзе килгән –
Бәлеше дә бәлеше!

Кетер-кетер килеп тора –
Мондый бәлеш кайда бар?
Түгәрәк капкач астыннан
Күтәрелә кайнар пар.
Бәрәңгесе вак-вак шакмак,
Исең китеп карарлык,
Ите дә мулдан күренә –
Өреп кенә кабарлык.

«Кыстатмагыз, җитешегез! –
Әни табынга дәшә, –
Кайнар килеш ашыйк», – диеп,
Агач кашык өләшә.

Ярмаланган бәрәңгесе
Телгә салуга эри,
Шулпасында бөрчек-бөрчек
Майлары йөзеп йөри.

Ите сусыл, бигрәк йомшак,
Мине кап диеп тора.
Сөйләшергә вакыт та юк –
Кашыклар биеп тора.

Инде безнең дә «йөз килде»,
Күңелебез түгәрәк, –
Әни пешергән бәлешне
Ашаганга бергәләп.

Татлы «биш»леләр

Ике «биш»ле алдым, диеп,
Кайтып кердем мәктәптән.
Берсен миңа бир әле, дип,
Энем тарта итәктән.

«Мәми» диеп аңладымы, –
Карап торам аптырап.
Белми шул ул: «биш»леләр бит
Конфеттан да татлырак!

Булсаң иде директор

Әнием уятуга,
Тордым шундук сикереп.
Тиз-тиз урын-җиремне
Җыйдым мин ялт иттереп.

Иртәнге күнегүләр
Кергән инде гадәткә.
Юындым, ашап алдым,
Карый-карый сәгатькә.

Дәресләр әзерләнгән,
Туфлиләр көлеп тора.
Мәктәпкә ашыкканны
Песи дә белеп тора.

Хәтта алдан килгәнмен –
Үзем дә аптырадым.
Дәрескә дәшеп мине,
Кыңгырау шылтырады.

Шылтыравын-шылтырый,
Кыңгырау түгел – сәгать…
Уянгач тормый яту –
Минем яраткан гадәт.

Портфель тутырылмаган,
Эшләнмәгән өй эше.
Бүген тагын «2» ле
Ала инде бу кеше…

Укучының хәлләрен
Син дә, песи, күреп тор.
Булсаң иде ул менә
Укытучы йә директор.


Комментарий язарга