Логотип «Мәйдан» журналы

Көз ахыры кемнәргә баш әйләнгеч бәхет китерер?

Астрологлар ышандыруынча, көзнең соңгы көннәрендә күпләр хыялын тормышка ашыруга ирешер. Мондыйлар башкаларга да үзләренең уңышын “йоктыра” алыр. Бәхетле булырга теләсәгез, көз ахырында йолдызнамәнең...

Астрологлар ышандыруынча, көзнең соңгы көннәрендә күпләр хыялын тормышка ашыруга ирешер. Мондыйлар башкаларга да үзләренең уңышын “йоктыра” алыр. Бәхетле булырга теләсәгез, көз ахырында йолдызнамәнең биш билгесе белән күбрәк аралашыгыз.





Астрологлар ышандыруынча, көзнең соңгы көннәрендә күпләр хыялын тормышка ашыруга ирешер. Мондыйлар башкаларга да үзләренең уңышын “йоктыра” алыр. Бәхетле булырга теләсәгез, көз ахырында йолдызнамәнең биш билгесе белән күбрәк аралашыгыз.
Үгезбозауга көз ахыры гармония һәм эмоциональ тотрыклылык алып килер. Бу әлеге билгегә еш кына җитеп бетми. Тулы бәхет өчен нәрсә кирәклеген аңлагач та алар һәр мизгелнең тәмен тоеп яши башларлар. Алардан шатлык бөркелер, тормышларына бәхет һәм уңыш килер.
Арыслан өчен көз башы җиңел булмаган иде, бу аларның гаиләсенә һәм мөнәсәбәтләренә тотрыксызлык китерде. Шулай да Арыслан үзенә ничек авыр икәнен күрсәтмәде. Көз ахыры аларның тормышында күп нәрсәне үзгәртер. Шәхси тормыштагы бәхеттән тыш, бу билгене грандиоз уңыш та көтә. “Өстәгеләр” аларның тырышлыгын югары бәяләр һәм юмарт бонуслар һәм сюрпризлар бүләк итәр.
Көз ахырында Бизмәннең сабырлыгы һәм үзе булып кала белүе югары бәяләнер. Аларның финанс хәле тотрыкланыр, хыяллары чынга ашар. Карьера уңышы һәм бәхетле мөмкинлекләр көтелә. Бик җиңел генә эре проектны тормышка ашырып, зур керемгә ирешә алырлар.
Укчының тормышында ак полоса башлана. Уңыш барлык өлкәдә дә килмәкче. Күп иҗади идеяләрен тормышка ашырыр. Бүләкләргә һәм күңелле сюрпризларга да әзер булсыннар.
Кәҗәмөгезләр - хезмәт сөючән һәм үз-үзләренә ышанган кешеләр. Теләгән биеклекләренә ирешә алалар. Көз ахырында алар карьерада да, шәхси тормышта да беренчелекне яулар. Ялгыз Кәҗәмөгезләрне язмышны хәл итәчәк танышу көтә.


Автор: Ләйсән Якупова


 Фото: vk.com


Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2021-11-15/k-z-ahyry-kemn-rg-bash-yl-ngech-b-het-kiterer-2583339






Комментарийлар