Синең нурдан җеп эрлим дә

Шәл бәйлим әле менә!

Берсе – орчык, бер нурың – җеп,

Ә берсе – булыр энә.

 

Җеп-нурның иге-чиге юк –

Шәл зур, матур булачак!

Җылы көткән һәр күңелне

Ул җылытып торачак.

 

Сүндем дигән йөрәкләр дә

Янә дөрләп яначак,

Үксезләрнең керфегеннән

Яшь түгел, нур тамачак!

 

Кайнатыплар чыгарачак

Туң җаннарның бәгырен.

Үзен уйлап, башкаларның

Белмәгәнгә кадерен.

 

Сараннар да юмартланыр,

Ялкаулар – уңып китәр!

Өметсезгә канат куеп,

Нур-шәл бәхетле итәр!

 

Насыйп ярлар табышырлар,

Туар газиз сабыйлар!

Көтү көткән туганыннан

Көлмәс түрә абыйлар…

 

Саусызларга саулык килер,

Ярлыга – байлык бирер.

Кемгә нәрсә тиешлеген

Нур-шәлем үзе белер!

 

Ашыкма «тиле» дияргә.

Кояш – Ходай хикмәте.

Нурлы булса эчке дөньяң,

Бирә бөтен нигъмәтен!

 

Ризәлә ИСМӘГЫЙЛЕВА

Фото: https://pixabay.com/

 

«Мәйдан» №6, 2020 ел.


Комментарий язарга