Күзләрем чагыла,

Күңелем кагына!

Шулкадәр матур бит бу тормыш!

Әнием исән-сау, гаиләм бар, мең шөкер!

Мәшәкать ташса да, мин тыныч.

 

Күпсенмә. Ходаем,

Китер бер уңаен,

Җайла син һәркемнең тормышын.

Барысы да күктәге кояшка сөенсен,

Кояшы тагын да балкысын.

 

Ак карның аклыгын

Күрсеннәр кешеләр,

Алар да нәкъ минем ишеләр.

Ходайның хикмәте баетсын күңелне,

Ихластан сөенү – чын бәхет түгелме?!

 

Ходаем, мең шөкер

Һәр туган көнемә.

Күзләрем чагыла, күңелем сөенә!

Кояшың иркәләп каршылый һәр иртә,

Коенам нурында… һәм эри бар киртә.

 

Мең шөкер, Ходаем,

Җиңеллек биргәнгә,

Бер бөртек нурда да могҗиза күргәнгә.

Атлаган адымнар

Саулыкка илтсеннәр,

Алда тик бәхетле, төз юллар көтсеннәр!

 

Ризәлә ИСМӘГЫЙЛЕВА

Фото: https://pixabay.com/

 

«Мәйдан» №6, 2020 ел.


Комментарий язарга