Логотип «Мәйдан» журналы

Кояш булып балкы!

Дөньялардан туйган чаклар була,Калган чаклар яшәү чигендә.Шул чагында кабат яши башлыйм,Якты кояш күреп күгемдә. Башларыңны имә, зарланма син,Дөньялар, дип, бигрәк тар, кысан.Болытлы көннәр дә як...

Дөньялардан туйган чаклар була,
Калган чаклар яшәү чигендә.
Шул чагында кабат яши башлыйм,
Якты кояш күреп күгемдә.
 
Башларыңны имә, зарланма син,
Дөньялар, дип, бигрәк тар, кысан.
Болытлы көннәр дә яктыра ул,
Кояш булып үзең балкысаң.
 
Моң-сагышлар телсә җаныгызны,
Сылтамагыз бары язмышка.
Көтелмәгән борылышлар ясау
Кирәк икән, кирәк тормышта.
 

Рәмис АЙМӘТ


Фото: https://ru.freepik.com/photos/flower'>Flower фото создан(а) bristekjegor - ru.freepik.com 

Комментарийлар