…Кинәт, каршыга килүче ир-атны күреп, Сәйдә тораташ катып калды. Җитәкләшеп барган дустының җиңеннән шундый каты кысты ки, тегесе, берни аңламый, чинап җибәрде:

– Абау! Син нәрсә? Авырттырдың ич! Кит-т әле-е…

– Кызлар, мин сезне иртәдән бирле эзлим, кая югалдыгыз? Әйдәгез, хәзер үк үзем белән алып китәм. Сез ризамы?

Колачын җәеп килгән Сәет, авызын ерып кычкыра-кычкыра кызларны кочып алды…

– Мин риза-а-а-у-у…

Иркәләнеп әйткән сүзләренең йомшаклыгыннан Сәйдәнең үзенә дә рәхәт булып китте…

Әнә, Сәет аның кулыннан җитәкләгән, алар биек болытларга бәйләнеп һавада очкан кошларга карап торалар… Тукта, Сәетнең җавабы нинди икән әле… Әмма ары каранды, бире каранды Сәйдә – әле генә иңнәренә кагылган таныш куллар… инде юк иде…

– Кая, кая ул? Сә-ет кая?!.

Сәйдә җан ачысы белән кычкырып алга чапты.

– Сә-ә-е-ет!.. Сәе-е-ет!

Сәйдә үз тавышыннан үзе куркып уянып китте.

Сәет?!.

Ничәнче кат! Ничәнче кат шулай керә Сәет Сәйдәнең төшенә. Бигрәк тә ире Галимҗанның вафатыннан соң. Гел бер үк төш булып, гел каядыр чакырып керә Сәет. Аннан алар кулга-кул тотышып ерак болытларга очалар…

«Сәет, Сәет! Мин ярата идем сине! Ярата идем, Сәет! Син генә белми калдың. Безнең дуслык мәңгелек мәхәббәт булган ул…»

Хәтерлисеңме, Сәет? Мин озын каникулларда авылга, дәү әни янына кайта идем. Беренче очрашу. Унынчыны яңа тәмамлап, соңгы кыңгырау кичәләре үткән чак иде ул. Шәһәрдән яңа кайтып керүебез булды, дәү әни мине сезгә озын саплы сәнәк алырга кертеп җибәрде. Йортта синең әтиең маллар ашатып йөри иде, сәнәкне бирде бирүен, әмма аны ничек тә тота белмим икән. Өстәвенә, сабы озын бит әле. Кояш итәкле күлмәгемне дә җил шаярта, бер кулым белән аны тотарга кирәк. Шунда әтиең печәнлектән сине чакырып чыгарды. Һәм син мине дәү әниләргә хәтле озата кердең…

Без авылга һәрвакыт кайтып йөри идек лә ул, әмма минем сине моңарчы күргәнем юк иде. Син төз сынлы, чибәр, куе кара бөдрә чәчле, шомырт кара күзле. И ул тәүге тапкыр миңа караган серле күзләрең! «Сәнәк тә тота белмисеңмени соң син?» – дип, шаярып карыйлар иде алар миңа.

Сәнәкне җилтерәтеп кенә керттең дә, үзең тиз генә чыгып та киттең. Юк, синдә тамчы да масаю, мактану дигән нәрсә юк иде, Сәет. Дәү әнинең сөйләве буенча, син яшьтән эшләп үскән егет. Әтиеңнең уң кулы!

* * *

Купе тәрәзәсеннән карап барган Дания кинәт борылып:

– Сәйдә, температураң юктыр бит? Күр әле?! Йә төш сөйли, йә бөтенләй эндәшми. Озакламый Чоп станциясенә килеп җитәбез. Аннан соң нишлибез әле, йә әйт?

– Аннан автобусларга күчеп утырабыз! – диде Сәйдә елмаеп, ерак яшьлек елларында адашып йөрүче уйларыннан арынып. Аннан шаяртып алды:

– Автобуста да менә шулай баш селкенеп барыр микән ул, Дания?

– О, баш әле ул поезддан төшкәч тә бер-ике көн селкенеп тора, ди…

Кызлар көлешеп алдылар. Аннан Дания кайнар чәй алып килде, бераз тамак та ялганды.

– Дания, нәрсәләр алып кайтам дисең инде чит илдән?

– Йә инде, Сәйдә, мин әле бернәрсә уйламадым. Доллар ничек була бит.

– Ә мин тун алам, Дания. Тун и все! Минем бу биш йөз сумым шул тунга гына җитәдер дә инде.

– Акчаны әйтәм, ул минем дә шулай гына, башкача алырга рөхсәт тә итмәделәр ич!

Әйдә перронга чыгыйк бераз, озакламый Чоп!

– Син бар, Дания, мин ятып торам. – Сәйдә шулай диде дә әле һаман аерыла алмаган уйларына чумды…

* * *

Сәет, хәтерлисеңме икән: минем суга барганымны качып кына карап тора идең, аннан юл буе янымнан барасың, ә кайтканда көянтә-чиләкләремне тотып кайтасың. Мин үзем дә, әллә нинди хәйләләр табып, күршегә, синең яныңа ашыгам… Кичке эңгер төшкәч, ындыр артына маллар ашатырга чыгабыз. И кая ул мал саклау? Синең белән кулга-кул тотышып авыл тирәсен кат-кат урыйбыз.

Матур иде авыл. Кычытканлы тыкрыклары, кузгалаклы ындыр артлары. Әгәр каникуллар саен авылга, әбигә кайтмасам, мин ул үләннәрне каян белер идем икән. Хәер, мин аларны синең белән очрашканнан соң күбрәк белдем кебек. Әллә нинди үләннәр хакында сөйләшеп бетә идек без синең белән. Син сөйлисең, мин тыңлыйм.

– Беләсеңме, Сәйдә, кычытканны май аенда җыярга кирәк. Анда тимер күп була. Кешенең чәче коелса, менә бу әрекмән яфракларының суын чәч төбенә сөртәсең. Әрем дә файдалы. Аны баш авыртканда эчәләр. Сары мәтрүшкә зарарлы микробларны бетерә. Бик беләсең килсә, элек аны туксан тугыз чиргә дәва дип йөрткәннәр. Көтүче сумкасы да… Көлмә, Сәйдә! Көтүче сумкасының җимеше көтүчеләр асып йөри торган сумкага охшаган. Исеме дә шуннан килеп чыккан. Канны туктата, яраны төзәтә ул.

И кычкырып көлгән идем синнән, үзеңә кушаматны да мин тактым ич әле. «Көтүче сумкасы, көтүче сумкасы!» Үпкәләдең инде…

Белә идем мени мин синең дару үләннәре «патшасы» малае икәнеңне, Сәет? Син минем янга килгәч тә бар дөньям онытыла, кемнең кем икәнен сорашып тору бар идемени ул? Син – Сәет, мин – Сәйдә! Шул җиткән! Без әти-әниләр турында сөйләшә идекмени? Юк! Аларны сорашу, алар турында сөйләшү уебызга да кереп чыкмый иде. Син бар, мин бар – тулы бөтен бер дөнья шул үзе иде. Серле дә, сәер дә дуслык дөньясында без икәү генә йөрергә яратабыз.

Синең бер белмәгән эшең юк иде, Сәет. Кулыңда гитара, пумала, буяулар, этюдник һәм буяу тактасы. Йортта эшең бетүгә, ындыр артындагы әрәмәлеккә, су буена төшеп китә идек. Картиналарыңны, эскизларыңны күреп тынсыз кала идем. Ялгыз каен төбенә утыртып мине дә ясаган идең… Утырып торырга түземлегем җитми, сикерәм дә торам, сикерәм дә торам… Үземне синнән мең өлеш ким итеп күреп үртәлә, кайчакларда ак көнләшү белән эчтән яна идем.

Очрашулар, бер-беребезгә тартылу шуның хәтле серле булган ки, кичтән сөйләшкән һәр сүзеңне йокларга яткач тагын искә төшереп, уйлап ятам. Иртән, кабат яңартып, уйлап йөрим, сиңа җаваплар эзлим. Җиде ят ерак шәһәрдә яшәсәң дә, авыз тутырып үз телебездә сөйләшүеңә дә соклана идем мин, Сәет. Миннән аермалы буларак, син, бер рус сүзе кыстырмый, үзебезчә сөйли идең. Кичен капка төбендә саубуллашабыз, син миңа табышмаклар әйтеп җибәрәсең, җавабыңны әзерлә дип, кат-кат әйтә идең:

«Кечкенә генә йорт, эче тулы корт», «Юк дигәндә бар, бар дигәндә юк», «Шәһәрләр − йортсыз, диңгезләр – сусыз», «Ямавы бар, җөе юк, каласы бар, өе юк», «Бабай бүреге йөз ямау». Бигрәк тә нык истә калганы: «Ничаклы тоз салып пешерсәң дә, тозсыз пешә?»

Дәү әнинең «Татар халык иҗаты» дигән китабын күчереп бетереп киттем бугай мин авылдан.

Әтиең белән җәйге ялга гына кайткан идең шул, син дә киттең. Без – Казанга, сез Пермь якларына. Синең әтиең хәрби кеше, Березники дигән ябык шәһәрдә яшәвегезне дә еллар үткәч кенә белдем. И ул чаклар! Адреслар алышырга, хатлар язышырга да сүз куешып өлгермәдек. Күрешербез дип уйлаганбыздыр. Әмма мин сине бер генә дә уемнан чыгармадым, Сәет! Бер җәй, серле дуслык җәе! Мәңгелек сер булып күңел кылларын тибрәлдергән, вакыт-вакыт искә төшеп сагындырган сөю җәе булган бит ул.

Икенче җәйдә дә, аннан соң да кайта алмадык без авылга. Чөнки әбиебез гүр иясе булды. Авылда башка туганнар булмагач, кая кайтасың?

Кайда икән хәзер син, Сәет – көтүче сумкасы? Язмыш ничек тибрәлдерде икән сине гомер корабында?

Тып-тып… тып-тып тамчы минут саный,

Ага сулар кире кайтмас булып…

Сине шулай искә алган саен,

Хәтер дәрьясына бетәм чумып.

* * *

Станциядә туристларны дүрт автобус каршы алды. Һәр төркемнең җитәкчеләре акчаларны долларга алыштырдылар. Ә Венгриядә аларны форинтка алмаштырачаклар. Төркемнәр автобусларга кереп утырганда шактый төн җиткән, аркаларны ныграк терәп, йокларлык кына вакыт калган иде. Сәйдәнең бер дә гәп куертып сөйләшеп барасы килми, Дания дә үзенә иптәшләр табып алган, алар әллә кайчан, мәш килеп, уйлары белән Венгрия кибетләрен «айкыйлар» иде инде. Сәйдә мамык кофтасын биленә урап куйды да уңайлап креслосына чумды. Башта әнисен, әнисе янында калган, яңа мәктәпне тәмамлаган кызын, аннан туган апаларын уйлап юксынып куйды. «Бигрәк ерак юлга китәсең, балам!» – диде әнисе, мичтән яңа чыккан ипинең яртысын сузып. «Алдыңны-артыңны карап йөре, күрше авылга гына бармыйсың!» Әнисе гел шулай озатып кала Сәйдәне. Ерак юлга чыгасын белсә, атлап-чатлап шәһәргә килеп җитә: «Кызым, Гайнуафа әбиеңә юл хәере бирергә онытма! Ул укыр. Үзең кайтканчы күңелең тыныч булыр! Акчаң калырдай булса, балакаем, зинһарлап әйтәм, сепарат булмасмы?»

Нәрсәне-нәрсәне, хәерен бирергә онытмый Сәйдә. Сепаратын да алырга тырышыр… Ни дисәң дә, юлга чыгу аның үзен дә борчуга сала. Ничек барып кайтырмын, нинди юлдашлар очрар? Азмыни гыйбрәтле хәлләр?

Аннан Сәйдә алачак тунын, аның төсе нинди булуын уйлап, шатлыклы елмаеп куйды. Ул куе көрән төстә, эче йонлы, бил-бугычлы булачак. Аның бәхетенә эләкте ич путевкасы да. 40 яшьтән артмасын диделәр. Сәйдәгә 41 тулды инде анысы, шулай да бәхет эше. Заводта бердәнбер хатын-кыз – цех мастеры ул. Инде ун елдан артык җитәкчелек итә, һәм гел яхшы күрсәткечләргә ирешкәне өчен дә чит илгә юлламаны аңа бирделәр!

Юлга чыгарга берничә көн алдан авылга кайтты Сәйдә. Кызы Әдиләгә дә әнисе янында калу уңайрак булыр, юл хәерен дә бирермен, дип кайтты.

Авылны урталайга бүлеп ага торган елга башында яши Гайнуафа абыстай. Елга үзе урман ягыннан ук килсә дә, кыл Гайнуафа әбиләр янында бер уентык җиреннән салкын чишмә бәреп тора. Атау янәшәсендә булгангадыр, аны Атау чишмәсе дип тә йөртәләр. Кайткан-киткән кеше, чишмә изгеләренә дип, Гайнуафа әбигә хәер кертә. Ә Сәйдә нинди эшкә тотынса да, бер-бер кая барырга чыкса да, әнисе әйткәнне онытмый, юл хәере – Гайнуафа әбигә! Бу юлы да шулай булды. Гайнуафа әби:

– Юлың хәерле булсын, балакай! Юлга чыкканда Аятелкөрси догасы укып чык, уңарсың! Мең бәладән саклый, өч тапкыр укы, кызым, иренмә! – дия-дия, озата чыкты.

Барган, хәер биргән саен шулай озата аны Гайнуафа әби. Сәйдә дә азакка хәтле тыңлап, карт кешенең күңеле булсын дип, саубуллаша.

* * *

Сәйдәләр иртәнге җиделәр тирәсендә Венгрия башкаласы Будапештта иделәр инде. Иң кәттә отельның унтугызынчы катында, ак кәнәфиләргә утырып, иртәнге ашны ашадылар. Беренче көн планында шәһәр белән танышу, кибетләргә йөрү каралган. Сәйдә беркая да чыкмады, озын юл аны яхшы ук ялыктырган иде. Ванна кереп чыкты, аннан Данияләр дә озак юанмады, кайттылар. Чөнки кайткан-барган кешеләр киемнең дә, тунның да кайсы җирдә очсызрак икәнен искәртеп куйганнар иде.

Гид Ливия Фекете, гел сезнең белән булачакмын дигәч, сөенделәр. Ул рәхәтләнеп русча сөйләшә, бик итагатьле туташ булып чыкты.

Сәйдәгә кеше ышанмаслык бәхет елмаеп, икенче көнне үк тунлы булды да куйды. Ничек диген әле?! Бәхет дигәнең кайвакыт төшкә дә кереп искәртми икән ул. Экскурсовод кызга үзенең теләген әйтүе булды, ул аны Будапештның иң эре сәүдә үзәгенә алып барды. Озак сайланып йөри торгач, тун табылды тагы. Бер алды, бер куйды Сәйдә тунны. Әнисе сораган сепаратка да, кызына чалбарга да акчасы калмый инде. Тик мондый туннарны бездә өч бәягә аласы дип, үзен тынычландырды. Касса аппараты янына килеп җиткәндә дә: «Әллә кире куяргамы соң?» – дип икеләнеп торды. Тик Дания:

– Күр әле, икеләнеп тора тагын, үзеңә үлчәп теккән кебек, ал, мондый тунны мәңге очратмыйсың, – дигәч, алырга булды.

Кассир кыз аппаратында нидер чутлады да, елмаеп тун тоткан Сәйдәгә карады, аннан түләргә дип сузган акчасын кире этеп рус сүзен вата-сыта:

– Вигришь! Вигриш! Вы вииграли! – дип кычкырды!

Сәйдә нәрсә булуын аңламый торды. Инде экскурсовод Ливия бу тунның да, аңа кушып тагын алты җиңел кофта да бушлай биреләчәген, сәүдә үзәгендә айга бер тапкыр шундый чек уйнатыла икәнен әйткәч, әллә нишләп китте. Аның күз алдыннан мизгел эчендә үзе киячәк тун, әле сайларга да өлгермәгән кофталар, сепарат, чалбар, тагын әллә ниләр узды. Шатлыктан сикергән иде, күзлеге төшеп ватылды. Сәйдәнең шулай сөенүен күреп, кул чәбәкли-чәбәкли сатучылар җыелды. Биредә сөенечне шулай аңлаталар икән. Сәүдә челтәре директоры сертификатны үзе тапшырды.

Сәйдәдән бигрәк, Ливия сөенде бугай бу тунга.

– Әйдә, бәхет кошы, кофталар сайла инде хәзер! – дип, Сәйдәне сәүдә үзәгенең ялтыр кофталар тезелгән рәте янына алып китте.

Алтын, көмеш төстәге ике бәйләгән җылы кофта һәм Әдиләгә җәй киярлек җиңелләрен  дә алып, боларның барысы да бушка бирелеп, шундый зур сәүдә үзәгеннән бер форинт та туздырмый кайтканына кунакханәдә, әлбәттә, беркем дә ышанмады. Мондый бәхет бар кешегә дә елмаймый шул. Дунай елгасы икегә бүлеп торган Буда һәм Пештта, Меретхазе, Секешфехешвар, Кечкемет шәһәрләрендә музейларда йөргәндә дә, Токай-Хедьайя районындагы бөтен дөньяга танылган Токай виносы заводында яшьләр коллективлары белән очрашу кичәсендә дә, әллә ничәшәр еллар буе сакланып торган винолар заводында төрле мичкәләрдән шәраб авыз иткәндә дә, җир астыннан чыгучы җылы бассейннарда коенганда, хәтта кичен киноларга барган чакларда да ул үзенә тигән һич көтелмәгән бәхет турында уйлады…

«Раббым Аллам, мең рәхмәт, мең шөкер! Чиксез шөкер! Бик борчылып, озатырга килгән әниемнең өзелеп-өзелеп: «Сау-сәламәт кайт, кызым», – дигән догалы теләкләреме, әллә Гайнуафа әбигә биргән юл хәере хакымы бу? Автобуска утырып юлга кузгалганда учымны кеше күрмәсен дип, авызыма ук тидереп «Аятелкөрси» укуым, «Раббым, бер үзеңә тапшырып юлга чыгам. Ерак юлларымны хәерле кыл, әнием, балам янына исән-имин әйләнеп кайтырга насыйп ит!» – дип укуларым хакымы? Раббым, рәхмәт, моннан соң да рәхмәтеңнән ташлама! Раббым, бәхетле кием булсын, рәхәте язсын! Чиксез шөкер, мең рәхмәт!» – дия-дия аятелкөрсине укыды.

Ул үзен моннан олырак бәхет көткәнен уена да китерми иде…

* * *

Алды Сәйдә, әнисенә сепарат та алды, кызы Әдиләгә джинсы чалбар да, апаларына бүләккә өстәл ашъяулыклары да алды. Китәргә берничә көн калгач, төшке ашка шәһәрнең башка ресторанына кунак ашына чакырдылар. Ишек ачып эчкә үтүгә, Сәйдә андагы гадәти булмаган рәсемнәрне күреп шаккатты. Бала чакта үзе кайтып йөргән Өянке авылы әрәмәлеге түгелме соң бу? Кем ясаган? Бу рәсемнәрне берничек тә онытып булмый. Сәйдә аптыраудан гаҗиз калды. Ничек, җиде ят Венгрия җирендә татар авылы рәсеме? Мәтрүшкәле, күк чәчәкле, җир җиләкле болын-күлләр?!

Авторын күрим дип, официанттан рөхсәт сорады. Анысы бик теләп ресторанның меню китабын бирде һәм хуҗаның исеменә ишарә ясады. Кызыл тышлы меню китабының өстенә алтын хәрефләр белән эре итеп венгерча «Pasztortaska» – һәм татарча «Көтүче сумкасы» дип язылган иде. Беренче битендә Сәетнең – әлбәттә, бик нык үзгәргән Сәетнең – фотосы һәм «Учредитель сети ресторанов Саид Ахмад» дигән язу.

– Сәет! – Сәйдә кычкырып җибәрде. – Дания, үләм! Бу – ул! Ул! Сәет! Мин сиңа сөйләгән Сәет, ишетәсеңме? Әйдә, сора, Дания, кайда ул, дип сора!

Дания, кеше-фәлән ишетмәдеме, дигән кебек, як-ягына каранды. Аннан меню дәфтәрен кат-кат әйләндереп нидер эзләде. «Көтүче сумкасы» – ресторанның исеме иде.

Сәйдәнең тыны кысылды. Кая карарга белмәде, тагын Даниягә борылды:

– Сора инде, син бит… син оялмыйсың бит, Дания?! – диде.

Сәйдә кабаланды. Әле бер, әле икенче якка карый-карый нидер сөйләнгән Сәйдәгә тирә-яктагы кешеләр дә сәерсенеп карый башладылар. Ә андый хәлләр биредә тыйнаксызлыкка керә. Даниянең:

– Ливия белән киңәш, мин бит аларча бер сүз дә белмим, – диюе Сәйдәне үз хәленә кайтарды.

Дания ул яктан Сәйдәнең гел киресе, вакытында үзен кулга ала белә хет. Нинди очракта да югалып калмый, дөрес фикергә килә. Вакыт-вакыт Сәйдә Даниягә карап сокланып та куя. Ул шундый чибәр, янында иңен куярлык ире, өч кызы бар. Үзе Казан шифаханәләр челтәренең баш хисапчысы.

Күзлек белән дә шундый хәл булды. Шушы тун алган сәүдә үзәгендә үк ясатып та чыкты аны Дания. Үткен дә үткен инде!

Шуны раслагандай:

– Башта тынычлан, утырып, алдыңа куелган ризыгыңны аша, аннары күз күрер. Ул арада гына Сәетең чыгып качмас! – диде Дания, бу җөмләсенә бигрәк тә басым ясап. Аның йөзе качкан дустын чынлап та тынычландырасы килә идеме, әллә, «бөтен бәхет Сәйдәгә!» дип, кимсенеп куюы булдымы?

Кызлар тынычланып ашарга керештеләр. Шулвакыт өч кеше, мөгаен ресторан җитәкчеләредер, кулларын чәбәкли-чәбәкли трибунага күтәрелделәр. Сәйдә шундук Сәетне танып алды. Кара бөдрә чәчләренә бераз чал кунган, өстендә соңгы мода зәңгәр вельвет күлмәк, шундый ук чалбар, матур ак тешләрен күрсәтеп елмаеп тик тора. «Еллар кагылган Сәеткә!» – дип уйлап куйды Сәйдә.

Ул арада Сәет матур итеп сөйләп җибәрде:

– Кадерле кунаклар, хәерле көн! Исәннәрмесез? Сезне үзебезнең «планетабызда» күрүебезгә бик шатбыз. Чакыруыбызны кабул итеп килгәнегез өчен зур рәхмәт. Сезгә үзебезнең фирменный ризыкларыбызны тәкъдим итәрбез. Сезнең төркемнең Татарстаннан икәнен белеп бик дулкынландым, чакыруыбызның сәбәбе дә шул. Хәер, башка елларны да туган яктан килгән кунакларны күрергә, аралашырга тырышабыз. Чөнки мин үзем дә шул яктан, әлбәттә, авылдан. Каенкыз районының Өянке авылына еш кайта идем мин. Ишеткәнегез булса, минем әти-әнием туып үскән авыл була инде.

Сәйдәнең йөрәге чыгардай булып типте. Сәет сөйли башлагач та чак кына сикереп тормады. Аны тагын Дания тотып тынычландырды:

– Сабыр! – дип пышылдады.

Сәет дәвам итте:

– Махсус сезнең өчен Венгрия татарларын берләштергән «Сәйдә» җыр һәм бию ансамбле башкаруында татарча җырлар да яңгырар. Рәхим итеп сыйланыгыз!

Хуҗалар алдагы өстәлләрнең берсенә утырып ашарга керешүгә, сәхнәгә татар киемнәре кигән ансамбль чыкты:

Идел бит ул, тирән бит ул,

Тирән бит ул, киң бит ул, шул,

Тирән бит ул, киң бит ул.

Караңгы төн, болытлы көн –

Без аерылган көн бит ул.

Шулвакыт Сәет, кулына бокалын тотып, кунакларга таба юнәлде. Өстәл саен туктала килә, үзе сөйли, елмая. Әллә күреп, әллә?.. Сәйдәләр өстәле янына якыная бара.

Чү, тукталды. Һәм ике өстәл аша очып үттеме, Сәйдәләр өстәле янында ук… шып тукталды.

– Сәйдә?! Сез Сәйдәме?

Сәйдә кинәт торып басты һәм туп-туры Сәетнең күзенә карады:

– Әйе, Сәет, мин бу!

Сәйдә тагын нидер әйтмәкче булган иде.

– Юк, Сәйдә, берни, берни әйтмә!

Сәет бокалын әкерен генә өстәлгә куйды да:

– Хөрмәтле кунаклар, хәзер бернинди киноларда да булмаган финал өлешен күрерсез.

Сәйдәнең ни әйтергә дә теле әйләнмәде, ул һаман өзек-өзек итеп:

– Син… Мин?.. – дип кабатлады.

Сәет мизгел эчендә Сәйдәне күтәреп алды да трибунага таба китте. Ансамбль ни булганын аңларга өлгерми калды, җыр өзелде. Алар, икегә аерылып, сәхнәгә күтәрелүче бәхетле парга юл бирделәр.

Сәет сак кына Сәйдәне сәхнәгә бастырды.

Сәйдә бу минутта искиткеч сөйкемле иде. Дулкынланудан яңаклары алсуланган, зәңгәр блузкасы өстенә килешле итеп яткан, дулкынланып торган чәчләренә хәтле бу шатлыклы минутның бәхетле мизгелендә коена иде кебек.

– Менә, карагыз! Бу – Сәйдә! Мин аны, беләсезме, егерме елдан артык… эзлим. Ә ул үзе килеп мине тапты!

Сәет бик дулкынлана, кая карарга, ничек сөйләргә белми, Сәйдәдән секундка да күзен алмый торды.

Ашап утыручылар да, ансамбльдәгеләр дә «Ах!» иттеләр.

Сәет әле озак сөйләде. Ни өчен ресторан «Көтүче сумкасы», ә ансамбль «Сәйдә» дип аталганын да белделәр кунаклар.

Сәйдә белән Сәетне ял итүчеләр сәхнәдән аягүрә алкышладылар.

Җыр башланды:

Сагынам дуслар, сагынам дуслар,

Сагынам дуслар илкәйне лә…

* * *

Сәйдәләр туган якка алып кайтасы автобусларга утырганда, Будапешт өстендә сызылып кына таң атып калды. Сәйдә соңгы өч көн эчендә Сәет белән бергә булган минутларын кабат күз алдыннан кичерде:

Сәет туктаусыз җырлады:

Сакладым сине күңелемдә

Сагынуларыма төреп.

Гомергә бергә булсак та,

Туя алмам сине күреп…

– Мәхрүм итмә мине бәхеттән, Сәйдә. Гомерем буе сине көттем. Табарыма ышанмасам да, көттем. Хыялланып көттем. Кабат күрешү, бергә булу турында иде ул хыял. Ә хыял иленең патшабикәсе син, Сәйдә! Син – бәхетем минем!

– Әкияттә-кунакта булдык бит, ә, Сәйдә! – диде Казанга кайтып төшкәндә Дания. – Уйладыңмы син мондый хәл булыр дип?

Сәйдә күңеле белән әле һаман Сәет янында, рәхәт бер дулкынлану кичереп, уйга талып кайта иде. Чит ил, чит кешеләр арасында Сәет ничек матур итеп татар мохите оештырган. «Көтүче сумкасы»дигән зур сәүдә челтәрләре, «Сәйдә» татар фольклор ансамбле, тагын да гаҗәбе, шушы ресторанга килүчеләр барысы да татар кешеләре булуы. Сәетнең һич мактанусыз, эчкерсез бер хис белән Сәйдәгә эшләрен күрсәтеп йөрүе, аны, бары тик аны сагынып яшәве… Әле дә Сәйдәне югары бер биеклектә очыра, һәм һич кенә дә Сәетне уйларыннан чыгарасы килми иде… Ул дустын кочып алды:

– Әкият башлана гына кебек әле, Дания!

 

Миңзифа ӘХМӘТШИНА

Фото: ok.ru

«Мәйдан» №11, 2021 ел.


Комментарий язарга