Логотип «Мәйдан» журналы

Көтәрмен, дигән идең... (Повестьның дәвамы)

5Дүшәмбедән алар аерым утыра башлады. Бөтен укучылар алдында сыйныф җитәкчесе: «Бүгеннән егетләр белән кызлар аерым утырачак! Юкса, чыш-пыш килеп, вакыт үткәрәсез, уку процессына күпме зыян килә. Ә се...

5


Дүшәмбедән алар аерым утыра башлады. Бөтен укучылар алдында сыйныф җитәкчесе: «Бүгеннән егетләр белән кызлар аерым утырачак! Юкса, чыш-пыш килеп, вакыт үткәрәсез, уку процессына күпме зыян килә. Ә сезнең бит, онытмагыз, быел БДИ елы! Бу – директор боерыгы. Һәр дәрес саен кереп, үзем тикшереп йөриячәкмен», – дип белдергәч, нихәл итәсең. Укытучының карашы белән очрашудан кыенсынып, Камил башын аска иеп утырды. Бу яңа «боерык» күктән төшмәгән, монда Нәргизә ханымның кулы уйнаган иде, әлбәттә.
Ләкин агымсуны тыеп буламыни?! Ул үз юлын ала да, бернигә карамыйча ага бирә. Дәрес булмаса, тәнәфес бар. Камил белән Камилә хәзер тәнәфесне тыннары белән тартып алырдай булып көтәләр, тәнәфестән тәнәфескә яшиләр. Дәресләр тәмамлану белән магнит сыман бер-берсенә тартылалар... Аерым утырсалар да, серле, утлы карашларга, телефон белән Интернетка чикләр юк!
Алдагы дүшәмбедә математика дәресендә Камилне директор бүлмәсенә чакыртып алдылар. Аның йөзе бик борчулы иде. Ни булды микән?!
Ләкин бу сорауны директор аның үзенә бирде:
– Юнысов, ни булды? Сине иртәгә сорау алуга чакырталар. Телефонограмма җибәргәннәр.
Шулчак кабинетка Камилнең әнисе дә килеп керде.
– Менә, танышыгыз, – дип, директор кәгазь кисәген аңа сузды. – Аңламыйм, ни булды? Камил Юнысов – безнең иң алдынгы укучыбыз! Улыгызга иртәгә тикшерүчегә барырга кирәк! Җитмәсә, гаепләнүче сыйфатында!
Үзен ни рәвешле гаепләргә мөмкинлекләрен Камил берничек тә күзалдына китерә алмый иде. Бернинди дә гаеп эш кылганы юк кебек, ләса!
Алар әнисе белән сишәмбе иртән тикшерүче Уразбаевка керделәр. Уразбаев сүзне озакка сузмады. Үгезне мөгезеннән алды. Нәргизә Батталоваларга көн дә ашарга пешерергә, йорт җыештырырга килеп йөрүче хатынның 28нче сентябрь көнне кичке сәгать җидедә Батталовлар ихатасында кыйммәтле телефоны онытылып калган. Ул якшәмбе көнне иртән үк аны эзләп килгән, ләкин телефонын калдырган урынында, ягъни каен агачы төбендәге эскәмиядә тапмаган. Полициягә гариза язган, җинаять эше кузгатылган. Шикләнелгән кеше – берәү генә. 28 сентябрь кич 11нче сыйныф укучысы Камил Юнысов Батталовлар ихатасында булган. Һәм ул угрылыкта гаепләнә...
Камил, ни әйтергә белми, Уразбаевның бер хис белдермәгән кырыс чыраена текәлде. Аннан әнисенең чиксез аптыраулы йөзенә караш ташлады. Нинди телефон? Камилнең бит үзенең айфоны бар. Ник аңа кешенеке? Янә тикшерүчегә төбәлде. Ә аның кырыс күзләре ноутбук экранына текәлгән.
Әллә Камил төш күрәме? Юк, өн! Әнә тәрәзәнең теге ягында алтын көз! Әрсез чаганнар, ботаклары белән тәрәзә пыяласын тишеп керер кебек, полиция бинасына терәлеп дигәндәй үскән.
– Йә, Юнысов, дөресен сөйләп бирегез. Ни өчен Сез 28 сентябрь көнне кичке унда Батталовларның йортына бардыгыз? Нинди максат белән? – Тикшерүче ноутбук төймәләре өстендә бармакларын биетте. – Урланган телефонны кая куйдыгыз?
– Мин бернинди дә телефон күрмәдем дә, урламадым да!
– Димәк, 28 сентябрьдә син анда булгансың?
– Әйе, булдым.
– Батталовларның өйдә юклыгын кем хәбәр итте? Син бу мәгълүматтан усал нияттә файдаланырга булдыңмы?
Камил бер сүз дә дәшә алмады. Ул арада әнисе телгә килде:
– Сез күрәләтә минем улыма яла ягасыз!
– Ишек өстенә куелган видекамера язмасында Сезнең улыгызның капкадан кергәне һәм бераздан чыгып киткәне күренә.
Әнисе ап-ак булды. Ләкин, улын яклап:
– Һәм аның кулында урланган телефонмы? – дип әйтә алды.
– Монда сорауларны мин бирәм! – диде тикшерүче, кырыс итеп. Кәефе үзгәргәндәй сизелде. Бераз тынып торды. – Болай булгач, безнең әңгәмә озакка сузылмакчы. – Һәм Камилгә кәгазь сузды. – Кул куегыз. Һәм телефоныгызны биредә калдыруыгызны сорыйм. Тикшерү максатында.
Калганнары барысы да саташулы төштә кебек... Иң авыры – «телефон урлаган» дигән сүзләрне кат-кат ишетү... Иртәгәсен шул ук сораулар, хурлык, кимсенү. Камиләнең күзләренә ничек карар? «Телефон буры» диячәкләр аңа! Иң ачысы – нахакка! Бу сүзне аның картәнисеннән ишеткәне бар иде. «Нахак гаеп ягып, малларын тартып алып, үзләрен Себер куганнар», – дип, нәсел тиешле кемнәрдер турында гел сөйли иде. Менә ул әрнүне Камил да татый. Нинди авыр! Гарьлек хисе шулкадәр көчле! Җилкәсенә тау өеп куйдылармыни! Бердәнбер юаныч – ул бит урламады, ул карак түгел. Кеше әйберенә тию түгел, кызыкканы да юк.
Иртәгәсенә дә бара алмады мәктәпкә, аннан соң да... Әтисенә «мәктәптә грипп, карантин» дип аңлатты.
Әнисе интернаттагы төнге дежурын әлегә башка берәүгә тапшырды. Камилдән дә бигрәк ул көяләнде, ул ут йотты. Кемнәргәдер шылтыратты, кемнәр беләндер очрашты. Җомга көн исә мәктәптән бик ашыгып кайтып керде. Өс киемен дә салып тормыйча, Камилне аш бүлмәсенә чакырып алды да ишекне яхшылап япты.
– Әтиең ишетмәсен, – диде, аклангандай, чәйнеккә су тутыра-тутыра. – Болай да юк-барга кызып китәргә генә тора. Әйдә, улым, утыр, сиңа сүзем бар.
Алар өстәл янына капма-каршы утырды. Әнисе пальтосын, яулыгын салды. Тирләп, коңгырт чәч бөдрәләре ап-ак чигәсенә ябышкан. Бик дулкынланган чактагыча, зур зәңгәр күзләре кучкылланып киткән, бит урталары кызарган. Камилгә еш кына: «Әниеңә охшагансың», – диләр. Юктыр. Артык чибәр бит аның әнисе, кечкенә кызлар яратып уйный торган курчак сыман матур. Үзе шундый да нәзакәтле, кыюсыз, мөлаем сыман, ә үзе, авырлыкмы, көтелмәгән хәлме килеп чыкса, югалып та калмый, бирешеп тә тормый. Пантерадан ким түгел. Юкка прокурор хатыны түгел ләса ул, дип уйлап алды Камил. Ул әнисенә бер кыенлык та китерергә тырышмый да соң, тик менә ничек килеп чыкты!
– Мин бит бүген теге хатынны эзләп таптым. Өенә бардым. Бик ярлы гына яшиләр. Ялгызы өч бала үстерә. Каян булсын, ди, аңарда кыйммәтле телефон! Мине күрү белән коелып төште. Елый да елый, нәрсәнедер әйтеп бетерми, яшерә кебек. Сөйләштек, аңлаштык. Ул минем элекке укучым булып чыкты. Егерме биш меңне кулына тоттырдым. «Аласың гына!» – дидем. Һәм мин аңа ап-ачык итеп әйттем: «Синең телефонны минем улым урлаган дип уйлыйсың икән, ялгышасың! Аллаһы Тәгаләдән курык, ул барысын да күрә-белә, минем улым карак түгел! – дидем. – Бу акчаны сиңа сәдака итеп бирәм, берүк кабул итеп ал, тик минем улыма нахак гаеп якма! Үзеңнең дә өч балаң үсә, гөнаһыннан курык!» – дидем. Алды. Елый-елый алды. Полициягә язган гаризасын икәү барып алдык. «Телефонны таптым, гафу үтенәм», – диде. Миңа калса, кемдер котырткан аны... Монда башкаларның, усалрак кешеләрнең кулы уйный!
Камил кып-кызыл булды. Күкрәгенә дөрләп ут кабып, ялкынының телләре, гүя, кояшка кадәр күтәрелде.
– Ник алай иттең, әни? – диде, әрнеп, кызарынып-бүртенеп.
– Шулай кирәк, улым! Әтиеңнең бик яхшы танышлары белән киңәшләштем. Бу ситуациядә иң дөрес һәм тыныч юл шушы, диделәр. – Әнисенең тавышы ышанычлы, ныклы иде. – Ә син күрше районга, Фәгыйлә апаңа китәсең. Аның белән дә сөйләштем, ул риза, – диде кызу-кызу.
Фәгыйлә апа – әнисенең сеңлесе. Мәктәптә химия-биология укыта. Үз фәненнән районда иң көчле укытучы. Шул эш дип, мәктәп дип, кияүгә дә чыкмый калган. Мәктәп район үзәгендә искерәк кенә йорт биргән булган, шунда төпләнеп, ялгызы гына яшәп ята.
– Хәзер сиңа моннан югалып торырга кирәк! Алар сине онытырга тиеш. Син дә... Син дә моннан ары Камилә дип авыз ачасы булма! Син аңа тиң түгел! Шунысын да онытма: әтиеңне алар дошман күрә! Ул элек Батталовның бер аферасына каршы төшкән булган. Алар Камилә белән йөрүегезгә мәңге риза булмаячак! Яшь чакта кем гыйшык тотмаган? Үпкән-кочкан – җилгә очкан! Онытыла ул! Шуны онытма: әтиең чирле. Сиңа киләчәгеңне уйларга кирәк. Бөтен өметебез, карап торганыбыз – син!
– Әтине тәрбияләргә кирәк бит? – диде Камил.
– Анысы өчен кайгырма, әтиеңне үзем карыйм, улым. Икенче эшемнән чыгам, гариза яздым инде. Бик кирәксә, туганнар, күршеләр ярдәмләшер. Болай да сине Мәскәүгә озатырга җыена идек бит. Аның иң зур хыялы –сине үстереп, укытып, кеше итү. Сине атаклы физик итеп күрәсе килә иде аның. Тик сиңа химия-биологияне ныклап укый башларга туры киләчәк. Ул чакта репетиторга түләү кирәкмәячәк. Күрше районның иң яхшы репетиторы яныңда булачак. Әле уку елының башы гына, соң түгел.
– Ярар, әни! – Бу сүзләрне Камил шундый тыныч итеп әйтте, гүя бу хакта әллә кайчаннан бирле уйланып йөргән.
Батып барган кеше саламга да ябыша, ди. Камилнең хәле шулайрак. Әнисе белән Фәгыйлә апасы сузган салам кисәгенә ул теше-тырнагы белән ябышырга тиеш! Үткәннәр булмаган да кебек, әллә кайда еракта калды, хәзергенең ерып чыккысыз, упкынлы, котылгысыз чынбарлыгы артында. Аяк асты – сазлык, сулар һавасы – ут-ялкын. Барлык өмет – киләчәктә... Тау-таш, кыялар артыннан таң нурлары саркыган сыман, кайчан да булса бер төн пәрдәсе ертылыр әле, аның күңел тәрәзәсенә дә тәүге нурлы дулкыннар сарылыр...
Ул тагын әтисенә борылып карады. Аңа барысын да әйтеп бетермәсәләр дә, әтисе нидер сизенә иде, ахры, төпкә баткан, куркынган кешенекедәй зур итеп ачылган күзләре борчулы, калтыранган хәлсез ябык куллары белән юрган тышының очын бер бөтәрли, бер сыйпап тигезләргә тырыша иде.
– Әтигә ни дип әйтербез?
– Белмим әлегә... – дип пышылдады әнисе, коры күзләрен сөртеп, йөзен яшереп. Ул инде елап арыган, яше корыган иде. – Берәр сәбәп уйлап табарбыз. Ул бит син озаграк кайтмый торсаң да, карават башыннан синең күлмәгеңне алып, йөзенә ябынып ята иде... Синең исеңне дә юксына иде... Саргаер инде, сагыныр...
 

6


– Камилә... – Ноутбук экранында җанга якын йөзне күреп, Камил балкып елмайды. – Ничек хәлләрең, Камиләү?
– Менә синеке ничек? – Кызның йөзе үпкәле иде. – Кая булдың, ник берни дә әйтмәдең? Мин нәрсә уйларга тиеш?
Егет аптырап калды. Берни дә белми микәнни?
– Мәктәптә ниләр сөйлиләр? – дип, кызыксынырга ашыкты.
– Аптырыйлар инде... Беркем берни әйтми. Радим гына, «Качты куркак куян», дип, батыраеп йөргән була. Ул нидер белә, ахры. Ул, сине хәтта полициягә эләккән, дип сөйләде. Кемнеңдер телефоны югалган, аннан табылганмы соң шунда...
– Шуннан?
– Шуннан ни, оныттылар. Кемдә кем кайгысы инде! Бөтенесенең телендә БДИ, репетиторлар, чыгарылыш кичәсе... Ә мин нишләргә тиеш, Камил? Бер атна буе ни шалтыратмыйсың, ни контактта юксың!
– Менә шалтыраттым бит! – диде Камил, елмаеп.
– Син кайда әле?
– Күрше районда!
– Шаярасың... – Камиләнең тавышында үпкә сизелде. – Минем синең белән күрешәсем килә...
Егет җитдиләнде. Әйтерсең, аязып китәргә җыенган күк йөзен янә кара болыт басты.
– Ярамый, Камилә!
– Ник? Ни булды? Ник син миңа берни дә сөйләмисең? Агент 007 булдыңмы?
– Әйе, – диде Камил, җавап табылуга куанып. – Әлегә мин, чыннан да, «Агент-007», һәм безнең сөйләшкәннәрне дә дошман разведкасы сизәргә тиеш түгел... Шулай яхшырак булыр. Җитди сәбәпләр бар, Камилә. Бер очрашкач, мин сиңа барысын да сөйләп бирермен, тик әле түгел!
Камилә боегып калды. Кашларын җыерды.
– Белмим инде, Камил... Әни дә сиңа каршы әллә ниләр сөйли. «Аралашма аның белән бик начар егет ул», – ди. Башта мин сине якламакчы булдым. Аңа барысын да аңлатырга тырыштым. Тик ул синең хакта ишетү белән, кызып китә. «Сиңа бәхет телим, ник шуны аңламыйсың, – дип тирги. – Укырга керерсең, шунда менә дигән егетләр белән танышырсың. Һич булмаса, әнә Радим белән дуслаш. Ичмасам, яхшы ата баласы», – ди. Ә минем Радимга әйләнеп тә карыйсым килми. Әнигә каршы әйтеп тә файда юк. Мин эндәшмим. Мин хәзер нәрсә уйларга да белмим, Камил.
– Камилә, минем хакта ниләр генә сөйләмәсеннәр, ышанма! – диде Камил, нык, ышанычлы итеп. – Тик минем аркада әниең белән дә тиргәшмә! Ул чынлап та сиңа яхшылык тели.
– Миңа нәрсә яхшырагын әни белән син беләсез бугай! Миңа караганда да! Ә миннән сораганыгыз бармы сезнең, «Ниләр уйлыйсың, Камилә, сиңа ничек ошый?» дип. – Камилә, дулкынланып, кызып китте. – Хуш!
Буш экранга карап катып калган Камилнең күңелендә дә бушлык. Көнен дә, төнен дә истән чыкмаган, төшләренә кереп йөдәткән сөйгәнен үпкәләттеме?
Их, барысына да кул селтисе дә, кош сыман очып кына кайтасы иде туган өйгә! Әтисе, әнисе янына. Туган йортны тирәләп-тирәләп очарга да Камиләләрнең ишек төбендәге каенга барып кунарга иде... Һәм ишектән Камиләнең күренгәнен көтәргә! Юк, әле төн бит. Йокларга әзерләнәдер Камилә. Аның тәрәзәсе төбенә килергә дә пыяла аша кызга күз салырга... Әнә ул төнгелеккә озын куе чәчләрен тарата... Урынын җәя һәм, ниндидер караш тоеп, ялт борылып, тәрәзәгә күз сала... Тик анда беркем дә юк... Тышта кара көз, караңгы, яңгыр...
 

7


Быел суыклыгы белән кешеләрнең теңкәсенә тигән кышны да, ялындырып кына атлаган язны да күрмәде-белмәде Камил. Элек тә көне уку белән үтә иде. Хәзер инде укуга башы-аягы белән чумды. Бар шатлыгы – уку һәм Камилә белән телефоннан, скайптан аралашу. Теләге бер: яхшы баллар алырга! Бирешмәскә! Аны котылгысыз усаллык белән китереп кыскан аяусыз чынбарлыктан шулай гына котылып булыр кебек. Һәм матур киләчәк хакындагы матур хыяллар белән генә! Көннәр үтә, үткәннәрне вакыт комы күмә. Аларга юл ябык. Үткәннәр хакында уйламаска! Аларны хәтер зиратына җирләргә дә киләчәккә атларга!
Химия белән биология фәннәре шулкадәр кызыклы! Ничек бу хакта элегрәк белмәгән! Әллә инде Фәгыйлә апасы шулай оста аңлатамы? Ярып кына сала. Юкка гынамыни аның укучылары ил күләмендә олимпиадаларда җиңеп чыга. Үзе – атказанган укытучы. Искерә төшкән шкафлары тулы китап, белешмә, сүзлек. Совет чорында ук чыккан әллә нинди яхшы-яхшы дәреслекләре бар, аларның күбесен Интернеттан да табып булмый хәтта. Репетитор булуын үтенеп, күрше районнардан киләләр. Үз предметы турында сөйли башласа, бөтенләй икенче кешегә әверелә. Калын күзлек артындагы зур яшел күзләре зурая, борын тишекләре киңәя...
Фәгыйлә апасының аскетларча җиһазландырылган йортының бүрәнә диварлары күзгә күренми башлый – Камил белем дөньясына чума. Элек аңлаешсызрак тоелган химик формулаларга җан керә, молекула, атомнар, күзәнәкләр терелә.
Камил хәзер шундый карарга килде: ул табиб булачак! Башка беркем дә түгел! Иң катлаулы белгечлекне сайлаячак – нейрохирургияне! Әтисенә дә ярдәм итә алыр, бәлки. Мәктәпнең каен аллеясында күңеленә күктән мәхәббәт иңә иде сыман, ә хәзер – гыйлем. Ул Мәскәүгә дә китмәячәк, Питерга да – Уфага укырга керәчәк. Камилә белән икесе бу хакта сүз ныгытып куйдылар инде...
...Тиздән БДИ мәшәкатьләре җитте. Камил имтиханнарны гаҗәеп бер тынычлык белән каршы алды. Соңгы арадагы вакыйгалар егетне чыныктырган иде. Ул хурлыклы, түбәнсеткеч хәлләр янында БДИ – вак мәсьәлә. Һәм ул каушамый-нитми генә сынауларны шактый җиңел генә үтеп, химия, биологиядән тестларны, ким дигәндә, туксанышар баллга бирә барды. Урыс теленнән генә сиксән сигез балл, ләкин бу да начар күрсәткеч түгел.
Документ оригиналларын Уфага, медицина университетына тапшырып кайтты да, конкурс нәтиҗәләрен көтә башлады. Биредә конкурс илдә иң зурлардан. Тик егет үзенең конкурстан үтәчәгенә ышана иде. Ул – беренче иллелектә. Аңардан көчлерәкләр, башка еллар статистикасын карасаң, башкала вузларын яулый. Шулай булды да, Камил беренче турдан ук үтеп китте. Димәк, ул беренче сентябрьдә студентлар сафында университет ишекләрен ачып керәчәк. Ачып керәчәк тә янә башы-аягы белән укуга чумачак.
Июль Фәгыйлә апасында үтте. Аның искерә төшкән йортында буйыйсы нинди урын бар, барысын да яңартып чыкты. Түбә калае тишелгән иде, аны алыштырдылар. Осталарга булышып йөри торгач, тегеләр аны үзләре белән эшкә кыстый башламасынмы?! Яшь кеше ни, куркып-нитеп тормый, түбә башына да маймылдай үрмәләп менеп китә, калай бөгәргә дә кулы ята. Ә ник бармаска? Җәй ахырына кадәр өч йорт, ике мунча түбәсе яптылар, кулына акча керде. Үзләренә атна аралаш диярлек кайтып, әтисен мунча кертешеп йөрсә дә, әнисе аның бик еш кайтып йөрмәве яклы иде.
Камилә белән очрашу һаман кичектерелә килде. Сентябрьне көтәргә, Уфада күрешергә карар иттеләр.
Камилә дә – булачак студент. Ул, әнисенең сүзен тотып, нефть университетының икътисад бүлегенә укырга керде. Аңа, кайда укыса да, барыбер иде, ахры. Әтисе дә, әнисе дә аңа карьера турында сөйлиләр, төрле чараларда катнашырга өндиләр. Мәктәп елларында әнисе аны музыка мәктәбенә йөрергә мәҗбүр итте, спорт түгәрәгенә яздырды. Аның сүзен екмаска була, йөрде инде кыз. Тик Камиләнең укыйсы да, ниндидер баш әйләндергеч уңышларга да ирешәсе килми, аның кияүгә чыгып, хуҗабикә булып, матур-матур балалар үстерәсе генә килә. Һәм ул яраткан, җаны теләгән кеше дә бердәнбер генә. Ул – Камил. Аңа, Батталовның бердәнбер чибәр кызына, күпме егетләр күз атып йөри. Сукыр түгел, күрә, сизә. Үзенең килмәгән җире юклыгын да белә. Күрше Радим да, сукыр чебен кебек, күзенә кереп бара. Ул да нефть университетына керде. Шулай ук түләүле бүлеккә. Тәнәфестә, лекцияләрдән соң сәбәп табып та, сәбәпсез дә Камилә янына килә, нидер сөйләгән, кызны көлдерергә тырышкан була. Ләкин кызга Камилдән башка беркем дә кирәкми. Аны уйлап, таңы ата, аны уйлап, кояшы бата. Төшләрендә, хыялларында да ул, ул...
Әлбәттә, боларны ул әнисенә дә, әтисенә дә сөйли алмый. Камилнең исемен дә ишетәсе килми әнисенең. Күкерт кебек кабынып китәргә генә тора. «Әтисе кебек үк катыбаш ул», – дип, Камилне сүгә. Камилә әти-әнисе сөйләшкәндә, колак чите белән генә ишетеп калды: Камилнең әтисе Фәрит абый район прокуроры булып эшләгән чакта, Камиләнең әтисе белән икесенең арасында ниндидер зур конфликт булган. Әтисе Агыйдел буенда бик матур урындагы ничәдер гектар мәйданны бер депутатка бирдергәнме соң... Шул җирләргә ымсынып йөргән, ял йорты ачарга җыенган бер фермер прокуратурага шикаять язган. Прокурор эшне йомарга теләмәгән, зурга җибәрмәкче булган, әмма өлгермәгән – авариягә тарыган. Болар хакында сөйли башласа, әнисенең кәефе тәмам бозыла, нервысы куба.
Чынлап та, Камилнең әтисен бик каты куллы, үтә дә туры, законнан тайпылмаучы кеше булган, дип, әле дә сөйлиләр. «Чын прокурор» дигән кушаматы да бар. Әнисе аның хакында: «Юләр ул Фәрит. Дөньяны аңламады, закон куды, – ди. – Дөнья закон белән генә барса, дөнья да булмас иде!»
Камилә әнисе белән бик килешеп бетми. Аңа, мәсәлән, нәкъ шундый, туры, намуслы кешеләр ошый. Алдашуны җене сөйми. Камилне дә шул турылыгы, хәйләсезлеге өчен ярата бугай. Хәер, ул боларны әнисенә сөйләп, аны көяләндереп тормый.
Яхшыгадырмы, начаргадырмы – депутат үз уен тормышка ашырган: елга буенда хан сараедай ял йорты салдырган, җәйләрен гаиләсе белән шунда ял итеп яталар. Камиләнең әтисе белән әле дә бик якын дуслар, ярдәме дә күп тигән бугай. Камиләләр аны елына ике-өч тапкыр зурлап кунак итә, әтисе кунакны ауга алып чыга, Агыйдел буенда балык тотып, шашлык пешереп мәш киләләр.
Депутатның Альберт исемле ябык, озын буйлы, салам сыман сап-сары чәчле малае бар. Әнисе Камиләгә шуны димләп, мәш килә инде. Янәсе, яхшы ата баласы, Мәскәүдә укый, фәлән-төгән... Бернәрсәгә кытлык кичермәссең, Лондонда гына яшәрсез... Кызга боларның берсе дә, Альберт та кызык түгел. Төпченми дә, кирәкми дә. Ошатмый ул Альбертны. Һәм Альбертның да Камилә дип исе китеп торганга охшамаган. Ул – Интернет корты. Бөтен мавыгуы – компьютер уеннары! Әле үсәргә дә үсәргә аңа, кызлар кулын тотып караганчы!
Камиләнең үз кайгысы, үз уйлары, үз хыяллары. Алар исә бердәнбер кешегә барып бәйләнә – аңа, Камилгә! Бүген дә төшендә күрде аны... Бик матур яшел ялан, имеш... Ялтырап, чип-чиста сулы елга агып ята. Йомшак җылы җил исә, чут-чут кошлар сайрый. Аяк астында ком... Камилә яланаяк. Барысы да шулкадәр чын кебек! Камил – елганың бер, Камилә икенче ярыннан атлый... Күпер эзләп баралар да баралар. Тик күпме барсалар да, күпер табылмый. Камилә елганы йөзеп чыкмакчы була. Тик аның суы кинәт карачкыл төскә керә, үзе суык, тәнне корт чаккандай өтеп-өтеп ала. Камил аргы яктан кул селти, йөзе борчулы: «Юк-юк! Кермә суга!» – дип кычкыра. Кыз: «Ками-ил! Ками-ил!» – дип, аны чакырмакчы, боздай салкын суны ерып, аңа таба атламакчы була. Ләкин агым шулкадәр көчле, ә аяклар бүрәнәмени – аларны күтәреп тә, атлап та булмый!..
Бу төшне нәрсәгә юрарга? Тиз генә бергә була алмаслар микәнни алар? Ә Камил ник «Юк! Юк!» ди? Камиләне күрәсе, аның белән очрашасы да килмиме? Ник ул үзе Камиләгә таба атламый? Һәм аның, берни аңлатмыйча, хәбәр итмичә күрше районга китеп баруын ничек аңлатырга?
Күңелдән чыгарып атарга микән әллә аны? Беткәнмени егетләр? Нефть университеты – аларның оясы! Камилдән дә яхшырагы килеп чыгар әле, бәлки...
Һәм кызның күз алдына кечкенә чагындагы бер күренеш килеп баса. Алар әнисе белән ниндидер зур кибеткә барды. Камиләнең күзе иң өске шүрлектәге бер курчакка төште. Ул Камиләнең үзе зурлыгында иде. Күзләре зәп-зәңгәр, керфекләре озын. Алсу күлмәгендә купшы челтәрләр! Кыз, аңардан карашын аерып ала алмыйча, туктап калды. Үтенечле карашын әнисенә төбәде. Ә ул курчакны алып әйләндереп-тулгандырып карады да кире урынына бастырып куйды. Янәшәдәге кечкенәрәк курчакны күреп, елмаеп җибәрде:
– Менә монысын алганда да була, кызым!
Кыз, еларга җитешеп, баягы, үзенә ошаган курчакка үрелде.
– Юк, кызым, анысы бит бигрәк очсыз! Менә, карале, монысы нинди матур! Үзе кыйбатрак та, яхшырак та!
Камиләнең бу курчакка карыйсы да килми иде. Ләкин әнисе өзмәде дә куймады, үзе ошаткан курчакны сатып алды. Ул курчакка тиюче, аның белән уйнаучы булмады, ул, ятимсерәп, шкафның бер почмагында моңаеп утырды да утырды. Кыз, үсә төшкәч, үзе ошаткан теге курчакны эзләп, кибетләрне күпме генә әйләнмәсен, – ул аңа башка очрамады! Шуңа охшаганнары бар, тик менә нәкъ Камилә теләгәне юк! Ул матур курчак, мәңгегә тормышка ашмаячак үкенечле хыял булып, гомерлеккә хәтергә сеңеп калды.
Моңа охшаш хәлләр аннан соң да гел кабатланып торды. Йомшак күңелле Камиләгә әнисенә буйсынудан башка бер чара да калмый иде. Уенчыкларның да, киемнең дә иң яхшысын, иң кыйммәтлесен һәм үзенә ошаганын сайлады аңа әнисе. Алар кызының күңеленә ятамы-юкмы, анысын уйлап та карамады. Әле тагын шул хәл кабатлана түгелме соң? Юк, дип, үз-үзен ныгыта Камилә, җитәр, мин инде сабый бала түгел – үземә ошаганча яшәячәкмен!
Кулы телефонына үрелә. Озын нәфис бармаклар, ялтыр экран өстендә биеп, берчә үпкәле, берчә назлы сүзләр тезә башлый: –«Камил, Камилем!.. Сине ничек сагынганымны белсәң! Шундый нык сагындым, хәтта минем сиңа ачуым килә! Синең белән күрешәсе көнне ничек көтеп алырга? Ничек?»
Сагынуның исбатлавы булып, егет ягына җыр файллары, чәчәк рәсемнәре, смайликлар «оча»...
Озак та көттерми, җавап «хаты» килеп төшә: «Җаным, аппагым! Мин дә... Мин дә синең хәлдә...», «Без күрешербез бит, әйеме?»
«Һичшиксез! Уфага бару белән! Таш яуса да! Көт, сөеклем! Беренче сентябрьгә вакыт бик аз калды». «Телисеңме, мин такси алам да үзем синең янга киләм»?!
– Юк, Камилә. Бу хакта икенче көнне үк билгеле булачак. Киләчәктә бергә була алу өчен әлегә түзәргә, сабыр итәргә кирәк!
– Камил, ә син беләсеңме, безнекеләр өйгә ремонт ясадылар. Вентиляция уемына бер күгәрчен оя корып, бала чыгарган булган. Кузгаттылар инде үзләрен. Тик, әниләре, кеше кулы тигәч, балаларына әйләнеп тә карамады... Тартмага салып, ашатып, үзем тәрбиялим!
– Әйе, – дип җавап бирә Камил. Ул бит хәзер – биология буенча белгеч. – Кошлар, җәнлекләр, хәтта кешеләр дөньясында була торган хәл... Фотоларын җибәрәсеңме?
– Син аңламыйсың! – Кыз аңа үпкәли. – Тагын китап сүзе сөйли башладың. Болар бит – чын, тере күгәрчен балалары! Күрсәң, шундый кызыклар! Инде ихатага чыгара башладым, очарга өйрәнәләр. Канатлары ныгыса, очып китәрләр дә ялгыз калырмын инде...
– Нишләп син ялгыз буласың ди, – дип юата аны егет. Әниең, әтиең бар, мин бар!
– Син бернәрсә дә аңламыйсың! – дигән җавап оча егет ягына һәм элемтә өзелә...
 

8


Каеннарның алтын тәңкәләре ботаклардан аерыла да, җылы һава агымында тибрәлә-тибрәлә, теләр-теләмәс кенә җиргә юнәлә. Зур-зур күбәләкләр сыман әйләнеп-тулганып, кояшта җылынырга өметләнеп яткан өр-яңа күксел асфальтка куналар...
Биредә дә каеннар... Алар Камиләне гомер буе озатып йөри сыман: мәктәп юлында, өйдә... инде хәзер Уфада... Каенны кайгы агачы, диләр... Аһ, Камил белән алар бәхетле була алмас микәнни? Әллә шуңа сагалый микән аларны каеннар? Юк-юк, бу ак сынлы зифакайларның нинди гаебе булсын? Ник бәхетсезлек юрый әле ул тик торганнан? Барысы да яхшы булачак! Барлык авырлыклар, биткә килеп сарылган пәрәвезне алып ташлагандай, җиңел генә сыпырып алгандай юк булачак!
Җанга якын таныш гәүдәне, адымнарны әллә каян танып алып, Камилә сөйгәненә таба йөгерде. Сулуы кабып, егетнең кочагына ташланды. Аның киң, җылы күкрәгенә сыенды. Һәм карашын күккә төбәде. Күбәләк-яфраклар тирбәлгән зәп-зәңгәр төпсез күк... Биектә, төпсез зәңгәрлектә гамьсез Уфа күгәрченнәре оча. Җәен ул тәрбияләп очырган кошчыклар да шулар арасында түгел микән?
Кызның күңелен ниндидер җиңеллек, чиксез рәхмәт хисе биләп алды. Шул биек зәңгәр күккәме, язмышкамы – ул моны үзе дә аңлый алмады. Аһ, нинди бәхетле Камилә! Аңа башка беркем дә, бернәрсә дә кирәкми! Аның кочагы тулы бәхет. Ул бәхетнең исеме дә, җисеме дә бар. Камил исемле ул! Төпсез күктәй зәп-зәңгәр күзле, куе коңгырт чәчле, кашлары карлыгач канатыдай сызылып киткән, алар бер-берсенә кушылырдай булып тора. Андый кашлы кешеләрнең хәләл җефете якын-тирәдән була, дигәнне ишеткәне бар Камиләнең... Кызык, ә алар өйләнешер микән? Шулай дип уйлый үзе, ә теле башканы сөйли:
– Камил, дуңгыз! Мин күралмыйм сине! Санап карале, ничә көн узды! Ничә сәгать!
Уфага килгәннән бирле ике-өч көн саен күрешеп торсалар да, сөйләшеп сүзләре бетмәде, серләшеп серләре кимемәде аларның. Дөресрәге, Камилә сөйләде дә сөйләде. Укуын яратмавын, әти-әнисен хафаландырудан куркып кына укып йөрүен, алар алып биргән ике бүлмәле фатирда яшәвен сөйләде. Үзенә иптәшкә тутыйкош, аквариум, алтын балык алып җибәргән икән. Беренче сессиясен уңышлы тапшырса, әтисе машина бүләк итәргә вәгъдә иткән. Әле правага укып йөри. Водительләр курсында Камиләгә билгеләнгән инструктор кайсы ягы беләндер Камилгә охшаш булып чыгып, кызга гашыйк булган икән. Камиләдән күзен ала алмый, ди, чак кына юл читендәге баганага барып бәрелмәгәннәр икән...
– Сагындым... – ди Камил, бертуктаусыз сөйләнгән кызга сокланып, яратып карап.
Кыз дәшми.
– Мин дә, – ди аннан... – Миңа син җитмисең! Күземә башка бернәрсә дә, беркем дә күренми. Тик мин шуны гына аңлый алмыйм: син мине яратасыңмы?
Камил, аны биленнән кочаклап, үзенә тартты.
– Яратам, яратам... – дип пышылдап, аны һушыннан яздыручы хуш исле чәчләренә йөзен яшереп, тынып калды. Йөрәге ашкынып дөп-дөп типте.
– Яраткач, ник бер ел буе берни дә сөйләмәдең? Бер ел, уйлавы гына да куркыныч хәтта!
– Бер ел ук түгел!.
– Ә минем өчен – бер ел. Юк, бер ел да түгел – мең ел!
– Мин һаман да сиңа бернәрсә дә әйтә алмыйм, Камилә. Вакыты җиткәч, барысын да сөйләрмен әле бер...
– Ә ник көтәргә? Миннән яшерерлек, миңа әйтергә ярамаган нинди зур сер ул?
Егет башын түбән иде.
– Камилә, әйдә, башкача бу хакта сөйләшмик, яме! Әйттем бит, бу – минем өчен бик уңайсыз тема. Ышан миңа, вакыты җиткәч, үзем әйтермен... Шулай килешик. Һәм миннән бер генә үтенеч: безнең очрашулар хакында әти-әниең белергә тиеш түгел.
– Ә син беләсеңме, – ди Камилә аңа, бармак янап, – мин аларның бердәнбер кызы! Алар синең бу сүзеңне ишетсә, нишләтерләр иде сине! Алар бит мине бик көтеп алган. Унбиш ел көткәннәр! Күпме еллар хастаханә юлын таптаганнар. Ахырда картәни бер карчыкка барырга киңәш иткән. Ул әби әнием белән әтиемә Ходайдан бала теләп дога кылган. Авырга калып, мине тапкач, әни аңа яңа йорт бүләк итәргә җыенган. Алмаган теге карчык, кирәкми, минем үз өем бар, дигән. Ләкин бер сүз әйткән.
– Я, нинди сүз инде?
– «Аллаһы Тәгалә сиңа сораганыңны, бик кадерле нәрсәне бирде. Ләкин ул сине сынар, синнән нәрсәдер сорар, дип уйлыйм», – дигән. – «Ни сораса да бирермен», – дип җаваплаган әни. Шуннан бирле әни ел да корбан чалдыра, Коръән ашлары җыя... Әти белән хәйрия концертларын калдырмыйлар. Шәһәргә барсак, кем хәер сораша – берсенә дә сәдака бирми китмиләр – мин оялып бетәм. Кыскасы, минем өчен утка керергә, суга сикерергә дә әзер әнием.
– Артык нык игътибарны күтәрергә дә кирәк бит әле... – диде егет. – «Гиперопека», диләр аны психологиядә.
– Мин өйрәнгән инде, – дип көлде кыз. – Миңа бер дә кыен түгел!
 

Дилбәр БУЛАТОВА


Фото: https://pixabay.com/

Повестьның дәвамын алдагы көннәрдә сайтыбыздан укый аласыз.
 
«Мәйдан» №2, 2020 ел.

Комментарийлар