Логотип «Мәйдан» журналы

Көтәрмен, дигән идең... (Повесть)

Повесть

1


Була икән дөньяларда мондый да матурлык! Аның хуш ис аңкытып, дулкынланып торган саргылт чәчләре... Ап-ак йөзе! Алсуланып торган бит уртасында ике мәхәббәт чокыры да бар. Тулырак нәфис иреннәр... Шул иреннәр арасыннан энҗедәй тешләрен күрсәтеп, мәхәббәт чокырларын чокырайтып, уң як кашын өскә чөебрәк елмаеп та җибәрсәме?! Барлык дөньясын оныта Камил! Әйтерсең, аның өчен әйләнә-тирәдә башка беркем дә юк. Сихерләнгәндәй, карашын Камиләнең нур чәчкән яшькелт-зәңгәр күзләреннән, елмаюлы йөзеннән аерып ала алмый. Ул моны сиздермәскә, карашын тизрәк кыздан алырга ашыга. Тик күзе аның һәр хәрәкәтен аулый. Аның һәр адымын сагалап, тын алышын тоеп тора. Үзе кагылырга да курка. Ә икең бер партада утырганда, бу – авыррак хәл.
Аларны быел беренче сентябрьдә икесен бергә утыртып куйдылар бит. Камилә тәрәзә янын сайлады. Ныклабрак күз салсаң, ул, гүя, картинадагы кыз: чәчендә кояш нурлары чагыла. Тәрәзә рамы – гүя шул сихри картинаның рамы. Мәктәпнең каен аллеясы – арткы пландагы пейзаж. Ә Камилә – Леонардо да Винчиның Мона Лизасы. Дөнья шулкадәр ямьле – шатлыктанмы, бәхет хисеннәнме, башлар әйләнә. Юк, бәхет түгел, бәхетне көтү, сизү хисеннән. Хисләр күкрәккә генә сыймый, иңнәргә, әйтерсең, канат үскән!
Сабакташлары бу икәүнең арасында нидер барлыгын былтыр ук сизеп алды. Бу икәү үзләре моны аңлаганчы ук. Ләкин бер сүз дә дәшмәделәр. Радим гына, таза гәүдәсен селкетә-селкетә, балалар бакчасындагы кебек, үртәр, ирештерер иде:
– Һе, Камил белән Камилә! Кияү белән кәләш!
Кыз аның бу тупаслыгыннан тәүдәрәк кыенсына иде. Ә Камил үзен дә, аны да яклап, бер сүз дә дәшә алмый. Артык зур иде бөреләнеп кенә килгән мәхәббәт тойгысы, артык яңа, саф. Күңелне күкләргә күтәргән бу шатлыклы хиснең әле ни икәнен дә, нинди икәнен дә аңлап булмый иде.
Камил – үзләренең сыйныфында гына түгел, мәктәптә беренче егет. Заманында район прокуроры булып эшләгән әтисеннән укуга хирыслык, сабыр тырышлык күчкән. Мәктәптә татар теле укытучы әнисе күркәм буй-сын, хис-тойгыга бай йөрәк бүләк иткән: егет җырга да оста, өч-дүрт ел бию түгәрәгенә дә йөрде, концертлар була калса, кечерәк сыйныф кызларының йөрәген гитарада да уйнап яндырды.
Тик Камиләгә тиң микән соң ул? Бу уйлар да егетнең башына шул беренче сентябрьдән керә башлады. Камил мәктәптә беренче егет булса, Камилә – районда иң беренче кызлардан. Районның яртысын диярлек биләп торучы иң зур, иң бай хуҗалык директоры Батталовның бик иркә, унбиш ел көтеп алынган бердәнбере ул. Әнисе – хуҗабикә, барлык вакытын гаиләсенә, ягъни ире белән кызына багышлаган кеше, кызы өчен утка да, суга да керергә, кирәксә, арыслан авызына ташланырга да әзер.
Боларны уйласа да, Камил берни хәл итә алмый, мәктәп партасы аларны көн дә берничә сәгатькә тигезләп куя. Әнә Камиләгә урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Алена Михайловна, алтынсу кысалы нәфис күзлеген төзәтә-төзәтә, сорау бирә:
– Батталова, «Сугыш һәм солых» романының идеясе нәрсәдә?
Кыз эндәшми. Нечкә нәфис муены аккошныкы сыман аска иелә. Озын керфекләре түбән төшә... Йомшак тавыш белән акрын гына:
– Наташа үз гомерендә тәүге тапкыр балга килә... Матур күлмәкләрен кия. Прическалар ясата. Аңа анда бик ошый, – ди.
– Шуннан, шуннан? – ди укытучы.
Камил, укытучыга ишеттермәскә тырышып, акрын гына пышылдый:
– 1812 елда Беренче Ватан сугышы башлана. Романда халыкның Ватан өчен яуга күтәрелүе сурәтләнә. Югары җәмгыять һәм гади халык тормышы күрсәтелә. Андрей Болконский, Пьер Безухов, Наташа Ростова – Толстойның яраткан геройлары. Аларда язучы инанган идеаллар: батырлык, ихласлык, мәхәббәткә тугрылык кебек сыйфатлар гәүдәләнә...
Камилә колакка гаҗәеп сак, юкка гына ничә ел музыка мәктәбенә йөрмәгән, бу сүзләрне бик уңышлы рәвештә һәм тырышып кабатлап бара.
– Молодец, Батталова! – дип мактый аны урыс теле һәм әдәбияты укытучысы. – Әсәрнең эчтәлеген беләсең. Дәрескә яхшы әзерләнгәнсең. Әсәрнең идеясен белү – ул әсәрне төбенә төшеп аңлау дигән сүз! Ә бу җиңелдән түгел. Чөнки язучы үзе әйтергә теләгән фикерне образларга төреп, сәнгатьчә алымнар ярдәмендә бирә. Ул әйтергә теләгән фикерне аңлау өчен үзең дә язучы фикер йөрткән дәрәҗәгә күтәрелә алу мотлак.
Кыз килешле итеп кенә урындыгының читенә генә утыра, рәхмәт белдереп, Камилгә тутырып карый һәм парта астыннан гына егетнең кулын кыса. Аның йомшак бармаклары кагылуыннан егетнең яңакларына кызыллык йөгерә, ул, йөткерәсе килмәсә дә, тамак кырган, йөткергән була.
Дәресләрдән алар бергә чыга. Өйләре бер якта, чөнки. Юлның ике ягында – каен агачлары. Алар яшь түгел инде. Ботаклары көннән-көн җиргә таба ныграк сузыла, ныграк иелә кебек. Әйе, каеннар үсә, югарыга тартыла да, аннан башларын түбән ияләр шул. Юлдан тыз-быз үткән машиналарны күзәтәләр. Чуклары, озын алкалар сыман, акрын гына йомшак җилдә тирбәлә.
Камилә дус кызы Алинә белән алдан бара. Алар артыннан Камил, Радим, Ринат атлыйлар. Радим гөр-гөр сөйләнә, авыз ачып барсаң, аяк чалып, юл читенә егарга да күп сорап тормый. Каенның саргылт-яшел чугын умырып өзеп алып, аяк астына ташларга да өлгерә.
Камилнең өйләре беренче, ул кала, ә башкалар ары китә. Егетнең йөрәге өзелеп төшкәндәй була шул чакта. Әнә, ике кыз, ике егет атлыйлар, шундый шатлар, бер кайгылары юк. Әллә Камилдән котылдык дип шатланалармы? Егетнең күңеленә салкын, котсыз бер хис үрмәли: көнчеллекнең ни икәнен ул нәкъ менә шунда тоя. Аллы-гөлле дөньяның бер чите кителә башлаган сыман, каеннарның тәңкә-тәңкә яфраклары да тутыгып-каралып, ботаклары тагын да ныграк сыгылган кебек... Ник Радим Камиләгә ул кадәр ашардай булып карый? Ник теле-телгә йокмый? Җил тегермәнемени – кулларын болгапмы-болгый! Тик бу сорауларга, күпме баш ватса да, Камил җавап таба алмый. Тик шуны аңлый: мәхәббәт – шәм ялкыны кебек, үзе гаҗәеп матур, ә үзе яндыра-көйдерә икән...
 

 

2


Өйгә кайтып керүгә, мәктәп хәлләре онытыла төшә, егет өй мәшәкатьләренә чума. Түр бүлмәдәге караватта ап-ак ыштан-күлмәктә әтисе Фәрит ята. Ул юл фаҗигасенә тарыганда, Камил алтынчыда гына укый иде. Тик ул көннәрдәге ыгы-зыгыны, куркыныч билгесезлекне бүгенгедәй яхшы хәтерли. Әтисе, умыртка сөяге имгәнеп, йөри алмас булып калды. Зиһене яхшы үзенең, таный, сөйләшә. Камил, беренче эш итеп мендәрләрне кабартып, әтисен шул мендәрләргә сөяп утырта.
– Хәлең ничек, әти? – ди. – Берәр җирең авыртмыймы? Даруыңны эчтеңме?
Әтисе бу сүзләргә шулкадәр сөенә! Аксыл йөзе, хәлсез карашы балкып китә, рәхмәт әйтүе шул аның... Ә үзе:
– Бик озак булдың бүген! Ник алай? Көтеп арып беттем бит! Кабыргалар авырта башлады, – ди, көйсезләнебрәк.
Камил, өстен салып, юынып ала да әнисе иртән әзерләп киткән ризыкны микродулкынлы мичкә җылытырга куя. Башта кашыклап әтисен ашатып ала, аннан үзе тамак ялгый.
Әнисе әйтә, авыру кешеләрнең барысы да көйсез була, ди. Чынлап та шулайдыр. Әтисе я, «кайнар» дип, суытырга куша, я, «суынып беткән бит», дип, яңадан җылытып алдырта.
Хәзер Камил үзенең бүлмәсендә бер сәгатьләп черем итеп алачак та кичке унберләргә кадәр уку өстендә булачак. Быел аның БДИ елы. Атнасына өч мәртәбә репетиторга йөри. Ул репетиторга йөри алсын дип, әнисе ике эштә эшли. Көндез мәктәптә укыта. Тәүлек аралаш төнгелектә балалар йортында дежур тәрбияче. Шуңа күрә алар күп вакыт иртән берничә сүз алышып өлгерә, мәктәп коридорында гына очраша.
Хыяллары зурдан Камилнең. Мәскәүгә, техник вузга укырга кереп булмасмы дип өметләнә ул. Нинди фәннәрдән БДИ бирергә кирәк булачагын былтыр ук карап куйган иде. Инде ныклап әзерләнергә тырыша. Камиләне дә кыстый, әйдә, бергә укырбыз, ди. Камилә авызын ерып елмая да иңен генә сикертә.
– Минем бөтенләй дә укыйсым килми, Камил! – ди.
– Нишлисең килә алайса? – ди егет, чын күңелдән аптырап.
Кыз, бит очларын чокырайтып, матур итеп көлә генә.
– Бер әйтермен әле, Камилҗан! – ди.
Камил үзе – уку отличнигы, тик бу сүзләрне аңлап бетерә алмый. Ничек инде укыйсы килмәскә мөмкин? Югыйсә, нишләп вакыт үткәрәсең?
Көннәрдән бер көнне егет, бөтен батырлыгын җыеп, аны кинога чакырырга булды.
– Камилә, әйдә, бу ялда кинога барабыз? – диде, математика дәресеннән тәнәфескә чыккач.
Камилә, гүя шуны гына көткәндәй:
– Ә мин сине үзем кинога чакырам! – димәсенме?!
– Кая?
– Безгә! Безнең өйгә!
– Ничек инде? – дип аптырады егет.
– Бу атнада шимбә әти белән әни өйдә булмыйлар. Алар Мәскәүгә, опера карарга оча. Безнең әни бит – меломан! Үлеп, опера ярата. Иртәгә ниндидер бик шәп премьера, ди!
Камил каушабрак калды.
– Йә, ничек, безгә кунакка киләсеңме? – дип, аны ашыктырды кыз.
Камил, үз-үзен кулга алып:
– Ярый! – диде.
– Кич килерсең. Караңгы төшкәч. Беркем дә күрмәс, – диде Камилә.
Әллә аларны тыңлап торган инде, шулчак яннарында, җир астыннан сикереп чыккандай, Радим пәйда булды. Һәм, шаярткандай кыланып, Камилнең аркасына шапылдатып сугып, кабинетка таба йөгерде.

 

 

 

 

 

 

3


Чүкеп ясалган тимер бизәкле авыр капканы ачып, егет ихатага керде. Аяк астында тигез, шома шакмак плитәләр тулган ай яктысында ап-ак булып күренәләр. Газон өстенә кара-кучкыл чыршылар, оя-оя түгәрәк куаклардан озын шәүләләр сузылган. Ә ишек төбендәрәк – яшь кенә каен агачы. Аның яфраклары кичке җиләстән акрын гына калтыранып тора.
Камил, ялтырап яткан паркет идәнгә басарга кыймыйча, тупса төбендә тукталды. Нәкъ каршысында – идәннән түшәмгә кадәр сузылган зур көзге.
– Әйдә, үт! – дип эндәште каршысына атылып чыккан Камилә. Дәрестә рәхмәт әйткәндәгедәй, йомшак учы белән җитәкләп алып, түргә әйдәде. – Кыенсынма. Үз өеңдәгедәй бул! Ә мин чәй куям. Әллә инде синең кофе эчәсең киләме?
– Кофе, – диде егет, зур күн диванга чумып.
Ул арада уймактай гына кара чынаяклар куелган поднос тоткан Камилә күренде. Ах, нинди чибәр ул! Затлы хушбуй исе исә башны югалтырлык!
Кыз стенадагы зур экранны кабызды. Пультны кулына алды һәм ялт кына диванга, егет янына елышты.
Өндә идеме бу, төштәме? Дулкынланудан Камил югалып-каушабрак калды. Көннәр-төннәр буе хыялланган, кул түгел, хыял да җитмәс биеклектә булып тоелган кыз менә аның янында утыра! Аның кайнар тыны муенын, күкрәген пешерә, яндыра. Камиләне шашып-шашып кочасы, битләреннән, хуш исле чәчләреннән үбәсе килде. Ләкин кагылырга да куркыныч кебек! Әгәр кагылса, шушы бәллүр савыт сыман Камиләгә зыян килер, ул савыт чатнар, кадере китәр... Күңел күгендә барлык төсләре белән балкыган нурлы рәсем тоныкланыр, җуелыр...
Алар бик эчтәлекле фильм карады. «Сал өстендә ялгыз» дип атала иде ул. Кораб җимерелеп, бер төркем кеше һәм җәнлекләр котылып кала. Көннәр үтә, ризык, су запасы кими. Алар берәм-берәм бер-берсен үтерә башлый. Иң башта көчсезрәкләр, хәлсезрәкләрне тотып ашый, аннан башкаларга чират җитә. Азактан бер егет белән арыслан гына исән кала. Бер-берсенә карашып, чиксез океанда сал өстендә йөзәләр дә йөзәләр. Азык-сулары бетә. Хәлләре юк. Егет күзен йомарга да курка. Йомса, арыслан кабып кына йотачак. Азактан аңлашылуынча, бу арыслан аның күзенә генә күренгән икән. Егетнең нәфесе, күңел төбендәге иң кара уйлары явыз арыслан сыйфатына кергән...
Фильм бетте. Тик Камилнең кайтып китәсе килми иде. Алар бик озак бер-берсеннән аерыла алмый сөйләште, янә озаклап кофе эчте. Ишек төбендә егет үзен озата чыккан кызның иреннәреннән суырып үпте һәм биек баскычлардан төн караңгылыгына омтылды...
Район үзәгенең караңгы тыкрыклары буйлап өенә ашыккан егетнең юлын ике карачкы бүлде. Берсе җилкәсенә ябышты, икенчесе, аяк чалып, җиргә екмакчы булды. Тик Камил югалып калмады: буйга озынының яңагына ямады, кыскарагын бөгеп салып, өстенә менеп атланды. Баганадан төшкән сүрән ут яктысында йөзен танырга азапланганда, озыны арттан бугазына килеп ябышты. Камил терсәге белән аның касыгына төртте. Теге аһылдап бөгелеп төшүгә кыска буйлы таза егетнең Радим икәнен шәйләп алды.
– Радим?! – дип, аны изүеннән җилтерәтеп торгызганын сизми дә калды Камил.
Өйдә әтисен юындырып, мунчага күтәреп йөртеп, беләкләренә көч кунып өлгерде аның. Утын яру, ремонт-фәлән дә аның өстендә. Вакыты калса, турникта шөгыльләнә, көн дә гер чөя. Шуңадырмы, әллә ярсуы яман идеме – берсе тал чыбыгыдый сыек, икенчесе капчык сыман көпшәк бу егетләрне җилтерәтеп ату аңа берни дә тормады.
Радим – Камилнең икетуганы. Аларның әтиләре бертуган. Дөрес, Камилнең әтисе авырганнан бирле, аларның гаиләләре бик аралашмый. Аның каравы, Радимның әти-әнисе күршеләре Батталовлар белән бик дус хәзер. Ә Радим, нишләптер, Камилне электән үк өнәп бетерми, ирештерергә, юктан да гаеп табып, мыскылларга гына тора.
Камил Радимны изүеннән тотып җилтерәтә-җилтерәтә кабатлады:
– Нәрсә кирәк сиңа миннән?
– Безнең урамда нишләп йөрисең? – диде Радим, кашларын җыерып. – Нәрсәң төшеп калган?
– Кая, әллә Радим Алмаев урамы дип язып куйганнармы? – диде Камил, мыскыллы тонга күчеп. Кыздырсалар, ул да усал була белә. – Габдулла Тукай урамы дип язганнар бит. Алмаев димәгәннәр. Юл басасыңмы? Басмач булдыңмы?
– Үзеңнең урамда йөр! – диде Радим, аның кулыннан ычкынып. – Безнең урамда, и вообще, Камиләләрнең өе тирәсендә эзең булмасын!
– Кайда телим, шунда йөрим. Үзем белермен, синнән сорамам!
– Үзеңә үпкәлә, алайса! – дип янады Радим, аңа кайнар сулышын өреп. Авызыннан сырамы, аракымы исе аңкый иде. – Кара аны, Батталов кияве буласы килгән! Буең җитмәгәнгә үрелмә, яме! Мин шаярмыйм! Әйттем – бетте!
Камил дә һуш җыеп өлгергән иде инде:
– Карарбыз! – диде ул, тешен кысып. – Синнән рөхсәт сораган кеше юк!
Һәм барлык көченә Радимның түгәрәк йөзенә йодрыгы белән берне китереп ямады. Камилнең беркайчан да кеше йөзенә сукканы, кешегә кул күтәргәне юк иде. Йомшак һәм салкын була икән кеше бите. Кроссовка белән футбол тубына типкәндәгедәй тавыш чыга икән. Теге, чайкалып, дөпелдәп җиргә барып төште. Ярсып, тиз генә сикереп торды да, йодрыгын төйнәп, Камилгә ташланды. Танавы җимерек, йөзе гарьлектән чалшайган! Әлбәттә инде, Камил аның сукканын көтеп тормады, җәһәт кенә өенә таба элдертте.
– Кирәгеңне бирәм мин синең! – дип кычкырып, янап калды Радим аның артыннан.
Камил йөгерде-йөгерде дә аннан атлауга күчте. Көзге эре йолдызлы күккә карап, каршылыклы уйларын сүтәргә тырышты. Бер яктан, Камилә белән матур, татлы очрашу күңелен җылытып тора, икенче яктан, Радимның кыланышына ачуы килә. Икетуганы бит әле, җитмәсә! Элек алар гел бергә иде, бергә уйнап үсте. Әтисенә аркаланамы Радим? Ул – юрист, үзенең шәхси офисы бар. Алар бик җитеш яши. Ә Камилнеке – инвалид, ничә ел урын өстендә. Шулай булса да, Камил һич кенә дә үзен ким итеп тоймый. Аны гаиләдә җәберләп, башына сугып үстермәделәр. Әнисе һәрчак аның белән киңәшләшә, зуррак эшләрне бергә эшлиләр, бергә хәл итәләр. Әтисе элек көн-төн эштә булды, авыргач, кайчак көйсезләнеп китә, ләкин улына карата бик ихтирамлы.
Шуңадырмы, Камил күңелен төшермәде. Радимның бу кыланышы чәменә генә тиде. «Карап карарбыз!»– дип кабатлады тагын үзалдына. Радим җавапсыз калмас, үчле, гарьчел ул. Спорт ярышларында беренче булырга тырыша, иң кыйммәтле телефон, модалы кием дә иң беренче аңарда булырга тиеш. Тик Камил бирешеп тормас, кирәк булса, үзен дә, Камиләне дә яклар!

 

 

 

 

 

 

4


Мәктәптә дәресләр көндәгечә дәвам итте. Камил белән Камилә үзләрен бөтенләй башкача тота иде инде. Араларында икесе генә белгән сер, күзгә күренмәгән күпер барлыкка килде кебек. Камил, сыйныфташлары алдында тартынуын җиңеп, Камиләгә булган хисләрен яшерми башлады. Дәресләрдә ачыктан-ачык ярдәм итә, гардеробта киемен алыша, кидерешә, сумкасын күтәреп алып кайта. Бу «батырлык» төнге тыкрыкта Радим белән чәкәләшеп алуга бәйле иде, ахры. Радим, гүя, үзенең кыланышы белән Камил үз-үзен бәйләп куйган бауларны чишеп ташлады. Чирканчык алган спортчыдай, үзен күпкә ышанычлырак тоя.
Беркөнне, гадәттәгечә, дәресләрдән соң Камил, Камиләнең сумкасын күтәрешеп, аны озата китте. Кыз кереп китеп, егет үз юлына борылган гына иде, «Камил, үскәнем, тукта әле!» дигәнне ишетеп, туктап калды. Камиләнең әнисе Нәргизә ханым икән.
Егет, аптырабрак, кире борылды.
– Камил, үскәнем, кил әле, сиңа сүзем бар! – диде ханым, елмаеп. Камил килеп җиткәч, аны баштанаяк күздән үткәрде һәм: – Сез дуслашып йөрисез, ахры? – диде, йөзендәге елмаюын сүндермичә.
– Әйе!
– Ай-һай, иртәрәк түгелме икән, үскәнем? – Елмаю сүнде. – Мин сезнең ашыкмавыгызны теләр идем. Сезгә укырга кирәк, яхшы итеп мәктәп тәмамларга, имтихан биреп, укырга керергә кирәк. – Бик җитди итеп әйтте Нәргизә ханым бу сүзләрне. Тагын өстәп куйды: – Син минем ни әйтергә теләгәнемне аңлагансыңдыр һәм дөрес карар кабул итәрсең дип уйлыйм, Камил үскәнем! Хуш!
Ул төнне Камилнең йокысы йокы булмады. Уенда Нәргизә ханым белән бәхәсләште. Уйлый-уйлый, шундый карарга килде. Ник иртәрәк булсын? Бер дә иртә түгел. Алар инде унберенче сыйныфта укый. Аларга тиздән унсигез яшь! Көннәр шулкадәр тиз үтә, болай барса, гомернең үткәнен дә сизми калырсың!
Һәм ул, үзен хаклы тоеп, иртәгәсен, берни булмагандай, Камилә янына барып утырды. Гаҗәпләнү катыш сөенүле карашны күрүгә, барысы да аңлашылды. Димәк, Камилә белән дә тәрбия-аңлату эшләре алып барганнар. Тик, бернигә карамастан, алар бергә!
Шулай да, барысы да элеккечә калса да, киләчәктә саграк булырга килештеләр.
Бу шимбәдә Камиләнең әти-әнисе тагын опера карарга очты. Инде Мәскәүгә түгел – Питерга. Бу юлы Камил үзе кызны кинога чакырырга булды. Алар яшәгән район үзәгендә кинотеатр сакланып калган, яшьләр өчен бердәнбер мәдәни учак ул. Шимбә көн афишасына куелган мультфильм да бердәнбер иде – сайлау мөмкинлеге юк. Хәер, алар экраннан бигрәк, бер-берсен күзәтте, дулкынланып, бер-берсенең тавышын тыңлады бугай.
Сеанс беткәч, көзге салкынча урамга чыктылар. Камил як-ягына күз салды. Радим сагалап тормыймы, янәсе. Артык маҗарасыз, тыныч кына Камиләне өенә кадәр озатып куйды. Кыз, кофе эчеп чыгарсың дип, күпме чакырмасын, керүдән баш тартты. Нәргизә ханымның кисәтүеннән соң, Камилнең ул тупсаны атлап үтү түгел, ишек тоткасына да үреләсе килми.
Ишек төбендә озак кына бер-берсеннән аерылыша алмыйча тордылар. Таныш яшь каен, ботакларын тибрәтеп, әллә аларны ишетергә тырышты, әллә үрелеп сыйпамакчы булды... Юк, төньяктан искән көзге җилдән сакланырга тырышып, чайкалып-тирбәлеп, җылы эзләде, ахры, ул...
Тик бу күрешүнең дә ахыры күңелсез тәмамланды. Икенче көнне, ягъни якшәмбе кич, Камилләрнең ишеген Нәргизә ханым шакыды. Әнисе, гадәттәгечә, эштә, Камил дәрес әзерләп утыра иде. Көтелмәгән кунакның йөзе бер яхшылык та вәгъдә итми, ул, болытлы күк сыман, кап-караңгы иде.
Ханым кереп исәнләште, урында яткан әтисеннән әдәп өчен хәл-әхвәл сорашкан булды һәм:
– Камил, үскәнем, әйдә, чоланга чыгып керик әле, синең үзеңә генә әйтер сүзем бар, – диде.
Алар ярымкараңгы салкын чоланга чыкты.
– Тапочка киегез, – дип, Камил аңа тапочкалар тәкъдим итте.
Нәргизә ханым, иреннәрен кымтып, аңа карап торды-торды да:
– Минем аягым өчен кайгырасың инде, ә, үскәнем? – диде, теш арасыннан сыгып, бугаз төбеннән чыккан, ирләрчәрәк калын, кискен тавыш белән. Яшел күзләрендә боз салкыны ялтырап китте. Тутлы битендә бер мускул, бер сеңер кымшанмады.
Гаҗәп, дип уйлап куйды егет, Камиләнең дә күзләре әнисенекенә охшаган, тик алар җылы, нурлы, алар болытлы көндә дә нур сирпи кебек, ә иреннәре гел елмаеп тора. Нәргизә ханымның шәмәхә иннекле авызыннан исә, эт өргәндәгедәй, берсеннән-берсе каты, тупас, берсеннән-берсе усал сүзләр тәгәрәшеп чыга да чыга:
– Син, үскәнем, минем аякларым өчен кайгырма. Ә менә минем кызым янында чуалуыңны туктат! Без аны синең өчен үстермәгән!
– Мин аны яратам! – диде Камил, кыюланып. Бите ут капкандай кызыша башлады. – Нык итеп! Ул да мине ошата.
– Ул әле – бала гына. Бернәрсә дә аңламый. Ә син – егет кеше, син аңларга тиеш! Аңламасаң, аңлатырбыз!
– Ә нәрсәне?
– Кичә, без операда чакта, син Камиләне тагын озата килгәнсең! Син, мин кисәткән аркылы, ни йөзең белән оялмыйча безгә килдең?
– Мин... Ул... Без...
– «Ы» да түгел, «мы» да түгел! Камилә янында моннан соң эзең дә булмасын. Ишәк тә ишәк, син дә – ишәктәй тискәре! Атаң сыңары! Ул да шулай үзсүзле иде! Бүген мин сыйныф җитәкчегез белән яхшылап сөйләштем, барысын да аңлаттым, иртәгәдән башлап аерым утырачаксыз! Әгәр бу юлы да аңламыйсың икән, үзеңә үпкәлә! Мин уйнап сөйләмим!
Кызарынган-бүртенгән, чиксез ачуын кая куярга белмәгән Нәргизә ханым ишекне шап итеп ябып чыгып китте. Гөжләп машина кузгалып киткәне ишетелде.
Үзе чиксез ихтирам итеп йөргән кешедән мондый сүзләрне, «ишәк» дип мыскыллауларны көтмәгән иде егет. Бите, муены, колаклары уттай янды. Камиләнең әнисен сыйныф җыелышларында күргәне бар иде. Аны чибәр, ипле кеше буларак күреп өйрәнгән. Тәмле теленә, сөйкемлелегенә сокланып, ник минем әни дә шулай ягымлы түгел икән, дип уйлап куйганы да бар иде хәтта. Тавышы да болай калын кебек түгел иде... Иң рәнҗеткәне – урында яткан әтисен мыскыллавы! Чирне теләп алмыйлар бит! Кемгә дә килергә мөмкин ул чир, рөхсәт сорап тормый!
Миңгерәтелгән кешедәй басып торды-торды да, үзәгенә салкын үтә башлагач, өйгә керде. Берни булмагандай, яңадан дәресләренә утырды. Тик шулчак күкрәгенең сул ягы кысып, әрнетеп алды. Әйтерсең, Нәргизә ханым аның күкрәк читлегеннән йөрәген суырып алды да, маникюрлы бармаклары белән изеп, сытып, канын сыгып, кире тыгып куйды...
Егет «Бәйләнештә»ге битен ачты. Кыз белән икәү төшкән фотоларны карый башлады. Менә алар мәктәп янындагы каеннар фонында, менә Агыйдел буенда... Кинога, кино дип, мультфильмга баргач төшкән фото. Нинди бәхетле алар! Тик ни өчен Камиләгә бәйле мизгелләр шулкадәр кадерле дә, шулкадәр әрнеткеч тә икән?
5
Дү­шәм­бе­дән алар ае­рым уты­ра баш­ла­ды. Бө­тен уку­чы­лар ал­дын­да сый­ныф җи­тәк­че­се: «Бү­ген­нән егет­ләр бе­лән кыз­лар ае­рым уты­ра­чак! Юк­са, чыш-пыш ки­леп, ва­кыт үт­кә­рә­сез, уку про­цес­сы­на күп­ме зы­ян ки­лә. Ә сез­нең бит, оныт­ма­гыз, бы­ел БДИ елы! Бу – ди­рек­тор бо­е­ры­гы. Һәр дә­рес са­ен ке­реп, үзем тик­ше­реп йө­ри­я­чәк­мен», – дип бел­дер­гәч, ни­хәл итә­сең. Укы­ту­чы­ның ка­ра­шы бе­лән оч­ра­шу­дан кы­ен­сы­нып, Ка­мил ба­шын ас­ка иеп утыр­ды. Бу яңа «бо­е­рык» күк­тән төш­мә­гән, мон­да Нәр­ги­зә ха­ным­ның ку­лы уй­на­ган иде, әл­бәт­тә.
Лә­кин агым­су­ны ты­еп бу­ла­мы­ни?! Ул үз юлын ала да, бер­ни­гә ка­ра­мый­ча ага би­рә. Дә­рес бул­ма­са, тә­нә­фес бар. Ка­мил бе­лән Ка­ми­лә хә­зер тә­нә­фес­не тын­на­ры бе­лән тар­тып алыр­дай бу­лып кө­тә­ләр, тә­нә­фес­тән тә­нә­фес­кә яши­ләр. Дә­рес­ләр тә­мам­ла­ну бе­лән маг­нит сы­ман бер-бер­се­нә тар­ты­ла­лар... Ае­рым утыр­са­лар да, сер­ле, ут­лы ка­раш­лар­га, те­ле­фон бе­лән Ин­тер­нет­ка чик­ләр юк!
Ал­да­гы дү­шәм­бе­дә ма­те­ма­ти­ка дә­ре­сен­дә Ка­мил­не ди­рек­тор бүл­мә­се­нә ча­кыр­тып ал­ды­лар. Аның йө­зе бик бор­чу­лы иде. Ни бул­ды ми­кән?!
Лә­кин бу со­рау­ны ди­рек­тор аның үзе­нә бир­де:
– Юны­сов, ни бул­ды? Си­не ир­тә­гә со­рау алу­га ча­кыр­та­лар. Те­ле­фо­ног­рам­ма җи­бәр­гән­нәр.
Шул­чак ка­би­нет­ка Ка­мил­нең әни­се дә ки­леп кер­де.
– Ме­нә, та­ны­шы­гыз, – дип, ди­рек­тор кә­газь ки­сә­ген аңа суз­ды. – Аң­ла­мыйм, ни бул­ды? Ка­мил Юны­сов – без­нең иң ал­дын­гы уку­чы­быз! Улы­гыз­га ир­тә­гә тик­ше­рү­че­гә ба­рыр­га ки­рәк! Җит­мә­сә, га­еп­лә­нү­че сый­фа­тын­да!
Үзен ни рә­веш­ле га­еп­ләр­гә мөм­кин­лек­лә­рен Ка­мил бер­ни­чек тә кү­зал­ды­на ки­те­рә ал­мый иде. Бер­нин­ди дә га­еп эш кыл­га­ны юк ке­бек, лә­са!
Алар әни­се бе­лән си­шәм­бе ир­тән тик­ше­рү­че Ураз­ба­ев­ка кер­де­ләр. Ураз­ба­ев сүз­не озак­ка суз­ма­ды. Үгез­не мө­ге­зен­нән ал­ды. Нәр­ги­зә Бат­та­ло­ва­лар­га көн дә ашар­га пе­ше­рер­гә, йорт җы­еш­ты­рыр­га ки­леп йө­рү­че ха­тын­ның 28нче сен­тябрь көн­не кич­ке сә­гать җи­де­дә Бат­та­лов­лар иха­та­сын­да кыйм­мәт­ле те­ле­фо­ны оны­ты­лып кал­ган. Ул як­шәм­бе көн­не ир­тән үк аны эз­ләп кил­гән, лә­кин те­ле­фо­нын кал­дыр­ган уры­нын­да, ягъ­ни ка­ен ага­чы тө­бен­дә­ге эс­кә­ми­я­дә тап­ма­ган. По­ли­ци­я­гә га­ри­за яз­ган, җи­на­ять эше куз­га­тыл­ган. Шик­лә­нел­гән ке­ше – бе­рәү ге­нә. 28 сен­тябрь кич 11нче сый­ныф уку­чы­сы Ка­мил Юны­сов Бат­та­лов­лар иха­та­сын­да бул­ган. Һәм ул уг­ры­лык­та га­еп­лә­нә...
Ка­мил, ни әй­тер­гә бел­ми, Ураз­ба­ев­ның бер хис бел­дер­мә­гән кы­рыс чы­ра­е­на те­кәл­де. Ан­нан әни­се­нең чик­сез ап­ты­рау­лы йө­зе­нә ка­раш таш­ла­ды. Нин­ди те­ле­фон? Ка­мил­нең бит үзе­нең ай­фо­ны бар. Ник аңа ке­ше­не­ке? Янә тик­ше­рү­че­гә тө­бәл­де. Ә аның кы­рыс күз­лә­ре ноут­бук эк­ра­ны­на те­кәл­гән.
Әл­лә Ка­мил төш кү­рә­ме? Юк, өн! Әнә тә­рә­зә­нең те­ге ягын­да ал­тын көз! Әр­сез ча­ган­нар, бо­так­ла­ры бе­лән тә­рә­зә пы­я­ла­сын ти­шеп ке­рер ке­бек, по­ли­ция би­на­сы­на те­рә­леп ди­гән­дәй үс­кән.
– Йә, Юны­сов, дө­ре­сен сөй­ләп би­ре­гез. Ни өчен Сез 28 сен­тябрь көн­не кич­ке ун­да Бат­та­лов­лар­ның йор­ты­на бар­ды­гыз? Нин­ди мак­сат бе­лән? – Тик­ше­рү­че ноут­бук төй­мә­лә­ре өс­тен­дә бар­мак­ла­рын би­ет­те. – Ур­лан­ган те­ле­фон­ны кая куй­ды­гыз?
– Мин бер­нин­ди дә те­ле­фон күр­мә­дем дә, ур­ла­ма­дым да!
– Ди­мәк, 28 сен­тябрь­дә син ан­да бул­ган­сың?
– Әйе, бул­дым.
– Бат­та­лов­лар­ның өй­дә юк­лы­гын кем хә­бәр ит­те? Син бу мәгъ­лү­мат­тан усал ни­ят­тә фай­да­ла­ныр­га бул­дың­мы?
Ка­мил бер сүз дә дә­шә ал­ма­ды. Ул ара­да әни­се тел­гә кил­де:
– Сез кү­рә­лә­тә ми­нем улы­ма яла яга­сыз!
– Ишек өс­те­нә ку­ел­ган ви­де­ка­ме­ра яз­ма­сын­да Сез­нең улы­гыз­ның кап­ка­дан кер­гә­не һәм бе­раз­дан чы­гып кит­кә­не кү­ре­нә.
Әни­се ап-ак бул­ды. Лә­кин, улын як­лап:
– Һәм аның ку­лын­да ур­лан­ган те­ле­фон­мы? – дип әй­тә ал­ды.
– Мон­да со­рау­лар­ны мин би­рәм! – ди­де тик­ше­рү­че, кы­рыс итеп. Кә­е­фе үз­гәр­гән­дәй си­зел­де. Бе­раз ты­нып тор­ды. – Бо­лай бул­гач, без­нең әң­гә­мә озак­ка су­зыл­мак­чы. – Һәм Ка­мил­гә кә­газь суз­ды. – Кул ку­е­гыз. Һәм те­ле­фо­ны­гыз­ны би­ре­дә кал­ды­ру­ы­гыз­ны со­рыйм. Тик­ше­рү мак­са­тын­да.
Кал­ган­на­ры ба­ры­сы да са­та­шу­лы төш­тә ке­бек... Иң авы­ры – «те­ле­фон ур­ла­ган» ди­гән сүз­ләр­не кат-кат ише­тү... Ир­тә­гә­сен шул ук со­рау­лар, хур­лык, ким­се­нү. Ка­ми­лә­нең күз­лә­ре­нә ни­чек ка­рар? «Те­ле­фон бу­ры» ди­я­чәк­ләр аңа! Иң ачы­сы – на­хак­ка! Бу сүз­не аның кар­тә­ни­сен­нән ишет­кә­не бар иде. «На­хак га­еп ягып, мал­ла­рын тар­тып алып, үз­лә­рен Се­бер ку­ган­нар», – дип, нә­сел ти­еш­ле кем­нәр­дер ту­рын­да гел сөй­ли иде. Ме­нә ул әр­нү­не Ка­мил да та­тый. Нин­ди авыр! Гарь­лек хи­се шул­ка­дәр көч­ле! Җил­кә­се­нә тау өеп куй­ды­лар­мы­ни! Бер­дән­бер юа­ныч – ул бит ур­ла­ма­ды, ул ка­рак тү­гел. Ке­ше әй­бе­ре­нә тию тү­гел, кы­зык­ка­ны да юк.
Ир­тә­гә­се­нә дә ба­ра ал­ма­ды мәк­тәп­кә, ан­нан соң да... Әти­се­нә «мәк­тәп­тә грипп, ка­ран­тин» дип аң­лат­ты.
Әни­се ин­тер­нат­та­гы төн­ге де­жу­рын әле­гә баш­ка бе­рәү­гә тап­шыр­ды. Ка­мил­дән дә биг­рәк ул кө­я­лән­де, ул ут йот­ты. Кем­нәр­гә­дер шыл­ты­рат­ты, кем­нәр бе­лән­дер оч­раш­ты. Җом­га көн исә мәк­тәп­тән бик ашы­гып кай­тып кер­де. Өс ки­е­мен дә са­лып тор­мый­ча, Ка­мил­не аш бүл­мә­се­нә ча­кы­рып ал­ды да ишек­не ях­шы­лап яп­ты.
– Әти­ең ишет­мә­сен, – ди­де, ак­лан­ган­дай, чәй­нек­кә су ту­ты­ра-ту­ты­ра. – Бо­лай да юк-бар­га кы­зып ки­тәр­гә ге­нә то­ра. Әй­дә, улым, утыр, си­ңа сү­зем бар.
Алар өс­тәл яны­на кап­ма-кар­шы утыр­ды. Әни­се паль­то­сын, яу­лы­гын сал­ды. Тир­ләп, коң­гырт чәч бөд­рә­лә­ре ап-ак чи­гә­се­нә ябыш­кан. Бик дул­кын­лан­ган чак­та­гы­ча, зур зәң­гәр күз­лә­ре куч­кыл­ла­нып кит­кән, бит ур­та­ла­ры кы­зар­ган. Ка­мил­гә еш кы­на: «Ә­ни­е­ңә ох­ша­ган­сың», – ди­ләр. Юк­тыр. Ар­тык чи­бәр бит аның әни­се, кеч­ке­нә кыз­лар яра­тып уй­ный тор­ган кур­чак сы­ман ма­тур. Үзе шун­дый да нә­за­кәт­ле, кы­ю­сыз, мө­ла­ем сы­ман, ә үзе, авыр­лык­мы, кө­тел­мә­гән хәл­ме ки­леп чык­са, юга­лып та кал­мый, би­ре­шеп тә тор­мый. Пан­те­ра­дан ким тү­гел. Юк­ка про­ку­рор ха­ты­ны тү­гел лә­са ул, дип уй­лап ал­ды Ка­мил. Ул әни­се­нә бер кы­ен­лык та ки­те­рер­гә ты­рыш­мый да соң, тик ме­нә ни­чек ки­леп чык­ты!
– Мин бит бү­ген те­ге ха­тын­ны эз­ләп тап­тым. Өе­нә бар­дым. Бик яр­лы гы­на яши­ләр. Ял­гы­зы өч ба­ла үс­те­рә. Ка­ян бул­сын, ди, аңар­да кыйм­мәт­ле те­ле­фон! Ми­не кү­рү бе­лән ко­е­лып төш­те. Елый да елый, нәр­сә­не­дер әй­теп бе­тер­ми, яше­рә ке­бек. Сөй­ләш­тек, аң­лаш­тык. Ул ми­нем элек­ке уку­чым бу­лып чык­ты. Егер­ме биш мең­не ку­лы­на тот­тыр­дым. «А­ла­сың гы­на!» – ди­дем. Һәм мин аңа ап-ачык итеп әйт­тем: «Си­нең те­ле­фон­ны ми­нем улым ур­ла­ган дип уй­лый­сың икән, ял­гы­ша­сың! Ал­ла­һы Тә­га­лә­дән ку­рык, ул ба­ры­сын да кү­рә-бе­лә, ми­нем улым ка­рак тү­гел! – ди­дем. – Бу ак­ча­ны си­ңа сә­да­ка итеп би­рәм, бе­рүк ка­бул итеп ал, тик ми­нем улы­ма на­хак га­еп як­ма! Үзең­нең дә өч ба­лаң үсә, гө­на­һын­нан ку­рык!» – ди­дем. Ал­ды. Елый-елый ал­ды. По­ли­ци­я­гә яз­ган га­ри­за­сын икәү ба­рып ал­дык. «Те­ле­фон­ны тап­тым, га­фу үте­нәм», – ди­де. Ми­ңа кал­са, кем­дер ко­тырт­кан аны... Мон­да баш­ка­лар­ның, усал­рак ке­ше­ләр­нең ку­лы уй­ный!
Ка­мил кып-кы­зыл бул­ды. Күк­рә­ге­нә дөр­ләп ут ка­бып, ял­кы­ны­ның тел­лә­ре, гүя, ко­яш­ка ка­дәр кү­тә­рел­де.
– Ник алай ит­тең, әни? – ди­де, әр­неп, кы­за­ры­нып-бүр­те­неп.
– Шу­лай ки­рәк, улым! Әти­ең­нең бик ях­шы та­ныш­ла­ры бе­лән ки­ңәш­ләш­тем. Бу си­ту­а­ци­я­дә иң дө­рес һәм ты­ныч юл шу­шы, ди­де­ләр. – Әни­се­нең та­вы­шы ыша­ныч­лы, нык­лы иде. – Ә син күр­ше ра­йон­га, Фә­гый­лә апа­ңа ки­тә­сең. Аның бе­лән дә сөй­ләш­тем, ул ри­за, – ди­де кы­зу-кы­зу.
Фә­гый­лә апа – әни­се­нең сең­ле­се. Мәк­тәп­тә хи­мия-би­о­ло­гия укы­та. Үз фә­нен­нән ра­йон­да иң көч­ле укы­ту­чы. Шул эш дип, мәк­тәп дип, кия­ү­гә дә чык­мый кал­ган. Мәк­тәп ра­йон үзә­ген­дә ис­ке­рәк ке­нә йорт бир­гән бул­ган, шун­да төп­лә­неп, ял­гы­зы гы­на яшәп ята.
– Хә­зер си­ңа мон­нан юга­лып то­рыр­га ки­рәк! Алар си­не оны­тыр­га ти­еш. Син дә... Син дә мон­нан ары Ка­ми­лә дип авыз ача­сы бул­ма! Син аңа тиң тү­гел! Шу­ны­сын да оныт­ма: әти­ең­не алар дош­ман кү­рә! Ул элек Бат­та­лов­ның бер афе­ра­сы­на кар­шы төш­кән бул­ган. Алар Ка­ми­лә бе­лән йө­рү­е­гез­гә мәң­ге ри­за бул­ма­я­чак! Яшь чак­та кем гый­шык тот­ма­ган? Үп­кән-коч­кан – җил­гә оч­кан! Оны­ты­ла ул! Шу­ны оныт­ма: әти­ең чир­ле. Си­ңа ки­лә­чә­гең­не уй­лар­га ки­рәк. Бө­тен өме­те­без, ка­рап тор­га­ны­быз – син!
– Әти­не тәр­би­я­ләр­гә ки­рәк бит? – ди­де Ка­мил.
– Аны­сы өчен кай­гыр­ма, әти­ең­не үзем ка­рыйм, улым. Икен­че эшем­нән чы­гам, га­ри­за яз­дым ин­де. Бик ки­рәк­сә, ту­ган­нар, күр­ше­ләр яр­дәм­лә­шер. Бо­лай да си­не Мәс­кәү­гә оза­тыр­га җы­е­на идек бит. Аның иң зур хы­я­лы –си­не үс­те­реп, укы­тып, ке­ше итү. Си­не атак­лы фи­зик итеп кү­рә­се ки­лә иде аның. Тик си­ңа хи­мия-би­о­ло­ги­я­не нык­лап укый баш­лар­га ту­ры ки­лә­чәк. Ул чак­та ре­пе­ти­тор­га тү­ләү ки­рәк­мә­я­чәк. Күр­ше ра­йон­ның иң ях­шы ре­пе­ти­то­ры яның­да бу­ла­чак. Әле уку елы­ның ба­шы гы­на, соң тү­гел.
– Ярар, әни! – Бу сүз­ләр­не Ка­мил шун­дый ты­ныч итеп әйт­те, гүя бу хак­та әл­лә кай­чан­нан бир­ле уй­ла­нып йөр­гән.
Ба­тып бар­ган ке­ше са­лам­га да ябы­ша, ди. Ка­мил­нең хә­ле шу­лай­рак. Әни­се бе­лән Фә­гый­лә апа­сы суз­ган са­лам ки­сә­ге­нә ул те­ше-тыр­на­гы бе­лән ябы­шыр­га ти­еш! Үт­кән­нәр бул­ма­ган да ке­бек, әл­лә кай­да ерак­та кал­ды, хә­зер­ге­нең ерып чык­кы­сыз, уп­кын­лы, ко­тыл­гы­сыз чын­бар­лы­гы ар­тын­да. Аяк ас­ты – саз­лык, су­лар һа­ва­сы – ут-ял­кын. Бар­лык өмет – ки­лә­чәк­тә... Тау-таш, кы­я­лар ар­тын­нан таң нур­ла­ры сар­кы­ган сы­ман, кай­чан да бул­са бер төн пәр­дә­се ер­ты­лыр әле, аның кү­ңел тә­рә­зә­се­нә дә тәү­ге нур­лы дул­кын­нар са­ры­лыр...
Ул та­гын әти­се­нә бо­ры­лып ка­ра­ды. Аңа ба­ры­сын да әй­теп бе­тер­мә­сә­ләр дә, әти­се ни­дер си­зе­нә иде, ах­ры, төп­кә бат­кан, кур­кын­ган ке­ше­не­ке­дәй зур итеп ачыл­ган күз­лә­ре бор­чу­лы, кал­ты­ран­ган хәл­сез ябык кул­ла­ры бе­лән юр­ган ты­шы­ның очын бер бө­тәр­ли, бер сый­пап ти­гез­ләр­гә ты­ры­ша иде.
– Әти­гә ни дип әй­тер­без?
– Бел­мим әле­гә... – дип пы­шыл­да­ды әни­се, ко­ры күз­лә­рен сөр­теп, йө­зен яше­реп. Ул ин­де елап ары­ган, яше ко­ры­ган иде. – Бе­рәр сә­бәп уй­лап та­бар­быз. Ул бит син озаг­рак кайт­мый тор­саң да, ка­ра­ват ба­шын­нан си­нең күл­мә­гең­не алып, йө­зе­нә ябы­нып ята иде... Си­нең исең­не дә юк­сы­на иде... Сар­га­ер ин­де, са­гы­ныр...
 
6
– Ка­ми­лә... – Ноут­бук эк­ра­нын­да җан­га якын йөз­не кү­реп, Ка­мил бал­кып ел­май­ды. – Ни­чек хәл­лә­рең, Ка­ми­ләү?
– Ме­нә си­не­ке ни­чек? – Кыз­ның йө­зе үп­кә­ле иде. – Кая бул­дың, ник бер­ни дә әйт­мә­дең? Мин нәр­сә уй­лар­га ти­еш?
Егет ап­ты­рап кал­ды. Бер­ни дә бел­ми ми­кән­ни?
– Мәк­тәп­тә ни­ләр сөй­ли­ләр? – дип, кы­зык­сы­ныр­га ашык­ты.
– Ап­ты­рый­лар ин­де... Бер­кем бер­ни әйт­ми. Ра­дим гы­на, «Кач­ты кур­как ку­ян», дип, ба­ты­ра­еп йөр­гән бу­ла. Ул ни­дер бе­лә, ах­ры. Ул, си­не хәт­та по­ли­ци­я­гә эләк­кән, дип сөй­лә­де. Кем­нең­дер те­ле­фо­ны югал­ган, ан­нан та­был­ган­мы соң шун­да...
– Шун­нан?
– Шун­нан ни, оныт­ты­лар. Кем­дә кем кай­гы­сы ин­де! Бө­те­не­се­нең те­лен­дә БДИ, ре­пе­ти­тор­лар, чы­га­ры­лыш ки­чә­се... Ә мин ниш­ләр­гә ти­еш, Ка­мил? Бер ат­на буе ни шал­ты­рат­мый­сың, ни кон­такт­та юк­сың!
– Ме­нә шал­ты­рат­тым бит! – ди­де Ка­мил, ел­ма­еп.
– Син кай­да әле?
– Күр­ше ра­йон­да!
– Ша­я­ра­сың... – Ка­ми­лә­нең та­вы­шын­да үп­кә си­зел­де. – Ми­нем си­нең бе­лән кү­ре­шә­сем ки­лә...
Егет җит­ди­лән­де. Әй­тер­сең, ая­зып ки­тәр­гә җы­ен­ган күк йө­зен янә ка­ра бо­лыт бас­ты.
– Яра­мый, Ка­ми­лә!
– Ник? Ни бул­ды? Ник син ми­ңа бер­ни дә сөй­лә­ми­сең? Агент 007 бул­дың­мы?
– Әйе, – ди­де Ка­мил, җа­вап та­бы­лу­га ку­а­нып. – Әле­гә мин, чын­нан да, «А­гент-007», һәм без­нең сөй­ләш­кән­нәр­не дә дош­ман раз­вед­ка­сы си­зәр­гә ти­еш тү­гел... Шу­лай ях­шы­рак бу­лыр. Җит­ди сә­бәп­ләр бар, Ка­ми­лә. Бер оч­раш­кач, мин си­ңа ба­ры­сын да сөй­ләп би­рер­мен, тик әле тү­гел!
Ка­ми­лә бо­е­гып кал­ды. Каш­ла­рын җы­ер­ды.
– Бел­мим ин­де, Ка­мил... Әни дә си­ңа кар­шы әл­лә ни­ләр сөй­ли. «А­ра­лаш­ма аның бе­лән бик на­чар егет ул», – ди. Баш­та мин си­не як­ла­мак­чы бул­дым. Аңа ба­ры­сын да аң­ла­тыр­га ты­рыш­тым. Тик ул си­нең хак­та ише­тү бе­лән, кы­зып ки­тә. «Си­ңа бә­хет те­лим, ник шу­ны аң­ла­мый­сың, – дип тир­ги. – Укыр­га ке­рер­сең, шун­да ме­нә ди­гән егет­ләр бе­лән та­ны­шыр­сың. Һич бул­ма­са, әнә Ра­дим бе­лән дус­лаш. Ич­ма­сам, ях­шы ата ба­ла­сы», – ди. Ә ми­нем Ра­дим­га әй­лә­неп тә ка­рый­сым кил­ми. Әни­гә кар­шы әй­теп тә фай­да юк. Мин эн­дәш­мим. Мин хә­зер нәр­сә уй­лар­га да бел­мим, Ка­мил.
– Ка­ми­лә, ми­нем хак­та ни­ләр ге­нә сөй­лә­мә­сен­нәр, ышан­ма! – ди­де Ка­мил, нык, ыша­ныч­лы итеп. – Тик ми­нем ар­ка­да әни­ең бе­лән дә тир­гәш­мә! Ул чын­лап та си­ңа ях­шы­лык те­ли.
– Ми­ңа нәр­сә ях­шы­ра­гын әни бе­лән син бе­лә­сез бу­гай! Ми­ңа ка­ра­ган­да да! Ә мин­нән со­ра­га­ны­гыз бар­мы сез­нең, «Ни­ләр уй­лый­сың, Ка­ми­лә, си­ңа ни­чек ошый?» дип. – Ка­ми­лә, дул­кын­ла­нып, кы­зып кит­те. – Хуш!
Буш эк­ран­га ка­рап ка­тып кал­ган Ка­мил­нең кү­ңе­лен­дә дә буш­лык. Кө­нен дә, тө­нен дә ис­тән чык­ма­ган, төш­лә­ре­нә ке­реп йө­дәт­кән сөй­гә­нен үп­кә­ләт­те­ме?
Их, ба­ры­сы­на да кул сел­ти­се дә, кош сы­ман очып кы­на кай­та­сы иде ту­ган өй­гә! Әти­се, әни­се яны­на. Ту­ган йорт­ны ти­рә­ләп-ти­рә­ләп очар­га да Ка­ми­лә­ләр­нең ишек тө­бен­дә­ге ка­ен­га ба­рып ку­нар­га иде... Һәм ишек­тән Ка­ми­лә­нең кү­рен­гә­нен кө­тәр­гә! Юк, әле төн бит. Йок­лар­га әзер­лә­нә­дер Ка­ми­лә. Аның тә­рә­зә­се тө­бе­нә ки­лер­гә дә пы­я­ла аша кыз­га күз са­лыр­га... Әнә ул төн­ге­лек­кә озын куе чәч­лә­рен та­ра­та... Уры­нын җәя һәм, нин­ди­дер ка­раш то­еп, ялт бо­ры­лып, тә­рә­зә­гә күз са­ла... Тик ан­да бер­кем дә юк... Тыш­та ка­ра көз, ка­раң­гы, яң­гыр...
 
7
Бы­ел су­ык­лы­гы бе­лән ке­ше­ләр­нең тең­кә­се­нә ти­гән кыш­ны да, ялын­ды­рып кы­на ат­ла­ган яз­ны да күр­мә­де-бел­мә­де Ка­мил. Элек тә кө­не уку бе­лән үтә иде. Хә­зер ин­де уку­га ба­шы-ая­гы бе­лән чум­ды. Бар шат­лы­гы – уку һәм Ка­ми­лә бе­лән те­ле­фон­нан, скайп­тан ара­ла­шу. Те­лә­ге бер: ях­шы бал­лар алыр­га! Би­реш­мәс­кә! Аны ко­тыл­гы­сыз усал­лык бе­лән ки­те­реп кыс­кан аяу­сыз чын­бар­лык­тан шу­лай гы­на ко­ты­лып бу­лыр ке­бек. Һәм ма­тур ки­лә­чәк ха­кын­да­гы ма­тур хы­ял­лар бе­лән ге­нә! Көн­нәр үтә, үт­кән­нәр­не ва­кыт ко­мы кү­мә. Алар­га юл ябык. Үт­кән­нәр ха­кын­да уй­ла­мас­ка! Алар­ны хә­тер зи­ра­ты­на җир­ләр­гә дә ки­лә­чәк­кә ат­лар­га!
Хи­мия бе­лән би­о­ло­гия фән­нә­ре шул­ка­дәр кы­зык­лы! Ни­чек бу хак­та элег­рәк бел­мә­гән! Әл­лә ин­де Фә­гый­лә апа­сы шу­лай ос­та аң­ла­та­мы? Ярып кы­на са­ла. Юк­ка гы­на­мы­ни аның уку­чы­ла­ры ил кү­лә­мен­дә олим­пи­а­да­лар­да җи­ңеп чы­га. Үзе – ат­ка­зан­ган укы­ту­чы. Ис­ке­рә төш­кән шкаф­ла­ры ту­лы ки­тап, бе­леш­мә, сүз­лек. Со­вет чо­рын­да ук чык­кан әл­лә нин­ди ях­шы-ях­шы дә­рес­лек­лә­ре бар, алар­ның кү­бе­сен Ин­тер­нет­тан да та­бып бул­мый хәт­та. Ре­пе­ти­тор бу­лу­ын үте­неп, күр­ше ра­йон­нар­дан ки­лә­ләр. Үз пред­ме­ты ту­рын­да сөй­ли баш­ла­са, бө­тен­ләй икен­че ке­ше­гә әве­ре­лә. Ка­лын күз­лек ар­тын­да­гы зур яшел күз­лә­ре зу­рая, бо­рын ти­шек­лә­ре ки­ңәя...
Фә­гый­лә апа­сы­ның ас­кет­лар­ча җи­һаз­лан­ды­рыл­ган йор­ты­ның бү­рә­нә ди­вар­ла­ры күз­гә кү­рен­ми баш­лый – Ка­мил бе­лем дөнь­я­сы­на чу­ма. Элек аң­ла­еш­сыз­рак то­ел­ган хи­мик фор­му­ла­лар­га җан ке­рә, мо­ле­ку­ла, атом­нар, кү­зә­нәк­ләр те­ре­лә.
Ка­мил хә­зер шун­дый ка­рар­га кил­де: ул та­биб бу­ла­чак! Баш­ка бер­кем дә тү­гел! Иң кат­лау­лы бел­геч­лек­не сай­ла­я­чак – ней­ро­хи­рур­ги­я­не! Әти­се­нә дә яр­дәм итә алыр, бәл­ки. Мәк­тәп­нең ка­ен ал­ле­я­сын­да кү­ңе­ле­нә күк­тән мә­хәб­бәт иңә иде сы­ман, ә хә­зер – гый­лем. Ул Мәс­кәү­гә дә кит­мә­я­чәк, Пи­тер­га да – Уфа­га укыр­га ке­рә­чәк. Ка­ми­лә бе­лән ике­се бу хак­та сүз ны­гы­тып куй­ды­лар ин­де...
...Тиз­дән БДИ мә­шә­кать­лә­ре җит­те. Ка­мил им­ти­хан­нар­ны га­җә­еп бер ты­ныч­лык бе­лән кар­шы ал­ды. Соң­гы ара­да­гы ва­кый­га­лар егет­не чы­нык­тыр­ган иде. Ул хур­лык­лы, тү­бән­сет­кеч хәл­ләр янын­да БДИ – вак мәсь­ә­лә. Һәм ул кау­ша­мый-нит­ми ге­нә сы­нау­лар­ны шак­тый җи­ңел ге­нә үтеп, хи­мия, би­о­ло­ги­я­дән тест­лар­ны, ким ди­гән­дә, тук­са­ны­шар балл­га би­рә бар­ды. Урыс те­лен­нән ге­нә сик­сән си­гез балл, лә­кин бу да на­чар күр­сәт­кеч тү­гел.
До­ку­мент ори­ги­нал­ла­рын Уфа­га, ме­ди­ци­на уни­вер­си­те­ты­на тап­шы­рып кайт­ты да, кон­курс нә­ти­җә­лә­рен кө­тә баш­ла­ды. Би­ре­дә кон­курс ил­дә иң зур­лар­дан. Тик егет үзе­нең кон­курс­тан үтә­чә­ге­нә ыша­на иде. Ул – бе­рен­че ил­ле­лек­тә. Аңар­дан көч­ле­рәк­ләр, баш­ка ел­лар ста­тис­ти­ка­сын ка­ра­саң, баш­ка­ла вуз­ла­рын яу­лый. Шу­лай бул­ды да, Ка­мил бе­рен­че тур­дан ук үтеп кит­те. Ди­мәк, ул бе­рен­че сен­тябрь­дә сту­дент­лар са­фын­да уни­вер­си­тет ишек­лә­рен ачып ке­рә­чәк. Ачып ке­рә­чәк тә янә ба­шы-ая­гы бе­лән уку­га чу­ма­чак.
Июль Фә­гый­лә апа­сын­да үт­те. Аның ис­ке­рә төш­кән йор­тын­да бу­йый­сы нин­ди урын бар, ба­ры­сын да яңар­тып чык­ты. Тү­бә ка­лае ти­шел­гән иде, аны алыш­тыр­ды­лар. Ос­та­лар­га бу­лы­шып йө­ри тор­гач, те­ге­ләр аны үз­лә­ре бе­лән эш­кә кыс­тый баш­ла­ма­сын­мы?! Яшь ке­ше ни, кур­кып-ни­теп тор­мый, тү­бә ба­шы­на да май­мыл­дай үр­мә­ләп ме­неп ки­тә, ка­лай бө­гәр­гә дә ку­лы ята. Ә ник бар­мас­ка? Җәй ахы­ры­на ка­дәр өч йорт, ике мун­ча тү­бә­се яп­ты­лар, ку­лы­на ак­ча кер­де. Үз­лә­ре­нә ат­на ара­лаш ди­яр­лек кай­тып, әти­сен мун­ча кер­те­шеп йөр­сә дә, әни­се аның бик еш кай­тып йөр­мә­ве як­лы иде.
Ка­ми­лә бе­лән оч­ра­шу һа­ман ки­чек­те­ре­лә кил­де. Сен­тябрь­не кө­тәр­гә, Уфа­да кү­ре­шер­гә ка­рар ит­те­ләр.
Ка­ми­лә дә – бу­ла­чак сту­дент. Ул, әни­се­нең сү­зен то­тып, нефть уни­вер­си­те­ты­ның икъ­ти­сад бү­ле­ге­нә укыр­га кер­де. Аңа, кай­да укы­са да, ба­ры­бер иде, ах­ры. Әти­се дә, әни­се дә аңа карь­е­ра ту­рын­да сөй­ли­ләр, төр­ле ча­ра­лар­да кат­на­шыр­га өн­ди­ләр. Мәк­тәп ел­ла­рын­да әни­се аны му­зы­ка мәк­тә­бе­нә йө­рер­гә мәҗ­бүр ит­те, спорт тү­гә­рә­ге­нә яз­дыр­ды. Аның сү­зен ек­мас­ка бу­ла, йөр­де ин­де кыз. Тик Ка­ми­лә­нең укый­сы да, нин­ди­дер баш әй­лән­дер­геч уңыш­лар­га да ире­шә­се кил­ми, аның кия­ү­гә чы­гып, ху­җа­би­кә бу­лып, ма­тур-ма­тур ба­ла­лар үс­те­рә­се ге­нә ки­лә. Һәм ул ярат­кан, җа­ны те­лә­гән ке­ше дә бер­дән­бер ге­нә. Ул – Ка­мил. Аңа, Бат­та­лов­ның бер­дән­бер чи­бәр кы­зы­на, күп­ме егет­ләр күз атып йө­ри. Су­кыр тү­гел, кү­рә, си­зә. Үзе­нең кил­мә­гән җи­ре юк­лы­гын да бе­лә. Күр­ше Ра­дим да, су­кыр че­бен ке­бек, кү­зе­нә ке­реп ба­ра. Ул да нефть уни­вер­си­те­ты­на кер­де. Шу­лай ук тү­ләү­ле бү­лек­кә. Тә­нә­фес­тә, лек­ци­я­ләр­дән соң сә­бәп та­бып та, сә­бәп­сез дә Ка­ми­лә яны­на ки­лә, ни­дер сөй­лә­гән, кыз­ны көл­де­рер­гә ты­рыш­кан бу­ла. Лә­кин кыз­га Ка­мил­дән баш­ка бер­кем дә ки­рәк­ми. Аны уй­лап, та­ңы ата, аны уй­лап, ко­я­шы ба­та. Төш­лә­рен­дә, хы­ял­ла­рын­да да ул, ул...
Әл­бәт­тә, бо­лар­ны ул әни­се­нә дә, әти­се­нә дә сөй­ли ал­мый. Ка­мил­нең исе­мен дә ише­тә­се кил­ми әни­се­нең. Кү­керт ке­бек ка­бы­нып ки­тәр­гә ге­нә то­ра. «Ә­ти­се ке­бек үк ка­ты­баш ул», – дип, Ка­мил­не сү­гә. Ка­ми­лә әти-әни­се сөй­ләш­кән­дә, ко­лак чи­те бе­лән ге­нә ише­теп кал­ды: Ка­мил­нең әти­се Фә­рит абый ра­йон про­ку­ро­ры бу­лып эш­лә­гән чак­та, Ка­ми­лә­нең әти­се бе­лән ике­се­нең ара­сын­да нин­ди­дер зур конф­ликт бул­ган. Әти­се Агый­дел бу­ен­да бик ма­тур урын­да­гы ни­чә­дер гек­тар мәй­дан­ны бер де­пу­тат­ка бир­дер­гән­ме соң... Шул җир­ләр­гә ым­сы­нып йөр­гән, ял йор­ты ачар­га җы­ен­ган бер фер­мер про­ку­ра­ту­ра­га ши­ка­ять яз­ган. Про­ку­рор эш­не йо­мар­га те­лә­мә­гән, зур­га җи­бәр­мәк­че бул­ган, әм­ма өл­гер­мә­гән – ава­ри­я­гә та­ры­ган. Бо­лар ха­кын­да сөй­ли баш­ла­са, әни­се­нең кә­е­фе тә­мам бо­зы­ла, нер­вы­сы ку­ба.
Чын­лап та, Ка­мил­нең әти­сен бик ка­ты кул­лы, үтә дә ту­ры, за­кон­нан тай­пыл­мау­чы ке­ше бул­ган, дип, әле дә сөй­ли­ләр. «Чын про­ку­рор» ди­гән ку­ша­ма­ты да бар. Әни­се аның ха­кын­да: «Ю­ләр ул Фә­рит. Дөнь­я­ны аң­ла­ма­ды, за­кон ку­ды, – ди. – Дөнья за­кон бе­лән ге­нә бар­са, дөнья да бул­мас иде!»
Ка­ми­лә әни­се бе­лән бик ки­ле­шеп бет­ми. Аңа, мә­сә­лән, нәкъ шун­дый, ту­ры, на­мус­лы ке­ше­ләр ошый. Ал­да­шу­ны җе­не сөй­ми. Ка­мил­не дә шул ту­ры­лы­гы, хәй­лә­сез­ле­ге өчен яра­та бу­гай. Хә­ер, ул бо­лар­ны әни­се­нә сөй­ләп, аны кө­я­лән­де­реп тор­мый.
Ях­шы­га­дыр­мы, на­чар­га­дыр­мы – де­пу­тат үз уен тор­мыш­ка ашыр­ган: ел­га бу­ен­да хан са­ра­е­дай ял йор­ты сал­дыр­ган, җәй­лә­рен га­и­лә­се бе­лән шун­да ял итеп ята­лар. Ка­ми­лә­нең әти­се бе­лән әле дә бик якын дус­лар, яр­дә­ме дә күп ти­гән бу­гай. Ка­ми­лә­ләр аны елы­на ике-өч тап­кыр зур­лап ку­нак итә, әти­се ку­нак­ны ау­га алып чы­га, Агый­дел бу­ен­да ба­лык то­тып, шаш­лык пе­ше­реп мәш ки­лә­ләр.
Де­пу­тат­ның Аль­берт исем­ле ябык, озын буй­лы, са­лам сы­ман сап-са­ры чәч­ле ма­лае бар. Әни­се Ка­ми­лә­гә шу­ны дим­ләп, мәш ки­лә ин­де. Янә­се, ях­шы ата ба­ла­сы, Мәс­кәү­дә укый, фә­лән-тө­гән... Бер­нәр­сә­гә кыт­лык ки­чер­мәс­сең, Лон­дон­да гы­на яшәр­сез... Кыз­га бо­лар­ның бер­се дә, Аль­берт та кы­зык тү­гел. Төп­чен­ми дә, ки­рәк­ми дә. Ошат­мый ул Аль­берт­ны. Һәм Аль­берт­ның да Ка­ми­лә дип исе ки­теп тор­ган­га ох­ша­ма­ган. Ул – Ин­тер­нет кор­ты. Бө­тен ма­вы­гуы – компь­ю­тер уен­на­ры! Әле үсәр­гә дә үсәр­гә аңа, кыз­лар ку­лын то­тып ка­ра­ган­чы!
Ка­ми­лә­нең үз кай­гы­сы, үз уй­ла­ры, үз хы­ял­ла­ры. Алар исә бер­дән­бер ке­ше­гә ба­рып бәй­лә­нә – аңа, Ка­мил­гә! Бү­ген дә тө­шен­дә күр­де аны... Бик ма­тур яшел ялан, имеш... Ял­ты­рап, чип-чис­та су­лы ел­га агып ята. Йом­шак җы­лы җил исә, чут-чут кош­лар сай­рый. Аяк ас­тын­да ком... Ка­ми­лә яла­на­як. Ба­ры­сы да шул­ка­дәр чын ке­бек! Ка­мил – ел­га­ның бер, Ка­ми­лә икен­че ярын­нан ат­лый... Кү­пер эз­ләп ба­ра­лар да ба­ра­лар. Тик күп­ме бар­са­лар да, кү­пер та­был­мый. Ка­ми­лә ел­га­ны йө­зеп чык­мак­чы бу­ла. Тик аның суы ки­нәт ка­рач­кыл төс­кә ке­рә, үзе су­ык, тән­не корт чак­кан­дай өтеп-өтеп ала. Ка­мил ар­гы як­тан кул сел­ти, йө­зе бор­чу­лы: «Юк-юк! Кер­мә су­га!» – дип кыч­кы­ра. Кыз: «Ка­ми-ил! Ка­ми-ил!» – дип, аны ча­кыр­мак­чы, боз­дай сал­кын су­ны ерып, аңа та­ба ат­ла­мак­чы бу­ла. Лә­кин агым шул­ка­дәр көч­ле, ә аяк­лар бү­рә­нә­ме­ни – алар­ны кү­тә­реп тә, ат­лап та бул­мый!..
Бу төш­не нәр­сә­гә юрар­га? Тиз ге­нә бер­гә бу­ла ал­мас­лар ми­кән­ни алар? Ә Ка­мил ник «Юк! Юк!» ди? Ка­ми­лә­не кү­рә­се, аның бе­лән оч­ра­ша­сы да кил­ми­ме? Ник ул үзе Ка­ми­лә­гә та­ба ат­ла­мый? Һәм аның, бер­ни аң­лат­мый­ча, хә­бәр ит­ми­чә күр­ше ра­йон­га ки­теп ба­ру­ын ни­чек аң­ла­тыр­га?
Кү­ңел­дән чы­га­рып атар­га ми­кән әл­лә аны? Бет­кән­ме­ни егет­ләр? Нефть уни­вер­си­те­ты – алар­ның оя­сы! Ка­мил­дән дә ях­шы­ра­гы ки­леп чы­гар әле, бәл­ки...
Һәм кыз­ның күз ал­ды­на кеч­ке­нә ча­гын­да­гы бер кү­ре­неш ки­леп ба­са. Алар әни­се бе­лән нин­ди­дер зур ки­бет­кә бар­ды. Ка­ми­лә­нең кү­зе иң өс­ке шүр­лек­тә­ге бер кур­чак­ка төш­те. Ул Ка­ми­лә­нең үзе зур­лы­гын­да иде. Күз­лә­ре зәп-зәң­гәр, кер­фек­лә­ре озын. Ал­су күл­мә­ген­дә куп­шы чел­тәр­ләр! Кыз, аңар­дан ка­ра­шын ае­рып ала ал­мый­ча, тук­тап кал­ды. Үте­неч­ле ка­ра­шын әни­се­нә тө­бә­де. Ә ул кур­чак­ны алып әй­лән­де­реп-тул­ган­ды­рып ка­ра­ды да ки­ре уры­ны­на бас­ты­рып куй­ды. Янә­шә­дә­ге кеч­ке­нә­рәк кур­чак­ны кү­реп, ел­ма­еп җи­бәр­де:
– Ме­нә мо­ны­сын ал­ган­да да бу­ла, кы­зым!
Кыз, елар­га җи­те­шеп, ба­я­гы, үзе­нә оша­ган кур­чак­ка үрел­де.
– Юк, кы­зым, аны­сы бит биг­рәк оч­сыз! Ме­нә, ка­ра­ле, мо­ны­сы нин­ди ма­тур! Үзе кый­бат­рак та, ях­шы­рак та!
Ка­ми­лә­нең бу кур­чак­ка ка­рый­сы да кил­ми иде. Лә­кин әни­се өз­мә­де дә куй­ма­ды, үзе ошат­кан кур­чак­ны са­тып ал­ды. Ул кур­чак­ка ти­ю­че, аның бе­лән уй­нау­чы бул­ма­ды, ул, ятим­се­рәп, шкаф­ның бер поч­ма­гын­да мо­ңа­еп утыр­ды да утыр­ды. Кыз, үсә төш­кәч, үзе ошат­кан те­ге кур­чак­ны эз­ләп, ки­бет­ләр­не күп­ме ге­нә әй­лән­мә­сен, – ул аңа баш­ка оч­ра­ма­ды! Шу­ңа ох­ша­ган­на­ры бар, тик ме­нә нәкъ Ка­ми­лә те­лә­гә­не юк! Ул ма­тур кур­чак, мәң­ге­гә тор­мыш­ка аш­ма­я­чак үке­неч­ле хы­ял бу­лып, го­мер­лек­кә хә­тер­гә се­ңеп кал­ды.
Мо­ңа ох­шаш хәл­ләр ан­нан соң да гел ка­бат­ла­нып тор­ды. Йом­шак кү­ңел­ле Ка­ми­лә­гә әни­се­нә буй­сы­ну­дан баш­ка бер ча­ра да кал­мый иде. Уен­чык­лар­ның да, ки­ем­нең дә иң ях­шы­сын, иң кыйм­мәт­ле­сен һәм үзе­нә оша­га­нын сай­ла­ды аңа әни­се. Алар кы­зы­ның кү­ңе­ле­нә ята­мы-юк­мы, аны­сын уй­лап та ка­ра­ма­ды. Әле та­гын шул хәл ка­бат­ла­на тү­гел­ме соң? Юк, дип, үз-үзен ны­гы­та Ка­ми­лә, җи­тәр, мин ин­де са­бый ба­ла тү­гел – үзе­мә оша­ган­ча яшә­я­чәк­мен!
Ку­лы те­ле­фо­ны­на үре­лә. Озын нә­фис бар­мак­лар, ял­тыр эк­ран өс­тен­дә би­еп, бер­чә үп­кә­ле, бер­чә наз­лы сүз­ләр те­зә баш­лый: –«­Ка­мил, Ка­ми­лем!.. Си­не ни­чек са­гын­га­ным­ны бел­сәң! Шун­дый нык са­гын­дым, хәт­та ми­нем си­ңа ачу­ым ки­лә! Си­нең бе­лән кү­ре­шә­се көн­не ни­чек кө­теп алыр­га? Ни­чек?»
Са­гы­ну­ның ис­бат­ла­вы бу­лып, егет ягы­на җыр файл­ла­ры, чә­чәк рә­сем­нә­ре, смай­лик­лар «о­ча»...
Озак та көт­тер­ми, җа­вап «ха­ты» ки­леп тө­шә: «Җа­ным, ап­па­гым! Мин дә... Мин дә си­нең хәл­дә...», «Без кү­ре­шер­без бит, әйе­ме?»
«Һич­шик­сез! Уфа­га ба­ру бе­лән! Таш яу­са да! Көт, сө­ек­лем! Бе­рен­че сен­тябрь­гә ва­кыт бик аз кал­ды». «Те­ли­сең­ме, мин так­си алам да үзем си­нең ян­га ки­ләм»?!
– Юк, Ка­ми­лә. Бу хак­та икен­че көн­не үк бил­ге­ле бу­ла­чак. Ки­лә­чәк­тә бер­гә бу­ла алу өчен әле­гә тү­зәр­гә, са­быр итәр­гә ки­рәк!
– Ка­мил, ә син бе­лә­сең­ме, без­не­ке­ләр өй­гә ре­монт яса­ды­лар. Вен­ти­ля­ция уе­мы­на бер кү­гәр­чен оя ко­рып, ба­ла чы­гар­ган бул­ган. Куз­гат­ты­лар ин­де үз­лә­рен. Тик, әни­лә­ре, ке­ше ку­лы ти­гәч, ба­ла­ла­ры­на әй­лә­неп тә ка­ра­ма­ды... Тарт­ма­га са­лып, аша­тып, үзем тәр­би­я­лим!
– Әйе, – дип җа­вап би­рә Ка­мил. Ул бит хә­зер – би­о­ло­гия бу­ен­ча бел­геч. – Кош­лар, җән­лек­ләр, хәт­та ке­ше­ләр дөнь­я­сын­да бу­ла тор­ган хәл... Фо­то­ла­рын җи­бә­рә­сең­ме?
– Син аң­ла­мый­сың! – Кыз аңа үп­кә­ли. – Та­гын ки­тап сү­зе сөй­ли баш­ла­дың. Бо­лар бит – чын, те­ре кү­гәр­чен ба­ла­ла­ры! Күр­сәң, шун­дый кы­зык­лар! Ин­де иха­та­га чы­га­ра баш­ла­дым, очар­га өй­рә­нә­ләр. Ка­нат­ла­ры ны­гы­са, очып ки­тәр­ләр дә ял­гыз ка­лыр­мын ин­де...
– Ниш­ләп син ял­гыз бу­ла­сың ди, – дип юа­та аны егет. Әни­ең, әти­ең бар, мин бар!
– Син бер­нәр­сә дә аң­ла­мый­сың! – ди­гән җа­вап оча егет ягы­на һәм элем­тә өзе­лә...
 
Повестьның дәвамы: http://maydan.tatar/kotermen-digen-iden-povestnyn-devamy-2/

 

 

Дилбәр БУЛАТОВА

 

 

Фото: https://pixabay.com/


 
 
 
dilbar-fotoБулатова (Сөләйманова) Дилбәр Данис кызы Башкортостанның Чакмагыш районы Кашкар авылында туган. Кашкар башлангыч, Калмашбаш урта мәктәбен, БДУның татар-рус филологиясе бүлеген тәмамлый.
Хикәяләре «Тулпар» журналы оештырган конкурста, «Иделем акчарлагы», «Таян Аллаһка» әдәби бәйгеләрендә җиңүче булды. Башкортостан «Китап» нәшриятында дөнья күргән өч китап ( «Туй», «Көлдән яралган гөл», «Соң түгел...») авторы. «Туган як әдипләре» (2013) уку әсбабының автордашы.
1994нче елдан «Тулпар» журналында эшли. Башкортостан Язучылар берлеге әгъзасы. Филология фәннәре кандидаты.
 
«Мәйдан» №2, 2020 ел.

 

Комментарийлар