Логотип «Мәйдан» журналы

Көтәрмен, дигән идең... Повесть. (Дәвамы)

9Камил беренче курстан ук шәһәрнең иң зур хастаханәләренең берсенә санитар булып урнашкан иде. Өченче курстан – өлкән санитар, бераздан медбрат булып эшли башлады. Төнге сменада эш көндезгегә караганд...

9


Камил беренче курстан ук шәһәрнең иң зур хастаханәләренең берсенә санитар булып урнашкан иде. Өченче курстан – өлкән санитар, бераздан медбрат булып эшли башлады. Төнге сменада эш көндезгегә караганда бераз тынычрак. Көне укуда үтсә, төне – эштә. Аның каравы, акчага интекмәде. Әнисеннән алмаска тырышса да, ул да кайткан саен биреп җибәрергә җай таба, «Безгә инде әллә нәрсә кирәкми, улым, син – яшь кеше, теләгәнеңне аша, теләгәнеңне ки», – ди.
Медбрат булып эшләвен кайбер төркемдәшләре аңламый. Өч тиенгә йөрисең инде, диләр. Тик Камил кеше сүзенә карамый. Иң зур файда шунда – Камил һәрчак авырулар белән табиблар арасында. Тегеләренең дә, боларының да кәефләрен тын алышларыннан сизә ул хәзер... Лекциядә бирелгән белемне хастаханәдә үзе күргән-белгәннәр белән ныгытырга тырыша. Санитарларны да алыштыргалады. Иң пычрак эшләрдән дә чирканып тормады: клизмасын да куйды, «үрдәк» тә ташыды. Эшнең ояты юк.
Авыруларны күзәтте. Һәр кеше – үзе бер китап кебек. Укый белергә генә кирәк. Кешеләр белән аралаша-аралаша, алардагы уртак якларны күрә башлыйсың. Чынында, авырулар кебек үк, аларны да төркемләп, системага салып була. Әнә коридордан туп кебек тәгәрәп берәү килә. Диабеты барлыгы, йөрәге авыртуы анализларсыз да билгеле. «Ках-кох» ютәлләп, озын, ябык Трофимов атлый, гыж-гыж сулый, авыруы тын юлларында, я үпкәдә инде аның.... Остазлары аларны авыруның күз алмасына, йөзенә җентекләп карарга өйрәтә. Күз агының төсе, чисталыгы күпне сөйли. Нерв чирләрен чамалау өчен дә күз алмалары хәрәкәтенә, кул чукларына игътибар итү кирәк. Биттә пәйда булган таплар да эчке органнар хакында хәбәр бирүчән.
Педиатрия буенча гамәли дәрес иде. Җыелышып, палатага керделәр. Бер ябык кына малайны карадылар. Борып эче авырта. Барлык анализлар аппендицитныкына туры килә. Авыру тарихы белән таныштылар. Укытучылары, алтын куллы хирург Мәҗит Асанбаев: «Йә, коллегалар, нинди диагноз куясыз?» – диде. «Аппендицит», – диеште бөтенесе дә. Шулчак Камил каршы төште:
– Ә дизентерия? Ул берничә көн элек кенә Кырымнан, лагерьдан кайткан. Сентябрь башы, юылмаган җиләк-җимеш, гомум вагон... Дизентерия белән аппендицит вакытында анализлар тәңгәл диярлек. Ә иң мөһиме – Басслер симптомы юк.
Мәҗит Мидхәт улының йөзе ачылып китте.
– Молодец, студент! Синнән яхшы хирург чыгачак! – дип, дәү кулы белән аның җилкәсеннән какты.
Пациентта, чынлап та, дизентерия булуы расланды, аны инфекция бүлегенә күчерделәр.
Алга таба да Асанбаев егетне игътибарыннан читтә калдырмады. «Әзерлән, озак укырга, хастаханәне туган йортың итәргә әзер бул, син үсәргә тиеш!» – дип канатландырып, үгетләп торды.
Кайчандыр канатлары сына язган Камилгә бу сүзләр кирәк, бик кирәк иде! Дөрес, кайбер курсташлары моны ошатмады, «любимчик» дип, чыш-пыш килделәр. Камил аларга үпкәләмәде. Ул тагын, батып барган кешедәй, беркемнең сүзенә, беркемнең көлүенә карамыйча, тормыш аргамагының ялына теш-тырнагы белән ябышачак. Үзе өчен генә түгел, аның өчен җанын да жәлләмәгән әнисе, тилмереп урында яткан әтисе, мәхәббәте – Камиләсе хакына!
Хастаханәдә тормыш үз көе белән ага. Училище тәмамлап кына килгән яшь шәфкать туташлары Камилгә күз атмый түгел. Кайсысы сөйләшергә, эч-бавырына үтеп керергә тырыша, кайсысы, юк сәбәпне бар итеп, ярдәм сораган була. Ә Камилдә аларның кайгысы юк: баш-аягы белән эшкә чумган. Азрак буш вакыты булса, Камилә янына оча. Инде өйләнешү турында уйлыйлар. Быел августта никах укыту аларның исәбе. Камилнең укыйсы озак булса да, Камиләнеке тәмамланып килә бит. Башкача укыйсы килми аның, эшкә урнашмакчы. Әти-әнисе магистратурага кыстаса да, бу юлы Камилә теш-тырнагы белән каршы торды. Кызларын магистратура гына түгел, аспирантура тәмамлатырга әзер торучы, аның фән докторы дәрәҗәсенә үсүен теләүче ата-ана нишләсен, күнделәр.
Өйләнү уе егетнең көннәр-төннәрен бизи, эшләгән эшләренә, яшәлгән мизгелләренә тәм бирә. Хыяллар татлы, тик күңелен мәчедәй тырнаган уйлар да бар. Нәргизә ханым, ай-һай, риза булыр микән аларның никахына?.. Барлык өмет – вакытта! Дүрт ел эчендә онытылгандыр, бәлки, үткәндәге хәлләр, «югалган» телефон вакыйгалары... Шул вакыйгалардан соң Камил телефон кибетләре яныннан да җәһәтрәк үтеп китәргә ашыга... Иптәшләре адым саен телефон алыштырса, ул аны бик кирәккәндә генә кулына ала.
Менә бүген дә ул, алдан шалтыратмыйча гына, кизү торуыннан соң кичкырын җәяүләп кенә Камиләсе янына китеп бара. Кызын ике-өч көн күрми торса, дөньяның бер яме дә калмый кебек. Аның хәтта юк-барга көйсезләнүләре дә сагындыра сыман. Кичке җиләс һава, шомырт чәчәге исе... Бер шәлкемен өзеп, кулындагы рауза гөлләмәсе эченә яшерде – Камиләгә! Менә – таныш подъезд.
Ләкин бүген ишек ачык, эчтән ниндидер шау-шу ишетелә. Камил, сагаеп, фатирга атылды. Һавада хәмер исе, идәндә рауза чәчәкләре ауный. Һәм... төптәй юан гәүдәле, кызмача Радим Камилә алдына тезләнгән. Кыз, куркынып, диванга менеп баскан, кулындагы мендәрен калкан кебек тоткан.
Камил, кызып, Радимга барып ябышты. Тик сугышырга туры килмәде. Радим чайкала-чайкала аягына басты да, Камилнең кулыннан ычкынып, хахылдап көлә башлады:
– Ха-ха-ха! Ә-ә, менә нәрсә! Әйтәм аны, Камилә танавына чиләк элгән! Син йөрисеңмени әле монда буталып, кияү егете!
– Синең ни эшең бар?! – диде Камил, ачулы итеп.
– Ә синең?
– Синнән рөхсәт сорамыйм!
– Теге чакта җитми калдымы әллә? – диде Радим, ата күркә кебек кабарынып.
– Теге чакта нәрсә булган?
– Аз булдымы?
– Нәрсә аз булды?
– Ха-ха-ха! – дип, янә хахылдады Радим. – Яратам шундый самими кешеләрне!
Камилнең кулы үзеннән-үзе Радимның якасына сузылды. Шулчак араларына Камилә кереп басты.
– Егетләр, җитте! Радим, син – исерек! Бар, кайт син! Йөрмә болай үз бәяңне үзең төшереп!
– Их, Камилә, ялгышасың! – диде Радим, кинәт йомшарып. – Белмисең, мин сине бит дүртенче класстан бирле ошатып йөрим!
– Аңладым, Радим! Тик син кайт инде, яме? – Камилә аны үгетләргә тотынды. – Син арыгансың. Бар, кайт, ял ит!
– Их, Камилә! Минем сине ничек яратуымны белмисең! Мин сине гөлгә күмәр идем. Миңа чыксаң, бер хәсрәт тә күрмәс идең, күтәреп кенә йөртер идем үзеңне, их!
Камил, аны туктатырга теләп, якынрак килде. Әле генә йомшап төшкән Радим, кызыл чүпрәк күргән үгездәй, янә кабынып китте:
– Син каршы төштең безнең арага! Син дә, әтиең кебек, кеше бәхетен тартып алмакчысың?
– Ни сөйлисең син, Радим? – дип, ачыргаланып кычкырып җибәрде Камилә. – Ничек телең бара шундый сүзләр сөйләргә?
– Мин ни сөйләгәнемне белеп сөйлим! – диде Радим, имән бармагын күтәреп, янап. – Беләсеңме, Камилә, аның әтисе белән минем әти – бертуганнар. Беләсеңме, картәни минем әнине туй көненнән башлап яратмаган. Кая анда яратмау, күралмаган! Ул олы киленен – Камилнең әнисен генә яраткан! Минем әни әйтә: курчакныкыдай күзләрен мөлдерәтеп бер караган да сихерләгән бианайны, ди. Төп нигез төпчек малайга калырга тиеш, ә картәни минем әтине – төпчеген – куып дигәндәй чыгарып җибәргән! Йорт Камилнең әтисенә калган!
– Син ни сөйлисең, Радим! Ул әллә кайчан булган хәлләр ник кирәк? Сез шул иске йортка мохтаҗмы? Өегез өч катлы бит!
– Булса соң! Ә минем әтинең төп йортта каласы килгән!
– Радим, өлкәннәр үзләре беләдер. Аларның эшенә кысылмыйк!
– Картәни мине дә яратмады! Аның иң яраткан оныгы Камил булды! Син дә, Камилә... Синең дә ул дип күзең тонган! Бүтәннәрне күрмисең дә, күрергә дә теләмисең! Их, Камилә!
– Радим, син арыгансың. Сиңа кайтырга, ял итәргә кирәк! Бар, кайт, Радим, ял ит...
– Ярый, ярый, син дә шул Камил яклы инде. Ярар, килешәм, синеңчә булсын! Жәл түгел, әйдә, бөтен дөнья аңа булсын! Бөтен кызлар аныкы булсын! – дип, сөйләнгән Радимны, кечкенә баланы юмалагандай, көч-хәл белән ишектән чыгарып җибәрде Камилә.
Ул кичне Камил белән Камилә бик озак сөйләшеп утырдылар. Сүзләре киләчәк хакында иде. Радимның визиты аларның бергә булу теләген көчәйтте генә кебек.
– Тик әни нәрсә әйтер! – дип уфтанды Камилә. – Мин беләм: ул безнең никахка теше-тырнагы белән каршы булачак! Ул бит мине әле теге, әле бу егет белән таныштыра, кияүлеккә кандидатлар буа буарлык, ди, каян табып өлгерәдер! Ярый әле, элеккеге кебек, Альберт дип авыз суын корытмый.
– Альбертка ни булган? – диде егет, аптырап.
– Ул бит унберне тәмамлау белән өйләнде дә куйды, ярты елдан игезәкләре туды. Үзе кибән кебек тазарып киткән!
– Ә без картаеп беттек! – диде егет.
– Әйе! – дип тирән итеп көрсенде кыз. – Уйлавы ук куркыныч: безгә инде егерме икешәр яшь! Гомер үтеп бара!
– Иң кызганычы – ул аерым-аерым үтә! – диде егет, ризалашып.
– Камил, бәлки, безгә тотарга да бергә яши башларгадыр? – диде Камилә. Күзләрендә чарасызлык һәм өмет чагылды. – Әнә бит безнең танышлардан ничә кеше шулай яши!
Чынлап та, студентларның байтагы, яшерен-батырын түгел, укыган елларында ук гражданлык никахы белән яши башлый. Еш кына әти-әниләре бу хакта белми дә кала. Яки белеп тә бер сүз дә дәшми. Гомумән, беркем дә гаҗәпләнми дә, беркем дә гаепләп сүз әйтми. Киресенчә, Камил белән Камилә кебекләр ак карга түгелме икән әле!
Тик Камил бик күптән бу мәсьәләне хәл иткән иде инде: ул урлашмаячак, алдашмаячак! Һәм ул түзәргә дә, күпме сабыр итәргә дә риза.
– Иртәме-соңмы, барысы да үзгәрәчәк! – диде ул, кызның җитен төсле чәчләреннән яратып сыйпап. – Көтик, Камилә. Түзик. Менә күрерсең, барысы да без теләгәнчә, без дигәнчә булачак!
– Аптырыйм мин сиңа! – диде кыз. – Нинди чибәр кыз үзе синең кочагыңа керергә атлыгып тора. Берәү булса, ике дә уйламас иде! Ә син? Син бу дөньяга соңгарак калып тугансың, ахры, Камил! Ач күзеңне – урамда егерме беренче гасыр!
– Мәхәббәт искерми, – диде егет, үз-үзенә дә, сөйләгән сүзләренә дә ныклы ышаныч белән. – Мәхәббәт искермәгән кебек, Ходай кушкан законнар да искерми!
Егет Камиләнең яшьле битләреннән үпте. Шулчак, шомырт чәчәген исенә төшереп, бая бер читкә ыргытылган рауза гөлләмәсен эзләп тапты.
– Сиңа сюрприз иде, – дип, гөлләмәне кызга сузды. – Тик шомырт чәчәге сулып та өлгергән...
– Без дә шушы чәчәкләр кебек булырбызмы? – диде кыз, ачынып. – Мин куркам, түземлегем җитмәс дип куркам!
 

10


Җәй быел бик матур килде. Язын җылы яңгырлар сибәләп кенә торып, бакчалардагы агач-куак, җиләк-җимеш, басу-кырлардагы игеннәр дәррәү күтәрелеп китте. Көннәр эссе дә түгел, салкын да – нәкъ кирәгенчә, бик таман. Июнь сессия мәшәкатьләре белән үтте, ә июльдә каникулга кайтты Камил. Камилә дә, читлектәге зәңгәр тутыйкошын, аквариумдагы алтын балыгын үзе белән алып, фатирын бикләп, әти-әнисе янына ялга кайтты. Эшкә сентябрьдән генә керешәчәк.
Көннәр тора-бара бик эссегә китте. Камил буага су керергә төшкәләде. Шунда башына бер уй килде: Камилә белән Аслыкүлгә су керергә барырга кирәк! Дәүләкәндә, Фәгыйлә апасында торганда, анда берничә тапкыр булгалады Камил. Бик гүзәл урыннар.
Әлбәттә инде, Камилә бик сөенде. Кем-кем, Камил белән җир читенә китәргә дә әзер ул! Азрак хәйләләшми дә булмады: Камил – тулай торакта эшләрем калган дип, Камилә – Уфада дус кызымның туган көне дип, иртән үк поселок читендә очрашып, Аслыкүлгә сыпырттылар.
Камилнең, әтисенең машинасын ремонтлап, рульдә йөри башлавына бер ел иде инде. Дус егетеннән палатка, казан белеште. Кичтән үк утын, су савытларын багажникка тутырып куйды. Ашау ягын Камилә хәстәрләячәк.
Менә алар трассадан җилдерә. Ачык тәрәзәләрдән – иртәнге саф һава, магнитоладан классик «Битлз» моңнары агыла.
Камилә ел саен чит илгә ялга очса да, Аслыкүлдә булганы юк икән.
– Диңгездән ким түгел ул! – дип, Камил Аслыкүлне мактый.
– Диңгез күргәнең бармы соң? – ди кыз, елмаеп.
– Нишләп булмасын! Сигезенче сыйныфтан соң Анапада лагерьда булдым бит, оныттыңмыни?!
Кыз, башын артка ташлап, көлеп җибәрде:
– Анапаны диңгез дисеңме?
Егетнең ачуы килә башлады:
– Синең белән ярышып булмый инде...
– Чү, чү, үпкәләмә, җаным, – диде кыз, йомшак учы белән аның чәчен сыйпап: – Аслыкүл диңгез булса, аның тирәсендә яхшы-яхшы ял йортлары, санаторийлар төзерләр иде, бөтен халык анда агылыр иде...
– Белеп кенә бетермиләр, – ди Камил. – Әл дә белмиләр әле: кеше азрак булса, бигрәк яхшы – аулак!
– Әйе шул! – дип, аның белән бик тиз килеште Камилә.
Аслыкүл аларны елмаеп, даладай киң өслегендә фирүзә дулкыннарын җем-җем биетеп, дымлы саф сулышын бөркеп каршы алды. Көн дә шулкадәр матур! Ноутбук зурлыгындагы берничә болыт кисәген исәпләмәгәндә, күк йөзе чалт аяз.
Биек яр башыннан күл өстенә күз ташлауга, Камилә «аһ» итте:
– Чынлап диңгез бит бу!
Зур суның бер яхшы ягы бар – ул синең бар булмышыңны үзенә тарта, бөтен булган эреле-ваклы уй-борчуларыңны оныттыра. Кеше туксан сигез процент судан тора, диләр. Мөгаен, безнең тәнебез, үзеннән меңнәрчә тапкыр зур сулык янында үз-үзен онытып, аның дулкыннарына, аның биоритмнарына көйләнәдер. Һәм ниндидер көйсезлекләр, дөрес булмаган тирбәнешләр үзеннән-үзе юкка чыгадыр...
Камил белән Камилә дә, дөньяларын онытып, Аслыкүлнең ягымлы кочагына ташландылар. Тешләре тешкә бәрелә, көзән җыера башлаганчы рәхәтләнеп су керделәр, чыгып, табаннарын авырттыра-авырттыра вак ташлы яр буйлап җитәкләшеп йөрделәр, кояшта кызындылар. Ярга якын гына балык тотып йөрүче үрдәкләрне күзәттеләр. Алар бик кызыклар: ике баласын иярткәне бар, бер ана кош өч бәбкә үстерә алган. Аналары ялт итеп суга чума да озак кына, бер егермегә санаганчы югалып тора. Һәм томшыгына бармак зурлык, көмеш тәңкәле балык кабып калкып чыга. Ауның уңышлы булуын бәбкәләренең яман кычкырып пипелдәшүеннән белеп була. Алар, ачы итеп кычкыра-кычкыра, җан-фәрманга әниләре янына чаба. Йөзмиләр, ә кыска канатларын кагынып, гүя, су өстеннән йөгерәләр.
Кичкә, кояш көнбатышка авыша башлауга яшьләр палатка корды, әйбер-караларын урнаштырды. Учак ягып җибәрделәр. Коры утыннарның ак тәне буйлап, чатыр-чотыр килеп, саргылт-кызыл ялкын телләре үрмәләде, төтен толымнары сүтелеп, тәмле тансык ис таралды... Шашлык кыздырдылар, көлгә бәрәңге күмделәр.
Тирә-якта халык күп. Күпләр гаилә белән килгән, бала-чага суга таш атып, комнан йорт өеп рәхәтләнә генә. Күршедәге бер пар мобиль мунча корды. Палатка эчендә – җыелмалы мич: аны яга торалар, дөп-шап себерке белән чабына торалар. Аннан кып-кызыл булып йөгереп чыгалар да күлгә чумалар. Мунчаны бик тансыклаган кешеләр булды, ахры, мобиль морҗа көнозынына төтәде.
Кемнәрдер көймәдә, кемдер сыңар күбәләк канатыдай җилкән астында тар гына каекларда йөзде кемдер балык тотты...
– Классно! – дип сөйләнде Камилә. – Нинди иркен, нинди рәхәт – һәм барысы да бушлай! Монда ял базасы ачарга кирәк!
– Экономистка укуың бушка китмәгән, – дип шаярта аны Камил. – Аларча фикерли башлагансың! Ә мин, беләсеңме, ничек уйлыйм?
– Беләм!
– Каян?
– Син бит – булачак хирург!
– Шуннан?
– Бер хирург трамвайга кергән дә сөенә, имеш: «Кара, күпме пациент!» – ди икән. Син дә шулайрактыр инде...
Камил елмая. Чынлап та, биредә табиб күзлегеннән күзәтеп ятарга бик уңай. Әмма ялга йөрүчеләр – гадәттә, сәламәт кешеләр. Сәламәт булмасаң, бу биек ярлардан менеп-төшә, салкын суга чумып, кайнар кояшта кызына алмыйсың. Чын сырхаулар урында ята... Камилнең исенә әтисе, аның моңсу карашы килеп төшә. Нәргизә ханымның кисәтүле йөзен хәтерли. Ләкин гүзәл Аслыкүлгә күз салу белән, аларның сурәте тоныклана, дулкыннарга кунып уйнаган нурларга кушылып эри, югала...
Көн кичкә авышты. Өстәвенә, көнбатыш офыкта күбек сыман кабарып, болытлар җыела башлады. Күл өстеннән яңгыр илчесе – салкынча җил исеп үтте. Бая гына көлеп-елмаеп яткан күлнең йөзе кинәт җимерелде, ул ачык фирүзә-зәңгәрдән күксел-карачкылга әйләнде. Җил артыннан иярергә тырышкандай, ак яллы вак-вак дулкыннар күтәрелде. Кояшка каршы якта ике катлы салават күпере калыкты.
Болытлар озак көттермәде: күк гөмбәзенең читен, аннан – чиреген, яртысын һәм менә инде бөтенләе белән каплап та алдылар. Тәүге тамчылар су өстен чуарлады, аяк астындагы вак ташларга, кызгылт-сары балчык-комга тып-тып тамды. Һава салкынайды, еракта күк күкрәде, утлы камчы булып яшен тасмалары күкне телде. Тасмалар – торган саен чагурак, күкрәүләр дәһшәтлерәк була барды. Гүя, ниндидер бер алып зат галәмәт зур арбасы белән күк юлларыннан арлы-бирле дөбер-шатыр йөренә. Яңа гына чыр-чу килгән яр карлыгачлары ярдагы өн-ояларына кереп качты, кинәт күз алдыннан югалды, үрдәкләр дә, әрсез акчарлаклар да юк булды. Алар гына түгел, әле генә чыр-чу килгән яр буе тынып, бушап калды – барысы да я палаткаларына, я яр башындагы машиналарына ашыкты.
 

11


Камилләр тизрәк палаткага керде. Җылырак киемнәрен киеп, бер-берсенә сыендылар. Яңгыр тамчылары ару-талусыз, тишәрдәй булып, палатка түбәсен кыйный. Аста – өреп кабартылган матрас, коры да, җылы да. Ике яшьнең кайнар сулышыннан ике кешелек палатка бик тиз җылынды. Ләкин бераз шомлырак иде.
– Абау, яшен сукмасын тагы! – диде Камилә, куркынып.
– Сукмас, Аллаһы боерса, – диде егет, үзе дә сизмәстән, өлкәннәрчә. – Ник безне суксын ул, – дип батырайды. – Безнең ни гөнаһыбыз бар?
– Әйе шул, – диде Камилә, аңа ышангандай итеп. – Тик шулай да кесә телефоннарын сүндереп куйыйк әле. Үткән атнада гына яңалыкларда бар иде: нәкъ шушы күл буенда бер егетне яшен суккан. Ә ул телефоннан сөйләшеп торган булган.
– Яшисең килә икән, – диде Камил, елмаеп.
– Килә, бик килә! – диде кыз, аңа ныграк сыенып. – Синең килмимени?
– Әллә, бу турыда уйлаганым юк...
Кыз аңа тутырып карады да:
– Без бит әле шундый яшь! Без әле озак яшәргә тиеш! Һәм без бик бәхетле булырга тиеш, җаным! – дип, Камилнең муенына сарылды. Озын, йомшак, хуш исле чәчләре егетнең муенын кытыклады. – Белсәң икән, мин шундый бәхетле, җаным! Син янымда булсаң, миңа башка берни дә кирәкми! Син – минем һавам, син – минем суым, кояшым! Минем кочагымда – бәхет үзе. Ул – син!
– Син – минем Сусылуым! – диде Камил.
– Кем ул Сусылу?
– Мин – Заятүләк...
– Ә-ә, башкорт теле дәресендә үттек бит, – ди кыз, иркә генә. – Мин онытканмын инде ул легенданы...
– Сусылу – су патшасының кызы. Ул Җир егете Заятүләккә шашып гашыйк була. Аны үзенә кунакка алып төшә. Андагы хәзинәләрне, энҗе-мәрҗәннәрне күрсәтә. Ә егет җирне сагына, туган ягындагы Балкантауны юксына... Тик мин шуны уйлап баш ватам: Балкан ярымутравы белән Дәүләкәндәге Балкантау арасында нинди бәйләнеш бар?
– Исемә төште! – ди кыз, аның соңгы сүзләрен тыңлап та тормыйча. – Җен-пәриләр Балкантауны яр буена китереп куя. Егетнең сагынуы барыбер басылмый, ул туган иленә кайтып китә. Кырык көннән әйләнеп килергә вәгъдә бирә. Кыз аны көтә-көтә дә саргаеп үлә... Нинди кызганыч! Шулай инде, кызлар егетләр дип җан ата, ә егетләрнең уенда башка нәрсә.
– Нәрсә? – ди Камил.
– Уку, эш, машина... Тагын әллә ниләр... Тик минем Сусылу буласым килми. Син дә Заятүләк булма!
– Алайса кем без?
– Син – Ромео, мин – Джульетта! Юк, кирәкми, алар да кавыша алмаган!
– Алайса, Йосыф белән Зөләйха булабыз, – ди Камил. – ­Алар бит, күпме кыенлык үтсә дә, бергә кала. Йосыфны төрмәгә ябалар, нахак бәла тагалар...
– Ярый, мин риза, – ди Камилә. Ә аннан өстәп куя: – Мин бит сине шундый нык яратам, хәтта үз-үземнән куркып куям. Минем яратуымны суга әйләндерсәң, ул менә шушы Аслыкүл кебек булыр иде. Утка әйләндерсәң, ул Аслыкүлне яндырып, пар итеп күккә очырыр иде! Балыклары куырыла, әзер аш булып, тыпыр-тыпыр яр буена ява, бөтен тирә-як халкын туйдырырга җитә.. Шәп бит, ә?!
– Мин яратам сине, Камиләү! – Егет тынып калган кызны кочагына алды...
– Камил, минем синеке буласым килә! – диде кыз, кайнар пышылдап.
– Син минеке булачаксың! – дип җаваплады егет, салкын канлы булырга тырышып.
– Ә күпме көтәргә?
– Кирәксә, гомер буе! Мин сине гомер буе көтәргә дә риза, Камилә! Ә син?
– Мин дә...
Кояш, су изрәтә, арыта. Камилә, тигез сулап, йокыга талды. Яңгыр да, ничек кинәт башланса, шулай кинәт туктап та куйды. Егетнең генә йокысы ачылды, керфек тә кага алмады, йөрәген капма-каршылыклы уйлар яндырды...
...Быел алар төркемнәре белән кафеда утырды. «Бер генә яшибез. Тормыштан бөтенесен дә алып калырга кирәк!» – дип, курсташлары тост әйтеп, шампан шәрабы койды. Тост бөтенесенә дә ошады. Әлеге сүзләр Камилнең хәтеренә уелып калды. Чынлап та, бер генә яшибезме? Бу дөнья, син үзең, башкалар, ярына дулкыннарын каккан шушы Аслыкүл – алар башкача кабатланмаячак, үлү белән синең өчен болар барысы да юкка чыгачакмы? Димәк, әле яшәп, яшәүдән ләззәтләнеп өлгерергә кирәкме? Менә әле дә, уйлап карасаң, Камилә аны бәхеткә әйди кебек. Ләкин Нәргизә ханым шундый да нык каршы торганда, аларның бәхете тулы була алырмы икән? Ай-һай! Бәхетне урлап алып буламы? Юктыр! Бәхет бит ул кояш нуры кебек, аны өзеп йолкып алып, кочагыңа тутырып булмый, ул, бүгенге яңгыр кебек, яуса, кочагыңа үзе ява... Ул сине баштанаяк шатлыкка, ләззәткә күмә...
Әйе, тормыштан, кешеләрдән, якыннарыннан барысын да алырга, хәтта таларга чирканмаган кешеләр дә бар... Май бәйрәмнәре арасында хастаханәгә бер картны салдылар. 75-80 яшьләрдә булыр. Карар кешесе юктырмы, япа-ялгыз. Киемнәре иске, сәләмә диярлек. Үзе бик ипле, чәч-сакаллары ап-ак, күзләре мөлаем. Аңамыни инде елмаерлык! Камил аның тишкәләнеп беткән беләгенә система энәсен кадап маташа, үзе, аның тын алышын, кан тамыры тибешен тыңлый. Авыруның чире тавышына да чыга. Йөрәк чирле кешеләрнең тавышында курку, чарасызлык ноталары була, шулар буенча ЭКГсыз да, авыру тарихын карамыйча да күп нәрсә аңлашыла. Бу карт та йөрәк чирле. Өлкән шәфкать туташының әйтүенчә, хатыны, мал-мөлкәтен үзенә яздырып, урамга куып чыгарган. Балаларының берсе – Америкада, берсе – Канадада, ди. Карт көнендә хатынсыз, балаларсыз, фатирсыз торып калган, мескен. Ә үзен егетләрчә тота. Зарланмый. Йөзендә – елмаю. Әйтерсең, башкалар белмәгән ниндидер бөек серне белә!
Ул хатын һәм ул балалар – «Бер генә яшибез. Тормыштан бөтенесесен дә алып калырга кирәк!» – дип яшәүчеләрдер.
Мал – бер хәл, кеше гомеренә кул сузучылар да бетмәгән. Пычак корбаннарын көн саен диярлек китерәләр хастаханәнең кабул итү бүлегенә.
Камил, ирексездән, ул сукбай картны үзе белән чагыштырды. Камилнең дә бит сөйгәнен тартып алмакчы булдылар... Намусын, иреген, яхшы исемен, хәтта киләчәген тартып алырга әзерләр иде...
Бу уйлар шулкадәр авыр! Палатка эче тынчу, эссе булып китте. Егет, Камиләне уятмаска тырышып, тышка чыкты.
Күкрәген тутырып, салкын дымлы һаваны сулап, тирә-якка күз салды. Җиләс яңгырдан соң гына була торган тәмле ис таралган. Караңгылыкны ертып, көнчыгыш тарафтан алсу-саргылт яктылык шәйләнә башлаган. Йолдызлар күренми, сыек төтен сыман болытлар, ашыгып, яңгыр юлыннан агыла. Яр карлыгачлары – өннәренә, кешеләр палаткаларына качышкан... Җитез болытлар артыннан иярмәкче булып ашкынган дулкыннар чайпалуы гына ишетелә...
Якын-тирәдә беркем юк, көндез шау-гөр килгән яр буе тын. Юк, уң яктагы палатка төбендә җыелмалы урындыкта бер кеше утыра. Камил аңа көндез үк игътибар иткән иде. Илле яшьләр тирәсендәге, чандыр, ләкин кояшта янган көчле гәүдәле бу кеше бирегә ялгызы гына килгән иде, ахры. Палаткамны караштырып торсагызчы, дип, Камилдән үтенде дә көн буе җилкәнле тактасында күлдә йөзде.
– Нәрсә, күрше, йокы алмыймы әллә? – дип эндәште ул Камилгә.
– Бөтенләй йоклап булмый!
– Әйдә соң, кил минем янга! Сөйләшеп утырыйк. – Күршенең аралашасы килә иде бугай.
Егет тә, әңгәмәдәш табылганганга сөенгәндәй, тиз генә палаткадан җыелмалы утыргычын, курткасын алып чыгып, тегенең янына барып утырды.
– Яңгыр яуды, көн бозылды бит... – диде күрше.
– Анысы бер хәл...
– Тагын нидер борчыймы?
– Күңел тыныч түгел!
– Сиңамыни инде борчыласы! – Тавышыннан ук күршесенең елмайганын сизеп була иде. – Яныңда нинди чибәр кыз. Үзең яшь. Әле бит – синең иң бәхетле чагың.
– Бик бәхетле булып булмый шул, – Камилнең тик торганнан теле чишелде. Шулай була бит ул. Сәяхәттәме, хастаханәдәме очраклы юлдашыңа иң тирән серләреңне сөйләп ташлыйсың.
– Ник?
– Аның әнисе кул-аягы белән каршы! Мине күралмыйлар. Безнең әтиләр арасында ниндидер конфликт булган. Очы миңа да тиде. – Камил унберенче сыйныфта булган күңелсез хәлне сөйләп бирде. – Миңа, шулай итеп, күрше районга китәргә, елга якын Камилә белән аралашмаска туры килде. Минем сөйгәнемне тартып алырга теләделәр... Ни өчен? Шуны аңлый алмыйм. Минем ни гаебем бар иде? Яратканым өченмени?
– Син дә бит әнисеннән бердәнберен – унбиш ел көтеп алган кызын тартып алмакчы булгансың! Ул ханым кызының язмышын үзе теләгәнчә корырга теләгәндер. Ә син аның бөтен матур хыялларына аяк чалгансың!
– Ул ялгызы түгел әле. Бергә уйнап үскән, бер класста укыган икетуганым да мине дошман күрә. Ул Камиләгә гашыйк. Миңа үчләшә. Мин кайчак уйлыйм: бөтенесе минем мәхәббәтемә каршы кебек. Инде әни дә алар ягына басты: кайткан саен, миңа күрше кызын димли.
– Ә син сокланып кул чабарлар, алкышлар яудырырлар, башыңнан сыйпарлар дип көткән идеңме? Ач күзеңне, дөнья бу! Ул – ярыш, көрәш! Бәхет яулап алына, аны, кашыкка салып, авызыңа каптырмыйлар.
– Миңа хәзер нишләргә? Камилә, әйдә, бергә яшик, ди. Фатирына чакыра. Үземнең дә тулай торакта берүземә бер бүлмә. Фәнни мәкаләләр язам бит, алар өчен яхшы стипендия түләнә. Бер карасаң, без бүгеннән бергә яши алыр идек? Әти-әнисе дә, факт алдына куйсак, берни хәл итә алмаслар, күнәрләр иде.
– Шуннан?
– Тик мин бу адымга бара алмыйм. Юк... Камилә минем өчен артык кадерле. Бернигә карамастан, әнисен дә хөрмәт итәм. Урлаша алмыйм. Бу үз-үзеңне түбәнсетү булыр иде. Шулай дип уйлыйм да, аннан үз-үземне гаепли башлыйм. Мин, мөгаен, мескен, көчсез, куркак кеше.. Мин, ахры, үз-үземә зыян китермәскә була, Камиләгә якынаюдан куркам. Ахыр чиктә, алар миңа тагын бер-бер этлек эшләргә мөмкинме? Мөмкин!
– Син, куркак булсаң, әллә кайчан Камилә яныннан эз суыткан булыр идең инде! – диде әңгәмәдәше. – Ә сез, күрүемчә, бергә. Юк, син мескен түгел! Ләкин сине башка куркыныч сагалый.
– Нинди? – диде егет, сагаеп.
– Барча явызлык корбаннарына янаган куркыныч.
– Янә аяк чалырга мөмкиннәрме?
– Юк, син үзең явызга әверелергә мөмкинсең. Корбанлыктан палачлыкка – бер адым. Бераздан син аякка басарсың, көч тупларсың. Дилбегә синең кулга күчәргә дә мөмкин. Бу – тормыш законы. Чөнки тормыш ул куласа кебек. Шунда синдә үч алу тойгысы кузгалыр. Ләкин онытма: явызлыкка явызлык белән җавап бирмәү күпкә авыррак.
– Мине мәхәббәт коткарачак! – диде егет зур ышаныч белән. – Күңелем тулы мәхәббәт булганда, анда башка уй-хисләр баш калкыта алмаячак! Мин бары тик Камилә белән генә бәхетле була алам! Ә ул минем белән! Тик ничек? Минем шуңа башым җитми! Бәхет белән безнең арада гранит стена. Аны урап та, сикереп тә үтәрлек түгел. Җимерү дә мөмкин түгел.
– Ә син теләк телә! – диде күршесе.
– Ничек?
– Көн дә, төн дә, һәм шундый кайнар итеп телә, аның кайнарлыгы күктәге фәрештәләрне борчый башлар. Алар теләгеңне бөтен барлыкның Хуҗасына илтеп җиткерми булдыра алмас. Уең чын йөрәктән булса, күрерсең, үзгәрешләр озак көттермәс! Гранит киртә гөрләвектәй эреп агар!
– Сез – философ икән! – диде Камил, елмаеп. – Алай җиңел генә булса, бар кеше дә теләк кенә теләр дә, үз дигәненә ирешеп утырыр иде. Кыл да кыймылдатасы булмас иде.
– Уй – беренчел! Телефоныңа кара! Аны кемдер иң элек үз хыялында барлыкка китергән. Төннәр йокламый уйлаган. Хәзер аның хыял җимешен бөтен кешелек куллана! Идеяләр бит күктә, галәм Хуҗасының хөкемендә. Аларны тотып ала белергә генә кирәк! Алар ихлас күңеллеләргә һәм бик тырышларга гына ачыла! Я булмаса, мин йөзгән җилкәнле тактаны ал. Ул да хыял, теләк, белемнән туган! Карап торуга, гади генә такта кисәге белән юка гына кавырсын! Ә алар ярдәмендә мин кичә көн буе күл өстен гиздем!
– Ә сез хыял белән яшисезме? – дип сорамый булдыра алмады Камил төнге әңгәмәдәшеннән. Ул исә, дулкынланып, фикерен дәвам итте:
– Тормыш – су кебек тотрыксыз, үзгәрүчән. Бер көн аяз була, икенче көнне – яңгыр. Җил дә син теләгән яктан исми. Ләкин йөзәргә кирәк. Җилкән итеп хыялыңны корасың, белем-һөнәрең – аяк астыңдагы такта. Һәм, әйдә, алга! Җил ега, я кемдер төртеп төшерә икән, алар белән сугышып, көчеңне, алтындай вакытыңны әрәм итмисең: үз-үзеңне жәлләп, я кемгәдер үпкәләп тә тормыйсың, тактаңа үрмәләп менәсең дә – янә йөзәргә! Кеше матур хыяллары белән бәхетле!
– Ә шулай да мин – реалист! – диде Камил, күршесенең романтик «чыгыш»ы тәмамлангач. – Теләк-хыяллар кабул булмаса, нишләргә?
Күршесен бер сорау белән дә аптыратырлык түгел иде, ахры.
– Ул чакта теге гранит стена белән, аның барлыгы, аны кузгатып яисә җимереп булмау факты белән килешергә кирәк! Димәк, шулай кирәк булган. Ул киртә нәкъ синең юлыңа, нәкъ шушы вакытта чыгып ятарга тиеш булган.
– Ә шуннан? – диде егет, чиксез гаҗәпләнеп.
– Шуннан инде капма-каршы юнәлештә хәрәкәт итә башларга. Йөз сиксән градуска борылырга!
– Шуннан?
– Җир шары түгәрәк бит?
– Әйе, түгәрәк!
– Йөз сиксән градуска борылып хәрәкәт итәчәксең дә теге гранит стенаның нәкъ аргы ягына барып чыгачаксың! Һәм стенага рәхмәт укыячаксың. Син күпме илләр гиздең, дөнья күрдең, акыл җыйдың бит аның сәбәпле!
Күңеле белән фәйләсүфмы, шагыйрьме бу кеше белән бик озак сөйләшеп утырды Камил. Гыйльми институтта фәнни хезмәткәр булып эшләүче, кышны, үзе әйтүе буенча, чаңгыда, җәйне дулкын өстендә үткәрүче әңгәмәдәше үзе дә, аның сөйләгән сүзләре дә гадәти түгел иде. Ничек кенә булмасын, Камилнең чуалган уйларын тәртипкә салырга, күңелендә ышаныч тойгысын ныгытырга ярдәм итте ул. Кызганыч, исемен сорый алмый калды. Ә иртән торуга, төнге әңгәмәдәшнең үзе дә, палаткасы да юк иде инде…
...Гүя, кичә яңгыр яумаган – иртән күл өсте тыныч, күк йөзе дә аязайган иде.. Күлләр дә, кешеләр кебек, дулкынланып, ярсып ала да, янә үз булмышына кайта, дип уйлап алды Камил. Тынычлыгын бозса да, яңгырлар аны туендыра гына бит! Алар яшен ялтыратып һәм күкләр күкрәтеп ява да китә, ә Аслыкүл беркая да китми, югалмый, горур тынычлык белән җәйрәп ятуын белә. Корылыкка да бирешми. Кешеләр килсә, аларны киң күңел белән каршы ала, китсәләр дә, артык пошынмый. Киек кошларга, су кошлары – балыкларга – төяк бирә. Йөзләрчә, бәлки, меңнәрчә ел шулай дәвам итәдер...
Юеш яр буйлары, дымлы үләннәр генә төнге яңгырга шаһит. Акчарлаклар җим эзләп оча, җитез яр карлыгачлары бөҗәк аулый. Яр буе тын. Кешеләр әле йоклый.
– Әйдә чишмәгә! – диде егет.
– Әйдә! – диде кыз.
Яр башына менеп, җитәкләшеп, юлдан бер читтәге чишмәгә таба атладылар.
Чишмә бик матур иде. Агачтан җыйнак кына бура ясаганнар, атамасын да язып куйганнар. Гөлбикә икән ул. Агышы шундый көчле! Ә суы тешләрне сындырырдай салкын, тәмле! Бит-кулларын юып, сусауларын баскач, чишмәдән өскә, тау башына менеп киттеләр. Анда-санда кып-кызыл җиләкләр күренә. Камилә тиз генә бер тәлгәш җиләк җыеп алды да егеткә сузды.
Күз күреме җирдә җәйрәп яткан Аслыкүлгә карап тын калдылар. Биредә, биектә, уйлар җиңелрәк тә, киңрәк тә иде сыман. Барлык вак-төяк борчулар үзеннән-үзе юк була... Кулларны канат итеп җәясе дә күл өстеннән кыелып очып китәсе килә.
– Камил!
– Әү!
– Рәхмәт сиңа, җаным! Мондагы табигать, таулар, Аслыкүл – нинди матур! Нинди бәхетле без!
– Мин яратам сине, Камилә!
– Мин дә, җаным... Үлеп! Нык-нык итеп! Тик син мине ташламаска миңа сүз бир!
– Бирәм! Менә, Аслыкүл алдында сүз бирәм!
– Ни генә булса да бер-беребезне көтәргә! Бүтәннәргә күз дә салмаска!
– Килештек, Камилә!
 

12


Аслыкүлдәге ялдан соң Камил үзендә ышаныч хисе артканын тойды. Төнге сөйләшү дә күңелен күтәреп җибәргән иде. Камиләнең дә кәефе яхшы. Һәм алар әти-әниләре белән сөйләшеп карарга, туй турында сүз кузгатырга ният итте. Сәбәбе дә чыгып тора – кызның туган көне якынлаша иде.
– Син башта әти белән сөйләш, – дип киңәш бирде Камилә. – Мин аңа читләтеп-читләтеп кенә әйттем инде, ул каршы түгел кебек. Ә туган көнгә мин беркемне дә чакырмаячакмын. Әти-әни, мин – өчебез генә булачакбыз.
Алдагы ялда Камил, бер кочак рауза чәчәкләре күтәреп, Камиләләрнең өенә юл тотты. Аның килеп керүенә Камиләнең әтисе Марс Кәлимуллович бер дә аптырамады. Үзен бик тыныч тотты. Нәргизә ханым гына, Камилне күрү белән агарып-күгәренеп, чәйнектәй кайнап чыкты. «Ах, туган көн үткәрәм, дип, менә нинди план корган булгансың син!» – дигәндәй, сый тулы табын янында бөтерелүче Камиләгә зәһәр карашын ташлады.
Өйдә киеренке халәт урнашты. Нервылар скрипка кылыдай тартылган. Туган көн табыны тирәсендәге сөйләшүләр дә керделе-чыктылы барды. Дөресрәге, Камилә сөйләде дә сөйләде, бертуктаусыз көлде. Бик нык дулкынланганда шулай итә ул. Табын уртасындагы бик тәмле күренгән бәлешнең тәме тоелмады да.
Бераздан Марс Кәлимуллович белән Камил бакчага чыктылар. Кеше арасында тартмаса да, Камиләнең әтисе тәмәке кабызды. Егеткә дә тәкъдим итте, анысы баш тартты.
– Эчмим дә, тартмыйм да, дисең инде... – дип елмайды ул, сынаулы карашын төбәп.
– Әйе, – дип җаваплады Камил.
– Сез, яшьләр, бүтән буын шул, – диде Марс Кәлимуллович. – Сезгә барысы да җиңелгәрәк туры килә. Хәтта начар гадәтләргә мода бетте, – дип көлеп куйды ул.
– Һәр заманның үз авырлыгы, – диде Камил, җитди итеп. – Безгә дә авырлыклар очрап кына тора. Мәсәлән, без Камилә белән өйләнешер идек. Ләкин Нәргизә апа моңа каршы төшәр дип шикләнәбез.
Марс Кәлимуллович егеткә тагын карап алды. Бу юлы йөзендәге елмаюы сүрелгән иде.
– Ай-һай, Камил, – диде ул, башын чайкап. – Аның ризалыгын алуга караганда, таштан су чыгару җиңелрәк булмагае! Кем-кем, Нәргизә апаң – үзсүзлелек буенча районда беренче! И вообще, хәзер дөнья хатын-кыз кулына калып бара, сизәсеңме? Алар безнең белән өйдә дә, кайда да идарә итмәкче. Тик, минем уемча, бу уңай тенденция түгел.
– Ә сез? – дип, Марс Кәлимулловичның күзләренә туп-туры карап сорады Камил. – Сез дә каршымы?
– В приципе, мин каршы түгел, – диде Камиләнең әтисе, елмаеп. – Яшьләрнең тормышка үз карашы. Җаны теләгән – елан ите ашаган. В принципе, мин сезнең союзда куркыныч нәрсә күрмим: икегезнең дә һөнәрегез бар. Кулыңнан эш килә. Камилә сине ошата...
– Рәхмәт! – диде егет, басынкы гына.
Марс Кәлимуллович тәмәкесен тартып бетергәч, алар өйгә керде.
Иң авыр сөйләшү менә хәзер булырга тиеш. Камилә, затлы чынаякларга юка гына лимон телемнәре салып, чәй ясады. Үзенең кулы калтырый: ак фарфор чәйнекнең озын нечкә борыны, чынаякларның алтын ялатылган читләренә тиеп, зеңгелдәп-зеңгелдәп китә. Менә Нәргизә ханым аш бүлмәсеннән керде. Кулындагы подноста өеме белән виноград: яшеле, кызылы, карасы... Аны бәлеш урынына куйды. Кулы бокалга тиеп, анысы авып китте. Буш иде, ватылмады.
Киеренкелек шундый дәрәҗәгә җитте ки, гүя, тынлык шартлап өзелер сыман иде...
– Әни! – диде Камилә, – тынлыкны бозып. – Камилнең сиңа сүзе бар иде.
– Аның миңа нинди сүзе булырга мөмкин? – диде Нәргизә ханым, кырыс итеп.
Артка юл юк иде.
– Без Камилә белән өйләнешер идек! – диде Камил.
Нәргизә ханымның болай да нечкә иреннәре җеп калынлыгында калып кысылды. Муенына кызыл таплар чыкты, йөзе ачудан кыйшаеп киткәндәй булды.
– Камил, үскәнем, мин сиңа элегрәк әйтмәгән идеммени? Только через мой труп! Сиңа... үз тиңеңне эзләргә кирәк! – Табын уртасындагы тәлинкәдән берьюлы биш-алты лимон телемен үрелеп алып, алдындагы чәенә салды.
Бу сүзләр, бу боздай тынычлык, гүя, Камилнең йөрәген очлы хәнҗәр белән үтәли тиште. Егет, үзе дә сизмәстән, сул кулы белән йөрәк турына үрелде. Аһ, сулыш алуы нинди авыр!
Камилә үксеп елап җибәрде. Янындагы зур, итләч яфраклы гөлгә бәрелеп, залдан чыгып йөгерде. Гөлнең затлы савыты чатнап ватылып, имән паркет идәнгә кап-кара балчык түгелде.
Егет үз-үзен бик тиз кулга ала алды. Баксаң, ул хастаханәдә генә түгел, тормышта да үзен чын табибларча тота башлаган икән бит. Нәргизә ханым тагын нидер сөйли, ә Камил аның сырлар ергачлый башлаган йөз тиресен күздән кичерә: тын алышының авыррак була баруына игътибар итә; күзе кул буыннарына төшә, аларның җилсенүен, кабарынып торуын абайлый. Гәүдәсенә тоташ күз сала да, эчке бер сыкрану белән, «Артрит!», дип уйлап куя... Ярсу, ачу, үпкә хисләре организмны кимерә. Болар барысы да акрын, әмма үҗәт авыру галәмәтләре түгелме? Тик ул Нәргизә ханымга үпкәли дә, ачулана да алмый... Ул – Камиләнең әнисе! Өстәвенә, авыру кеше, нервылар беткән...
Марс Кәлимулловичны да баштанаяк күздән үткәрә. Аның, барлык җитәкче кешеләргә хас булганча, килешле, шома чыраенда арыганлык билгеләре сизелә, корсак шактый калыная төшкән, димәк, аруны, стрессны ризык белән басарга теләү хисе көчле...
Һәм Камил яраткан кызының усал әнисе һәм киң күңелле әтисе белән түгел, гүя, пациентлар белән саубуллашкандай, тыныч кына хушлашып, бу матур, затлы һәм бай йорттан чыгып китте. Камилә күренми. Ул, мөгаен, бүлмәсенә кереп бикләнгәндер. Кичен шылтыратырмын, дип карар итте егет һәм үзләренә атлады.
...Әнисе бакчада карлыган җыя иде. Быел карлыган шундый уңган, куакларның ботаклары, җимешләре күплектән, җиргә сыгылып-бөгелеп төшкән. Әнисе бер сүз дә дәшмәде, әмма Камиләләрдә сөйләшүнең ничек беткәнлеген беләсе бик килүе йөзенә үк язылган иде. Камил, бер читтәге бүкәнне якынрак этәреп, шуңа утырды да үзе дә карлыган җыеша башлады. Мәктәптә укыган чагында шулай ярдәмләшә иде ул әнисенә.
Барысын да сөйләп бирергә туры килде.
Әнисе, эшеннән туктап, бераз дәшми торды да үз сүзен әйтте:
– Санламыйлар, тиңсенмиләр безне, улым! – диде. – Без кем аларга? Мин – гади укытучы, син – студент. Әтиең – инвалид. Кем белә, бәлки, алар гаебе беләндер әле!
– Син ни сөйлисең, әни? – дип, сикереп торды егет. – Нинди гаеп?
– Нинди булсын, әтиең тарыган аварияне дә алар оештырмады микән дип шикләнәм! Ул чакта тикшереп йөрү кайгысы булмады, әтиеңне коткарып калырга кирәк иде. Батталов белән ачуланышкан иде бит ул шул җәйдә!
– Нишләп?
– Бер Уфа баена җир бирдермәде әтиең. Барыбер алдылар. Җәйләү урамы артындагы, Агыйдел буендагы, чәнечкеле койма белән уратылган җирләрне беләсеңме? Өч катлы йорты да бар. Законсыз участок ул! Аның хуҗасы белән Батталов – электән үк әшнәләр. Батталовны – рәис, аннан үзе кебек депутат иткән кеше.
– Ник син боларны элегрәк сөйләмәдең, әни? – диде егет, ачынып.
– Ә нәрсә? Әллә берәр нәрсә үзгәрер идеме? Син дә атаң кебек кире беткән бит! Бер-бер нәрсәне алдыгызга алсагыз, хет шартла – берни эшләтеп булмый! Әйтеп аңлатырлык түгел! Тик менә хәзер үзең дә белдең Батталовларның кем икәнен! Авызың пеште. Инде бер генә түгел, икенчегә!
– Их, әни! – диде Камил, үрсәләнеп. – Мин берни дә эшли алмыйм. Мин Камиләне яратам. Нык итеп! Һәм мин аңа сүз бирдем!
– Әтиеңне, мине, безне... дошман күргән, санламаган кешеләрнең кызын яратып буламыни, улым? Уйлап кара, азрак акылың булса! Безне уйламасаң, үзеңне уйла! Алар – куркыныч адәмнәр! Әтиеңне харап иттеләр, сине дә харап итәргә күп сорамаслар! Ике тапкыр кисәттеләр, өченчесендә кисәтеп тә тормаслар! Башкача Нәргизә кызы дип авыз да ачасы булма! Кызлар бетмәгән! Әнә, күрше Фәния апаңның кызы Диана! Үзе акыллы, үзе ипле. Ә болар! Кем булганнар, диген! Ярар, дөнья куласа ул, бер китереп, бер баса. Җил искән кебек кенә булыр, тәхетләреннән ничек очып төшкәннәрен сизми дә калырлар.
– Җитте, әни! – дип, аны бүлдерде Камил. Каршылыклы уй-хисләрдән җаны әрнесә дә, сүзне шаяртуга борырга үзендә көч тапты: – Син – укытучы кеше лә инде. Мондый сүзләр сөйләү килешә торган эш түгел!
Әнисе аңа аптырап карап-карап тора да, үзе дә теләмәстән, кысылган иреннәре йомшара, хәтта елмаюга таба ерыла...
Аңа ияреп, Камил дә елмая. Тик өйгә кереп, әтисе яткан түр бүлмәгә узу белән, йөрәгенә шик ялкыны каба. Юк, гүя шик чырасы кереп кадала да, йөрәге типкән саен, сулкылдап-сулкылдап, үзен сиздереп тора! Әгәр әнисе сөйләгәннәр барысы да чын булса? Әтисен харап иткән кешеләрнең кызын ярату мөмкинме? Әллә Нәргизә ханым аларга шул сәбәпле каршы төшәме?
Юк, моны башка сыйдыру мөмкин түгел! Әнисе юкка шикләнә! Аны да аңлап була. Аңа авыр, бик авыр. Авыру ирен дә тәрбияләргә кирәк, җитмәсә, Камил белән күпме проблема!
Ул, авыр сулап, йоклаган әтисенә карый һәм аны жәлләү хисеннән тыны кысыла. Әтисенең хәле көннән-көн начараюга бара. Утырып тору да авыр аңа хәзер. Ашавы да юк. Әнисе, кыргычтан уып, ваклап, изеп, төрлесеннән ашатырга тырыша, тик организм хәлсез, ризыкны кабул итә алмый. Барлык ашаганы, дөресрәге, эчкәне – көненә берничә чынаяк сөтле чәй һәм бер-ике телем җебетелгән ипи. Камилгә боларны күрү аеруча авыр. Үзенең, табиблыкка укыса да, әтисенең чире алдында көчсез булуын, медицинаның шактый алга китсә дә, теше үтмәгән очраклар да барлыгын аңлый... Ләкин берни хәл кыла алмый. Кайчандыр суд залларында күз карашы белән кешеләрне калтыратып тоткандыр әтисе, тавышында тимер чыңнары чыңлагандыр. Ә бүген...
Һәм Камил шуңа да төшенгәндәй була: кешеләр язган законнар, бәлки, яхшыдыр да, ләкин, медицинаның куәте чикле булган кебек, хакимлек ияләре дә – нибары кеше, илаһи кодрәт ияләре түгел. Көч тә, хакимлек тә, искән җил сыман, вакытлыча. Ул законнар да, тормышның, яшәешнең барлык тирәнлеген иңләп, кешеләр кылган кылыкларны иңләп бетерә алмый...
Диана, ди, әнисе. Ә бит заманында аның әнисе, күрше Фәния апа, Камилнең әтисе аркасында ярты ел колониядә йөреп кайткан. Сөт цехында ничәдер тартма май югалгач, Фәнияне гаепләгәннәр. Әнисе кайтканчы, Диананы картәнисе караган. Боларны кайчандыр әнисе сөйләгән иде. Бер карасаң, әтисе бу хәлне йомып та кала алыр иде, икенче яктан, Фәния апага гаебен танымаса да, барлык дәлилләр каршы булган, хәтта шаһитләр дә табылган...
Шулчак Камил моннан дүрт ел элек үзе белән булган хәлләрне хәтерләде. Ул чакта да шаһитларга кытлык юк иде түгелме соң? Дөрес, әтисе соңыннан Фәния апага ярдәм иткән: аның ярты елдан ук урап кайтуында әтисе яллаган адвокатның ярдәме зур булган. Тик барыбер дә күңелләрдә юшкын калгандыр... Андый нәрсәләр онытылмый...
Һәм бүген әнисе Фәния апаның кызы Диананы аңа димләп маташмакчы. Дөрес, Диана – яхшы кыз. Чибәр, тыйнак, әдәпле. Ләкин Камилнең йөрәгендә Камилә генә. Камиләнең бер гаебе дә юк. Ул иртәнге чык тамчысыдай саф! Башка беркем дә кирәкми Камилгә!
Гаҗәп, бүтәннәр сынардай, чигенердәй вакытларда Камилгә, киресенчә, әллә каян өстәмә көч килә, күңелендә үз-үзенә ышану, үҗәтлек тойгысы калкып чыга. Каршылык туса, ул, киресенчә, тагын да ныгый гына. Каушамый да, югалып та калмый. Остазы да аны шуның өчен мактый. «Синнән яхшы сугышчы чыгар иде. Зарар юк, яхшы хирург чыкса да начар түгел. Салкынканлылык – хирургның атланып чабар аты», – ди.
Менә әле дә, теге чакны теш кысып имтиханнарга әзерләнгәндәгедәй, тыныч кына үзе өчен хәл итеп куйды: ни булса да, башына таш яуса да, ул Камиләдән баш тартмаячак! Күпме көтәргә дә әзер. Кирәксә, гомер буена да көтәр! Камилә генә кире уйламасын! Ә матур хыяллар, бирешкән вәгъдәләр аларга канат булыр!
 

13


Ул арада укуында байтак яңалыклар булды. Мәҗит Мидхәтович аны икенче курстан ук операцияләргә ассистент итеп ала башлаган иде инде. Быел ул тәүге операциясен ясады. Остазы карап-күзәтеп торды да, азактан: «Кулың җиңелгә охшаган. Чынлапмы икәнен пациентның хәленә карап белербез», – диде. Ә пациент, рәхмәт төшкере, бик тиз аякка басты, җөе дә бик тиз уңалды. «Хирург бик белемле дә, оста да булырга мөмкин, – диде Мәҗит Мидхәтович шунда. – Ләкин кулга да карый. Анысы – Ходайдан. Бәхетне бирсә – бирә ул, бирмәсә – юк. Бәхетле хирургка эләккән пациент та бәхетле».
Мин бәхетлеме соң, дип, озак кына уйланып йөрде шуннан соң Камил. Менә ул, хастаханә ашханәсенең соры стеналарын күздән кичереп, тары боткасы ашап утыра. Бәхетме бу? Кем өчендер бу коридорлар, авырулар, ак халатлы коллегалар күңелсез, төссез тоелыр. Ә аның бөтен тормышы шушында уза... Мондагы киеренкелеккә, тизлеккә инде шулкадәр өйрәнде. Башкача яшәүне күз алдына да китерә алмый. Авыруларның рәхмәте аны күккә күтәрә. Башкалар авырсыныбрак башкарган эшләрне ул «һә» дигәнче, яратып, җиңел генә эшләп куя. Иптәшләре аңа гаҗәпләнебрәк тә карый, фанатик, дип ирештерә.
Кемнәрдер ата-анасы кыставы белән генә укырга кергән: диплом алу белән авырулар ягына әйләнеп карарга да җыенмый, лекцияләргә йөрми, сессия чоры җитсә, яхшы машиналарга утырып, капчык-капчык күчтәнәч төяп, имтихан бирешергә әти-әниләре килеп җитә. Кемнеңдер уе – карьера ясау, бүлек мөдире, бәхет елмайса, баш табиб булу. Беренче, икенче курстан ук укуны ташлаучылар да юк түгел. Кемдер, алар исә төркемдә биш-алты кеше, үз эшенең чын остасы булырга омтыла: лекцияләрне «йота» гына, гамәли занятиеләрдә укытучының авызына кереп китәрдәй булып тыңлый, сораулар яудыра. Камил дә алар исәбендә.
Бәхет түгәрәкләнер өчен гаилә кирәк. Ләкин ул яктан Камил аңлаешсыз, биек, чиксез стена кебек каршылыкка очрый да куя. Әллә инде Камилә белән бергә калу язмаган микән аңа, дип тә уйлый. Камиләнең дә кәефе юк соңгы вакытта. Көйсезләнә. Көнли дә башлады. Аны аңларга да була. Эшеннән кайта да көне буе дүрт стена эчендә. Эше катлаулы – шәһәр хакимиятендә финанс бүлеге белгече. Кибетләрдә йөрештерә, фильмнар карый. Камил белән көн дә күрешерләр иде, егет дежурлыкта кала. Барысы да бар кебек Камиләнең... Әтисе белән әнисе өрмәгән җиргә утыртмыйлар, һәр теләген үтәргә генә торалар. Ә ул, көзге чәчәк кебек, көннәр үткән саен сула... Камил хафалана ук башлады: авырмый микән аның Камиләсе? Күз акларына сизелер-сизелмәс кенә сары өртелгән, ябыга да төшкән кебек... Үзенең шикләрен, тикшеренергә кирәклеген әйткән иде, кыз кул гына селтәде, хастаханәдә синең көн-төн исәрләнеп йөрүең дә җиткән, диде.
Тик егетнең шик-шөбһәләре дөрес булып чыкты. Камиләгә эшендә, төш вакытында приступ булган. Ярый, җәһәт кенә «Ашыгыч ярдәм» чакырканнар, хастахәнәгә алып киткәннәр. Һәм кая дисез? Камилләр практика үтә торган 12нче хастаханәгә. Аппендицитның катлаулы төре. Операцияне Инна Халиковна ясады. Ул, бик осталардан саналмаса да, начар хирург түгел. Планнан тыш операция, аның дежуры, сайланып тора алмыйсың. Камил – ассистент.
Камиләнең агарып калган йөзе, кипшенгән иреннәре, сулып төшкән гөлдәй хәрәкәтсез гәүдәсен күрү нинди авыр! Үзәк өзгеч!
Тик егет үз-үзен бик тиз кулга алды. Җебеп, артык хис-тойгыга бирелеп тору аның үзенә һәм Камиләгә зыянга гына булачак. Жәлләү хисе авыруга ярдәмгә түгел, зыянга гына! Һәм ул, гадәттәгечә, эчтән генә бисмилласын әйтте: «Арыслан йөрәкле, бөркет күзле бул, Камил!» – дип, үзен ныгытты, кирәкле дулкынга көйләде. Ассистент хирургка ни кирәген күз карашына, ымына кадәр үк тоярга, операция барышын алдан ук күзалларга тиеш. Һәм кинәт... Ни күрсен – Инна Халиковна ялгыша түгелме? Ярадан тампон алынмаган, ә ул тегәргә тотынмакчы! Егет, аптырап, аңа күз салды. Аннан, үрелеп, Камиләнең ап-ак йөзенә карап алды. Ул шулкадәр хәлсез... Камилнең йөрәге кысылып куйды. Тагын Инна Халиковнага, аның кечкенә кулына, нәзек бармакларына күз төшерде.
Алар гүя Камиләгә кәфенлек тегә! Бу бармакларны туктатырга кирәк! Хәзер үк! Һәм аның сул кулы хирургның беләгенә орына, уңы яра эчендәге канга тулышкан тампонның күренеп торган очына ишарәли. Инна Халиковнаның зур күзләре тагын да зураеп, түгәрәкләнеп, аптырап, аңа текәлә, бер мизгел үтүгә, аптыравы рәхмәт хисенә алышына. Тампон алына, кирәкле хәрәкәтләр эшләнә...
Бу мизгелне Камил гомерендә дә онытмаячак... Якынын пычак астына салган бу көн, капма-каршылыклы тойгылар, чиксез җаваплылык хисе, әҗәлнең битараф һәм боздай салкын сулышы хәтеренә уттай янып торган битләр, сәхифәләр булып язылачак. Һәм ул күңеленнән генә ант бирә: эш вакытында беркайчан да игътибарны җуймаска! Кемнең кемлегенә карамыйча, эшеңне намус белән башкарырга!


Дилбәр БУЛАТОВА


Фото: https://pixabay.com/

Повестьның дәвамын алдагы көннәрдә сайтыбыздан укый аласыз.
«Мәйдан» №2, 2020 ел.

Комментарийлар