14

Камиләгә операция ясаганның икенче көнендә хирургия бүлегендә көтелмәгән хәл булды. Ишеп яңгыр яуган иде. Белорет – Уфа юлында, «Әби теле» дигән хәвефле урында зур авария булып, шуннан имгәнгән кешеләрне китерделәр. Зур гына пассажир автобусы белән йөк машинасы бәрелешкән. Маршрут автобусының егерме сигез яшьлек водителе, юеш асфальтта идарәне югалтып, аяк киеме төялгән фурага килеп бәрелгән. Ике кеше үлгән, җиде кешене – травматологиягә, тугызын бирегә – хирургиягә китергәннәр.

Кемнең бавыры изелгән, кемнең үпкәсе зарарланган – барысында да диярлек авыр җәрәхәтләр, ашыгыч ярдәм кирәк. Яшь табибларга, шул исәптән Камилгә дә, кулларына скальпель алырга туры килде.

Бәлагә, кайгыга, авыртуга күнегеп тә, битараф калып та булмый. Әйе, осталыгың арта, тик авыруларның куркынган хәлсез йөзләрен күрү, аларның сиңа төбәлгән ялварулы карашларын күтәрү авыр. Кулыннан килсә, Камил һәркемнең әрнүен җиңеләйтер, һәркемгә ярдәм итәр иде. Тик син могҗиза иясе түгел. Белгәнеңне эшлисең дә Ходайга тапшырасың. Калганы – бәхет эше. Китерәләр бер бай пациентны. Акча тәкъдим итә, түләүле палатага ята, оҗмах җимешләре генә ашамый. Шунда күрше палатага алып киләләр бер бомжны. Икесендә дә бер диагноз, бер дәвалау курсы. Теге бомж күзгә күренеп тернәкләнә, дәва килешә, ә күршесенең хәле көннән-көн начарая…

Арада алтмыш өч яшьлек ханымның яралары җиңелрәк иде. Кабыргалары сынган, корсак тиресендә җиңелчә яра бар, тегәргә кирәк. Аны Камилгә тапшырдылар. Камил, аның йөзенә карап, аптырабрак та куйды. Нишләптер, йөзе, үтә авыр чирлеләрнеке кебек, суырылып, ияк-борыны очлаеп калган. Карашында – тирән газап. УЗИдан җентекләп караганнар, юкса, эчке органнар да зарарланмаган, анализлар да артык начар түгел. Камил, шулай да, теге уч киңлеге, бер сантиметр тирәнлеге яраны тегәргә тотынганчы, пациентның эченә янә баскалап карарга булды. Юк, нәрсәдер дөрес бармый! Сул якта шешсыман тыгыз сыеклык. Укол бирер алдыннан юк иде бит ул. Әллә кан сауганмы? УЗИ табибын чакырып, тагын бер тапкыр каратырга кирәктер. Ләкин ул тиз генә килеп җитә алмады. Ун минутлап вакыт үтте. Ул да түгел, авыруның кан басымы төшә башлады. УЗИ талакның зарарлануын, корсак куышлыгына кан җыелуын күрсәтте. Тиз арада Асанбаевка хәбәр иттеләр. Операция ясалды. Ләкин соң иде инде. Ханым операция өстәлендә җан бирде…

Камилнең тәҗрибәсендә аның күз алдында җан биргән беренче пациент иде бу ханым. Егет ничек итеп арка үзәге буйлап салкын дулкын төшеп китүен, йөрәгенең «жу» итеп куюын сизде. Калтырануын сиздермәскә тырышса да, инструментлар савытка гадәттәгедән яңгыравыграк чыңлап төшеп ятты, тәненнән салкын тир бәреп чыкты.

Операция блогыннан ординаторлар бүлмәсенә барышлый, каршына бер яшь пар очрады. Сары чәчле чибәр кызыкай аңа атылды:

– Әйтегезче, сез Юнысов бит? Әнием ничек? Операцияне сез ясый, дип әйттеләр. Әнине кайчан чыгарырлар икән? Ул бит безнең туйга дип килә иде!

Яшь табиб, тукталып тормыйча, ординатор бүлмәсенә кереп китте. Ләкин теге кыз аның артыннан бүлмәгә ияреп керде. Ул тагын да ныграк куркынган иде.

– Әниемнең хәле ничек? Ник дәшмисез?

Камилнең башы иелгәннән-иелә барды. Әйе, пациентлар һәм аларның якыннары белән үзеңне ничек тотарга өйрәтүче махсус фән дә керде аларга. Ләкин ул тәмам югалып калды. Һәм, агарынган йөзен күтәреп:

– Без кулдан килгәннең барысын да эшләдек… – дип кенә әйтә алды.

Кыз еламады. Йөзе кардай ап-ак булды. Карашындагы ялвару, сорау тойгысы тирән ачыну, аннан күралмау хисе белән алышынды. Һәм ул, бер сүз дә әйтмичә, коточкыч бер җанварга тап булган кешедәй, арты белән чигенә-чигенә, ачык ишектән чыгып китте. Әйтсен иде ул берәр сүз, ачулансын, кычкырсын иде! Болай ул үзенең таудай авыр кайгысының яртысын Камилгә өеп калдырды.

Бу көн, кызның йөзе, сөрмәсе аккан күзендәге нәфрәтле карашы белән Камилнең хәтеренә мәңгегә уелып калачак…

Ул тәүлек хирургия бүлегендә Камил белә-белгәннән бирле иң шау-шулы, иң кайгылы көннәрнең берсе булгандыр, мөгаен. Игезәк студент егетләрнең берсе наркоздан айный алмады, таң алдыннан җитмеш яшьләрдәге әби вафат булды…

Авария турында яңалыкларның һәр чыгарылышы саен сөйләделәр, фотолары белән Интернет тулды. Автобус чын мәгънәсендә тимер өеменә әверелгән иде. Пассажирларның әйберләре чәчелеп тирә-як тулган. Әнә уенчык аю ята, аның бер тәпие өзелгән. Әнә ал тасма белән бәйләнгән, яньчелгән торт савыты. «Туй көнегез белән!» дип язылган… Тасмада – куе кызыл таплар…

Икенче көнне табиблар киңәшмәгә җыелды. Асанбаевның кәефе начар иде. Әлбәттә, ул беркемне дә гаепләмәде. Ләкин Камилгә әйтеп бетергесез авыр. Сәбәбе булмаса да, ул үзен гаепле сизә. Талакка авария вакытында ук зыян килгән булган, авыруны каталкадан операция өстәленә күчереп салганда, кан тамыры өзелгән дигән нәтиҗәгә килде Асанбаев. Тик күңелгә боерып булмый… Үлемгә күнегү мөмкин түгел… Җитмәсә, Камилә дә авыру…

 

15

Камил палата ишеген ачып күз салды да сак кына эчкә үтте. Камилә йоклый. Бер мизгел, сокланып, аңа карап торды. Йөзе ябыга, суырыла төшсә дә, бу аның матурлыгын бозмаган, киресенчә, нәзберегрәк кыяфәт өстәгән. «Тургенев кызлары» дип укыйлар иде урыс әдәбиятыннан. Дворян кызлары белән охшашлыгы юк түгел шул Камиләнең… Ялан чәчәге дип булмый аны. Ул – оранжереядә, җил-яңгыр белмичә, ышыкта үскән рауза гөле, юк – нәфис орхидея…

Яшь организм бит, бик тиз савыгуга бара. Марс Кәлимуллович белән Нәргизә ханым операция ясалган көнне үк килеп җиттеләр, реанимациядән чыгару белән кызны түләүле, ике урынлы палатага күчерделәр. Мондый авыруларны, гадәттә, хастаханәдә озак тотмыйлар, ләкин Шакировлар озаграк ятарга карар итте. Нәргизә ханым кызын куна-төнә саклады. Камил бер дусты белән үткән атнадагы дежурын алмашырга мәҗбүр булган иде – күзенә күренеп, саруын кайнатасы килмәде Нәргизә ханымның. Аңа бит болай да җиңел түгел! Бүген дә Нәргизә ханымның кибеткә чыгып киткән чагын туры китереп кенә керүе. Биш-ун минутка гына!

Камиләгә дару кадаганнар, ахры, тирән йокыда… Камил, урындыкны тартып китереп, аның баш очынарак утырды. Бармак очлары, үзе дә сизмәстән, кызның битен сыйпады, иреннәренә кагылды… Җаннан башка тән ни ул? Тән-гәүдә өнсез, тынсыз… Сандугачсыз таң, гөрләвекләрсез яз, тәрәзәләрсез йорт, корыган агач ул гүя… Кая елмаюлы Камилә, кая аның моңсу да, назлы да күз карашы?

– Си-и-ин?!

Егет урыныннан торды. Нәргизә ханымның капкынга эләккән җәнлекнекедәй ут янган яшел күзләре бер яхшылык та вәгъдә итми иде. Камил, урлашып тотылган кешедәй, үзен гаепле сизеп, ишеккә таба юнәлде. Ләкин шулчак ханым аның беләгенә кагылды.

– Камил, акыллым, тукта әле!

Аптырауданмы, егет абына язып туктап калды.

– Камил, әйдә, сөйләшикче!

Ул караватына утырды, Камил, Камиләнең баш очында торган урындыкны шудырып, аның каршысына урнашты. Камилә исә берни ишетми, белми, тирән йокыда. Мәрткә киткән диярсең.

Ханым, тумбочкада яткан ап-ак сөлгене алып, битенә каплый, күз яшьләрен тыярга тырыша, ләкин юкка… Яшь аралаш бәгыреннән өзелеп сүзләр тама:

– Камил, акыллым, үтенәм!

– Нәргизә апа…

– Камил, димәк, сез дүрт ел буе очрашып йөргәнсез? Мин белә идем. Тик син бит – акыллы егет! Ничек аңламыйсың? Камилә – минем бердәнберем! Ул миңа үземнән дә кадерлерәк! Мин аны ничәмә еллар елап-ялварып, Аллаһы Тәгаләдән сорап алдым! Үтенәм, тимә аңа, калдыр аны! Ул миңа бик-бик кадерле! Аңлыйсыңмы шуны? Ишетәсеңме мине?

Һәм ул кинәт идәнгә, Камилнең алдына тезләнә…

Камил, уңайсызланып, аягүрә баса, иелеп, Нәргизә ханымны торгызмакчы була. Ләкин файдасыз…

– Ничек ышандырыйм сине, Камил? Аягыңа ятып ялыныйммы? Ничек аңлатыйм йөрәгемнең ничек януын? Үтенәм, зинһар, тимә аңа, кит син аның юлыннан! Бәхетсез итмә аны!

Нәрсә-нәрсә, күз яше алдында көчсез-чарасыз Камил. Сүксеннәр, типкәләсеннәр аны, «эһ» тә итмәячәк, ә менә күз яше аны буынсыз калдыра…

– Нәргизә апа… Камилә үзе бит…

– Ул онытыр, онытыр, онытачак… Ул бит әле шундый яшь… Ул бит әле бернәрсә дә белми, дөньяны аңламый. Үтәчәк, барысы да үтәчәк! Аның әле бар тормышы алда! Минем аны бәхетле итеп күрәсем килә, Камил!

– Ә ник сез аның өчен барысын да хәл итеп куясыз? Бәлки, Камилә бәхетне үзенчә аңлыйдыр? Ул хакта уйлаганыгыз юкмы?

– Ул сине күрде дә капланды. Кемдә булмаган беренче мәхәббәт? Үтә торган нәрсә инде ул! Синнән башкага күз салганы да булмады бит аның. Менә савыгыр, сине онытыр, күзенә башкалар да чалына башлар.

– Дүрт ел буе университетта берсе дә табылмадымы икәнни, Нәргизә апа? – дип сорамый булдыра алмады Камил. – Нефтяной – егетләр оясы бит, нишләп берсе дә күңеленә ятмады икән соң, шуны уйлаганыгыз бармы?

– Ул әле яшь бит. Бөтенләй дә тәҗрибәсез. Кемнең беренче мәхәббәте булмаган? Була да бетә инде ул. Онытыла. Минеке булмаган, дисеңме? Ә бит Марс абыең белән утыз биш ел менә дигән итеп яшибез!

Ни дисен Камил? Ул шуны гына белә: ул Камиләне ярата. Сизә, сизә генә түгел, ышана: Камилә белән алар бик бәхетле булачак. Тик өзелеп сөйгән кешеңнең әнисе, юлыңа аркылы төшеп, алдыңа тезләнгәндә, ни хәл кылып була? Ул да бит бердәнбер кызын өзелеп сөя, аңа бәхет тели. Кем хаклы? Камиләгә кемнең хакы күбрәк: Камилнекеме, Нәргизә ханымныкымы? Минеке, ди йөрәге. Мин – аны, ул мине өзелеп яратабыз. Без бик бәхетле булачакбыз. Аныкы, ди акылы. Ул – Камиләнең әнисе. Ул аны унбиш ел көтеп, Ходайдан сорап алган. Ул аңа хәләл сөтен имезеп үстергән. Егерме ел буе ул дип җан аткан… Һәм йөрәге дә моның белән килешә башлый. «Аның әнисен бәхетсез итеп, бәхетле була алырсыңмы?» – дип икеләнә.

– Камил, үскәнем! Үтенәм, зинһар, тартып алма миннән Камиләмне!

Камил тәмам югалып калды. Соңгы хәлләр, Камиләнең авыруы, кичәге бәхетсез очрак, төн йокламау – болар барысы да аны тәмам алҗыткан, көчен суырган иде. Ул кинәт кичәге кызны, аның нәфрәт белән караган, сөрмәсе аккан зәп-зәңгәр күзләрен хәтерләде. Аның, коточкыч бер нәрсә күргәндәй, нәфрәтләнеп, ишеккә чигенүен күз алдына китерде. Ул да бит Камилне гаепләде. Әнисен тартып алуда гаепләде. Ник? Ник соң бу хәлләр барысы берьюлы өелде? Инде менә Нәргизә ханым өмет катыш нәфрәт тулы карашын аңа төбәп җавап көтә. Ул Камилне сүгә, кызын тартып алырга теләүдә гаепли. Кинәт Аслыкүл буендагы төн хәтеренә килде. «Син дә бит әнисеннән бердәнберен – унбиш ел көтеп алган кызын тартып алмакчы булгансың!» – дигән иде аңа очраклы төнге сердәше. Бу уй аны хәлсез-буынсыз итә, йөрәген яндыра. Юк, ул явыз палач түгел. Түгел!

Һәм аңа тагын, инде ничәнче мәртәбә, язмышына буйсынырга кала… Ул, кичәге кебек үк башын иеп, үз сүзен әйтә:

– Сезнең теләгегез нинди соң, Нәргизә апа?

Хатынның йөзенә өмет нуры йөгерде. Тезләнгән җиреннән торып, Камилнең каршысына басты, аның кулын үзенең йомшак учына алды.

– Син аның тормышыннан югалып тор, Камил! Һичьюгы – бер елга! Аннан карарбыз! Менә күрерсең, барысы да яхшы булачак! Барысы да үзгәрәчәк! Син – тырыш, акыллы егет, югалып калмаячаксың! Марс Кәлимуллович сезнең ректор белән электән үк яхшы дуслар. Сиңа бик яхшы урынга стажировка сөйләшә ала. Телисеңме?

– Ярар! – диде егет. Камиләнең әнисеме, башка берәүме аның аркасында яшь коймасын һәм аңа нәфрәтләнеп карамасын өчен ул җир читенә китәргә дә әзер иде бу минутта… – Тик… әни генә каршы килмәсен.

– Әниең белән үзем сөйләшермен, – диде, җанланып, кәефе күтәрелеп киткән Нәргизә ханым. – Әтиең өчен дә кайгырма. Ярдәм итәчәкбез! Синнән мин шуны гына үтенәм: бер ел буена Камилә белән бәйләнешкә чыкмаска!

– Ә Камилә нишләр соң? Аңа ничек аңлатырсыз?

– Анысы өчен кайгырма, – диде, кәефе күтәрелеп киткән ханым. – Мин – аның әнисе бит. Аңа ни әйтергә кирәклеген миннән дә яхшырак кем белсен?

Камил үзен иң борчыган сорауны бирергә үзендә көч таба:

– Мине ни өчен шулкадәр күралмыйсыз? Мине кызыгызга тиң түгел дип уйлыйсызмы?

– Сәбәп синдә генә түгел, Камил акыллым…

– Ә нәрсәдә, Нәргизә апа? Мин белмәгән тагын нәрсәдер бармы әллә? Бәлки, ул минем әти белән бәйледер?

– Әйе, – диде Нәргизә ханым. – Синең әтиең белән дә бәйләнеш бар!

Шулчак Камилә ыңгырашып куйды, кул-аягын селкетеп, борылып ятмакчы булды. Ана кеше, атлыгып:

– Кызым, күз нурым! – дип, аның янына ашыкты.

Камил, тирән уйга батып, коридорга чыкты. Төшке ашка әзерләнеп, кырмыска оясыдай кайнаган коридордан хирургия бүлегенең аргы очына атлады. Иңсәләре төшкән, аларга гүя авыр тау өеп куйганнар иде.

Уйламыйчарак сүз биреп ташлады түгелме? Аның бит Аслыкүл буенда Камиләгә биргән сүзе-вәгъдәсе дә бар. Шунысы гына күңелне җылыта: бер ел ул әле бер гомер дигән сүз түгел… Өмет янына елан булып шик тә килеп уралды һәм агулы телен чыгарып ысылдады: димәк, Нәргизә ханым нидер белә. «Синең әтиең белән дә бәйләнеш бар», – диде бит әнә…

 

16

…Камил, җаным… Ни булды? Ник син минем хатларымны җавапсыз калдырасың? Ник бер-ике сүз булса да язмыйсың? Телефон номерыңны да алыштыргансың… «Бәйләнештә»ге битеңне яңартмыйсың. Тик синең бит аны көненә әллә ничә мәртәбә ачып караганың күренеп тора… Мин язганнарны укыйсың син, беләм…

***

…Ник тилмертәсең мине, Камил? Беләсең бит, синнән башка беркем дә кирәкми миңа! Син – минем күгемдәге кояш. Синең яктың минем көннәремне нурлы итә. Синсез мәңгелек төн булыр иде дөнья… Иң кыены – кайда икәнеңне белмим. Беркөн урамда әниең каршыга килеп ята иде. Мине күрде дә, убырлы карчыкка очрадымыни, коты очып, юлның икенче ягына чыгып китте. Ә мин аны куып җиттем дә синең хакта сорадым. Синең еракта, стажировкада булуыңны белдем. Кайда? Ни өчен? Боларын әйтмәде. Эшкә ашыгам, дип, йөгереп дигәндәй китеп барды.

***

…Мин беләм – син минем язганнарымны укып барасың. Мин синең минем хакта уйлаганыңны сизәм. Әнә, тәрәзәдән туп-тулы, түп-түгәрәк ай карап тора. Син дә аңа кара, әйдә, карашларыбыз айда очрашсын…

***

…Миңа авыр… Безнең ишек төбендәге каендай, мин дә саргаям. Сәбәпчесе – син! Синең бер карашың, синең бер җылы сүзең җитәр иде, шатлыгымнан җиде кат күккә күтәрелер идем, бәхетем океандай ташар иде… Ләкин син юк.

***

…Ә син беләсеңме, мин шигырь яза башладым, Камил. Мәктәптә укыганда әдәбият дәресләренә исем дә китми иде. Әле шигырь китапларын су урынына эчәм… Урысча да укыйм, татарча да. Бераз юаныч була җаныма. Бер мин генә түгел икән әле сагынган-саргайганнар. Бүтәннәрнең дә күңеле тулы, йөрәге тулы аһ-зар икән… Үз башыңа төшкәч кенә аңлыйсың икән…

 

Сәлам,

Сәлам,

Һәрбер СМСта

Тонна сагыш.

Әйтелмәгән

Сүзләр,

Татылмаган назлар…

***

Без очрашмаганга җиде ай үтте. Шушы җиде ай эчендә сине уйламаган көнем булды микән, Камил җаным?! Юктыр…

Тышта кыш. Тәүге кар бөртекләре төшә… Мин алар белән сөйләшәм: «Әй кар бөртекләре! Сез бит биектән, күктән төшәсез. Бәлки, сез анда, өстән Җиргә карап, минем Камилемне күргәнсездер… Кайда ул? Ник аңардан бер хәбәр дә юк?» – дим. Алар дәшми…

Син минем хәлемне дә сорамыйсың… Хәлем әйбәт түгел. Бер дә ныгып китә алмыйм.

Әни Чехиягә барырга кыстый. Андагы минераль сулар үлеп беткән кешене дә терелтә, ди. Ә минем барасым килми. Китсәк, син кайтып төшәрсең дә безгә килерсең, без өйдә булмагач, китеп барырсың, янә озакка, бик озакка аерылышырбыз кебек… Әйе, мин сине югалткан килеш янә югалтуымнан куркам, җаным…

Әллә теге бәеттәге Заятүләк белән Сусылу кебек булдыкмы без? Кемнәр каргады, кемнәр аерды икән безне? Ник мондый газаплар миңа? Миңа бит бәхетле булу өчен син, синең янымда булуың кирәк. Көн дә тавышыңны ишетү, хәрәкәтләреңне, карашыңны тою кирәк. Алдымда ут диңгезе булса, артында син булсаң, эһ итми дә кичеп чыгар идем. Тик синең кайда икәнлегеңне дә белмим – шунысы иң авыры…

 

Калчы.

Җансыз аккаунт булып кал

бәйләнештә.

Шигырем булып кал,

асылыма кайтарыр.

Бу тагын

артык хисле исәр, димә.

Кан тамырыма

якты сагыш

тутырган

сентябрь…

Телефонның теге очында*.

***

Барысы да аңлашылды. Менә, кайда икәнлегеңне дә белдем, Камил… Ничек, дисеңме? Деканыгызга шылтыраттым. Күптән шулай итәсе булган. Җитәкчеңнең кызы Гайшә белән бергә икәнсез. Аның «Бәйләнештә»ге битен эзләп таптым. Диңгез ярында кочаклашып төшкән фотоларыгызны карадым. Сез – матур пар! Рәхмәт. Сүзләрең, вәгъдәләрең чүпкә дә тормый икән. Хуш! Мин башкача сиңа хатлар язып аптыратмам, комачауламам. Кадерле вакытыңны алмам. Синең бит башка эшләрең дә, аңлавымча, муеннан. Мине оныт! Мәңгегә хуш!

 

17

Шушы хаттан соң Камиләнең язуы тукталды. Егет Интернеттагы битләрен, электрон почтасын көненә әллә ничә тапкыр ачып карый – юк, җанга якын адресаттан хәбәрләр өзелде. Иң ачысы – кыз «Бәйләнештә»ге, «Фейсбук»тагы битләренә башкача кермәде, аның челтәрдә утыру-утырмавын да белеп булмый иде хәзер. Үзенең кулы ничә мәртәбәләр Камиләгә хат язарга, я телефон номерын җыярга үрелмәсен, янар утка якынайгандай, тукталып калды, үзен тыйды. Юк, Нәргизә ханымнан курку түгел иде бу. Бу – биргән вәгъдәне бозарга теләмәү иде. Биргән сүзен боза алмый иде. Ул вәгъдә аның өчен үз ирке белән кигән богау булды! Камиләнең болай газапланасын белсә, юк, андый сүзне әйтмәс, андый адымга бармас иде. Ләкин әйткән сүз – аткан ук, кире кайтарып булмый.

Бер юанычы – вакыт, бик акрын, бик көттереп кенә булса да, язгы көрт өеме сыман, эри, азая… Стажировканың биш ае гына калып бара. Үзенең хәлләре начар түгел. Уйласаң, кемдер өчен – үрелеп буй җитмәслек бәхет, Кытайның көнчыгышында, иң көчле клиникаларның берсендә рефлексотерапия курсларында укый. Кеше гәүдәсенең бөтен нокталарын берәмтекләп өйрәтәләр. Хирург булам дип уйлаган кешегә менә дигән өстәмә белем! Үзе генә түгел, иптәшкә Гайшә бар. Остазының кызы, Камилдән дүрт яшькә өлкән. Ул инде медуниверситетны тәмамлаган, республика үзәк хастаханәсендә УЗИ табибы булып эшләгән. Җае чыккач, Кытайда укып кайтудан баш тартмаган, әлбәттә. Гаиләсе юк, кайчандыр кем беләндер язылышмый гына яшәп алганнар да юллары аерылган.

Ул – акыллы, сабыр кыз… Инглиз телен су кебек эчә. Чит илдә, чит халык арасында бергә-бергә күпкә җиңелрәк, уңайлырак булды. Бернәрсәне дә яшереп, боргаланып-сыргаланып тормый, аты-юлы белән турыга яра. Профессор кызы димәссең дә. Гел джинсыдан, рюкзагы, гүя, аркасына ябышып үскән, ә биек үкчә, күлмәк-итәк дигәнне бөтенләй белми, ахры. Бөтен дөньяны урап чыккан. Булмаган җире юк. Камилнең тәүге көннәрдә үк эч серен алды. Һәм нәтиҗәсен чыгарып та куйды: «Син – бәхетле! Бирешмә беркемгә дә! Тәүге мәхәббәтең белән бергә кала алу һәркемгә дә тәтеми!» Гайшә белән пляжда төшкән фото – төркемнәре белән диңгез күрергә баргач төшелгән дусларча бер фото иде.

Чит җирдә сагындыра. Әтисен, әнисен, өен юксына Камил. Урам очындагы калкулыкка менеп, поселок өстенә күз саласы, туган якның җылы җиленә битен куеп торасы килә… Хәтта песиләре Акбикә төшкә кереп йөдәтә. Ярый әле Интернет бар. Аның аша ул иптәшләренең, сыйныфташларының хәлен белә. Кызганыч, үзе генә яза алмый – ярамый. Радимны армиягә алганнарын шуннан белеп, бу яңалыкка аеруча сөенде. Һич югы, Радим Камиләнең башын катырмас.

Әнисе, әтисе белән скайп аша аралашалар. Әтисе тагын да бирешкән. Аны уйласа, бигрәк авыр Камилгә. Аңа дип төрле дарулар ала, посылкалар җибәрә. Онытылырга теләп, бөтен көчен укуга, спортка сала.

Китапханәдә утырырга тел белмәү комачаулый. Шулай да кытай телен ипилек-тозлык белә кебек. инде Кайбер сүзләре татарчага да охшап тора кебек. «Чәй», «чын» дигәннәре бөтенләй безнеңчә. Бауны «банг» диләр, «һуан» куаныч була, хәтта таңнары да – «дан». Көйләрен әйтәсе дә түгел. Алар, Русиядән килгән стажерлар, кытай студентларына урыс теленнән дәресләр бирергә бурычлы иде. Кытайларга урыс телен өйрәтте, үзе кытай телен өйрәнде. Инглиз теле дә чарлана. Ни өчен дисәң, тулай торакта Һиндстан егетләре белән яши, ә алар белән инглизчә генә аралашып була.

Көне-төне кулында телефон. Камиләдән хат килмәгәнме дип, секунд саен карыйдыр, билләһи. Ноутбук экранында – Камиләләрнең ишек төбендәге яшь каен фотосурәте. Ләкин аның «ботак»ларына яңа хатлар күптән инде «эленми». Ә элеккеләренең һәр сүзе ятланып беткән… Аларны ачса, гүя пыскып яткан кузга, көл астында пыскып яткан учакка җан керә: тойгылар кузгала, йөрәк дөрләп яна. Көн туса, кулы янә телефонга үрелә, җәһәтрәк почта төймәсенә баса: юкмы кош теледәй генә хәбәр?

Каенның «төбенә», купшы «эскәмия астына» каралама хатлар, адресатсыз хатлар өелә… Алар хуҗасына юллана алмый. Ләкин тапшырылмаган хатлар көн саен күбәя, арта… «Хатлар зираты» диясе килми аларны. Алар – оядагы кошчыклар! Җитәр бер көн – алар, канатланып, очып, тиешле адресатка барып ирешер.

***

…Агачлар яфрак яра, Камилә. Яз Кытайда да яз икән. Күк тә шундый ук зәңгәр, болытлар ак! Яшеллек күп. Парк тулы чәчәк.

Исеңдәме, син каеннар турында сөйләгән идең. Биредә дә каеннар бар. Кайберләренең тузы кубып-кубып тора. Үзләре алсу төстә. Борынгылар кебек, тузга хат язам әле сиңа!

***

…Көн укуда уза, кичен – спортзалдамын. Көнчыгыш көрәшенә йөрим. Укытучым – супер! Юк-бар уйламаска шулкадәр әйбәт! Кайтып, башны мендәргә төртүем була, шундук йокы баса. Тагын бер искитәрлек яңалык: Гайшә кияүгә чыга! Һәм кемгә дисеңме – бер американга! Әтисе, Асанбаев, килде, кафеда кечкенә мәҗлес үткәрделәр. Мәҗит Мидхәтович аптырады, тик нишләсен!

***

…Бүген без имтихан бирдек. Аннан диңгез буена киттек. Без яшәгән Далянь дигән шәһәр Сары диңгез буенда. Диңгезгә карап, сине уйладым… Минем хисләрем дә диңгез кебек, Камилә… Тик син генә көтә күр! Аслыкүлне искә төшердем. Исеңдәме, без вәгъдә бирешкән идек? Мин ышанам, ул көн синең хәтереңдә! Мин ышанам, син мине көтәсең. Көтәрмен, дигән идең бит?

***

…Вакыт ахырына якынлаша. Тик синнән генә хат-хәбәр юк… Юк, мин сине гаепли алмыйм, моңа бер хакым да юк… Билгесезлек уты хәзер миңа да бик яхшы таныш. Әни, авызына су капкандай, синең хакта ләм-мим… Дуслардан сорарга кыймыйм. Сорап та нәрсә кыласың инде. Ә дөресе – начар хәбәр ишетүдән шүрлим, ахры… Әйтерсең, мин – бәгыре таштай каткан кыя-тау! Мине тамырларымнан кадаклап куйганнар. Кымшана да алмыйм, кузгала да. Хәтта пышылдап эндәшә дә алмыйм…

***

…Камиләм, аппагым, кичер мине! Мин гаепле! Безнең аерылышуыбызга, синең авыруыңа… Кыюсызлыгым каршы төште. Бүгенге акылым булса, бөтенесе дә башкача булыр иде, бәлки.

Календарьда мин безне бүлеп торган көннәрне сыза барам. Нибары бер ай калды, утыз көн… Самолетка билет алынган, Камилә. Ишетәсеңме, утыз көн! 720 сәгать!

***

…Сагынуым шундый көчле – мин инде синең хакта да, үземнең хакта да уйлый да алмыйм. Мин бары очрашу көннәрен көтәм…

 

Дилбәр БУЛАТОВА

Фото: https://pixabay.com/

Повестьның дәвамын алдагы көннәрдә сайтыбыздан укый аласыз.

«Мәйдан» №2, 2020 ел.


Комментарий язарга