18

Ул җитди булырга тырыша. Ләкин шатлыктан авызын да җыеп ала алмый. Менә такси туган йорт алдына килеп туктады. Җанга якын коймалар, зәңгәргә буялган, пар күгәрченнәр төшерелгән капка. Ишек төбендәге карт алмагач… Алмасы ишелеп уңган. Буявы кырыла төшкән, шундый таныш, кадерле бусага, былтыр Камил үзе дермантин белән тышлап киткән авыр ишек… Ул да түгел, мунча ягыннан песиләре Акбикә килеп чыга. Камилне күрүгә, барлык кыяфәтенә куркынган төс чыга, койрыгы тиеннеке сыман кабара, күзләре – гүя тәлинкә! Оныткан абыйсын! Камил ишек тоткасына үрелгән җирдән кулын песигә суза:

– Песс-песс-пес…

Кая килү, песи, коты очып, кире мунча артына элдертә.

Шулчак ишектән биленә алъяпкыч бәйләгән әнисе күренә. Аягына да кимичә, оекчан гына йөгереп килеп, улының кочагына ташлана.

– Сагындырып беттең бит… И балам!

Камил әнисенең йөзен күздән кичерә. Ул бирешкән, арыган, талчыкканрак күренә. Сорауларын яудыра:

– Ничек кайтып җиттең? Юлда бик интекмәдеңме? Әтиең көтеп-көтеп көтек булды инде! Арып йоклап китте…

– Ничек хәле?

– Әкренләп инде, балам! Анысына да шөкер…

Камил өйгә ашыга. Бернәрсә дә онытылмаган. Аяклары, күнегелгәнчә, түр як бүлмәгә атлый. Тәрәзә янындагы караватта кадерле, газиз ак сын ята… Кулларын юрган өстенә сузып салган. Беләкләре нәп-нәзек. Күксел тамырларында кан типкәне беленеп тора, хәтта. Бите шундый ябыккан – как сөяк!

Кинәт әтисе, нидер сизенгәндәй, күзләрен ачты. Башта берни дә аңламый, аптырап карап торды, челт-челт керфекләрен йомды. Аннан соргылт күзләренә яктылык, җылылык сирпелде!

Таныды, дип уйлап куйды Камил. Йөрәк турысын чеметтереп, рәхәт җиңел бер тойгы узды.

– Әти! Мин кайттым, әти!

Аның күрешергә сузылган кулларын әтисе ике куллап тотып алды. Көчсез генә хәрәкәтләр белән улының уң кулын сыпырырга, сыйпарга кереште. Күксел иреннәре авырлык белән пышылдады:

– И-и-и… Исәнме, улым? Юлда өшемәдеңме?

Һаман үзен түгел, мине уйлый, дигән уйдан күңеле нечкәрде Камилнең, күзенә яшь эркеллде.

– Юк, әти, Кытайда җылы бит, юл да бик уңайлы булды…

– Һе, алай икән! – дип, чын күңелдән аптырады әтисе.

– Үзең ничек соң, әти? Бик сызланмыйсыңмы?

– Ю-ук. Ашыйм, йоклыйм. Тик син генә, нишләптер, бик озак йөрдең, улым.

– Әти, мин гаепле. Ачуланма миңа! Озакладым шул. Бер еллап бит! Шулай туры килде шул, әти…

– Мин сине көттем, улым! Гел көттем! Көз үтте, кыш, яз… Инде август җитте…

– Мин вәгъдә биргән идем бит, әти. Җәен кайтырмын дип. Менә кайттым. Укып, дипломлы белгеч булып кайттым. Сине дә дәвалаячакбыз, әти. Энәләр, нокталы массаж белән!

– Шулаймы? – Әтисе, сабый баладай ихлас ышану, өмет белән улының йөзенә бага. – Ярар, улым, ярар, дәваларсың… – Һәм, арып, күзләрен йома. Үзе һаман Камилнең кулын сыйпый… – Аллаһка шөкер, менә бит, кайттың, улым…. Алайса, аптыраган идем… Озак йөрдең шул…

Әнисенең бәлешен ашап тамак ялгап алды егет, кытай күчтәнәчләре белән сыйланып, туган-тумача, күрше-күлән турындагы яңалыкларны тыңлый-тыңлый чәй эчте. Аннан ишек төбендә баядан бирле аны көтеп торган юл биштәре янына килде. Аннан әтисенә, әнисенә, туган-тумачага дигән бүләкләр чыкты. Арадагы нәфис купшы төргәк кенә ачылмады. Бу, әлбәттә, Камиләгә атап алынган бүләк иде.

Улының сүзсез соравын әнисе сизми буламы инде, сизде…

– Син миңа ачуланасыңдыр инде, улым, – диде, авыр көрсенеп. – Үзең дә сорамадың. Нәргизә килеп, әйтеп китте бит миңа. Сиңа Камилә хакында бер сүз язмаска, Камиләгә синең хакта ләм-мим дәшмәскә. Инде дә шулкадәр кыланмаса! Сумасшедшая мамочка!

– Камилә ничек? – дип, егет, түземсезләнеп, әнисеннән кыз хакында хәбәр көтте.

– Начар, – диде әнисе.

– Ничек, ник?!

– Чирли. Ни булгандыр, сәбәбен белмиләр, ди… Йөртмәгән җирләре калмады. Мөмкинлекләре бар бит инде, акчага интекмиләр.

Камил, бу шаккаткыч хәбәрдән катып калды.

– Кит, көяләнмә шулкадәр кеше баласы өчен, – диде әнисе, Камилнең йөзе качуын абайлап. – Үзеңне күпме кимсеттеләр… Ходай бар ул, белә… – Әнисе шулай дип сукранып-сөйләнеп калды, Камил, башына сугып исәнгерәтелгән кешедәй, чайкала-чайкала өйдән ихатага чыкты.

Нәрсә-нәрсә, монысын көтмәгән иде ул… Төрлесен уйлап бетергән, төрлесен күз алдына китергән иде. Ләкин бу хәтлесен түгел. Күрше кызы Диананың читләтеп-читләтеп язганнары менә әле генә башына килеп җитте.

Ул яңадан өйгә керде, әзерләгән бүләген, чәчәк гөлләмәсен алды да янә ишеккә юнәлде. Әнисе, ярсып, ике кулын канаттай җәеп, юлына каршы төште.

– Тегеләргә киттеңме? Җибәрмим!

– Җибәр, әни! Мин хәзер үк Камиләне күрергә тиеш!

– Юк!!! Алар сиңа күпме бәхетсезлек китерде, улым! Мине күпме кан-яшь елаттылар! Әтиеңне сагындырып саргайттылар!

Камил, чигенеп, башын ике куллап тотып диванга утырды. Күз карашы тәрәзәгә төште. Карт алмагачның ботаклары, пыялага сарылганнар. Яфраклары кысыклыктан гүя изелгән, бөтәрләнгән.

Камил урынныннан торып:

– Мин бармый түзалмыйм, әни! – дип, әнисен урап үтеп, ишеккә юнәлде:

– Оныттыңмы үзеңне телефон буры иткәннәрен? Алар аркасында Фәгыйлә апаңда бер ел яшәвең… Аннан Кытайга олактырдылар. Мин дә – ана! Минем дә йөрәгем бар! Минем дә балам бердәнбер! Инде дә барсаң, харап итәчәкләр сине, улым, аңлыйсыңмы шуны! Әллә нинди гаеп тагачаклар, башыңны төрмәдә черетәчәкләр! Адәм түгелләр бит алар, адәм түгел!

– Әни, боларга Камиләнең бер катышы да юк… Камилә мине ярата, әни. Мин моны яхшы беләм. Ул мине көтә…

– Бу кадәр дә булыр икән! Сихерчедер ул кыз! Сихерләгәндер сине! – дип, әнисе бөгелеп төшеп елап калды, Камил, күзенә ак-кара күренми, Камиләләргә йөгерде. Урамда кемнәрдер очрады – исәнләште, кемнәрдер таныды – аларга баш какты. Кемдер кул бирде, ул да кул сузып, җәһәт кенә тартып алды да тагын алга чапты. Хәзер беркем дә аңа каршы тора алмас. Ул биргән сүзендә торды. Ул бүген үк Камиләнең кулын сораячак! Бүген аның иң бәхетле көне булачак! Бик озак көтте ул бу көнне!

 

19

Ишек төбендәге таныш каен. Сәлам, каенкай, сәлам! Тик бер ботагыңа сары төшкән түгелме соң? Әле җәй генә бит?

Камилә өйдә ялгызы иде… Зал уртасында, идәнгә җәелгән зур йомшак келәмдә телевизор карап утыра. Өстәлдә зур вазада алсу алмалар. Зур экранда сәяхәтчеләр турында ниндидер тапшыру бара. Ә ул карый да, карамый да кебек. Утырып, зураеп калган күзләрендә бушлык… Йөзендә бер хис әсәре юк, бер тойгы чагылмый. Үзе шундый ябыккан.

Камил, килеп, аның каршына утырды. Кулындагы рауза букетын, көпшә сыман бөтереп төрелгән алсу тузлар төргәген сузды. Һәм елмаеп, шатланып, кызның күзенә төбәлде.

Салкын хәлсез караш егетнең йөзе, гәүдәсеннән йөгереп үтте дә каядыр еракка, билгесезлеккә төбәлде.

– Камилә! Исәнме, җаным! Мин кайттым, Камилә!

Кыз елмайгандай итте… Кулын күтәрергә иткәндәй булды, тик хәле җитмәде. Гаҗизләнеп, кыенсынгандай итеп, Камилгә карады. Кипшенгән иреннәреннән:

– Син… – дигән бер сүз чыкты.

Камил, кулындагы чәчәкләрен, бүләген бер читкә куеп, кызны кочагына алды. Йөрәген жәлләү хисе кысып алды: сөйгәненең гәүдәсе, кошныкы кебек, юп-юка калган ләса!

Кинәт аяк тавышлары ишетелде. Нәргизә ханым икән. Ул Камилне күреп аптырамады. Күрәсең, аның киләсен белгән, көткән.

– Исәнме, Камил! – диде арыган тавыш белән.

– Ни булды, Нәргизә апа? – диде егет. – Зинһар, әйтегез, ни булды Камиләгә?!

– Безнең хәлләр менә шулайрак инде, үскәнем… Көннән-көн сула. Табиблар бер чирен дә тапмый. Ашавын да ашый, анализлары да начар түгел. Тик хәле юк. «Депрессия», диләр. Әбиләргә дә алып бардык. Алар, кызың сарыга сабышкан, ди. Марс абыеңны күрсәң! Ярты елда чәче ап-ак булды!

– Ә авыруы нидән башланды соң?

– Чехиягә ялга барган идек бит. Әллә урын алыштыру ошамады. Чит кешеләр, чит гадәтләр. «Юк белән башын катырмасын», дип, аннан кайткач, әтисе Интернетын да чикләгән иде. Камилә аның өчен дә бик хафаланды, елады. Марска әйттем, тыңламаган булды, «Сине тыңлап, шул көнгә калдык», дип, мине битәрләде.

– Аңлашыла… – диде Камил.

Үзе шулай диде, әмма нәрсә аңлашылганын ул үзе дә төшенеп бетми иде әле. Тик шуны белә: аның белеме бар. Көнбатыш ярдәм итә алмаса, бәлки, Көнчыгыш ярдәмгә килер! Юкка гынамы ул бер ел буе Көнчыгыш медицинасы серләрен өйрәнде! Әнә аның куллары, өйрәнелгән хәрәкәтләр белән кызның кан тамыры тибешен «тыңлый», лимфа төеннәрен барлый, бионокталарның «күмелгән» булуын сиземли…

– Мунча ягыгыз, Нәргизә ханым! – ди Камил. – Мин көн дә сезгә килеп йөриячәкмен. Көн дә мунча кирәк булачак…

Камил кызны кочагына ала, чәчләреннән, салкын яңакларыннан сыйпый…

– И җаным! – дип кабатлый да кабатлый. Камиләне, нәни баладай, көйли, юата башлый. – Син савыгачаксың, җаным! Аллаһы боерса, минем дәвам килешәчәк сиңа! Мин бит башка табиблар кул селтәгән авыруларны дәваларга укыдым… Менә мунча өлгерсә, бер көн – каен, икенче көнне имән себеркесе белән чабарбыз. Бүген сиңа җылыда, бал белән массаж ясарбыз. Иртәгә – тоз белән… Аннан горчица, камфора мае, кырмыска спирты белән… Сөлек салырбыз, банка куярбыз. Дәвалау алымнары йөзләгән! Бераз хәл җыйгач, урманга чыгарбыз, елга буена… Килештекме?

Камилә «ә» дә дими, «җә» дә. Бу дөньяда, гүя, гәүдәсе генә, ә җаны әллә кайларда сәяхәт итеп йөри. Кемне эзләп йөри ул анда? Камилнеме? Камилне эзләп, аның җаны адашканмы?

– Мин бит монда! – ди Камил, кызның учларын үзенең битенә тидереп. – Мин кайттым! Син минем бер хәбәр дә бирмәгәнемә, бер хат-хәбәр дә язмаганыма, бер тапкыр да шалтыратмаганыма аптырагансыңдыр… Ярамый иде бит, җаным. Мин әниеңә вәгъдә биргән идем. Мин вәгъдәмдә тордым. Сине югалтмас өчен мин әниеңнең сүзен тотарга карар иттем. Тик синең генә түземлегең җитмәгән, Камилә… Исеңдәме, Аслыкүл буенда без бер-беребезне көтәргә сүз куешкан идек? Син бит мине көтәрмен, дигән идең…

Камиләнең озын керфекләре тирбәлеп, йөзендә тирән ачумы, чиксез газапмы тойгысы чагылгандай булды. Ике күзеннән сыгылып, тәгәрәп ике яшь тамчысы төште. Бу яхшы фал иде. Ачулансын Камилә, еласын, үксесен, тик битараф кына булмасын! Битарафлык белән билгесезлек – коточкыч!

 

20

Камилә яныннан егет тизрәк өйгә ашкынды, аны анда зарыгып, тилмереп, әтисе көтә. Улының кулы кагылуын ул шулкадәр рәхмәт хисе белән кабул итә ки, хәлсез карашы балкып китә. Үзе көннән-көн ябыга, кибә бара… «Иттән төшә», – ди әнисе. Әйтерсең, җип-җиңел гәүдәдә җан дигәнең шул бер тынгы белмәс, йодрык зурлык ит кисәгенә эләгеп калган да, тырышып-үҗәтләнеп, якты дөньяга ябыша… Аны нидер тота биредә, аның әле сәгате-сәбәбе җитмәгән, ашар ризыгы, эчәр суы бетмәгән… Һәм Камил могҗизага ышана – аның ярдәме тиячәк! Әтисе аны көткән, аның укып, аны терелтерлек гыйлем җыеп кайтуын көткән! Әнә бит Камиләдә дә алга китеш сизелә. Әтисенә дә хәл керәчәк!

Ул да түгел, Камилгә укырга китәргә вакыт җитте. Һәм Нәргизә ханым Камил үзе әйтергә кыймый йөргән уйны әйтеп салды:

– Камил, әллә Уфага йөреп кенә укыйсыңмы? Машина иртән илтер, кичен алып кайтыр, анысын үз өстебезгә алабыз. Җитмеш чакрым ерак ара түгел. Әтиеңне дәвалауны да дәвам итә алыр идең, – диде.

Аның күзләрендәге ялваруны күреп, егет:

– Ярый, ярый! – дияргә ашыкты. – Мин үзем дә рульдә бит хәзер.

Әлбәттә инде, әнисе бу хәлне өнәмәде, арыйсың, җитәр, үзләре башка юлын тапсын, ә әтиеңне үзем дә менә дигән итеп карыйм, ди. Сиңа тынычлап укырга кирәк, ди. Анда буталып йөрсәң, Камиләнең хәле начарланып-фәлән китсә, тагын яла ягып, утыртып ук куярга да күп сорамаслар, дип тә өсти. Элек гел уңайга сөйләп торган әнисеннән мондый сүзләр ишетү җиңел түгел Камилгә. «Әйттем бит инде, әни, бу темага сөйләшмик», – дип, сүзне читкә борырга тырыша. «Ник бу кадәр каты баш булдың син?!» – дип сукрана да туктый аннан. Олыгая шул, нервылары бирешәдер. Авыру кешенең, үзеннән бигрәк, аны караучыларга читен диюләре, ай-һай, дөрес ул. Бөтен бу авырлыклар бәгырен тәмам катырды, үзәгенә үтте булса кирәк…

Кайчакта Камилгә дә төрле уйлар килә. Әнисенең сүзләрендә дөреслек бар кебек тоела башлый. Әгәр Камилә авырып китмәсә, Нәргизә ханым Камилгә әйләнеп тә карамас, кызының янына якын да җибәрмәс иде бит!

Яңа елга әнисе, Камилнең ай-ваена карамыйча, табын әзерләде. Күрше кызы Диананы ярдәмләшергә чакырган иде. Үзе, сәбәп табып, каядыр чыгып китте.

Диана белән Интернет аша аралашып торсалар да, Кытайдан кайткач, күрше кызын якыннан тәү күрүе иде егетнең. Ул тагын да матураеп киткән. Ут янып торган кара чибәр. Камил хәтта берара карашын аерып ала алмый торды. Әнисе дөрес әйтә: бер кашык су белән кабып йотарлык… Өстәвенә, шундый үткен… Аш-суга да оста. Яшелчәләрне шундый тиз турый, кулларына күз иярми.

Камилә дә авырганчы шулай җитез иде…

Егет кинәт корт чаккандай сискәнеп китте: тукта, Камилә белән чагыштыра түгелме соң Диананы! Ә ник, чагыштырса соң, дип, ниндидер бер ят тавыш каршы төште. Син – сәламәт ир-егет. Матур, сәламәт кызга күз атуың язык эшмени, юк, бер гаебе дә юк. Кара, нинди сөйкемле итеп елмая сиңа… Камилә – авыру. Авыруын җиңә аламы-юкмы, билгесез… Ә сиңа өйләнергә, балалар үстерергә, эшләргә, карьера ясарга кирәк… Гомереңне авыру карап үткәрергә җыенмыйсыңдыр бит…

– Камил, Кытай турында сөйлә әле! – ди Диана, ихластан кызыксынып, мөлаем елмаеп. – Кытайлар бака ашый диләр, шул дөресме? – Кыз аякларын бөкләп урындыкка утырды да җәһәт-җәһәт пилмән бөгә, ә үзе егеткә төбәлгән. Камилнең сөйләшәсе килми. Телевизорга флешка куя һәм Кытай турындагы фильмны ача. Йорт эченә татар көйләренә охшабрак торучы нәфис музыка, чишмә челтерәве, кошлар сайравы тарала…

– Синең һөнәрең яхшы! – Диана сөйләшмичә түзә алмый. – Эшсез калмаячаксың! Шәхси клиника ачсаң да була. Ә менә мин экономист дипломы белән беркая да бара алмыйм. Карьераның югары баскычы – супермаркетта кассир! Минем кебек экономист, юристлар районда, беләсеңме, күпме? Буа буарлык!

Камил дәшми. Диананың сүзе бетә торган түгел. Үз сорауларына үзе үк җавап биреп тә бара. Нинди шат ул! Камил янында, гүя, эчкерсез сабый. Ә Камил үзен инде җитмеш-сиксән ел гомер яшәгән кешедәй хис итә… Соңгы еллардагы вакыйгалар шулкадәр изде, шундый олыгайтты аны. Хәтта чигә чәчләре чалара башлады. Үзенең кайчан күңел ачканын, музыка тыңлаганын, бәйрәм табынында сыйланганын да оныткан түгелме соң? Уку, хастаханә, әтисе белән Камиләне дәвалау…

Их, ничәмә елга сузылган билгесезлек, киеренкелекне онытасы, бер кизәнүдә селтәп атасы иде! Селтәп атасы да мәктәп елларындагы бер кайгысыз чакларга әйләнеп кайтасы иде! Камилә белән бергә үткәргән бәхетле көннәр, кайда сез? Нинди чоңгыллар артында калдыгыз?

…Аллы-гөлле чуар күлмәген кигән дә, мәктәп буендагы ак каеннар арасыннан кояштай балкып, аңа таба Камилә йөгерә, имеш. Каеннарның озын чуклары аның шәрә беләкләренә бәрелә… Озын саргылт чәчләрендә көзге яфраклардан, чәчәкләрдән үрелгән купшы такыя… Их, Камилә! Нинди гүзәл син, синең хактагы уйлар нинди татлы!

Камил күзен ача. Дивандагы кыз сынын тәүдә Камилә дип чалымлый. Әмма сурәт ачыклана төшә…

Камилнең йөрәге жу итеп китте. Ничек оныткан! Ничек ул Камиләдән башка яши алсын, ди! Таш яуса да, юлына ут тавы калыкса да барачак ул аның янына! Җан җылысын өреп терелтәчәк! Алар, һичшиксез, бәхетле булачак! Һәм ул моңа җаны-тәне белән ышана. Аны беркем дә Камилә кебек ярата алмаячак! Аның үзенә дә бу дөнья Камилә белән генә ямьле! Әле сәгать ничә? Дивардагы сәгатьнең укларына күз төшерде. Тугыз! Ә ул кичке җидедә Камиләләргә барырга тиеш иде!!!

Өстәлдәге бәйрәм ашларына, иркә мәче баласыдай сөйкемле Дианага тагын бер аптырап күз ташлады да, гафу үтенеп, элгечтән курткасын эләктереп, ишеккә атылды. Ләкин ишек тоткасына тотынгач, аны нидер туктарга мәҗбүр итте. Борылып, әтисе яткан бүлмәгә керде. Әтисе бая да шушы рәвешле ята иде. Күпме вакыт үтте бит! Шомлы хәвеф тойгысына бирелеп, Камил әтисе янына атылды. Ул тәрәзә ягына карап бөгәрләнеп яткан. Борыны очлаеп, күз алмалары батып торган ябык сары йөзендә аңлаешсыз елмаю. “Әти!” диде Камил, аның кулбашына кагылып. Һәм бер мизгелдә зиһененә шул уй барып җитте: әтисенең гәүдәсе инде суынып, катып бара! Бу салкын катылык йөрәккә үрләде, бугазын кысты һәм газаплы тирән аһылдау булып тышка атылды:

– Әти!!!

Ник бер тавыш ишетелсә! Әллә инде ишетелдеме икән? Диана белән көлешеп-сөйләшеп, музыка тыңлап утырган Камил ишетми калдымы?

Һәм Камил, үзен коточкыч гаепле тоеп, карават янына тезләнә. Диана да, ап-ак булып, дер калтырап төште. Ләкин, тиз генә исенә килеп, телевизорны сүндерде һәм өйдән чыгып йөгерде.

Егет, үзе дә сизми, күрше кызын гаепләргә тотынды. Әгәр ул кермәгән булса, болай да булмас иде, Камил, гадәтенчә, әтисе тирәсендә булашыр иде! Нинди үкенеч! Ничек булды соң әле барысы да? Әйе, аш бүлмәсеннән алар зал бүлмәсенә керде. Телевизор кабыздылар. Әтигә ишетелмәсен, дип, Камил түр як бүлмәнең ишеген ябып куйды. Аңа кадәр әтисенә яңа пешкән шулпа эчертмәкче булган иде. Ул ашамады. Өстәлдәге җиләк-җимешкә генә ымлады. Кып-кызыл бер алмага үрелде. Камил, аның кабыгын әрчеп, яртыга бүлеп, әтисенә ашатты. Икенче яртысы өстәлдәге тәлинкәдә калды. «Рәхмәт, улым! Мин йоклыйм инде… Яңа ел каршылап тормам. Минем өчен елның искесе, яңасы юк хәзер. Үзегез утырыгыз матур итеп», – диде дә, арыган кыяфәттә тәрәзәгә таба борылып ятты. Пульсы гадәттәгечә, температурасы-фәлән юк иде. Кан басымын үлчәмәгән иде Камил. Ул-бу сизелмәгән иде бит. Барысы да гадәттәгечә тыныч иде…

Тып-тын… Дивардагы сәгать укларының лерт-лерт күчкәне ишетелә хәтта. Барысы да элеккечә кебек. Җылы, тыныч өй. Әтисе дә йоклый гына кебек. Ләкин ул башка беркайчан да күзләрен ачмас, сабыйларча ихлас ышанулы карашы белән Камилнең күзләренә бакмас… Как сөяккә калган хәлсез куллары белән аның бармакларын кысып: «Улым, өшемәдеңме?» – дип кабатламас… Барысы да элеккечә, тик газиз әтисе юк! Аның җылы тыны юк!

Әнисе кайтты…

«Фәрит, җаныем!» – дип, караватка ташланды, егерме биш ел гомер иткән иренең битләрен, кулларын, елмайган кебегрәк ярым ачылып калган иреннәрен сыйпады. Ләкин куллар авыраеп, салкынаеп, түшәккә салынып төшкән, иреннәрдә җан әсәре юк иде инде. Калтырап-каушап китсә дә, әнисе еламады. Иренең бер ноктага текәлеп калган күзләренә, мәңгегә хәтерендә калдырырга теләгәндәй, йотылып карап торды-торды да аларны ипләп кенә йомдырды.

Кайгылы хәбәрне ишетеп, туган тиешле кешеләр, күрше-тирә җыела башлады… Әтисенең бәләкәй баланыкыдай кеп-кечкенә, яп-ябык гәүдәсен, такталар тезеп, тимер караватка сузып салдылар, киемнәрен алыштырдылар. Газ мичен сүндереп, карават астына кар тутырылган ялгаш куйдылар. Көзге-пыялаларны җәймә-тукымалар белән капладылар. Гадәте шулай. Гаиләне мизгел эчендә ялмап үткән әҗәл сулышының җан өшеткеч салкыны, әйтерсең, йорт, аның диварлары, түшәм-идәннәренә дә ягыла…

Камил тышка чыкты. Һәм, шунда Камилә исенә төште. Нәргизә ханымга, аннан Марс Кәлимулловичка шылтыратты, тик аларның берсе дә телефоннарын алмады. Монысы ни хәл? Ни булды икән?

Ул, җилкәсенә тау хәтле кайгысын йөкләп, декабрьнең көзге сыман шома бозына тая-тая, таныш урам, тыкрыклардан Камиләләргә таба йөгерде.

Монда да ниндидер ыгы-зыгы, гадәти булмаган шау-шу! Нинди тавыш бу? Кемдер елыймы? Әллә? Һәм ул, инде барысына да әзер булып, ишектән эчкә атлый…

Ә анда, идәнгә бөгәрләнеп ятып, Камилә үкси… Елап шешенеп беткән! Чәчләре, юешләнеп, маңгаена ябышкан. Менә ул Камилне күреп калды. Күзләре зураеп китте! Һәм, талпынып, тезләнеп басты. Камил, уктай атылып килеп, аның янына тезләнде, шашып-шашып, аның тозлы иреннәреннән, яшькә чыланган чәчләреннән үпте. Яннарында бөтерелүче Нәргизә ханымны да, Марс Кәлимулловичны да күрми иде алар. Яңадан кавышкан Сак-Сок кебек, бер-берсенә омтылдылар…

– Чү, акыллым, елама, җаныем! Мин монда! Мин синең яныңда!

– Камил! Мин сине шундый озак көттем! – дип пышылдады Камилә, нәкъ элеккеге кебек үк үпкәли төшеп… – Кая югалдың? Ник син бүген килмәдең?

– Мин дә көттем, Камилә җаным! – дип җаваплады егет… – Мин синнән озаграк та көттем…

– Син кайда булдың?

– Монда гына! Ә син?

– Хәтерләмим. Мин тик шуны гына беләм: мин гел сине эзләдем, Камил… Әллә нинди чоңгыллар, бураннар… Кычкырам, кычкырам – ишетмисең. Күренгән дә кебексең, ә үзең дәшмисең… Аннан тагын барысы да бутала, мин адашам. Аяк-кулларга гер элгән кебек, кузгатуы да кыен. Үзе салкын! Шуннан әнинең, кайчак әтинең тавышы ишетелгән кебек була. Шул тавышка йөгермәкче булам да, әллә нинди упкынга очам…

– Әнием! – Шунда гына Камилә әнисен, аның артында торган әтисен күреп калды. – Әти!

Алар, кочак җәеп, кызларына атыла.

Камил, залда анда-монда яткан әйберләрне алгалап куйды да, диванга барып утырды. Аны оныттылар түгелме? Чыгып китсә дә ярыйдыр…

Һәм ул, үз кайгысын йөрәгенә учлап, ялгызы гына төн караңгылыгы каплаган тып-тын урамга чыга. Аннан киредән өйгә керә. Марс Кәлимулличка кайгылы хәбәрен әйтә, янә, сулуы кабып, үзләренә йөгерә…

 

21

Әтисенең җеназасына бик күп халык җыелды. Барысы да ихатага сыймады, күпләр урамда торды. Зиратка кузгалгач, җиңел машиналар урам буйлап озын колоннага тезелде.

Күрше районнан Фәгыйлә апасы да килеп өлгерде. Марс Кәлимуллович белән Нәргизә ханым, әти-әнисе белән Радим да килгәннәр иде. Авыр кайгының дошманлык тойгыларын, чикләрне җуя торган сәләте бар… Әҗәл каршында барлык тарткалаш-бәхәсләр бәһасен югалта!

Сүз алып сөйләүчеләр күп булды. Бер авылның мулласы әнисе белән Камилгә рәхмәт әйтте: «Фәрит энекәш гадел кеше иде. Ул мине заманында нахак гаепләүдән коткарып калды. Яхшы кеше, намуслы кеше иде, мәрхүм. Сез аны ун ел буе “өф” итеп карадыгыз, барча халык исеменнән зур рәхмәт сезгә!» – диде. Бу сүзләрне ишеткәч, Камилнең авыр уйлары бераз таралгандай булды. Үзен гаепләве, әтисенең соңгы сулышында аның белән бергә була алмау ачысы азга булса да чигенә төште кебек.

Менә җеназа намазы укылды. Җип-җиңел, җыйнак гәүдәне ирләр кабергә иңдерде. Камил, газиз кешесенең сынын мәңгегә хәтерендә калдырырга теләгәндәй, кабер читенә якын килде. Моңарчы искән ачы төньяк җиле кинәт туктагандай булды. Дөнья тып-тын… Каяндыр берәм-сәрәм эре кар бөртекләре пәйда булды. Алар әйләнә-тирәдәге кешеләрнең баш киемнәренә, туннарына кунды, дүрткелләнеп караеп торучы кабер авызына төшеп югалды, каралы-кызыллы булып яткан балчык өемендә эреде… Күрше каберләрдәге каеннарның чуклары, моңсуланып, түбән иелде. Битенә кунган кар бөртекләрен сөртергә теләпме, башлыгын салып, Камил йөзен каплады…

Әтисен җирләп кайткач, өче белән җидесен укытырга Коръән мәҗлесенә җыелдылар. Халык бик күп иде. Менә кешеләр таралыша башлады. Тик көн буе ярдәм итешеп йөргән Нәргизә ханым гына саубуллашырга ашыкмады. Иң азаккы булып, ул да кайтырга җыена башлады. Бүреген, тунын киде. Камил белән әнисе аны озата чыктылар. Кинәт Нәргизә ханым туктап калды. Кыюлыгын җыеп: «Сезгә әйтәсе сүзем бар», – диде.

Караңгы чолан ягыннан кипкән мәтрүшкә, үлән исләре аңкып китте. Камилнең хәтеренә келт итеп моннан алты ел элек булган вакыйгалар килеп төште. Нәкъ шушында булган иде Камиләнең әнисе белән ул чактагы сөйләшү…

– Кичерә алсагыз, зинһар, кичерегез мине, – диде хатын, кайгылы, гаепле карашын яшереп. – Икегез алдында да гафу үтенәм. Фәрит алдында – өлгермәдем! Мин аңладым. Барысын да. Тик мин бик куркам! Камиләм тагын чирләр, дип, котым оча. Аны югалтсам, мин яши алмаячакмын! Ул бит шундый яшь! Ул яшәргә тиеш! Мин акыллырак булсам, бу хәлләр килеп тә чыкмас иде. Бәхетегезгә каршы төштем, Камил, сиңа, кызыма күпме кыенлыклар китердем… Өйләнешә калсагыз, Камилә бәхетсез булыр, дип курыктым. Сәбәбе – син дә, әтиең кебек, артык дөрес, артык турысың, Камил. Мин курыктым. Андый кешеләргә бу тормышта яшәве бик авыр бит! Тик мин бик нык ялгыштым! Ул… Без… Без сиңа мохтаҗ, Камил үскәнем! Зинһар, ташлама безне! Камилә ныклап аякка басканчы булса да…

Нәргизә ханым, башын иеп, авыр адымнар белән урам як ишекнең якты уемына атлады…

– Тукта! – диде кинәт Камилнең әнисе. – Минем сиңа соравым бар.

Нәргизә ханым, туктап, кире борылды.

– Мин күптән сорамакчы булып йөри идем. Син… Син Фәритнең нишләп авариягә эләккәнен беләсеңме, Нәргизә? Тик дөресен әйт!

Ханым уйчан гына баш чайкады.

– Юк! Без ул чакта районда да түгел идек бит! Әле дә хәтеремдә, Камилә ул елны кыш-яз буе аллергиядән интекте. Һәм без, июнь башлану белән, бөтен эшебезне ташлап, табиб киңәше белән диңгезгә очтык… Кайтуыбызга Фәрит турындагы начар хәбәрне ишеттек…

Камил, саубуллашып, башын селекте. Әнисе, капка төбенә чыгып Нәргизә ханымны озатып калды.

Өйгә керү белән әнисе диванга килеп утырды да үксеп-үксеп елый башлады.

– Әни, ни булды? – дип, Камил аның янына атылды.

Ике көн күзеннән сыңар бөртек яше чыкмаган әнисенең күзеннән яшьләре ике чишмә кебек акты.

Әйдә, еласын, дип уйлады егет. Стрессның «коры»сына караганда, «юеш»е хәерлерәк, дип, чын табибларча нәтиҗә ясап куйды.

Бераздан әнисе сүз әйтерлек хәлгә килде. Калтыранган куллары белән янында утыручы улының башыннан сыйпады һәм янә, ике учы белән йөзен каплап, башын чайкады:

– Юк, мин аңа ышанмыйм! Син теләсә нәрсә диген, тик мин Батталовларның гаепсез булуына ышана алмыйм! Монда булмасалар ни, кирәкле кешеләр белән сөйләшеп китү проблема түгел! Инде хәзер миннән сине тартып алмакчылармы? Юк, мин сине аларга бирергә җыенмыйм! Син хәзер – минем бердәнберем! Без синең белән икәүләп аларга каршы торырга тиеш!

– Әни, тынычлан, беркем дә мине тартып алырга җыенмый! – дип, әнисен юатырга тырышты Камил. – Син дә икенче Нәргизә ханымга әверелмә инде! Ул тынычланып кына беткән иде, инде син аның җырын җырлый башладың!

Әнисе, берни төшенә алмыйча, аңа карап торды, бераздан аптыравы сүрелә төште. Иреннәренә елмаю төсмерләре кунды. Ләкин ул барыбер үзенең уеннан кайтмаган иде, ахры.

– Кырын эш кырык елдан соң да беленә! – диде ул, кемгәдер янагандай. – Гомерем булса, мин ул көннәрне күрермен әле. Кирәксә, гомерем буе көтәрмен! Бәлки, гаепле кешеләрнең эзенә үзем үк төшәрмен!

– Ярый, әни, ярый, төшәрсең… – дип, аның сүзләрен җөпләде Камил. Һәм үзенең тагын әллә ничә елга олыгаеп китүен тойды…

 

 

Дилбәр БУЛАТОВА

Фото: https://pixabay.com/

«Мәйдан» №2, 2020 ел.


Комментарий язарга