Логотип «Мәйдан» журналы

Кошлар коллекционеры Рөстәм Динмөхәммәтовның өендә ел әйләнәсе яз

Казанның “Франт” сәүдә үзәгендә гадәти булмаган күргәзмә эшли. “Чыпчык-парк”ның хуҗасы Рөстәм Динмөхәммәтов канатлы дусларын монда кунакка алып килгән. Кошлар исә ел әйләнәсендә Рөстәмнең фатирында яш...


Казанның “Франт” сәүдә үзәгендә гадәти булмаган күргәзмә эшли. “Чыпчык-парк”ның хуҗасы Рөстәм Динмөхәммәтов канатлы дусларын монда кунакка алып килгән. Кошлар исә ел әйләнәсендә Рөстәмнең фатирында яши.



58a42c4f691ffe7bcdbe3a89f1885a3e_XL
– Алар барысы да үзебезнең территориядә яшәүче кошлар. Бездә мондый кошлар да яшимени дип сорыйлар. Халык карга белән чыпчык, күгәрченне генә күрергә ияләшкән. Чынлыкта бездә матур кошлар күп, - ди кошлар хуҗасы.
Рөстәм ике бүлмәле фатирының бер бүлмәсен аларга биргән. Гаичка, солы чыпчыгы (овсянка), тургай, сары чыпчык (чиж), киндер чыпчыгы (коноплянка), чукыр (клест), карабүрек, алтын карга (щур), чинар чыпчыгы (зеленушка), әрәмә чыпчыгы (славка), ясмык чыпчыгы (чечевица), күк песнәк (лазоревка) – барысы унбишләп кош зур читлектә - хуҗалары әйтмешли, тулай торакта яши. Тик менә кызылтүш (зяблик) белән таң чыпчыгы (зарянка) аерым-аерым кечкенә читлекләрдә яши. Аларның башкалар белән өйдәш буласы килми ди. Тынычсызланып, башкаларны чукырга да күп сорамыйлар. Кошлар башта җылытылган балконда яшәгән булсалар, гаилә зурайгач, аларга ике бүлмәле фатирның берсен бирергә туры килгән. Кошларның бөтенесе дә диярлек чыпчыклар гаиләсеннән.
Яңа танышым башта амадиннар сатып алган.
– Үзләре бик матур булса да, тавышлары күңелгә ята торган түгел иде. Аларны сатып җибәрдем дә, асрарга җиңел булган, шул ук вакытта матур итеп сайрый торган кошлар алдым. Иң беренче тау чыпчыклары гаиләсеннән булган купшыл (щегол) кайтып утырды, аңа иптәшкә сары чыпчыкны алып кайттым. Шул рәвешле аларның саны унбишкә җитте. Канатлы дусларны кош тотучылардан сатып алам, аларны бөтен кеше дә тота алмый. Бәяләренә килгәндә, 200 сумнан башлап. Тотарга авыр булганнары, әйтик, алтын карга кыйммәтрәк йөри, бәясе 1000 сумга кадәр җитә,  - ди кошлар коллекционеры.
Туклануга килгәндә, аларның күбесенә орлык, көнбагыш ашата. Ит белән туклана торганнарына Рөстәм фарш ясап, эремчек белән бутап бирә. Суалчаннарны да яратып ашыйлар ди. Танышым соңгы берничә елда кая да булса озакка китә дә алмый, чөнки кошларны ашатырга кирәк.
– Орлык белән туклана торганнарын өч көнгә дә калдырып була, ашарга саласың да бетте. Ит ашаучыларны көненә ике тапкыр ашатасы була. Шуңа өстәп, ит тиз бозыла да, - ди ул. Кошларга аена әллә никадәр күп акча китми, 500 сум тирәсе генә, ә менә матур сайрасыннар өчен кырмыска күкәе ашатырга кирәк ди. Шунысы да бар: өйдә яши торган кошлар, табигатьтәге дусларына караганда, озаграк яши, чөнки яшәү шартлары, ашау яхшы, бернинди стресс та кичермиләр, көндәшләр дә юк. Мин үземне урманда кебек хис итәм.  Бөтен кошлар да диярлек июльгә генә кадәр моңлана, ә  миндә ел әйләнәсе сайрыйлар. Кыш көне иртәнге алтыларда, май аенда, җәй башында  иртәнге икедә үк чыркылдый башлыйлар. Аларның күңелле чыркылдауларына уянып китәм, - дип сөйли Рөстәм.

 
http://shahrikazan.com/tt

Комментарийлар