Логотип «Мәйдан» журналы

Кош язмышы

...Казлар оча кыйгак-кыйгак,Карап калдым, кулым болгап,Аңлыйм аларның хәлләрен,Киек казлар юлы ерак... Баш өстемнән үтте алар,Миңа сәлам биргән кебек.Хәерле юл кошлар, сезгә!Парлы гомер язсын бер...

...Казлар оча кыйгак-кыйгак,
Карап калдым, кулым болгап,
Аңлыйм аларның хәлләрен,
Киек казлар юлы ерак...
 
Баш өстемнән үтте алар,
Миңа сәлам биргән кебек.
Хәерле юл кошлар, сезгә!
Парлы гомер язсын берүк!
 
Каршы искән усал җилдә,
Әгәр талса канатыгыз,
Мамыктай ак болытларга
Сыенып бер, хәл алыгыз!
 
Казлар оча кыйгак-кыйгак.
Үзәк өзгеч тавышлары.
Уйлап калдым... нинди булыр,
Кошларымның язмышлары...
 
Наилә ВӘЛИЕВА-ХӘКИМОВА

Фото: https://pixabay.com/

«Мәйдан» №6 (июнь, 2019)

Комментарийлар