Логотип «Мәйдан» журналы

Кош теле пешерү рецепты

6 йомырка, 1/3 бал калагы сода, 500 г он, үсемлек мае кирәк.Йомырканың агын сарысыннан аерабыз. Агына сода кушып күбек барлыкка килгәнче болгатабыз һәм шуңа йомырканың сарысын кушабыз. Аз-азлап он куш...

6 йомырка, 1/3 бал калагы сода, 500 г он, үсемлек мае кирәк.
Йомырканың агын сарысыннан аерабыз. Агына сода кушып күбек барлыкка килгәнче болгатабыз һәм шуңа йомырканың сарысын кушабыз. Аз-азлап он кушып, артык каты булмаган камыр басабыз. 1 сәгатькә суыткычка куеп торабыз.
Әзер камырдан бик юка итеп камыр җәябез һәм ромб рәвешендә фигуралар кисәбез.
Без фигуралар кискән арада уртача зурлыктагы табакка үсемлек мае салып кызарга куябыз.
Май кайнап чыккач, кош телен алтынсу төскә кергәнче пешерәбез. Артык майлы булмасын өчен, кош телен иләккә салып торалар.
Пешереп бетергәч, кош телен табынга шикәр оны белән бизәп чыгаралар. Чәйләрегез тәмле булсын!
wqyrodbiaec
https://vk.com/tatarshlari

Комментарийлар