Логотип «Мәйдан» журналы

КОРЫЛЫК БӘЛАСЕ

Ул ел бигрәкләр дә коры килде шул.

Язгы кар эреп беткәннән соң, җир өстенә бер генә тамчы да яңгыр төшкәне булмады бит. Үләннәр дә, маллар да, инде кешеләрне әйтеп тә торасы юк, дымга, суга сусауның ар ягына чыктылар. Һаваның бөркүлеге хәтта мич авызындагы эсселек белән чагыштырырлык дәрәҗәгә җитте. Инде вак-төяк күлләр, елгалар да корып бетте. Алар гына нәрсә, авыллардагы коеларның да күбесе сусыз калды.
Әхмәтнурларның да бәләкәй генә авылында булган өч коеның берсендә генә су калды. Ярый әле бәхеткә, әлеге суы калган кое Әхмәтнурларныкы иде. Авыл халкының суга башка барыр җире беткәч, чарасызлыктан Әхмәтнур коесына йөри башладылар. Көн саен шулай дәвам итә торгач, бу хәл Әхмәтнурга һич кенә дә ошамый башлады.
Бераз уйланып йөри торгач, башында бер акыллы фикер туды: «Тукта әле, хәзер бит илдә базар мөнәсәбәтләре хөкем сөрә. Дөнья эшкуарлар кулына күчеп бара. Нигә соң әле мин үземдәге коеның суын бөтен авыл халкына бушка таратып ятам? Нигә аның файдасын күрү турында әлегә кадәр бер дә уйламаганмын? Авылда бердәнбер сулы кое Әхмәтнурдамы? – Әхмәтнурда. Димәк, ул бүгенге көндә кем була инде? Дөрес! "Манапулис" була. Болай булмый, иртәгәдән үк коедан алган суга "тариф" билгеләргә кирәк». Башына шундый да акыллы фикер килүенә үзе дә ихлас шатланып куйды. «Шәп фикер бит бу», - дип уйлады ул. Ә хыяллар үскәннән үсә барды.
Ул тиз генә өйгә, хатыны Фәһимә янына кереп, әлеге «гиниал» планын аның белән дә уртаклашырга ашыкты. Бу турыда ишеткәч тә, хатыны күтәрелеп бәрелде:
— Син ни сөйлисең? Үзебезнең авыл халкыннан коеңнан су алган өчен генә ни йөзең белән акча сорап утырырсың? – дип, ризалашырга якын да килмәде. Шунда Әхмәтнурның, әле яңа гына барлыкка килгән «бизнис» планының комга төртелү куркынычын уйлап, аркалары чымырдап куйды. «Юк инде, алай гына булмый әле ул, – дип уйлады ул. – Һәр яңалык үзенә юл алганда каршылыкларга очрый тора инде ул. Көрәшергә кирәк, ышандырырга! Болай тиз генә бирешсәң, беркайчан да эшкуар була алмыйсың».
— Соң, әгәр безнең кое булмаса, алар нинди кыенлыкларга дучар булырлар иде. Шулар турында аңлаткач, сөенеп ризалашачаклар бит, – диде ул Фәһимәгә. Үзенең «бизнис» планының отышлы якларын тагын әллә күпме сөйләде ул хәләленә. Матди яктан да күпме файда киләсен әйтми калмады, билгеле. Ахырда Фәһимә Әхмәтнур белән ризалашты. Матди якларын сөйләгәндә, болай да акчага битараф булмаган Фәһимә Әхмәтнурның бу адымына башкача каршы килеп маташмады. Хәзер мәсьәләнең иң мөһим баскычына килеп төртелделәр:
— Су өчен «тариф»ны күпме куябыз? – дип сорады Әхмәтнур.
— Синең «бизмәс» планың бит, үзең кара инде, – дип, Фәһимә бөтенләй читкә үк китте.
— Алай булгач, литрына бер сумнан башлыйк әле. Әзрәк була инде булуын, ярар, тора-бара күз күрер тагын, – диде Әхмәтнур.
Иртән суга килгән авылдашлары Әхмәтнурларның капкасында бозау башы кадәрле йозак күреп, аптырашта калдылар. Озакламый Әхмәтнурның капкага таба килүе күренде. Капка ачылуга, суга килүчеләр арасыннан Галимхан абзый:
— Нәрсә, энем, шул вакытка кадәр йоклап яттыңмы әллә? – дип, шаярткандай кеткелдәп алды. Тик Әхмәтнурның гына чыраенда бер үзгәреш тә күренмәде:
— Җәмәгать, менә үзегез дә күреп торасыз, заманалар үзгәрде бит хәзер. Бушка беркайда да берни бирмиләр. Район үзәгенә йомыш белән барып, берәр конторга керсәң, башлап ишеген ачкан өчен генә дә акча түләтәләр, йомышыңны үтәгәнгә тагын түләргә кирәк, әгәр үтәлсә әле ул. Менә шуңа күрә мин дә эшкуарга әйләнергә булдым әле, кыскасы, бүгеннән башлап, минем коедан алган суның һәр лирына берәр сумнан түләргә туры килер, – дип туктап кына калган иде Әхмәтнур, суга килүчеләр арасында ризасызлык чыгып, тавыш-гауга китте. Ул тагын дәвам итте:
— Мин бит сезне һич ирексезләмим, әгәр инде минем шартлар белән килешмисез икән, пажалысты, дүрт ягыгыз кыйбла, башка җирдән эзлисез инде, — диде.
Әхмәтнурның шаяртырга уенда да юклыгын инде барысы да аңлап алды булса кирәк. Галимхан абзый гына:
— Энем, бигрәк күп сорыйсың бит, ичмасам чабуыңны чак кына тарт инде. Болай бит кешене көпә-көндез талау була, – дип караса да, файдасы тимәде.
— Галимхан абзый, бер дә алай түгел ул, әгәр мин кеше таласам, өегездән алып чыгып китәр идем. Ә болай, сез үзегез бирәсез дә, су алып кайтып китәсез. Аермасын күрә белергә кирәк, абзый, – дип, аның авызын тиз япты. Башка барыр җир булмагач, кеше кая барсын инде, алган суларына акча түләргә мәҗбүр булдылар.
Әхмәтнур җыелган акчаны кичтән санап, бик зур канәгатьләнү белән шкафка алып куйды. Чыгып, капканы бозау башлы йозакка бикләп кергәч, акчаны кая тотарга планнар корып, озак кына утырды әле.
Икенче көнне суга килүче авылдашларның саны, башка көннәрдәге белән чагыштырганда, ике мәртәбәгә артып киткән иде инде. Бер уйласаң, хак куелгач, суга килүчеләр азаерга тиеш иде дә соң. Юк шул инде, алар хәзер базар кагыйдәләрен җитәрлек үзләштергәннәр иде. Билгеләнгән хак озак тормый, көн саен арта гына бара. Кешеләр дә, «тариф» күтәрелгәнче, күбрәк су алып калырга ашыктылар. Аларның борчылуы юкка булмаган икән шул. Клиентларның күпкә артуын күргәч, Әхмәтнур «тариф» ны шунда ук арттырып, суның литрына биш сумнан ала башламасынмы. Әлеге Галимхан абзый каршы торып азапланса да, үзе яклылар табылмагач, шундук басылды.
Бу вакытта инде Әхмәтнурның кесәсенә акча елга булып ага иде. Ул керемнең көн азагына кадәр күпмегә җитәргә мөмкинлеген чамалап кына торганда, томан аша кебек, Фәһимәнең ачулы тавышын ишеткәндәй булды.
— Әхмәтнур, җитәр инде сиңа, уян! Тагын күпме йоклап ятарга була? Тор тизрәк! Әнә шул эчеп йөрүең аркасында, кичә суга да баралмадың бит,— дип хатыны әрләргә тотынды.
...Әлеге хәлләрнең төшендә генә булуы Әхмәтнурның кәефен нык кырды кыруын. Чынлап та авылдагы өч коеның икесе корыган иде шул. Бәхетсезлеккә, шул ике коеның берсе Әхмәтнурларныкы. Бары тик түбән оч Галимхан абзыйларның гына коесында су бар. «Ярый әле суны Галимхан абзый, Әхмәтнур төшендә күргәнчә, акчага сатмый», – дип куанды ул. Сыер савып кергән Фәһимәнең Әхмәтнурга булган ачуы басылмаган иде:
– Менә син артыңа кояш төшкәнче йоклап яткан арада, Галимхан абзый суны акчага гына бирә башлаган икән. Әнә, шкафтан акча ал да, тизрәк йөгер суга, бүген дә сусыз калмыйк! – дип ашыктырды. Бу сүзләрне ишеткәч, Әхмәтнур лып итеп артына утырды. Шулай да, тиз генә киенеп, акчасын кесәсенә салып, бәләкәй арбасына бидонын утыртты да, суга чыгып йөгерде. Ул барып җиткәндә, суга килүче кешеләр азайган иде инде. Әхмәтнурның чираты җитеп, коега якынлашуга, Галимхан абзый:
— Әхмәтнур, ишеткәнсеңдер инде, мин бит хәзер эшкуар булып киттем, суны бүгеннән башлап акчага гына бирәм. Суның литры ун тиен тора, — дип, аны «тариф» белән дә таныштырып алды. Әхмәтнурның бу хәлгә исе китеп:
— Галимхан абзый, син нишләп шулай көпә-көндез авылдашларыңны талыйсың? – дип, аны оялтырга тырышып караса да, тегесе үз сүзендә нык торды:
— Кем, Әхмәтнур энем, без бит инде күптән базар мөнәсәбәтләрендә яшибез. Синдә – акча, миндә – тауар. Әгәр син шуңа риза түгелсең икән, бигайбә, суны башка җирдән эзлисең инде, – дип, борылып кереп үк китә башлады. Кызганычка каршы, Әхмәтнурның бүтән юлы юк иде шул, чөнки авылда бүтән су чыганагы юк. Савыты тулганчы су алып, тиешле акчасын түләүдән башка чара калмады аңа. Тәгәрмәчләре майланмаган арбасына су тутырылган бидонын утыртып алды да, арбаның күңелсез шыгырдавын тыңлый-тыңлый, өенә таба юнәлде.
 

Хәниф КАЮМОВ

Фото: https://ok.ru/


«Мәйдан» №4, 2020 ел.

 

Комментарийлар