Логотип «Мәйдан» журналы

Коры камырдан шарлотка рецепты

Яңа төрле шарлотка пешерү рецепты тәкъдим ителә.Ингредиентлар: 1 стакан манный ярмасы, 1 стакан он, 1 стакан шикәр комы (артык баллы яратмаучылар азрак салса була), 2 бал кашыгы камыр көпшәкләндергеч...

Яңа төрле шарлотка пешерү рецепты тәкъдим ителә.

Ингредиентлар:

1 стакан манный ярмасы, 1 стакан он, 1 стакан шикәр комы (артык баллы яратмаучылар азрак салса була), 2 бал кашыгы камыр көпшәкләндергеч яки 1 бал кашыгы чәй содасы, ванилин, 0,5 бал кашыгы корица, 100 грамм атланмай.

Майдан кала барлык ингредиентларны бергә кушып болгатырга.


Эчлек өчен 5-6 алманы эре угычтан уарга. Алмалар сусыл һәм эчкелт булса яхшырак.




Табаны атланмай белән майларга, коры камырны табаның төбе күмелерлек итеп сибәргә, алма җәяргә, янә камыр, алма... Иң өске катта камыр булырга тиеш. Аннары өстенә эре угычтан атланмай уарга һәм мичкә куярга.




180 градуска кадәр кызган  мичтә якынча 40 минут пешерергә.


Бераз суынгач кисәргә, табынга биргәндә шарлотка өстенә шикәр оны сибәргә мөмкин.


Автор: Гөлүзә ВАСИЛОВА

Фото: Гөлүзә Василова

https://intertat.tatar/ash-su/kory-kamyrdan-sharlotka-retsepty/

Комментарийлар