Сирин. Шигырьләр

64b74d3deb8ab28657a4e4e2541cc61f

Кызылармеец хаты

Хатың алдым, әнкәй, мин аңладым:
Күзләреңнән яшьләр тамганын.
Мине сагынып, озын төннәр буе
Күз йомалмый ачы зарларың.

Мин аңладым: сагынып яшь улыңны,
Төннәр буе тәсбих көйләдең.
«Исән кайтсын улым, күз нурым!» – дип,
Намаз саен теләк теләдең!

Син язасың, әнкәй: «Мин картайдым.
Туйдым инде», – диеп тормыштан. –
«Ник кайтмыйсың, һаман туймыйсыңмы
Кан түгүдән, ачы сугыштан?

Нәрсә җитми соң бу патшаларга?
Күз салмыйлар бер дә башкага?
Җир өстендә канлы яшьләр ага…
Җан саталар җиргә, акчага!..»

Кыендыр шул, әнкәй, кыендыр шул,
Тормыш итү уен түгелдер.
Кайчакларда ярдәм иткәләргә
Дус-ишләр дә анда түгелдер.

Сагынасыңдыр, әнкәй, мин дә сагынам,
Төшләремдә күрәм гел генә.
Мылтык тотып сугышып йөрүче
Бер мин генә түгел, ил белән.

Без йөрибез сине коткарырга:
Ачлыклардан, авыр тормыштан,
Канлы патшалардан, коллыклардан,
Гомер буе канлы сугыштан.

Гомер буе безне алдап килгән
Алла-муллалардан, диннәрдән,
Оҗмах-тәмуглардан, наданлыктан,
Ялганнардан, пәри-җеннәрдән.

Кеше үзе бәхетсез булмый ул,
Шулар ясый аны бәхетсез.
Шулар ашый кешеләрнең башын,
Шулар үтерә аны вакытсыз.

Син, әнкәем, тудыргач та мине,
Мин яшәдем әллү-бәллүдә.
Шул бәллүдән төшкәнемнән бирле
Гомерем буе йөрдем әрнүдә.

Бала чактан безне михнәт баскан,
Без күрмәдек тормыш сафасын.
Күрсәк күрдек аның бар михнәтен,
Ачлык, хәсрәт, сугыш җәфасын.

Көннәр буе өзелеп эш эшләгән,
Төннәр буе җырлар җырлаган.
Ачы газап күргән йә шатланган,
Бергә-бергә үскән, уйнаган.
1919 ел.

 

Әнием Хөсникамалга

Шәмсеҗиһан-гали, зур җан, исме – дөньяга кояш,
Табигатьтә бар матурлык шушы кыздан икътибас.1
Гөлҗиһан да гади бер гөл түгел, җиһанның гөле,
Көзге суык, кыраулардан саргаеп сулды йөзе.
Балкысын кояш кебек, дип, бу дөньяга баласы,
Төн йокламый, бәхет теләп, тирбәткәндер анасы.
Баш очында торса мылтык тотып канлы җәһаләт. 2
Каян килсен Хөсникамалга кәмаләт3, җәмаләт4!
Исме җисменә муафыйк булсын5 өчен һәр исем,
Кояшыннан нур алып үсәргә тиеш һәр җисем.

1. Алыну, үрнәк алу.
2. Наданлык, белемсезлек.
3. Җитешкәнлек, өлгергәнлек, булуы җиткәнлек.
4. Матурлык, гүзәллек, чибәрлек.
5. Туры килгән, яраклы, тиң килгән.

1921 ел.

 

Сикерт атың!

(Кавалерия маршы)
Алгы көрәш
Алда ярылып ята.
Урамнарда гаскәр уйната.
Әй, командир,
Нәрсә уйлыйсың син?
Бергә җырлап,
Бергә баса-баса,
Солдатларың урам яңгырата.
Көчле җырлар
Урамнарга тарта,
Тәрәзләрдән тартып уята.
Аяклар да,
Җиңү җырын җырлап,
Вак ташларны ваклап
Вата-вата,
Таш өстендә утлар уйната.
Әй,
командир!
Бир
команда:
сөйгән атым –
чаптар атың!
Тып-тып басып,
Ут уйнатып,
Атлат атың!
Атлат атың!
………………………………
Аналарга – ана безнең кызлар.
Аталарга – ата балалар.
Көрәш утларында бергә кайнап,
Бер эшелонда шаулап агалар.
Алар белән бергә урам көлә,
Урам чаба, урам урала.
Урам уртасыннан җырлап бара,
Кай җирләрдән икән бу бала?
Искән җилләр – күптәнге танышлар,
Шинель чабуын тартып үтәләр.
Басымнарга баскан урак җырын
Чит илләргә алып китәләр.
Атлы шлемнар,
Сезгә бүләк җырым,
Тавышларын үзегез аңлагыз!
Урам халкы,
Сез дә сак булыгыз:
Атлар килә,
Тапталмагыз!

Әй,
командир!
Бир
команда!
Җиңү якын!
Җиңү якын!
Тып-тып басып,
Ут уйнатып,
Сикерт атың!
Сикерт атың!
1925 ел.

 

Язгы тамчылар

Там,
Там,
Тамчы, там.
Тамуыңны яратам.
Мин дә шулай тамар идем,
Тамчыланып тамалсам.

Язгы тамган тамчыларның
Музыкасын тыңладым.
Шуңа тамчыланып тамды
Күңлемдәге уйларым.

Там,
Там,
Тамчы, там.
Җирдә бозлар калмасын,
Чәчәк атып үссен гөлләр,
Сандугачлар сайрасын!

Без иске тормышта үги
Бала булдык гомергә.
Мәңге бетмәс яралары
Әле дә тәндә, күңелдә.

Саф күңелләр дәрьясыннан
Гөлләргә нурлар сибеп.
Хисләрем җиргә тамалар
Язгы тамчылар кебек.

Там,
Там,
Тамчы, там.
Шаулап аксын елгалар!
Язгы кояш нурларыннан
Матурланыр дөньялар.

Безнең байлыкка ис китми,
Хаклык юкка ис китә.
Хаклык булса, без байлыкны
Табар идек эшләп тә.

Там,
Там,
Тамчы, там!
Там тамчылар көенә.
Синең тамганыңны күреп,
Дөнья халкы сөенә.

Монда тамдың, тагын агып,
Кай илләрдә тамарсың?
Беләм инде, син кайда да
Тамар урын табарсың!

Кем ишетер җырларыңны,
Мин дә колак салмасам?!
Синең җырларыңны тыңлап,
Тирән уйларга батам.

Там,
Там,
Тамчы, там.
Җырлап тамыйк без бергә.
Кешелек, дуслык гөлләре
Үстерик һәр күңелдә.

Там,
Там,
Тамчы, там.
Бергә тамыйк ичмасам!
Мин дә тамчыланып тамыйм,
Көрәшләрдә аксын кан!
1927 ел.

 

Ялгыз каен

Ярсып аккан Күк яр суы
Серләр урлап алга үрмәли.
Ялганлама, әйт, елгачык,
Дөрес сөйлә…
Җан дустымны мин дә күрмәдем…

Авыл кызы,
Тын кичләрдә ярга аяк ташлап,
Шарлавыклар белән серләшә.
Күктә йөзгән үксез ай белән дә,
Белмим инде, ниләр сөйләшә?!..

Сөйләр сүзләр, кызчык, агып киткән,
Күк яр аны сиңа сөйләмәс.
Ике дусның сүзен тыңлап,
Яшерен серне сиңа көйләмәс.

Сер тыңлыйсың килсә,
Ялгыз каен сөйләр.
Бар!
Ялгыз каен ялгыз булмасын!
Хәтер сандыкларын ачып,
Син кызыйга,
Булган эшең барып чыкмасын.
1928 ел.

 

Кызылармеец атлар

Авыр тормыш.
Канлы иске еллар
Кешеләргә шлем кигезде.
Кешеләрне түгел,
Атларны да
Канлы фронтларга китерде.
Алар да бит
Безнең белән бергә
Кан эчендә йөзеп йөрделәр.
Без үзебез
Нинди авырлыклар күрсәк,
Алар да аның барын күрделәр.
Батыр атлар алар –
Батраклар.
Ирек өчен җаннар бирсәләр,
Бүген дә әле
Шлем киеп, безне
Көрәшләргә чакырып йөрсәләр,
Ничек инде шуны
Карап торып,
Дулкынланмый узып китәләр?
Атлар да бит,
«Бер», «ике»гә басып,
Урам буйлап җырлап үтәләр.
Кызылармеец булып,
Йолдыз тагып,
Урамнарда йөрү күңелле.
Бергә эшләп,
Бергә үскән атлар,
Шуңа тарта минем күңелне!
Язын, көзен,
Шушы атлар белән
Бергә үткән алтын яшьлегем.
Очратканда яшьлек дусларымны,
Кочаклыйсым килә һәрберен.
Һәр иртә-кич яшьлегем дуслары
Йөрәк кагып җырлап үтәләр.
Минем дуслар алар,
Узган саен
Тәрәзәмне чиртеп китәләр.
Яратам мин
Кызылармеецлар тормышын.
Зур командир булалмадым-булуын;
Булмасам да,
Бик күп шинельләр туздырдым,
Бергә сулыйм тормыш сулуын.
Урам буйлап
Атлап,
Атлар килә!
Атлар килә,
Атлап,
Шатланып!
Шлем киеп,
Мин дә шул атларга
Китим мәллә
Сикереп
Атланып?!
1928 ел.

 

Булмый! Булмый!

Ашлыгыңны җилгәрәмсең,
Җилгәр,
Җилгәр.
Тормышыңның
Чүп-чарларын
Җилгә
Җибәр.
Бертугандай
Бергә эшлик,
Бергә яшик.
Машиналы
Күмәк тормыш
Төзеп җибәр.
Аерым-аерым
Матур тормыш
Булмый-булмый!
Ялгыз-ялгыз
Тормыш корып
Булмый-булмый!
…………………………
Аерым хуҗа
Үзе бер хөкүмәт дисәм,
Һәр авылга
Мең хөкүмәт түгел микән?
Һәр хөкүмәтнең хикмәтен,
Сәясәтен
Тикшерегез,
Сезнең кулга биреп китәм:
Бере ярлы,
Бере урта,
Бере кулак.
Бере күзле,
Бере күзсез,
Бере чулак.
Ни дигән сүз!
Бере матур,
Бере ямьсез,
Бере ябык,
Бере симез,
Бере иләмсез.
Берәү көлә,
Синең көлүеңне көлә;
Берәү кия,
Сине үз өстенә кия;
Берәү ашый,
Синең ашавыңны ашый.
Берәү яши,
Синең яшәвеңне яши.
Берәүләрне симерткән дә милек-милек,
Берәүне кан төкерткән дә милек-милек!..
Эчерткән дә, исерткән дә милек-милек!
Европаны кикерткән дә милек-милек!
Дошманнарның йөрәге бу – милек-милек!
Безгә агу бүләге бу – шәхси милек!
Иске тормыш терәге бу – милек-милек!
Кирәге дә, теләге дә аның – милек…
Ашлыгыңны җилгәрәмсең,
Җилгәр,
Җилгәр!
Мин-минлекне очыр, әйдә,
Җилгә
Җибәр!
Бертугандай
Бергә эшлик,
Бергә яшик,
Машиналы
Күмәк тормыш
Төзеп җибәр!
Аерым-аерым
Матур тормыш
Булмый!
Булмый!!
Ялгыз-ялгыз
Матур тормыш
Булмый!
Булмый!!
Күршеңнең өч үрдәге бар,
Ике үрдәген
Ачу итеп үтердең ич,
Ник көнләдең?
Үзеңнең өч үрдәгең бар,
Өчесен дә
Күршең бәреп үтергәнне
Син күрмәдең.
Шуңа
шулай күршең белән
күрешмичә,
Көн күрәсең,
Бер-береңне
белешмичә.
Күршеңнең дә
Күршесе бар,
Күршесенә
Ул да шулай
ачу йөртә
үз эчендә.
Күршелекнең төп бурычы –
Көндәш булу.
Бер-береңне күрәлмичә
Көнләп йөрү;
Бер-береңә яшерен генә ут, таш йөртү,
Күз алдында «иптәш» дию, дуслык итү.
Аерым-аерым,
Ялгыз-ялгыз
Тормыш корып,
Тормыш итү –
Тормыш түгел,
Сугышып тору.
Ул тормышта
Ничек булсын инде кызык!
Шуңа
шулай
бик күпләрнең
күңеле бозык.
Авыл,
Синең уйларыңны
яшьтән беләм,
Җырларыңны
еллар буе
Тыңлап киләм.
Аһ-зарыңны,
моңнарыңны,
уйларыңны,
Машиналы кырларыңны
җырлап бирәм:
Аерым-аерым
Матур тормыш
Булмый-булмый!
Ялгыз-ялгыз
Тормыш корып
Булмый-булмый!
Милек сиңа искергән бер сука бирә,
Шуның белән тормышыңны үзең көйлә.
Шуның белән көн, төн эшлә,
Һич ял итмә.
Үлгәч, бер ял итәрсең, ди,
Үзе көлә.
Милек сиңа кечкенә бер кәҗә бирә,
Шуның сөтен яратып, мактап эчерә.
Бу да синең милкең булыр,
Нык сакла, ди,
Ләкин
Байлар милкенә һич тия күрмә.
Милек биргән бер өең бар: кыек-мыек,
Күзе сукыр, теше төшкән,
Авызы кыек!
Шуны жәлләп торасыңмы, кара мыек!
Шулар харап иткән сине, күңелең боек.
Чыгып китсәң, арт ягыңнан көлеп кала,
Кайтып керсәң, мыскыл итеп каршы ала.
Өй эчендә бернәрсә юк,
Чыр-чу, бала…
Менә, тормыш!
Шуларны син туйдыр, кара!
Теге яктан
Тегесе әйтә:
«Җитми-җитми!»
Бу ягыңнан
Бусы әйтә:
«Җитми-җитми!»
Кәкрәеп
Эшләсәң дә
Җитми-җитми!
Бөкрәеп
Эшләсәң дә
Җитми-җитми!
Көне-төне эшләп йөри Миңлебикә,
Ул да шулай җитмәүләрдән йөдәп бетә,
Әллә белми эшләгәнгә,
Җитмәгәнгә,
Ире белән ике арада сугыш китә.
Тормыш ямен бозган да шул иске сука,
Сине ачыктырган да шул тешсез сука,
Сине кызыктырган да шул милек – сука,
Сине сугыштырган да шул ямьсез сука.
Машинасыз тормыш авыр, юк иптәшең,
Майламаган тормышыңның тәгәрмәчен!
Якын итеп кенә матур бер сүз әйтим:
Сукалы карт тормышыңны суксын яшен!
Иске тормыш
Үлә,
Үлә,
Үлеп бетә.
Яңа тормыш
Көлә,
Көлә
Килеп җитә.
Машиналар
Шаулый-шаулый,
Җырлый-җырлый,
Бергә-бергә
Эшләшергә
Безне көтә.
Ашлыгыңны җилгәрәмсең,
Җилгәр,
Җилгәр!
Милек-минлекләрне очыр,
Җилгә
Җибәр!
Бертугандай
Бергә эшлик,
Бергә яшик,
Машиналы
Күмәк тормыш
Төзеп җибәр!
Аерым-аерым
Матур тормыш
Булмый-булмый!
Ялгыз-ялгыз
Тормыш корып
Булмый-булмый!
1930 ел.


Комментарий язарга