ЯҢА МАҖЫН «ПҮЛӘН»Е

Ул үзе 1941 елның 16 февралендә Минзәлә районы Иске Маҗын авылында дөньяга килсә дә, туу турындагы таныклыгын Яңа Маҗынга күчкәч кенә алганлыктан, шул авылныкы булып санала. Әтиләре сугышка киткәндә, аңа биш ай була Таныклыгына «Исеме Виталий» дип язылса да, авылда аны Витя дип йөртәләр. Шуннан тора-бара ул Викторга ук әйләнеп китә. Бүген дә күпләр авылда аны Витя, я булмаса Виктор дип телгә ала.

Малай, ата-анасына охшап, олы, таза гәүдәле, эре сөякле, көпшәк тәнле, пошмасрак, тыныч холыклы булып үсә, сүзләрне бүлеп-бүлеп әйтеп, әкрен генә сөйләшә. Оялчан ук дип булмый, артык ашыкмыйча, үз җае белән аю кебек лап-лоп атлап йөри. Шуңа да авылда бала чагыннан ук аны утын агачы белән чагыштырып, Пүлән ( Баклан, Баклашка) кушаматы тагалар. Укуы белән бик үк мактана алмаса да, хәтере әйбәт булганлыктан, табигатьтән бирелгән акылы белән алдыра.

1950 елларда Минзәләдә, Яңа Маҗын, Тамбовка, Николаевка, Русский Каран, Чулпан, Түбән һәм Югары Юшады авылларын кертеп, «Урожайный» совхозын оештыралар. Авылда пекарня эшли башлый, утыз-кырык машиналы автомобиль паркы туплана, машина-трактор станциясе ачыла. Бу – авылның сугыштан соң аягына басып, көч тупларга омтылган еллары. Минзәләдә дә халыкны көчле итеп тәрбияләү, аны хезмәткә һәм илне сакларга әзерләү максатыннан, ДОСААФ һәм физкультура-спорт оешмалары эшли, шәһәрдә генә түгел, авылларда да футбол, волейбол мәйданчыклары булдырыла, клубларга штанга, герләр, уен кирәк-яраклары кайтарыла. Бу вакытта Яңа Маҗынга урак өстендә булышырга дип, Минзәләдән авыл хуҗалыгын механизацияләштерү мәктәбендә укучы егетләр килә башлый. Яшьләр бит, аз гына буш вакытлары булдымы,туплы уйныйлар, көрәшәләр, бокслашалар,тимер-томыр күтәреп көч сынашалар, турник сыман нәрсә корып куялар да, шунда тартылып, күтәрелеп мәш киләләр, кичләрен клуб янындагы волейбол мәйданчыгы гөрләп тора.13-14 яшьләр тирәсендәге көпшәк гәүдәле Виталий да гел шулар тирәсендә бөтерелә. Алардан күреп, су буенадагы, ярга сыенган бәләкәй генә өйләре янына турник корып куя,ындыр табагында күргән герләрнең берсен алып кайтып, шуны күтәреп мавыга башлый.

16-17 яшьләрендә ул якын-тирәдәге авылларның Сабан туйларында көч сынаша башлый. Көрәшүнең җаен бик үк белмәсә дә, көчле булгач, үзенә каршы чыгучыларны күтәрә дә ыргыта, күтәрә дә ыргыта. Беренче зур бүләген – батырга дигән тәкәне Шуран авылы Сабан туенда ала.

1959 елның җәе. Мөслимдә Сабан туе. Халык иртәдән үк мәйданга җыела. Машиналарга төялеп, нефть чыккан яклардан да, күрше Башкортостаннан да көрәшчеләр килә тора. Буйга озынча, авырлыгы центнердан артык булган, кара бөдрә чәчле, аяк атлаулары һәркемне сокландырырлык берәүне Бөгелмәдән килгән, анда нефтьтә эшли, байтак Сабан туйларында мәйдан тоткан батыр икән диләр.

Ул да түгел, мәйдан читенә йөк машинасы килеп туктый да, аннан берничә кеше төшә. Яшькә өлкәнрәге җыелган халыкка русча сәлам биргәннән соң, үзен Минзәләдәге Шуран авылыннан Николай Кудряшов дип таныштыра.

– Урыс кешесе булсам да, татар егетләренең ничек бил алышуларына сокланып карыйм. Үзем дә көрәш мәйданына чыккалыйм, – ди ул. – Менә көрәшергә дип бер егет алып килдем әле. Ул үзе Яңа Маҗыннан, урыс егете, алай да татарлар белән бергә үскәнгә, аларны бик хөрмәт итә, көрәшләрен дә ярата.Үзебезнең райондагы авылларда бил алышканы бар, сезнең Сабан туенда да көчен сынап карасын әле…

Егетне баштан-аяк күздән кичерәләр. Уртача буйлы,»ерш» дип йөртелгән кыска чәчле, аксыл чырайлы, өстендә юка киндер күлмәк, гади генә зәңгәрсу чалбардан, яшүсмер кыяфәтле урыс малае. Үлчәүгә бастыралар. Көрәш судьясы аны: «Заранее предупреждаю, ты должен соблюдать правила татарской борьбы», – дип кисәтеп тә куя. Һәм шул чакта теге егет татарчалап: «Абзый кеше, бер дә борчылма, татарча кирәк икән,татарча итеп көрәшермен», – дип җавап кайтара. Аны көрәшчеләр исемлегенә «Кузнецов Виталий Яковлевич, Минзәләдән, 18 яшьтә, авырлыгы 69 килограмм…», дип язып куялар.

Мәйданда көрәш башлана. Чират Виталийга җиткәч, ул үзенең чынлап та көчле булуын, яхшы әзерләнеп килгәнлеген күрсәтә, үз авырлыгындагы көндәшләренең барысын да җиңеп чыккач, авыр үлчәүдәгеләр рәтенә күчә, анда да берничә көндәшен ега һәм, ниһаять, Бөгелмәдән килгән 109 килограмлы нефтьче егет белән көрәшергә тиеш була.

Менә алар уртага чыгалар. Берсе – пәһлеван кебек таза, тәҗрибәле көрәшче, икенчесе – олы мәйданга беренче тапкыр көчен сынап карарга кергән, унсигез яшен дә тутырмаган яшүсмер егет. Шактый гына әйләнгәләп, бер-берсен сынап карагач, Бөгелмә көрәшчесе көндәшен бераз күтәреп, еккандай итә. Әмма тегесе аягында басып кала. Яңадан бил алыша башлар алдыннан, Кузнецов көндәшенә: «Сезнең өстегездә эчтән ефәк майка, тыштан ефәк күлмәк, ә минем өстә киндер күлмәк. Бу тигезлек түгел. Әйдәгез, икебез дә майкаларны, күлмәкләрне салып көрәшик…» – ди.

Шулай итәләр дә. Сынашуның соңында, Виталий бар тавышына кычкырып җибәрә дә, көндәшен яшен тизлеге белән җирдән аерып, аркасына тәгәрәтә.

18 яшьлек егетнең шундый зур Сабан туенда көрәшеп батыр калуы бу яклар өчен шактый истәлекле вакыйгага әйләнә. Аның турында: «Яхшы кулга эләксә, бу егеттән спортта рәт чыгарга тиеш», – дип сөйли башлыйлар.

1959 елда бөтен ил Италия башкаласы Римда узачак Олимпия уеннары сулышы белән яши. Дөнья күләмендәге мондый зур спорт ярышын лаеклы каршылау максатыннан, спартакиада ярышлары оештырыла. Шуларга бәйләп, Татарстанда 1940 елдан бирле үткәрелми килгән татарча көрәш чемпионатын да уздырырга булалар. Анда катнашырга дип, Минзәләдә дә иң көчле көрәшчеләрдән команда туплана. Аңа Сабантуйлар батыры Виталий Кузнецов та кертелә. Көрәшнең бу төре белән башлыча авыл җирләрендә яшәүчеләр шөгыльләнгәнлектән, бу эш белән җитәкчелек итүне районның «Урожай» оешмасы рәисе Александр Макаров үз кулына ала. Кузнецовка татарча көрәштәге кайбер алымнарны өйрәтергә дип, ул Куян авылыннан көрәш тәҗрибәсе зур булган Рафаэль Бәдриевны беркетә.

Бу ике егет берсе бәләкәй генә, икенчесе алыптай зур гәүдәле булсалар да, бер-берсен үз итеп шөгыльләнәләр. Көрәшчеләр кайвакытларда көчләрен сынап карау өчен бармак белән дә тартышалар. Кузнецов тартып җибәргәндә, Бәдриевнең бармаклары аз гына урыннарыннан суырылып чыкмый. Шуннан соң ул гомере буена үзенең малайларына: «Гомеремдә аннан да көчле кешене күрергә туры килмәде», – дип сөйли торган була.

Казанга ярышка баргач, көрәшчеләрне Париж Коммунасы урамындагы Колхозчылар йортына урнаштыралар. «Минзәләләр дә килгән» дигән хәбәр таралгач, ул чактагы Ворошилов районы Торнаташ авылында яшәүче, шул район данын якларга җыенучы Раббани Шәрипов (Гайфуллин) Кузнецовны эзләп табып, аның белән тотышып карыйсы килүен әйтә. Алар ишек алдына чыгып, шундагы комда бил алышып карарга булалар. Никадәр генә тартышсалар да берсе икенчесен ала алмый.

Бу ярышның бүгенге көндә Татарстан дәүләт архивында сакланучы беркетмәсеннән күренгәнчә, 80 килограммнан авыррак үлчәүдә унсигез яшьлек Виталий Кузнецов өченче урынны ала…

Авыр үлчәүдәге кайбер корсаклы көрәшчеләрдән аермалы буларак, яшь һәм зифа буйлы булуы белән Кузнецов көрәш тамашачысына бик ошап кала. Спорт оешмаларында эшләүчеләр аның исемен «Өметле көрәшче» дип куен дәфтәрләренә теркәп куялар, җай чыккан саен көрәшнең башка төрләрендә дә сынап карарга булалар.

Минзәлә егете башлап РСФСР халыклары спартакиадасының Идел буе зонасы ярышларына әзерләнүче ирекле көрәш командасына чакырыла. Ярыш алды җыены Казанда уза. Ләкин бәйгегә  китәргә берничә көн калгач, Кузнецовтан: «Мин бу ярышка бармыйм», – дигән сүзне ишетәләр. Баксаң,моның тамагы туймый икән…Районның спорт комитетын җитәкләгән Михаил Новиков бу хакта шундук 2 сум 50 тиен акча башкаларга көнгә өч тапкыр тукланырга җитсә, Минзәлә Алыбы бу акчаны бер утыруда ашап бетерә дә калган вакытын ачлы-туклы йөри икән дип, «Урожай» спорт җәмгыяте рәисе урынбасары Борис Дмитриевка җиткерә. Борис Константинович, спортчыларның хәленә керә белә торган зат: «Әйдәгез, мин дә сезнең белән ашап чыгыйм әле», дигән булып, көрәшчеләр белән бергә төшке ашка ресторанга керә. Кузнецов белән бер өстәл артына утыра. Җаен табып кына: «Сине бер сыйлыйм әле», – дигән булып, Виталийны теләгән кадәр ашата. Ә чыккач: «Болай ашаган кешедән рәт чыгарга тиеш», – дип, Кузнецовка ике норма талон бирдерүнең җаен таба. Шулай итеп спартакиаданың зона ярышына барырга юл ачыла.

Зона ярышларына килүчеләрне әйбәт каршыласалар да, ул вакытта әле көрәш келәмнәре дә юк, очрашулар бер-берсенә терәп тезелгән маталар өстендә бара. Виталийга беренче көндәш булып, Башкортостаннан килгән спорт остасы туры килә. Уртага чыгуга, ул үзенең зәһәрлеген күрсәтергә теләп, башта бер яктан, аннары икенче яктан аның колагына бәргәли башлый.Мондый хәл безнең көрәшчегә ошамый, ул көндәшен аягыннан эләктереп ала да, күтәреп, келәмгә ыргыта. Шул чакта бөтен залга яңгыратып: «Бу очрашуда җиңү Татарстаннан килгән беренче разрядлы Виталий Кузнецовка бирелә», – дип белдерәләр. Шулай итеп, бөтенләй спорт разряды булмаган Минзәлә егете «1нче разрядлы көрәшче» булып китә.

Татарстанның 1960 елдагы татарча көрәш чемпионатын ноябрь ахырында Яшел Үзән каласында оештыралар. Авыр үлчәүдәге Кузнецов бу юлы Татарстан чемпионы булып кала.

Виталий Кузнецов 1961 елның көзендә хәрби хезмәтен Казандагы дивизиядә үтә башлый, яшь солдат курсын узу чорына химик һөҗүмнәрдән сакланучы инженерлык гаскәрләрендәге разведка ротасына билгеләнә. Ләкин анда озак тоткарланмый, спорт ярышларына әзерләнүче командага кертелеп, Куйбышевка күчерелә. Ул елларда көрәшнең берәр төре белән шөгыльләнгән егетләр ярышларда классик көрәштә дә, иреклесендә дә, самбода да катнаша торган булалар. Ярыш алды күнегүләрен дә еш кына бергә узалар. Кузнецов гәүдәгә авыр булуына да карамастан, күнегүләрдә кыска араларга йөгерүдә, йөзүдә үзенең җитезлеген күрсәтеп, гел беренчелеккә омтыла, турникта 28 тапкыр тартыла, 140 килолы штанганы баш өстенә күтәрә.

Бу шәһәрдә аның беренче булып очраткан зур көрәшчесе Давид Рудман була. Бик гыйлемле, җаны-тәне белән самбога бирелгән бу егет яшь солдатның күнегүләрдә көндәшләрен күкрәге, янбашы аша җиңел генә ыргытуларын күреп: «Сиңа зур спортка иң туры юл – самбо аша», – дип, Виталийны күнегүләргә чакыргалый. Ләкин ул чакта самбо белән, башлыча, эчке эшләр гаскәрләренә караган «Динамо»да шөгыльләнәләр, ә армия спорт клубында исә ирекле көрәш белән классик көрәшкә өстенлек бирелә. Алай да округ беренчелегенә самбо ярышлары алдыннан Виталийга бу калада самбога нигез салган тренер Николай Макаров җитәкчелегендә ике ай шөгыльләнеп алырга җай чыга һәм ул Казандагы үзәк стадион залында үткән дивизия беренчелегендә, аннары Идел буе хәрби округында җиңүчеләр арасына керә.

Яшь солдатка Куйбышевта да озак тоткарланырга туры килми, ярты ел дигәндә, округта самбодан гына түгел, классик көрәштән дә беренчелеккә чыккач, аны  тагын да зуррак бәйгеләрдә сынап карау өчен, Армия үзәк спорт клубына күчерелә. Казандагы ярышларда ук очрашкан, классик көрәш осталары җыенында бергә булган, бу вакытта инде ил чемпионатларында катнашып, өченче һәм беренче урыннарны алган Анатолий Киров та шунда. Электән үк ошатып калган «Витя-Витасик»ны ул кочаклап каршылый, күнегүләргә үзе белән бергә алып йөри башлый. Ә берчакны боларның келәмдә тәгәрәшеп шөгыльләнүләрен ЦСКАдагы тренер, дөнья чемпионы Александр Мазур күзәтеп тора. Шул чакта Киров сиздермичә генә Кузнецовның колагына: «Игътибар! Без күзәтүдә… Көрәшәбез…Хәзер син мине бик матур итеп салырга тиеш», – дип пышылдый да, яшь солдатка үзен егарга ирек куя.

Бу хәлне күреп торган Мазур: «Кировны екты. Аны болай итеп салучы юк иде әле. Кем бу? Каян?» – дип, Кузнецов белән ныклап кызыксына һәм аны хәрби хезмәткә Мәскәүдә калдырып, үзе җитәкләгән төркемгә ала. Мондый булышлыгы өчен Витя Кировка бик тә рәхмәтле була һәм аларның эчкерсез дуслыгы, берсе полковник дәрәҗәсенә күтәрелеп, икенчесе прапорщик кына булып калса да, гомерләре буена дәвам итә.

 

КҮТӘРЕЛҮ

 1964 ел. Япония башкаласы Токиода узган 18 нче җәйге Олимпия уеннарында беренче мәртәбә япон көрәше дзюдо буенча да медальләр уйнатыла. Безнең илдән анда Олег Степанов, Арон Боголюбов, Анзор Кикнадзе, Парнаоз Чиквиладзе катнаша һәм алар дүртесе дә 3 нче урыннарга чыгып, бронза медальләр алып кайталар. Хәтта рәсми булмаган команда зачетында уен хуҗаларыннан гына калышып, икенче булалар.

Шуннан соң илдә бу спорт төре белән кызыксыну тагын да арта. Бөтенсоюз дзюдо федерациясе оештырыла, алга тагын да зуррак планнар корыла. Кузнецов бу вакытта тренер Мазур белән аерылышып, сроктан тыш хәрби хезмәткә калып, тренер Георгий Звягинцев җитәкчелегендә шөгыльләнгән самбочыларга барып кушылган була. Ләкин самбо спортның Олимпия төренә керми, шунлыктан күбрәк игътибарны дзюдога бирергә омтылалар. Самбо белән шөгыльләнүчеләрнең барысын да японча көрәштә дә сынап карыйлар, осталыкка өйрәнү, тәҗрибә туплау өчен башка ил вәкилләре белән очрашулар да оештырыла. ЦСКАдагы «Витя-Витасик»ны башта дзюдочылар янына таза гәүдәле, нык бәдәнле булганы өчен төп командадагыларга алымнар өйрәнүдә булышу өчен генә дип чакыргалаган булсалар, тора-бара ул аларны әйләндереп сала башлый. Шуннан соң җыелма команданың баш тренеры Борис Мищенко аны ярышларда да катнаштырырга була.

Якташыбыз беренче халыкара бәйгеләрдә җиңелү ачысын татыса да, һаман алга бара. 1968 ел аңа самбо көрәше буенча СССР чемпионының алтын медален һәм халыкара спорт остасы исемен китерә. Ул ил җыелма командасына алына. Бер үк вакытта дзюдо белән ныклап шөгыльләнүен дә дәвам итеп, аннан соңгы елда самбодан да, дзюдодан да ил чемпионатларының бронза медальләрен яулый. Шулай итеп шөгыльләнә башлавына дүрт ел дигәндә, ил дзюдочылары командасына да керә. Бельгиядә узган Европа чемпионатына баргач, бу төрдән шәхси беренчелектә дә, командалар ярышында да бронза медальләр алып кайта.

Самбода гына түгел, дзюдода да осталыгы арта баруны күрсәтеп, Кузнецов 1970 елда Тбилисида оештырылган зур күләмле халыкара бәйгенең җиңүчесе булып кала. Аннан соңгы елда җир шарындагы көчлеләр белән очрашуларда да таныла башлый: Адриатика кубогына Югославиядә оештырылган бик тә дәрәҗәле ярышта һәм Австриянең Линц каласындагы халыкара бәйгедә җиңүчеләр арасына керә, Германиядәге Людвигсвафен шәһәренә дөнья чемпионатына баргач, абсолют беренчелеккә көрәшкәндә, Япония командасындагы Шиокины чистага җиңә, аннары ярышның сайлап алу өлешендә шул ук командадан Шиномакины бирелдерә, финалда яңадан да аның белән очрашырга туры килүе аркасында гына 2 нче урынга кала. Бу уңышы аңа «СССРның атказанган спорт остасы» исемен китерә һәм ул Мюнхенда узачак ХХ җәйге олимпия уеннарында катнашачак командага кертелә. Олимпиадага кадәр Голландиядә узган Европа чемпионатында шәхси беренчелектә бронза, командалар ярышында алтын медальләр яулавы белән Кузнецов Уеннарны яхшы әзерлек белән каршылавын күрсәтә. Бигрәк тә игътибарга лаеклысы шул: шәхси беренчелектәге соңгы көрәштә җиңү яулавы белән ул СССР җыелма командасын беренче урынга чыгара.

Кузнецов Мюнхендагы Олимпия уеннарында күрсәткән осталыгы өчен «Хезмәттәге батырлык өчен» медале белән бүләкләнә, аның исеме, гомерендә ул оешмада торып карамаса да, илнең Комсомол Даны елъязмасына кертелә

Шул елның ноябрь ахырларында Латвия башкаласы Ригада самбочыларның беренче Европа чемпионаты оештырылгач, аңа Иран, Монголия, Япониядән дә көрәшчеләр чакырыла. Ярышны ачу тантанасына бу төрнең безнең илдәге милли спорт көрәшләреннән үсеп чыкканлыгын күрсәтү максатыннан, төрле халыкларның вәкилләрен дә җыялар. Казаннан да милли көрәш осталары килеп, татарча көрәштәге алымнарны күрсәткәндә, Виталий туган якларындагы Сабан туйларына кайтып килгәндәй була. Мондый рухи күтәренкелек алган көрәшче кемгә генә каршы чыкмасын, ул аларны ала да ыргыта, ала да ыргыта. Финалда япон көрәшчесе Анзай белән генә озаграк көрәшсә дә, аны да бирелдерә. Ул чакта ярышта уйналган ун алтын медальнең сигезен безнең ил көрәшчеләре ала. Шуларның берсе –авыр үлчәүдәге батырга дигәне Кузнецовка бирелә. Шулай итеп, татарча көрәштән үсеп чыккан егет тарихка самбо буенча Европаның беренче чемпионы булып керә.

Дзюдога килгәндә, бу спортчы Мюнхендагы Уеннардан соң да әле байтак уңышларга иреште. СССРның 1973 ел чемпионаты Кузнецовка берьюлы ике медаль китерде:

1975 елның 22 сентябре. Белоруссия башкаласы Минскида самбо көрәше буенча дөнья чемпионаты төгәлләнеп килә. Дөньяның иң көчле көрәшчесе исеме кемгә бирелер? Залда утыручыларны да, бу бәйгене телевизор экраннарыннан күзәтүче миллионлаган тамашачыны да шул сорау борчый. Виталий мускуллары уйнап торган пәһлеванга – болгарияле Никола Диневка башыннан аягына кадәр күз сирпеп чыга да, салмак кына адымнар белән аңа якынлаша. Һәм, кинәт, яшен яшнәгәндәй була, ул җәһәт кенә ыргылып, көндәшенең астына ук барып керә, аны кочып алып, аркасына тәгәрәтә, аннары кулыннан эләктереп ала. Авырттыргыч алымга эләккән Болгария көрәшчесенә, бирелүен белдереп, учы белән келәмне «чәбәкләү»дән башка чара калмый. Судьялар кулындагы секундомер бу вакытта 28 секунд вакыт үткәнлеген күрсәтә.

1977 елның декабрь башы. Мәскәү. ЦСКАның авыр атлетика залында самбо буенча СССРның 3 нче абсолют чемпионаты бара. Ярышка 90 килограммнан авыррак үлчәүдәге 33 пәһлеван җыелган. Араларында аннан элеккеге чемпионатларның икесендә дә беренчелекне алган Виталий Кузнецов та бар. Бу юлы келәмгә аңа алты тапкыр чыгарга туры килә. Алтысында да җиңү яулый. Соңгы, финал очрашуында Ташкенттан килгән ит тавыдай әзмәвер, 144 килограммлы Владимир Сободыревка каршы чыга. Кузнецов аннан 28 килога җиңелрәк булса да, авырттыру алымы кулланып көндәшен бирелдерә, ил хәрбиләренең “Красная звезда” газетасы призына лаек дип та

1978 ел аңа командалар ярышында Европада икенче урынны китерә. Аннан соңгы 1979 ел аеруча уңышлы: Европадагы командалар ярышында беренче, шәхси беренчелектә икенче, дөнья чемпионатында да икенче… Шул еллар эчендә илдә бер тапкыр беренче, дүрт тапкыр икенче урыннарны яулый, шулкадәр үк тапкыр Тугандаш армияләр беренчелегендә җиңүләр яулау, Венгрия кубогына ачык бәйгедә беренчелеккә чыгу…

1980 елның март ае. Илдәге иң көчле дзюдочылар өч айдан Мәскәүдә башланачак Олимпия уеннарына әзерлек дәрәҗәләренә имтиханны Запорожьеда узачак СССРның сигезнче чемпионатында тапшыра. Ул чакта авыр үлчәүдәгеләрдән финалда Кузнецов белән Сергей Новиков очрашачагы алдан ук билгеле була дияргә дә ярый. Нигә алай дигәндә, бу ике атаклы батырның берсе Новиков — 1976 елгы Олимпия батыры, икенчесе – аңа кадәрге Уеннарда көмеш медаль яулаган Кузнецовның, аннан соңгы чорда да осталыкларын киметмичә, башкалардан бер башка югары торганлыклары күренә

Инде менә икесе дә 1980 елда үзебездә узачак Олимпия уеннарында катнашачак командага керүне дәгъвалый. Кайсысы җиңә, командага да шунысы керәчәген икесе дә яхшы белә. Һәм бу көрәштә көндәшләрнең берсе дә үзләренең өстенлеген күрсәтә алмый. Алай да бераз аптырашта калган судьялар «Кузнецов активрак иде», дип, җиңүне аңа бирергә булалар. Шулай итеп Минзәлә егетенә икенче тапкыр Олимпиадаларда катнашу мөмкинлеге туа.…

Июль ае. Спорт дөньясының бар игътибары ХХП җәйге Олимпия уеннары уза торган Мәскәүгә юнәлгән. Уеннарга сиксән илдән биш меңнән артык спортчы, судьялар, тренерлар, аларның ярышканын матбугатта яктыртырга, радиодан сөйләргә, телевизордан күрсәтергә журналистлар килгән.

Дзюдочылар Үзәк стадиондагы спорт сараенда ярышачак. Җирәбә безнең спортчыга беренче көндәшкә Югославиядән Радомир Ковачевичны чыгара. Көрәшне яхшы аңлаган белгечләр берничә тапкыр дөнья һәм Европа батыры булган, инде бер тапкыр Уеннарда катнашып, көмеш медаль яулаган бик тә тәҗрибәле Кузнецовның жиңәчәген шикләнмиләр. Ләкин Кузнецовның беренче әйләнештә үк җиңелгәнлеге ачыклана. Ничек болай? Нәрсә булды? Көрәшченең остазы Мищенко да, командадагы башка тренерлар да үзләренең дә аптыраганлыкларын белдереп иң башларын гына сикертәләр. Ул чакта медальләрнең алтынын Франция өчен чыгыш ясап, 1977 елда Европаның баш батыры булып калган, 1978, 1979, 1980 елларда Европа чемпионатларында 2 нче булган Анджело Паризи яулый. Шуның белән ул тарихка бу ил дзюдочыларыннан беренче булып Олимпия уеннары батыры булып кереп кала Көмеш медаль болгарияле Димитр Запряновка бирелә, бронзасы белән чех Владимир Коцман һәм югослав Радомир Ковачевич бүләкләнә. Кузнецов исә Мәскәү Олимпиадасы тарихына «Икенче әйләнештә ярыштан төшеп калуы белән авыр үлчәүдәге уналты дзюдочы арасында ундүртенче генә булды» дип кереп кала. Башка берәү булса, аны бәлки ил җыелма командасыннан шундук куып чыгарган булырлар иде. Кузнецов исә үзен куарга ирек бирми, әле тагын байтак бәйгеләрдә катнашып, аны батырлар исемлегеннән сызарга иртәрәк булуны күрсәтә.

1982 елда СССРның самбо буенча абсолют чемпионаты төгәлләнеп, Виталий Кузнецов анда бишенче тапкыр мәйдан тоткач, бу көрәшченең нинди зур, кабатланмас шәхес булуын, ниһаять, ул чакта илдәге иң зур көч булып саналган Советлар Союзы Коммунистлар партиясе үзәк комитетында да аңлап җиткерәләр, күрәсең, бу оешманың төп матбагасы, күп тираҗлы «Правда» газетасы13 декабрь санында, көрәшкән чагындагы фоторәсемен дә урнаштырып, аның турында саллы гына мәкалә язып чыга

Зур ярышлардагы чыгышларын Ул 1982 елның июнендә Парижда узган дөнья чемпионатында, Испаниядәге «Зур йолдызлар турниры»нда катнашып, 41 яшьтә дә ничек көрәшергә кирәклеген  күрсәтеп, Дөнья кубогына ия булып төгәлли.

 

ВИТАЛИЙ КУЗНЕЦОВ ИРЕШКӘННӘР:

 

ТАТАРЧА КӨРӘШТӘ:

1959 ел, Казан.Татарстан чемпионатында авыр үлчәүдә өченче,

1960 ел, Казан Татарстан чемпионатында авыр үлчәүдә беренче,

1961ел, Яшел Үзән. Татарстан чемпионатында авыр үлчәүдә беренче,

 

ГРЕК – РИМ КӨРӘШЕНДӘ:

1962 ел, Куйбышев. Идел буе хәрби округы беренчелегендә беренче,

1963 ел, Рига. СССР Кораллы Көчләре беренчелегендә өченче,

 

ИРЕКЛЕ КӨРӘШТӘ:

1963 ел, Киев. СССР Кораллы Көчләре беренчелегендә өченче,

 

САМБОДА:

1962 ел, Казан. Идел буе хәрби округы беренчелегендә беренче,

1964 ел, Мәскәү. Башкала чемпионатында авыр үлчәүдә беренче,

1968 ел, Липецк. СССР чемпионатында 87 килодан авыррак үлчәүдә беренче,

1969 ел, Дзержинск. СССР чемпионатында 100 килодан авыррак үлчәүдә өченче,

1970 ел, Коммунарск. СССР чемпионатында 100 килога кадәрле үлчәүдә өченче,

1971 ел, Мәскәү. СССР чемпионатында 100 килодан авыррак үлчәүдә беренче,

1972 ел, Красноярск. СССР чемпионатында 100 килодан авыррак үлчәүдә икенче, Ригадагы Европа чемпионатында 100 килога кадәрле үлчәүдә беренче,

1974 ел, Каунас. СССР чемпионатында 100 килодан авыррак үлчәүдә икенче,

1975 ел, Тбилиси. СССР чемпионатында 100 килодан авыррак үлчәүдә беренче, Минскидагы дөнья чемпионатында 1 нче, Рыбинскидагы илнең абсолют чемпионатында беренче,

1976 ел, Барнаул. СССР чемпионатында 100 килодан авыррак үлчәүдә өченче, Дүшәмбедәге илнең абсолют чемпионатында беренче,

1977 ел, Караганда. СССР чемпионатында 100 килодан авыррак үлчәүдә өченче, Мәскәүдәге илнең абсолют чемпионатында беренче,

1978 ел, Ташкент. СССР чемпионатында 100 килодан авыррак үлчәүдә беренче,

1979 ел, Мәскәү. СССР чемпионатында 100 килодан авыррак үлчәүдә беренче,

1981 ел, Караганда. СССР чемпионатында 100 килодан авыррак үлчәүдә өченче,

1982 ел, Барнаул. СССР чемпионатында 100 килодан авыррак үлчәүдә өченче, Париждагы дөнья чемпионатында 1 нче, Мәскәүдәге илнең абсолют чемпионатында беренче,

1983 ел, Франциянең Лион шәһәре. Дөнья кубогына ярышта беренче, Мәскәүдәге СССР халыкларының 8 нче җәйге спартакиадасында 100 килодан авыррак үлчәүдә өченче, илнең абсолют чемпионатында өченче.

 

ДЗЮДО

1969 ел, Австриядәге Остен шәһәре. Европа чемпионатында 93 килодан авыррак үлчәүдә өченче,

1970 ел, Тбилиси. Халыкара бәйгедә 93 килодан авыррак үлчәүдә җиңүче,

1971 ел, Италия. Адриатика кубогына халыкара бәйгедә беренче, Австриядәге Линц шәһәрендә халыкара бәйгедә беренче, Швециядәге Гетеборг шәһәрендә Европа чемпионатында абсолют беренчелектә беренче, командалар ярышында өченче, Германиядәге Людвигсхафен каласында дөнья чемпионатында абсолют беренчелектә икенче,

1972 ел, Бельгиядәге Гаага каласында Европа чемпионатында 93 килодан авыррак үлчәүдә өченче, командалар ярышында беренче, Германиядәге Мюнхен каласында 20 нче җәйге Олимпия уеннарында абсолют беренчелектә икенче,

1973 ел, Киев. СССР чемпионатында 93 килодан авыррак үлчәүдә дә, абсолют беренчелектә дә икенче,

1978 ел, Липецк. СССР чемпионатында 95 килодан авыррак үлчәүдә дә, абсолют беренчелектә дә икенче,

1979 ел, Бельгиянең Брюссель каласы. Европа чемпионатында 95 килодан авыррак үлчәүдә икенче, Франция башкаласы Париж. Дөнья чемпионатында абсолют беренчелектә икенче,

1980 ел, Запорожье. СССР чемпионатында 95 килодан авыррак үлчәүдә беренче урыннар.

 

 НӘРСӘСЕ БЕЛӘН КӨЧЛЕ ИДЕ СОҢ БУ БАТЫР?

Элеккеге көндәшләреннән берсе, СССРның атказанган тренеры Авелий Казаченков истәлекләреннән:

– Миңа аның белән бик еш аралашырга, мавыктыргыч итеп сөйләгәннәрен күп тапкырлар тыңларга туры килде. Шуңа да мин һәрчак үземә: «Бу самородок нәрсәсе белән көчле иде соң?» дигән сорауны бирә идем. Ул системалы белем алмаган, әмма тумыштан зур талантка ия булган кеше физик яктан аеруча көчле иде.

Ул да минем кебек үк авыл җирендә туып үскән, яшьтән үк күп эшләргә туры килгән – ундүрт-унбиш яшендә тимерчелектә авыр чүкеч белән эшләгән, май заводына сөт ташыган, кырыгар килолы бидоннарны уйнагандай уңга –сулга очырта, кайвакытта күкрәге аша да ыргыта торган булган. Болар барысы да аңа яшьтән үк көч туплап, ныгып үсәргә ярдәм иткән. Беренче бүләкләрен ул Сабан туйларында гер күтәреп, көрәшеп алган.

Аннары режим белән яшәп, яхшы туклануы аркасында ныгып, чын баһадир булып җитешкән. Башта ул татарча көрәштә чыгыш ясый, аннан ирекле көрәшкә, классикага кереп китә. Грек-рим көрәше дип йөртелә торган бу төрдән самбога күчте – дөнья чемпионы булды, бер үк вакытта дзюдо белән дә шөгыльләнеп, шулай ук дөньядагы беренчелеккә күтәрелде, Олимпия уеннарының көмеш медален алды. Самбода да, дзюдода да көндәшләрен күкрәге аша бик көчле итеп ыргытып, андый чакларда үзенең бу алымны татарча көрәштән алганлыгы белән хаклы рәвештә мактанды.

Татарча көрәштән классикага, аннары самбога күчкәч, ул бик тиз тазарды, ныгыды, көч-куәте ягыннан берәүгә дә бирешми башлады. ЦСКАда ярышларга әзерләнгән чорда ул күнегүләр вакытында төп көндәшләреннән берсе һәм якын дусты булган Европаның өч тапкыр чемпионы 145 кило авырлыктагы Тюринны келәмнән бер кулы белән күтәрә торган иде. Биш тиенле бакыр акчаны кызык өчен дип бармаклары белән бөгүе дә билгеле. Ә аның икешәр потлы герләр белән ниләр кыландырып уйнаганын күргән булсагыз икән. Яисә без көрәшчеләрдәге шундый бер күнегүдә: штангага иллешәр кило авырлык куеп аны бер кул белән идәннән аерып, тез югарылыгына кадәр күтәрергә кирәк иде. Күпләр мондый сынауны тапшыра алмаганда, Виталий Яковлевич аны уйнап кына күтәрә торган иде.

Физик яктан бик көчле булуы өстенә, көрәш алымнарын камил дәрәҗәдә үзләштереп, аларның кайсын кайчан кулланырга кирәклеген яхшы белүе белән дә аңа тиңнәр күп булмый.Ул иң кирәк чагында шартлауга тиң җитезлеге һәм хәл яңарта алуы белән дә көчле иде.

СССРның атказанган спорт остасы, Кузнецовны үзенең остазларыннан берсе дип санаган Владимир Сободырев:

– Виталий Яковлевич спортта да, көндәлек тормышта да бернәрсәгә дә борчылмый торган, тыныч кеше иде. Ул беркайчан да, безнең кайберләребез кебек нервланмады, бар теләгәннәрен дә урынына җиткереп эшләде. Буйга озын, гәүдәгә авыр булуына да карамастан, сыгылма бәдәнле иде. Күпчелек җиңүләрен һөҗүмен җәһәт кенә башлап, авырттыргыч алым куллануы белән яулады. Мин аннан күп нәрсәләргә, бигрәк тә партерда комбинацияле көрәшергә өйрәндем. Ләкин иң мөһиме дип, көндәшеңне кимоносыннан кулдан шуып чыкмаслык итеп тотарга өйрәнүемне саныйм. Аналитик яктан акыллы булганы, алдынгы тәҗрибәне өйрәнеп, аны башкаларга да өйрәтә белгәне өчен, көрәшчеләр аны келәмдәге профессор дип йөрттеләр…

Атказанган спорт остасы, самбодан дөньяның биш тапкыр чемпионы Владимир Шкалов:

– Ул бик нык итеп эләктерә торган, хәйләкәр, көндәшләрен башта хәлдән тайдырып, аннары үзе теләгәнчә ыргыта торган көрәшче иде. Ул еш кына көндәшенең бер кулына асылынып йөри дә, тегесе моңа ияләнеп җитеп, уяулыгын киметүгә, кинәт кенә башка алымга күчеп, аны әйләндереп салуның төрле юлларын куллануы белән дә көчле булды

Самбодан СССРның спорт остасы, дзюдодан Россиянең халыкара спорт остасы, РСФСРның атказанган тренеры Фәрит Мадияров:

– Бу көрәшче турында 1963 елда Казанга килгәч ишеттем. Үзе белән бераз соңрак очраштым. 1965 елда самбочыларның РСФСР чемпионатын Мәскәүдә ВДНХга керә торган урында сәхнә корып уздырдылар. Көрәшеп ятканда, яныбызга төптән юан, таза гәүдәле әзмәвердәй бер егет килде дә татарча исәнләшеп, үзенең дә Татарстаннан булуы, ЦСКАда хезмәт итүе турында сөйләп алды.

Менә шулай танышып киттек. Соңрак «Труд» спорт җәмгыяте, РСФСР, аннары СССР җыелма командаларында тренер булып торганда, еш очрашып, ныграк таныштык. Ул минем энеләрем Рафыйк, Нәфыйк, Нәкыйп ил җыелма командасына кергәндә, алар белән дә бик яратып аралашып яшәде.

СССРның халыкара спорт остасы Рафыйк Мадияров:

– Кузнецовның ничек көрәшкәнен мин беренче тапкыр 1978 елда СССР чемпионатында күрдем. Ул чакта аның татарча көрәштәгечә көндәшләрен келәмнән күтәреп, күкрәге аша ыргытуын карап тору үзенә күрә бер ләззәт бирде.

Махсус белеме булмаса да, ул көрәшне бик яхшы аңлавын, аны бөтен нечкәлекләренә кадәр белүен күрсәтте. Хәтере бик яхшы иде. Кемнең кайда, кайчан, нинди ярышта кем белән ничек көрәшкәнен ул бөтен нечкәлекләренә кадәр күңелендә тотты. «Син менә шундый ярышта шундый алым кулландың, яисә кулланырга омтылып карадың, ләкин ул чакта бу барып чыкмады», – дип, моның сәбәпләрен аңлатыр иде. Кайчан да булса, кайсы да булса көндәшен яманлаганын, сүккәнен, аңа үпкәләп йөргәнен хәтерләмим. «Мин көрәшкә кереп китүем аркасында тормышта үземнең урынымны таптым, ярты дөньяны әйләнеп чыктым, әллә никадәр зур кешеләр белән очраштым, күпләрне җиңү бәхетенә ирештем, шулар белән үземне бик тә бәхетле итеп тоям», – дип сөйләве белән ул безнең кебек яшь көрәшчеләрдә спортка ихтирам хисе тудырды.

Бөтен илне, ярты Европаны гизгән бу көрәшченең туган якларын бик сагынып яшәве турында язган идем инде. Минзәләсен, Татарстанны ул аннары да онытып бетермәскә тырыша. Көрәшеп йөргәндә вакыты бик кысан булса да,туган якларына кайтып килүне үзенә зур бәхет дип саный.

1980 елны Мәскәү Олимпиадасы тарихына ни сәбәпле жиңелүче булып кереп калуы турында батырның үз фикере мондый:

– Ул чакта безнең әзерлекне дөрес оештыра белмәделәр. Бер урында тыныч кына әзерләнеп ятасы урынга, башта Феодосиягә, аннан Зарослякка, аннан Цахкадзорга алып киттеләр. Ахырдан янә Кисловодскига күчерделәр. Нәтиҗәдә, организм ярыш шартларына күнегә алмыйча интекте.

Ярышасы көнне Олимпия авылыннан Үзәк стадионга алып барырга тиешле автобусны көтеп ала алмыйча хәлдән тайдык. Биш минут көттек, артыграк, ә автобус юк. Җитмәсә ярыш мәйданына миңа иң беренче булып чыгарга кирәк. Үзәк стадионга барып җитсәк, соңга калуыбыз инде күренеп тора, безнең командага кием алыштыру бүлмәсе юклыгы ачыклана. Ярыш хуҗасына, Советлар Берлеге командасына урын юк! Бу мәсьәләне хәл иткәнче тагын күпмедер вакыт үтә, ул арада мәйданга чакыралар да мин тәнемне язып, җылына да алмаган килеш, ярар, чыккач җылынырмын инде дигән уйлар белән татамига ашыгам. Безгә бу көнне алтын-көмеш түгел, агач медаль дә эләкмәячәген, алгы урыннарның Уеннарга килергә риза булган башка илләр командаларына планлаштырып куелган булуын шул чакта гына аңлыйм.

Ул чакта америкалылар, совет гаскәрләре Әфганстанга басып керде дип, бездәге Олимпиадага бойкот белдергәч, Мәскәүгә 50 дән артык ил килмәде. Дзюдочылар ярышында дөньяда иң көчлеләрдән саналган японнар да, голландиялеләр дә, көнбатыш немецлары да булмады. Шулай булгач, бурыч медальләрнең күбесен Советлар Берлеге һәм социалистик илләр вәкилләре алырга тиеш дип куелды. Уеннардан соң безнең спортчылар, командалар турында: «Медальләрнең күбесен динамочылар яисә армия спорт клубы вәкилләре яулады», – дип сөйләячәкләр иде билгеле..

Чынлап та шулай булып чыга: безнең очрашуда «судьялар фикере буенча» җиңүне Ковачевичка бирәләр. Соңрак, Уеннардан соң, моның миңа каршы түгел, ә «Динамо» белән Кораллы Көчләр арасында бара торган «сугыш»ның дәвамы буларак тренерым Борис Павловичка каршы оештырылган фетнә булганлыгы ачыклана. Ул вакытта илнең дзюдо федерациясе башында «Динамо»дан комсомолда, партиядә тәрбияләнгән, аннары дәүләт иминлеге органнарында хезмәт иткән, соңрак эчке эшләр министры урынбасары булып торган генерал-лейтенант Петр Богданов торды. Ул ук илнең олимпия комитеты башкарма комитеты әгъзасы да иде. Шулай булгач, аның сүзе үтемлерәк булгандыр дип уйлыйм. Иң гаҗәбе – минем адреска аз гына булса да тәнкыйть сүзләре ишетелмәве. Чөнки бу хакта кемдер башлаган булса, минем тарафтан бик яхшы отпор булачагын ике як та яхшы белә иде, шуңа да бу теманы ул чакта күтәрәселәре килмәде. Ләкин һәр ике як бу «сер»нең кайчан да булса бер ачыласын белеп, читенсенеп яшәделәр.

2011 ел. Мәскәүдәге бер очрашуда мин атаклы якташыбызны, көзгә кергәч, Татарстан беренчелегенә үтәчәк көрәшкә чакырдым. «Кайтырга кирәк, күптән үзебезнең якларда булганым юк», – диде ул. Ләкин Республика чемпионаты башланырга бер ай вакыт калганда, Мәскәүдәге танышларымның берсеннән «Виталий Яковлевич Кузнецов вафат», дигән хәбәр алдым. Бу хәлнең 12 октябрьдә Бөек көрәшче Фрязинодан Мәскәүгә килеп, табибларга күренеп йөргәндә урамда булганлыгы, аны шул шәһәрчек белән янәшәдәге Ногинскида җирләгәнлекләре дә ачыкланды.

 

 

Фотолар гаилә архивыннан алынды

 

Илдус Илдарханов.

ветеран-журналист

(язманы Рушания Михайлова әзерләде)

«Мәйдан» №1, 2020 ел


Комментарий язарга