Логотип «Мәйдан» журналы

Корбанбикәтти

Безнең авылның хатын-кызлары арасында чибәрлеге, ягымлылыгы белән Корбанбикәтти аерьшып тора.

Аның нишләп чибәр икәнен дә аңладым, чөнки йөзеннән бер дә елмаю китми, үзе өзлексез сөйләнә, гел хәрәкәтләнеп тора.
Озак яңгыр яумый торган еллар булды. Шул чагында Корбанбикәтти көннәрдән беркөнне безгә яңгыр боткасы ясарга куша иде. Башта без өйдән-өйгә йөреп йомырка җыябыз, йомыркаларны чишмә буеңда яшәүче Корбанбикәттигә алып төшеп тапшырабыз, аннары, өчкә-дүрткә бүленеп, авылны чолгап алабыз. Мин Аръяк тавыннан шыпырт кына менеп киләм. Каршыма, аркылы аягын җайлап сала-сала, Таһир абый төшә.
– Йә, нихәлләрдә соң, энекәш, каян кайтып килү? - ди ул үз итеп.
– Балыктан, шәп эләкте.
– Кая, күрсәт әле, – ди ул чиләккә үрелеп.
Мин «балык»ны күрсәтәм: мәче җитезлеге белән ярты чиләк суны Таһир абыйның өстенә сибәм һәм үсеп утырган каен тамырларына тотынып өскә элдертәм. «Ах!» – дип куя мескен Таһир абый, миңа бармак яный.
– Бик шәп уйлагансың, күптән кирәк иде. Менә тиздән монда колхоз председателе Закир абыең төшәчәк, әзерләнеп тор, әнә шул каен төбеннән генә җибәрерсең.
– Әйе, җаваплы бурыч. Киеме дә шәп булса, аның усаллыгы бит әле! – дим мин. – Аннан атта гел юыртып йөри.
 
Тарантаска аягүрә баскан Закир абыйның каен белән тигезләшүе була, бер чиләк су башына коела. Өркеп киткән аттан ул әздән генә очып төшми. Ә мин читәнгә посам.
– Әй, малайлар, – дип кычкыра рәис, – беркемне дә калдырасы түгел, бөтенесен коендырырга нәрәт бирәм.
«Малайларга җиткерим әле», – дип чабам гына. Мактанып та җибәрергә була – Закир абый кадәр Закир абыйны коендырдым бит! Авылда мәхшәр. Беркем дә коенмыйча калмый. Су сиптермәскә маташкан кешеләргә бигрәк тә эләгә. Әнә Хәсән абый, кулына таш алып, оборона тота.
– Болай булмый, - дим мин Дөлкәфилгә. – Бар, алдан кайтып ишегалларына кер. Түлке, бакча як капкаларын ач, терәүгә берәр нәрсә тап. Хәсән кайтып, без кермәсен, дип, капканы бикләп маташканда, коендыр да бәләкәй капкасын тиз генә терәтеп чыгып чап, ә без, малайлар белән, чиләкләребезне тутырып аны көтеп торырбыз.
Нәкъ шулай булды да.
Җиңел сөякле Дөлкәфил артыннан Хәсән абыйның киртәдән килеп чыгуы булды, мин тондырган бер чиләк су аны киртәгә китереп сылады. Чаттан зәһәрләнеп чапкан Хәсән абый чиләкләп су коя торган душ астында барды. Аңа озакламый мине беркайчан куып тота алмаслыгы барып җитте бугай. Ул туктады да:
– Ну, Чапай (монысы минем кушамат), өйләнәсе костюм иде, чамала! – дип йодрык күрсәтте.
– Яңгыр яугач өйләнсәң нәрсә була? – дип кычкырдым мин.
Хәсән абый, сүз дәшми генә, өйләренә борылды. Өенә кереп качкан Сәвия апаны, өйалды түбәләренә мәче җитезлеге белән менеп, саклап утырдым. Түбәдә тизәк саклаган карга кебек утырганымны күреп чикы-микы килгән малайларга йодрык болгадым. Чибәр иңде Сәвия апа, җитмәсә, миңа җиңгәчәй булачак. Абый әйтмәсә дә беләм, беркөнне абый кесәсеннән төшеп калган хатны укыдым. Кызык бу өлкәннәр, көн саен кич очрашалар, үзләре хат язышалар. Яратам, имеш. Мин дерт итеп киттем, ишектән башын чыгарган Сәвия апа ишегалларын карады, аннан соң чүәкләрен киеп, бер басма гына төшкән иде – мин бер чиләк суны шалт тегеңә. Ә үзем өйалды түбәсеннән бәрәңге арасына сикердем. Китте Сәвия апа куып! Мәктәпнең алма бакчасына сикереп керүдән башка чара калмады. «Шәп йөгерә, минем абый теләсә кем белән йөрмәс», – дип уйларга өлгермәдем, завхоз Вафа абый миңа эт өстерә башлады. Бакчаның икенче ягындагы коймадан бер генә сикердем. Мин канәгать идем.
Көндезге аш вакыты җиткән, малайларны бәйрәм табынына дәшәргә кирәк. Ачы итеп сызгырдым, малайлар көттермәделәр. Ул күзләреңдәге дәрт! Кемне ничек, нинди маҗаралар белән коендырганнарын сөйләп мәш киләләр.
Корбанбикәттиләргә төшәбез, инеш буена, чишмә янына, яңгыр боткасының сөтле йомырка тәбәсен ашарга. Авылда абыстай булып йөрүче Корбанбикәтти әйбәтләп дога укый, без үтә бер җитдилек белән сүзләрнең серенә төшенергә тырышып утырабыз. Дога кылабыз. Аннан Корбанбикәтти җен кебек ачыккан малайларга, тәлинкәгә салып, сөтле тәбә өләшә. Аның кыстаулары, аның мөлаемлеге, изге сүзләр кушып сөйләшүе. Ишегалдындагы чиләк биеклегендәге хуш исле каз бәбкәсе үләне өстендә утырулар. Биш-алты кешенең бер тәлинкәдән әдәпле генә ашавы. Корбанбикәттинең чүмеч белән тәбә өстәп йөрүләре бәйрәмне бигрәк тә күңелле итә.
Икенче көнне коеп яңгыр ява. Ә яңгырны яудыручылар – без! Сөенәбез, мактанабыз. Хәсән абый да, Сәвия апа да елмая. Ә персидәтел нәрәттә: «Булдырды малайлар», – дип сөйләгән. Бригадир Сәхи абый әйтте. Корбанбикәттинең үтә ягымлылыгын, сүзгә осталыгын авылда бер генә кеше өнәми иде. Ул да булса, Миннәхмәтнең әтисе – Сәхи абый. Корбанбикәттинең өенә кереп эшкә әйтүгә, абыстай башта бригадирны чәй эчәргә кыстый. Аның белән алдыра алмагач:
– Барабыз, бармыйбызмы соң, Сәхиулла. Эшкә баруның нәрсәсе бар аның, барасың да кайтасың, – дип, изге сүзләр әйтеп, Сәхиулланың Аръяк тавыннан менеп киткәнен көтеп тора да, матур күлмәген киеп, чәчәкле-чуклы шәлен ябып, Арташка кунакка төшеп китә.
Абыстайга сүгенеп булмавын да белә бригадир, әйтмичә дә булмый, эшкә әйтергә тиеш. Корбанбикәттинең җил-җил атлап Арташка төшеп баруын күрә ул, кулын селти дә Зарифә карчыкларга кереп китә.
 

Рафаил ГАЗИЗОВ

 

Фото: https://poleznii-site.ru 

 

Комментарийлар