Логотип «Мәйдан» журналы

Консервланган яшел борчак рецепты

Исмегөл Зәйнуллинадан яшел борчакны маринадлау рецептын тәкъдим итәбез.1,5 литр яшел борчак өчен маринад: 1 литр су, 1 аш кашыгы тоз, 1 бал калагы өеп шикәр комы, 1 бал калагы аш серкәсе.Борчакларны ч...

Исмегөл Зәйнуллинадан яшел борчакны маринадлау рецептын тәкъдим итәбез.



1,5 литр яшел борчак өчен маринад: 1 литр су, 1 аш кашыгы тоз, 1 бал калагы өеп шикәр комы, 1 бал калагы аш серкәсе.
Борчакларны чистартырга, кәстрүлгә су салып, борчакны 3-5 минут пешереп алырга. Шул арада маринад ясарга, пешкэн борчакның суын агызырга кирәк.


Борчакны стерильләштерелгән банкага тутырырга, яңа гына кайнап чыккан маринад һәм 1 бал калагы аш серкәсе салып, тимер капкач белән капларга кирәк.


Банкаларны әйләндереп суынганчыга кадәр төреп куярга.


Тәмле булсын!

Фото: https://www.instagram.com/p/B0K31AwoDT9/?igshid=dl8qhvnuwwpv

https://intertat.tatar/ash-su/konservlangan-yashel-borchak-retsepty/

Комментарийлар