Логотип «Мәйдан» журналы

Көнләшәм

Ябалак кар ява. Мин сизми дәИңнәремнең ап-ак булуын,Карап торам тауда малайларныңШау-гөр килеп чаңгы шууын.Әнә берсе – минем күрше малай –Сикәлтәдән оча куяндай.Икенчесе көрткә егылып кала,Мамык карга...

Ябалак кар ява. Мин сизми дә
Иңнәремнең ап-ак булуын,
Карап торам тауда малайларның
Шау-гөр килеп чаңгы шууын.
Әнә берсе – минем күрше малай –
Сикәлтәдән оча куяндай.
Икенчесе көрткә егылып кала,
Мамык карга юри чумгандай…
Карга чумып яткан шук малайлар,
Көнләшәм мин сездән, көнләшәм.
Бу дөньяда кабат сезнең яшькә
Кайтып булсын иде, теләсәң.
Аз тиде шул безгә сезнең кебек
Ак аюдай аунап үсүләр.
Без бу яшьтә «зуп-зур эшче» булып,
Йөри идек урман кисүгә.
Без бу яшьтә кара икмәк тисә,
Калачларга тиңләп сөендек.
Чабатадан йөрдек – гарьләнмәдек,
Ни эләксә, шуны киендек.
Без бу яшьтә фашист эте белән
Бугазлаша идек солдатча.
Күпләр, данга күмелеп, мәңгелеккә
Малай килеш калды ул чакта.
Күрәм дә мин сезнең өс-башыгыз
Ап-ак кардай булып беткәнен,
Уйлап торам:
Бу соң кар түгел бит,
Чәчәк сырган бу, дип, өсләрен.
Карга чумып яткан шук малайлар,
Көнләшәм мин сездән, көнләшәм.
Хет бер көнгә генә сезнең яшькә
Кайтып булсын иде, теләсәң.
 

Зәет МӘҖИТОВ


Фото: https://pixabay.com/

Комментарийлар