Логотип «Мәйдан» журналы

Көнҗетлы шарчыклар рецепты

Кукмарада яшәүче аш-су остасы Марат Фәсхетдиновтан көнҗетле шарчыклар.Моның өчен кирәк: бер банка горбуша балыгы консервасы, уртача зурлыктагы ике пешкән бәрәңге, бер пешкән кишер, ике йомырка, 70 гра...

Кукмарада яшәүче аш-су остасы Марат Фәсхетдиновтан көнҗетле шарчыклар.



Моның өчен кирәк: бер банка горбуша балыгы консервасы, уртача зурлыктагы ике пешкән бәрәңге, бер пешкән кишер, ике йомырка, 70 грамм каты сыр, 30 грамм яшел суган кыягы, бер аш калагы соя соусы, ике аш калагы каймак (майонез да ярый), көнҗет орлыгы.








Бәрәңге, кишер, йомырканы эре угычтан, сырны вагыннан уарга. Яшел суган кыягын ваклап турарга. Соя соусы өстәргә. Каймак яки майонез өстәп яхшылап болгатырга. Әзер массадан вак шарчыклар ясарга һәм көнҗет орлыгында әвәләргә.







Интертат

Комментарийлар