Кыштан соң сәламәтлегеңне ныгытасың, гәүдәңне матурлыйсың киләме?

Терапевт һәм кардиолог Лидия Ионова кешегә көненә 10 меңгә якын адым үтәргә, ягъни бер атна эчендә 70 мең адым ясарга кирәк, дип белдерә. Табиб сүзләренә караганда, мондый актив хәрәкәтләр кешеләргә кыштан соң сәламәтлекне ныгытыр, гәүдәне матурлар өчен мөмкинлек бирәчәк.
«Җәяү йөрү — ул безнең тормышыбызның нигезе, чөнки кеше язу өстәле артында утыру өчен тумаган. Баштан ук гәүдә атлап йөрү, хәрәкәт итү һәм физик яктан актив булу өчен яраклаштырылган. Шуңа күрә көненә 10 мең адым үтү — һәр кеше өчен мөһим булган физик активлыкның минимумы ул», — дип китерә “Говорит Москва” белгеч сүзләрен.
Скандинавча йөрү калорияләрне күбрәк сарыф итәргә мөмкинлек бирә, әмма бу очракта техниканы үзләштерергә кирәк, дип белдерә Ионова.
«Бездә өлкән кешеләр таякка таянып яки аларны сөйрәп йөри. Скандинавча йөрү — ул интенсив йөреш. Таякларның озынлыгы дөрес сайланган булырга тиеш», — дип аңлата терапевт.
Аның сүзләренә караганда, скандинавия йөреше вакытында кул һәм арка мускуллары, күкрәк мускуллары җәлеп ителгән, бу сәламәтлек өчен файдалы.
Табиб шулай ук буыннарында проблемасы һәм артык гәүдә авырлыгы булган кешеләрне йөгерү белән шөгыльләнүдән кисәтә. Бу очракта җәяү йөрү хәвефсезрәк, ди ул.

Фото: https://pixabay.com/
https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/K-nen—10-me-adim-739635/

Комментарий язарга