Логотип «Мәйдан» журналы

Көнбагыш дәвалый

Көнбагыш төше бик туклыклы. Хәтта ит, ипи кебек туклыклы ризыклар да бу җәһәттән көнбагыштан калыша.Көнбагышның файдалы сыйфатлары озак вакыт саклана ала, чөнки көнбагыш кабыгы төшне бозылудан һәм зар...

Көнбагыш төше бик туклыклы. Хәтта ит, ипи кебек туклыклы ризыклар да бу җәһәттән көнбагыштан калыша.





Көнбагышның файдалы сыйфатлары озак вакыт саклана ала, чөнки көнбагыш кабыгы төшне бозылудан һәм зарарлы тәэсирләрдән саклый.
Диетологлар исә көнбагышны дәва чарасы итеп карый. 100 грамм көнбагыш орлыгы ашау кешене йөрәк-кан тамырлары системасы, бавыр чирләреннән аралап калырга мөмкин. Авыр физик хезмәт яки спорт белән шөгыльләнүче кешеләр дә көнбагыштан баш тартмасын. Аның төше зарарланган тән тиресен төзәтү өчен дә ярап куя. Шуңа күрә каты авырудан соң яки сөяк-санак сынганда көнбагыштан файда табарга мөмкин. Кыздырылмаган көнбагыш төше чиртү белән мавыккан яшүсмерләр бетчә, сыткы кебек нәрсәләрдән җәфа күрмәс. Симерүдән чара таба алмаган кешеләргә дә табиблар чи көнбагыш төше ашарга киңәш итә.
Косметологлар уалган көнбагыш орлыгын тән арчу чарасы итеп файдаланырга да кушалар.

Автор: Фануз Хабибуллин






Фото: pixabay.com.



Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2021-11-15/k-nbagysh-d-valyy-2583456


Комментарийлар